Русиядә татарның өстенлеге – гадәти хәл

Русиядә татарның өстенлеге – гадәти хәл

Әле ярты ел чамасы элек кенә шау кубып, белән Эльмира Кәлимуллинаның күләмендә узган «Голос» проектында җиңү яулавын яздык, сөйләдек, мактандык, горурландык… Инде менә Динәбез, иҗат карьерасының башында ук, халыкара сәхнәгә чыгып, «»да катнашты, 39 ил башкаручылары арасыннан 5нче урынны яулады. Бу урын да бик бәхәсле, чөнки интернетта барган ыгы-зыгыга караганда, Азәрбайҗаннар да Динәгә 10 балл биргән булган, ләкин ул килеп җитмәгән икән. «Әгәр дә гаделлек белән хәл ителгән булса, Динә икенче урында буласы иде», – дип язалар интернет форумнарда.

Узган атнада гына Татарстанның атказанган артисты, йолдызыбыз Казанга кайтып төште һәм «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгы аның белән матбугат конференциясе оештырырга теләвен әйткәч, ул шунда ук ризалашкан.

Динә, «Голос» проектыннан соң сез шунда ук «Евровидение»га киттегез. Әле берәр тапкыр туктап, иркенләш сулыш алу мөмкинлегегез булдымы?

– Дөресен генә әйткәндә, юк. «Голос» тәмамлануга «Евровидение»га әзерләнә башладык, инде хәзер миңа бераз ял бирерләр дип уйлыйм. Берәр җиргә китеп, телефоннарны сүндереп ял итәсем килә.

Азәрбайҗанның тавышлары сезгә килеп җитмәгән диләр һәм хәзер моны ачыклау бара. Моңа мөнәсәбәтегез ничек?

– Алар чыннан да тавыш биргән икән, мин бик шат анысы. Тик бу ачыклауларның нигә кирәген дә аңламыйм, мин моннан ерак торам. «Евровидение» нәтиҗәләре белән дә канәгатьмен.

Башта Русия халкы күңелен яулап, аннары дөньякүләм мәхәббәт яулаганнан соң, сез тормышта үз урыныгызны таптыгыз һәм ул урын сәхнәдә дип ышанып әйтә аласызмы?

– Алам дип уйлыйм, чөнки кечкенәдән үк сәхнәгә чыгып, андагы алкышлардан баш әйләнеп, тамашачының энергиясен тоеп, моның нинди күңелле әйбер булуын белеп үстем. Шуңа да мин инде электән үк өйрәнеп, укып, гел камиллеккә омтылып яшәдем. Алга таба ниндидер планнар белән яшәү авыр бит ул, чөнки кайчан да булса «Евровидение»га барып җитәрмен дип күзалдына да китерә алмаган идем. Шундый мөмкинлек килеп чыгуына, бу тамашаны эчтән күреп, анда катнашуыма бик шатмын. Анда катнашу минем өчен бәйрәм иде. Һәр минуттан, һәр мизгелдән тәм табарга тырыштым. Башка илләрдән килгән җырчылар белән танышу, аларның да ничек эшләвен күрү зур тәҗрибә булды. Бик күп чит ил җырчылары белән якыннан аралаштык, дуслаштык. Киләчәк планнарыма килгәндә, альбом чыгарырмын һәм концертларда катнашырмын дип уйлыйм. Үз концертларым турында уйланырга иртәрәк әле, чөнки аның өчен әзер программа кирәк, ә ул миндә әлегә юк. Альбомга килгәндә, анда татарча җырлар да булуын телим.

Универсиадада да сезне күреп булачакмы?

– Тантананы ябуда катнашырмын дип уйлыйм, ләкин әлегә нәрсәнедер ачык кына әйтү дә кыен.

Динә, Швециядә дә сезнең тавышның башкаларныкына караганда көчлерәк булуы турында әйттеләр. Ләкин шул ук вакытта номерыгызның сәхнәләштерелеп бетерелмәве турында да сүзләр булды. Бу хакта үзегез ни уйлыйсыз?

– Бөтен кешегә ошап бетеп булмый. Безнең режиссер бик яхшы иде дип уйлыйм. Ул гадилекнең дә матур була алуын күрсәтте. Сәхнәдә торган утлар, ә ул безнең бар булган әйберебез иде, күңелебездәге җылылыкны чагылдыручы символ булды. Без күңелебезне ачып күрсәттек, чыгышымның ахырында да бар залда утлар кабынды, кешеләр кушылып җырлый башлады… Безгә кайсыдыр илләр тавыш биргәндә күпмедер балл куйган икән, димәк, Европаның төрле почмагында яшәүче кешеләр безне ишетте дигән сүз. Ә бу без куйган иң олы максат иде һәм без аны җиренә җиткереп үтәдек.

Швеция сәхнәсендә чыгыш ясауда кыенлыклар булмадымы?

– Юк, анда һәрбер вак кына детальне дә репетицияләр барышында хәл итеп бетерделәр. Ничек уңайлы булуын, кайсы камераларның кайчан эшләячәген, кайчан музыканы киметәсен, арттырасын – барысын-барысын да белә идем инде. Бик җиңел булды һәм анда чыгыш ясаганда үз якташларым, Яшел Үзән халкы алдында чыгыш ясаган кебек кенә хис иттем. Артык каушау, дулкынлану да булмады.

Социаль челтәрдә дә сезгә хатлар язучылар күптер. Аларга җавап бирәсезме?

– Интернетка керергә вакыт тими, бераз бушрак вакыт булгач, һичшиксез, хатларга җавап бирермен дип уйлыйм.

Динә, сез бит әле журналистика факультетының 5нче курс студенткасы да һәм сез «Евровидение»да йөргәндә, төркемдәшләрегез сессия тапшырды. Сез укуыгызны дәвам итәргә җыенасызмы?

– Әлбәттә, җыенам һәм сессияне соңга калып булса да тапшырачакмын.

Матбугат конференциясенә килгән җәмәгать эшлеклесе Әлмирә апа Идиятуллина Динәгә рәхмәтләрен ирештерде.

– Кызым, син бөтен дөнья алдында татар халкын, мөселманнарны, Татарстаны таныттың, бик зур рәхмәт сиңа! Мин синең өчен дога кылып тордым, киләчәктә дә уңышлар телим, – диде ул.

Динә исә, һәрвакыт Татарстанның, үз якташларының ярдәмен сизүен, чыгыш ясаганда да үзенең татар кызы булуын онытмавын һәм шуның аркасында үз өстендә бик зур җаваплылык тоюын әйтте.

Халыкара аренада татар кешесенең Русияне тәкъдим итүе гадәти күренешкә әверелеп бара. Ни генә дисәң дә, талантлар бездә күбрәк шул.

Газета укучыларыбызга Динә Гарипованың «Евровидение»да башкарган җырының татарчага тәрҗемәсен дә тәкъдим итәбез.

Әгәр дә
Вакыт агымын үзгәртә алсам.
Барын да үзем хәл итә алсам.
Һәммәбезне дә берләштерсәм.
Әгәр, әгәр…
Ишек-капкалар киереп ачып.
Бер-беребезгә куллар сузып.
Һәммәгезне дә инандырсам.
Әгәр, әгәр…

Колачларны киңрәк җәеп
Барыбыз бер сафка бассак.
Куркуларны һич онытып
Коралларны җиргә күмсәк.

Нигә соң без мохтаҗларны
Һич күрмибез?

Әгәр без бергә, бергә булсак,
Вакыт агымын үзгәртербез.
Барын да җиңел хәл итәрбез.
Бергә, бергә.
Әгәр без бердәм була алсак,
Илебезне гөл итәрбез без,
Дөньясын да үзгәртербез.

Колачларны киңрәк җәеп
Барыбыз бер сафка бассак.
Куркуларны һич онытып
Коралларны җиргә күмсәк.

Әйдәгез соң, берләшик,
Тарихның яңа битен ачыйк,
Гөнаһлы вә изгеләр,
Инаныгыз!
Нигә соң без һич күрмибез.

Колачларны киңрәк җәеп
Барыбыз бер сафка бассак.
Куркуларны һич онытып
Коралларны җиргә күмсәк.

Нигә соң без мохтаҗларны
Һич күрмибез?

Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии