- 30.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Архив
Дөреслектән, хакыйкатьтән тайпылмый бару күпме түземлек, үз эшеңә бирелгәнлекне таләп итә. Бу гамәлләр аңа – «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаковка – татар телен урыс теле белән тигез күләмдә алып барган өчен судка чакырулар, штраф салулар эзсез генә үтмидер. Ак чәчләре дә күренә башлагандыр. Явлинскийның сайлау алдыннан ясаган чыгышын бераз бу язмага яраклаштырыбрак әйтсәк, Павел Шмаковның ун процент ак чәче үзе җитәкләгән мәктәптә спорт залы белән ашханә салырга җитмәс шул. Нигә безнең хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре мәктәпләрдә спорт заллары, ашханәләр булмавын Казан шәһәре башкарма комитетына түгел, мәктәп директорлары өстенә төшереп калдырырга тырышалар? «Карга карганың күзен чукымый», дигән мәкаль дөрес булып чыга шул инде. Белмим, татар телен белгән балалар кемгә комачаулыйдыр, Әмма татар телен белгән балалар башка милләт телен дә яхшы үзләштерәләр икән.
Бик якын дустымны күптән күргән юк иде. Бу бәйрәм арасында үзләренә чакырдылар. Алар урыс милләтеннән. Барып кергәч, туруннары безнең белән татарча исәнләште. Үзенә алып килгән күчтәнәчне биргәч, рәхмәтен дә матур итеп татарча әйтте. Исем китеп: «Оксана, син татарча беләсеңмени?» – дип сорадым. «Әйе, безне садикта татарча өйрәтәләр», – дип җавап бирде. Үзе сөйләшергә бик ярата икән: «Без анда уйныйбыз, татарча өйрәнәбез, әле инглиз сүзләрен дә беләм», – ди. Инглизчә берничә сүз әйтеп куйды. Әти-әниләре татар телендә «исәнмесез, хушыгыз»дан башка татарча белмиләр дип әйтерлек. Ә туруннары әле быел беренче сыйныфка укырга керәчәк, инде үз ана телендә, азмы-күпме татар һәм инглиз телләрендә аңлаша алырлык әзерлек ала. Бу бакчада шундый әзерлек алган балаларны мәктәптә урыс телен начар белер, начар укырлар, дип кем әйтә ала. Дөрес тәрбия алган балалар һәрвакытта да яхшы укырлар, нинди милләттән булуына карамастан, дус-тату яшәрләр. Мәктәп директоры Павел Шмаковка түземлек, эшендә уңышлар теләп калам. Дөреслек барыбер җиңәр.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре
Таяну ноктасына ярты сәгать аз
Мин «ТНВ» каналындагы «Таяну ноктасы»н күзәтеп барам. Венера сеңлем, бу тапшыру өчен ярты сәгать кенә аз, кимендә бер сәгатьлек итеп эшләгез! Килгән кешеләр үз фикерләрен әйтеп өлгерә дә алмый кала. Аннары безнең дә сораулар туа, шалтырату мөмкинлеге булсын иде ул. Мөмкин булса, Фәндәс абый Сафиуллинны ешрак чакырсагыз иде. Ул бер-ике җөмлә белән дәүләттәге, җәмгыятьтәге хәлләрне аңлатып бирә. Мин инде 90нчы еллардан бирле Фәндәс абыйның чыгышларын карап, аның турында язылган язмаларны укып, җыеп барам. Сез безгә өлге булдыгыз, Фәндәс абый. Әгәр үзегез турында китап язсагыз, мин аны куен кесәмдә генә йөртер идем. Яшьләр миннән, кем булырга икән, дип сорасалар, башта Фәндәс абыегыз кебек кеше булыгыз, калганы бар да булыр, дим.
Тәлгать МӨХӘММӘДИЕВ,
Әлмәт районы, Колшәрип авылы
Мишәр дигән милләт юк
«Безнең гәҗит»нең 7нче санында (14 февраль, 2018 ел) басылган Гайнетдинованың «Карамый башладык» дигән язмасын укыдым да, җавап язарга булдым. Без Самара өлкәсендә эшләп, пенсиягә чыктык. Аннан туган авылыбызга күчеп кайттык. Бер улыбыз Минзәләгә укырга керде. Бер кайтуында сорый бу: «Әни, без мишәрләрме?» «Андый сүзне ишеткәнем юк», – дип җавап бирдем. Нигә татарларны бүлгәләргә, без бөтенебез дә мөселман балалары. Һәр авылның үз акценты, үз диалекты. Авыл белән авыл арасында да аерымлыклар була. Татарны бүләргә кирәкми. Мишәр дигән милләт юк бит ул.
Саимә САФИНА,
Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы
Хөрмәтсез хезмәт
Узган елның кайсыдыр бер санында Әлмәттә урам җыештыручыларны укытырга булганнар, дип язган идегез. Аларны укытырга кирәкми, болай да тиен акчага эшләп йөриләр. Безнең Апаста үзәк урамга ун ел элек брусчатка җәелде. Мин Ленин урамыннан эшкә йөрим. Озын урам ул. Бер генә кышта да брусчатканың бозга катканы булмады. Башка урамнар ничектер, белмим. Кар яуган саен урам җыештыручылар иртәнге дүрттә торып кар көри. Быел җыештыручылар кырып-себереп киткәч, трактор да йөргәләде. Әле фонтаннар да бар ул урамда. Кыш көне аларын ник көриләрдер? Яз җитсә, үзләренә бирелгән мәйданда чәчәкләр үстерәләр. Җәй буе аларны тәрбияләп, чүпләрен утап, сулар сибеп торалар. Шул ук кешеләр! Алар бит болай да үз эшенең остасы. Хөрмәтсез хезмәт ияләре алар. Берсенең дә яхшы машинага утырып киткәнен дә, затлы туннар киеп йөргәнен дә күргәнем юк.
Әлфинур ГАНИЕВА,
Апас районы, Апас бистәсе
Кукмаралылар сөлге чигә
Кукмарадагы «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы Байлангар авылы мәдәният йортында «Сөлге чиктем асыл җепләр белән» дигән тема астында үтте. Мәдәният йорты директоры Минзәлия Әһлиуллина, Байлангар «Ак калфак»бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсәвия Нуриевалар бу чарага авылның ветераннар советын, абыстайларын, остабикәләрен, балалар бакчасын, укучылар коллективларын җәлеп итеп, эчтәлекле, файдалы чыгышлар әзерләгәннәр. Кызганыч, укучылары да катнашкан бу чарага укытучылары килмәгән иде. Сандыклардан чыккан, бүгенге көннәрдә чигелгән сөлгеләрдән күз явын алырлык күргәзмә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Кукмара халкына матбугат битләре аша таныш булган Р.Фәттахова, С.Мостафина милли сөлгеләребезгә багышлап шигырьләр дә иҗат иткәннәр. Авылның абыстае Гөлфия Газизуллинаның чиккән әйберләре бик матур. Ул сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди роль уйнавын да сөйләп бирде. Ак калфаклыларның һәрберсе калфактан, милли киемнәрдән. Мәдәни чара җырга, биюгә үрелеп барды.
З.ҖИҺАНШИНА,
Кукмараның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе
Иң яраткан бәйрәмем
Ватанны саклаучылар көнен горурлык белән көтеп алам. Чөнки армиягә киткәндә, булачак хәләлемне көтәргә вәгъдә биреп озатып калдым һәм көттем дә. Ул 3 ел да ике ай Германиядә хезмәт итеп кайтты. Менә Аллага шөкер, бергә 62 ел гомер иттек, 4 бала үстердек. Инде 9 оныгыбыз үсеп җитте. Олы улыбыз да, әтисе кебек, Германиядә 3 ел хезмәт итте. Икенче улыбыз Амур өлкәсендә чик саклады.
Бала чакта авырлыклар белән үссәк тә, Аллага шөкер, картлыгыбыз бик бәхетле булды. Балалар, оныклар, туруннар өчен куанып яшәргә дә яшәргә язсын. Илләр-көннәр тыныч булсын, хәерле җәйләргә чыгарга насыйп булсын.
Нурия ХӘСӘНШИНА,
Кукмара районы, Югары Арбаш авылы

Комментарии