«Кояш» әле баерга җыенмый

«Кояш» әле баерга җыенмый

«СОлНЦе» мәктәбе ничек яшәп ята?

Директорлары, татар телен яклап, суд юлларында йөрүен дәвам итә, ә укучылары тырышып укый тора. «СОлНЦе» мәктәбе турында сүзебез. Ашханәсе, спорт залы, хәтта җитәрлек класс бүлмәләре дә булмаган килеш тә республикада иң яхшылар рәтендә булган мәктәпкә кунакка барып, шул рәттә булуның серләрен белешеп кайттык.

ЛЕОНИД ҺӘМ АНЖЕЛИКАЛАР «ӘПИПӘ»НЕ ҖЫРЛАДЫ

Хәер, иң башта мәктәпкә бармадык әле. Мәктәп укучылары оештырган Нәүрүз бәйрәменә бардык. Казан милли-мәдәни үзәгендә зурлап билгеләп үтте аны «СОлНЦе» укучылары. Карарга килгән кунаклар арасында ата-аналар гына түгел, «Безнең гәҗит» укучылары да бар иде.

«Туган тел»не башта татарча, аннары урысча, аннары инглизчә җырладылар. Нәүрүз тарихын да балалар башта татарча, аннары урысча сөйләде. Карале, болай да була икән бит бу, дип карап утырдык. Алайса бездә, гадәттә, урысчадан башлыйлар да, татарча «Бик зур рәхмәт!» дигән берәр җөмлә генә кыстырып куялар бит. Ә «СОлНЦе» башка юлдан киткән.

Балалар татарча әллә никадәр җыр җырлады. «Әпипә» дә, «Кәрия Зәкәрия» дә, «Җомга» да, «Туган як» та, «Яз килә» дә калмады. Бөтен җырны да кычкырып, матур итеп җырлаучы бер малайга игътибар итеп, кем икән бу татарча яхшы белүче бала, дип уйлап та бетермәдем, малай үзенең исемен әйтте: «Леонид Шаинов». Башка балалар да исемнәрен әйтә башлады: Александр, Юлия, Анжелика, Ростислав… Һәм менә шул Ростислав, Анжеликалар татарча сөйләшеп, татар халык җырларын җырлап, башларына түбәтәй кигән килеш вальс әйләнеп, фортепианода Рөстәм Яхин, Фәрит Бәкиров, Нәҗип Җиһанов көйләрен уйнап, үзләре урыс теленнән тәрҗемә иткән шигырьләрне сөйләп, бөтен шәһәр күләмендә Нәүрүзне каршы алды. Хәтта үзләренең фарсы теленнән башка бер генә телне дә юньләп белмәгән иран малайлары да «Бас, кызым, Әпипә» дип җырлап торды. Республикада тагын кайсы мәктәп Нәүрүзне шушылай зурлап үткәрде икән? Һәрхәлдә без ишетмәдек.

Бәйрәм ахырында директор Павел Шмаков бу чараның ничек тууын сөйләде. «Күптән түгел мәктәбебездә урыс һәм татар җырлары кичәсен үткәрдек. Татарча берәр җыр булса ярар иде инде, дип борчылган идек. Чөнки мәктәбебездә урыс милләтеннән булган балалар күбрәк. Уннан артык татарча җыр җырладылар! Шуннан татар теле укытучысы Ләйсән Фәритовна белән киңәшләштек тә Нәүрүзне зурлап билгеләп үтәргә булдык», – дип аңлатты ул. Язгы каникулга китәр алдыннан балаларга да, шәһәр халкына да бәйрәм ясадылар.

«БЕЗ ТӨРМӘ ТҮГЕЛ – МӘКТӘП»

Икенче көнне мәктәпкә кунакка бардык. «СОлНЦе» Казанның үзәгендә – Кави Нәҗми урамында урнашкан. КФУ каршындагы лицейдан аерылып чыккан мәктәп ул. Баштарак аңа шул лицейның филиалы кебегрәк карасалар, хәзер аерым бер белем бирү йорты икәнлеген аңладылар кебек инде. Лицей белән «СОлНЦе» хәзер ярышып эшли.

Ишектән керүгә каршыма вахтерның йөгереп килүен көтәм. Шундыйга гадәтләнгән без чөнки. Йөгереп тә киләләр, кем булуыңны, таныклыгыңны сорашалар, аннан директорга шалтыраталар, аның янына болай гына үткәрмиләр – ул сине үзе каршы алырга тиеш. Кайбер мәктәпләрдә турникетлар да бар хәтта. Ә «СОлНЦе»да алай булмады. Вахтер да ташланмады, турникет та юк. «Без төрмәдә дә, дәүләт сере саклана торган оешмада да түгел бит, мәктәптә. Һәм без мәктәпкә ниндидер рамкалар аша үткәреп кертү яклы түгел. Без һәркемгә ачык», – дип аңлатачак моны соңыннан директор Павел Шмаков. Ә әлегә, аптыравымны җиңәргә тырышып, укытучылар бүлмәсенә узам.

Укытучылар бүлмәсе дә ачык. Мин барында гына да ничә укучы кереп, сәркатиптән йә кәгазь, йә дәфтәр сорады. Һәм сәркатип берсүзсез («үзеңнең дәфтәрең кайда?!» дигән орышуларсыз!) кәгазь биреп чыгарды. Биредә укытучы белән укучы иптәш кебек, диюләре шушы була икән инде. Минем татар газетасыннан икәнне белгәч, музыка укытучысы Людмила Евгеньевна татарча: «Исәнмесез. Гафу, мин татарча начар беләм», – дип елмаеп куйды.

«СОлНЦе» мәктәбендә бүген 156 бала укый. Ачылган гына вакытында анда 7нче класстан гына кабул итсәләр, бүген 5нче класстан ук алалар. Ә 4нче класслар әзерлек курсына йөри. Киләсе елга 3нчеләрне дә җыя башлыйсылар, ди. «СОлНЦе» – олимпиадниклар үзәге. Шуңа күрә монда берничә фәннән имтихан тапшырып, шуларның нәтиҗәсе буенча гына кабул итәләр. Аңлашыла ки, яхшы мәктәпкә конкурс та бик зур. Сәркатип, шул ук вакытта химия дә укытучы Лариса Виноградова әйтүенчә, узган ел 6нчы класска керергә теләп 80 бала имтихан биргән. 32 баланы гына кабул иткәннәр. Менә шуннан чамаларга була инде нинди конкурс икәнлеген.

Бер класска 32 баланы алу да зур эш әле бу мәктәп өчен. Ник дигәндә, аларның биналары бик кечкенә. Ашханәсе юк – бер буфетта пешереп алып килеп кенә ашаталар. Спорт залы юк – балалар урамда шөгыльләнә, бөтенләй урамга чыгарлык булмаган ямьсез көннәрдә бию залына җыелып, физкультураны шунда үткәрәләр. Класслар җитми – шуңа күрә коридорда да, читтән килеп укучылар яши торган интернатта да, кыскасы, кайда парта белән урындык куеп була – шунда укыйлар. Алар шәһәр хакимиятеннән күптән бина сорап йөри инде. Ниһаять, быел янәшәдә икенче бинаны сала башлаганнар. Хәзер казу эшләре бара, кайчан тәмамланыр.

«ТАТАР ТЕЛЕНӘ БӨТЕН БАЛА ДА ЙӨРИ»

Шушы шартларда да «СОлНЦе» республикадагы иң яхшы мәктәпләрнең берсе булып кала бирә. Быел укучылары 85 олимпиадада призлы урыннар алган, әле бу республика олимпиадалары гына. Русия күләмендәге олимпиадаларга үтүчеләре дә шактый. «Безнең балаларны олимпиадаларда кыерсыталар, лаеклы урыннарын бирми калдыралар, шул рәвешле балалар аша безгә басым ясамакчы булалар. Ә без һәр бала өчен көрәшәбез, лаеклы урынын бирдерткәнче йөрибез», – ди Лариса Владимировна.

Мәктәптә 50гә якын укытучы белем бирә (татар теле укытучылары дүртәү). Күбесе – вуз укытучылары, мәктәпкә килеп укытып йөриләр. Хәтта балалар үзләре дә укыта монда! 11нче класста укучы Диана әнә кечкенәләрдә биология түгәрәген алып бара.

Бишенче класстан ук «Фәнни тикшеренү эше» дигән дәрес керә башлый. Һәр укучыга фәнни җитәкче беркетелә һәм бала аның җитәкчелегендә фәнни эш башкара. Бер бала әнә кыш көне өендә кыяр утыртып караган да нәтиҗәләрне зур фәнни хезмәт итеп язган. Алтынчы класс укучысы фәнни тикшеренү үткәргән! Хезмәт дәресе укытучысы Гөлназ Колчина бер кызык хәлне дә искә алды: «Берсендә класска килеп керсәм, бөтен җирдә пластик савытлар ята. Тәрәзә төпләре тулган. Нәрсә бу, дип ачулана башлаган идем, балалар: «Без күгәрек үстерәбез», – диделәр. Шундый горурланып әйттеләр: башка бәйләнмәдем». Бу да шул фәнни эш өчен кирәк булган инде.

Прокуратура кисәтү ясагач, татар теле дәресләрен ихтыяри итеп калдырганнар. Ләкин аларның саны кимемәгән. Татар теле укытучыларын да кыскартмаганнар. Мәсәлән, алтынчы класста атнасына дүрт татар теле. Факультатив булса да, бөтен бала да йөри, ди. «Бер ана гына «кызымның татар теле дәресен укуын теләмим» дип гариза язды. Тик кызы, татар теле дәресе җиттеме, гел класска килеп утыра иде. Ошый аңа чөнки бу дәрес! Ә әнисе шуны аңламый. Хәзер күнде инде. Ул кыз Нәүрүз бәйрәмендә үзе тәрҗемә иткән мәсәлне сөйләде, күргәнсездер», – ди Павел Анатольевич. Күрдем, бик озын мәсәлне ничек өйрәнеп бетергәндер, дигән идем, әле ул аны үзе тәрҗемә дә иткән икән.

Фәнни эш белән генә шөгыльләнмиләр «СОлНЦе»да, иҗатка да зур урын бирәләр. Музыка, бию, җыр, рәсем, фотография… Нәрсә белән генә шөгыльләнми монда укучылар. Сүз уңаеннан, монда мәктәп формасы дигән нәрсә дә юк. Укучылар дәрес вакытында класс буенча йөреп, коридорга чыгып керә ала. Хәтта теге яки бу дәрескә килми дә кала ала. Моның өчен берәү дә аларның башына да сукмый, тәртипкә «ике»ле дә чәпәми. «Әйткәнемчә, без укучыларга ирек бирәбез. Аңлашыла ки, мәктәпкә кыска итәктән, тишек джинсыдан йөрергә ярамый, тик башка киемне рөхсәт итәбез. Чиста-пөхтә генә булсын. Укучы дәрескә соңга калса яисә бөтенләй килеп тормаса да ачуланмыйбыз. Бары ни өчен килми калганын гына сорашабыз», – ди директор Павел Шмаков. Ә менә өй эшләрен эшләмичә килсәләр, укуга салкын карый башласалар «икеле»ләр куела икән. Урыс әдәбияты укытучысы Мария Антипанова: «Мин хәтта «берле» дә куям», – диде. Дөрес, бик сирәк кенә эләгә икән аңа «берле» кую «бәхете». Чөнки монда чынлап торып укыталар һәм укыйлар. Класста 1-2 бала гына килгән булса да укыйлар, карантинга ябылмыйлар. 8нче март уңаеннан башкалар өч-дүрт көн ял иткәндә дә укыйлар.

«СОлНЦе» – шәһәр карамагындагы мәктәп. Шуңа күрә монда уку кайбер кәттә мәктәпләрдәге кебек фәлән мең сум түгел – бушлай. «Дөрес, бездә интернат чыгымнарын каплау өчен «ата-аналар түләве» дигән нәрсә бар. Узган елларда ул мең сум булса, быел артты – 1700 сум булды», – ди сәркатип Лариса Виноградова, тавышына күңелсез ноталар чыгарып. Һәм бу рәсми приказ белән расланган сумма. Ә башка мәктәпләрдә чирек саен шуның кадәр (әле күбрәк тә булмаса!) акча җыялар. Бернинди приказсыз, билгеле.

«Бездә укучылар гына түгел, укытучылар да ирекле. Дәресләрне үз методикалары буенча укыталар. Башка мәктәпләрдә белем бирү процессы өчен җаваплы өч-дүрт чиновник укытучы булса, бездә 12 укытучы директор урынбасары вазифасында, төрле тармаклар өчен җавап бирәләр. Коллар белән эшләгәнче, ирекле кешеләр белән эшләве җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк дип саныйм мин. Мәсәлән, бер укытучыбыз гел дәресенә биш-ун минутка соңга калып килә. Нишләтәсең, шундый гадәт ул аның. Ләкин аның укучылары ел саен олимпиадада призлы урыннар ала, БДИны бик югары балларга бирә. Шуңа күрә мин аның биш минутка соңга калуын күрмим дә», – ди Павел Шмаков. Дөресме аның бу методикасы, дөрес түгелме – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме яхшы күрсәткечләре бар. Директорның өстәлендә «Республиканың иң яхшы мәктәбе» дигән кубок тора, стенада – бихисап мактау кәгазьләре. Укучылары, әти-әниләре каршы булса да, татар теле дәресләренә йөри, директорларын яклау өчен судларга бара. Укытучылары «безнең Шмаков» дип кенә тора. Шул җитмимени?..

Павел ШМАКОВ:

«Без төрмәдә дә, дәүләт сере саклана торган оешмада да түгел бит, без мәктәптә. Ә мәктәпкә ниндидер рамкалар аша үткәреп, тентеп кертү яклы түгел мин. Без һәркемгә ачык. Бездә һәркем ирекле. Коллар белән эшләгәнче, ирекле кешеләр белән эшләү күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк»

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии