- 30.01.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №05 (31 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
28нче гыйнварда Русия шәһәрләрендә оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары оештырган «Сайлаучылар баш күтәрүе» («Забастовка избирателей») чаралары узды. Чаралар вакытында 350 кеше тоткарланган. Тоткарланучылар арасында балигъ булмаганнар да бар.
Казан.
«Сайлаучылар баш күтәрүе» чүп эшкәртү корылмасы янында, Васильченко урамында үтте. Протест чарасына меңнән артык кеше килгән иде. Чарада катнашучыларның кулларында Русия әләмнәре, кызыл шарлар һәм «18нче мартта забастовканы сайлыйм», «Сайлауга бару оят», «Үзем дә бармыйм, сиңа да киңәш итмим», «Сайлар кеше юк», «Забастовка» дигән язулар иде.
Өфе. «Сайлаучылар баш күтәрүе» протест чарасына чыккан 66 кеше тоткарланган. Аларның күбесен Совет районы полиция бүлегенә алып киткәннәр. Полиция һәм ОМОН тоткарлаганда көч кулланган. Чара «Уфа» универмагы каршындагы мәйданда җыелу белән башланды. Җыелучыларның күпчелеге яшьләр, араларында мәктәп укучылары да бар иде. Полиция хезмәткәрләре кулларында «Забастовка» дигән шигарьле яшьләрне автобусларга төяде. Тиз арада бер автобус тулып, икенчесенә төйи башладылар. Өлкән яшьтәге апа һәм абыйлар яшьләрнең тоткарлануына ризасызлык белдереп, кычкырып торды. Арада, теләктәшлек күрсәтеп, үзләре үк полиция автобусларына кереп утыручылар да булды.
Шул арада җыелучылар җәяүле юлыннан йөреш башлады. Ул «Спорт сарае»на кадәр дәвам итте. Юлда полиция активрак булган, ныграк кычкырган, байрак болгаган яшьләрне тоткарлавын дәвам итте.
Йөреш «Спорт сарае»на җиткәндә анда «Бердәм Русия» фиркасенең «Халыкара интернетсыз көн» чарасы бара иде. Ул чарага нибары йөзгә якын кеше килгән иде.
Навальный тарафдарлары «Бердәм Русия»леләр уратып алынган тимер коймалар читендә урнашып, шигарьләр кычкырып, байраклар болгады. Ике арага «Русия гвардиясе» чылбыр булып тезелеп басып торды. Каршылык чарасында катнашучылар күмәкләп: «Путин – карак!», «Медведев – карак», «Путин, кит!» дигән шигарьләр кычкырды.
Аннан соң «Сайлаучылар баш күтәрүе» чарасында катнашучылар кабат йөреш уздырып, Урыс драма театры каршындагы мәйданга килде. Анда шигарь кычкырган яшьләрне полиция тоткарлавын дәвам итте. Протест чарасында меңгә якын кеше катнашты.
Чаллы. «Сайлаучылар баш күтәрүе»нә 100ләп активист килгән иде. Алар кулларына «Бу – сайлау түгел, ә алдау», «Бу – цирк, әмма минсез генә», «Сайлауга бару – тавышың Путин өчен», «Сайлау кирәкми, бармыйм да» дигән язулар тотып торды. Чара элек «Колизей» күңел ачу үзәге булган, хәзер бу тирәдә кеше йөрмәгән урында үтте.
Чараны оештыручылар төп фикер итеп: «Навальный сайлауларга бармаска өнди, кушылыйк», – дип белдерсә, башка чыгышларда: «Без сайлауга бармыйча, бик күп нәрсәләр оттырдык инде. Сайлауга барырга, хакимият яклы намзәтләр өчен тавыш бирмәскә, чөнки халык бармаса, алар өчен хакимият вәкилләре сайлау бюллетеньнәрен үзләренчә кулланачак», – диелде.
Урам чарасында кайберәүләр сайлау нәтиҗәләрендә укытучыларны гаепле санады. «Алар шушы хакимиятнең сайлау тегермәненә су коя. Алар гаепле, алар сатлыкҗаннар. Ул алдау юлына баскан укытучыларның безнең балаларны укытырга хаклары юк!» дигән фикерләр дә яңгырады. Сайлау көнне нинди гамәл кылырга тәгаенләнмәде.
Иң соңгы булып чыгыш ясаган Эльмира Алпатова бүгенге хакимияттәгеләргә ышанмаска чакырды, халыкның яшәү дәрәҗәсе түбән булуын искәртеп, сайлауны күзәтергә алынырга тәкъдим итте.
Чараны оештыручылар рөхсәт алу кәгазендә «иллеләп кеше катнаша», дип күрсәткән булган. Полиция илле кешене санап һәм тикшереп рәшәткә эченә уздырды. Калганнары – тагын иллеләп кеше, тимер рәшәткә артында калды.
Мәскәү. Алексей Навальный чара алдыннан Тверь урамында тоткарлана. Сәясәтче белән бергә тагын берничә кешене автозакка төяп алып китәләр. Пушкин мәйданына «Сайлаучылар баш күтәрүе»нә җыелганнар «Навальныйны иреккә чыгарыгыз», «Путин – карак» дигән шигарьләр кычкырды. Полиция тавыш көчәйткечләрдән: «Урам чарасы кануни түгел, таралыгыз! Юлларны капламагыз, кешеләргә үтәргә комачауламагыз», – дип хәбәр итеп торды. Чарага меңгә якын кеше килгән, дип хәбәр ителде. Мәскәүдә 16 кеше тоткарланган дип хәбәр итә «ОВД-инфо».
Иртәнге якта Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш вакыфы офисына, «Сайлаучылар баш күтәрүе» чараларын яктырткан турыдан туры эфир барганда, полиция хезмәткәрләре килеп керә.
Вакыф мөдире Роман Рубанов хәбәр итүенчә, полиция хезмәткәрләре офис һәм студия ишекләрен пычкы белән кисеп керә. Полиция, «шартлау куркынычы бар», дип, бинадан чыгуны таләп итә. Шул ук вакытта хокук сагындагылар «Youtube» каналында «Навальный LIVE» тапшыруын алып баручы Дмитрий Низовцевның телефонында шартлаткыч бар, дип, аны тоткарлый.
Навальныйның Мәскәү шәһәре штабы координаторы Сергей Бойконы көч кулланып тоткарлау турында хәбәрләр бар. «Кулларын каердылар, үзләрен бик тупас тоталар», – дип яздылар Вконтактеда.
Санкт-Петербург. Полиция әлеге калада протестчыларның мәйданга бара торган юлларын – Тверь урамын япса да, чарага меңгә якын кеше килгән, дип хәбәр ителде социаль челтәрләрдә. Чарада катнашкан 19 кешене полиция бүлекләренә алып киткәннәр, алар арасында «Дождь» хәбәрчесе дә бар.
Чабаксар. Әлеге шәһәрдә протест чарасына чыккан 51 кеше тоткарланган. «Idel.Реалии» хәбәрчесе Дарья Комарованы да полиция бүлегенә алып киткәннәр. Чабаксар хакимияте Чапаев скверында булачак чарага рөхсәт бирмәде. Каладан 40 чакрым ераклыктагы Сосновка авылында үткәрергә тәкъдим итте. Шулай булуга карамастан, активистлар Чапаев скверына җыелды.
Екатеринбург. Протест чарасы хакимиятләр белән килештерелгән була. Мәйданга меңләп кеше килә. «Сайлаучылар баш күтәрүе»ндә шәһәр мэры Евгений Ройзман да катнаша.
***
Митинглар һәм урам йөрешләре, аерым алганда, Улан-Удэ, Барнаул, Иркутск, Магадан шәһәрләрендә узды. Владивостокта хакимиятләр чарага ризалык бирмәде, кар булмаса да, митинг үтәсе урынга чистарту техникасы һәм автозаклар китерелгән иде.
«Салават күпере»ндә фатир көтүчеләр сайлауга бармау белән яный
Казанда социаль ипотека программасы нигезендә «Салават күпере» торак комплексында фатирларын килешенгән вакытка ала алмаучыларда ризасызлык арта. Алданганнар сайлауга бармау белән яный. 30нчы гыйнварда алар түрәләр һәм төзүчеләр янына килде.
Социаль ипотека программасы нигезендә фатир көтүче 30га якын кеше иртәнге җидедән үк «Салават күпере» торак комплексына җыела башлады. Алар эшләрен калдырып, түрәләр һәм төзүчеләр янына килде. Монда «Штаб» дигән элмә такта эленгән будка бар. Анда атнасына ике тапкыр Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт торак фонды вәкилләре һәм төзүчеләр җыела. Фатир көтүчеләрнең бераз көткәннән соң түземлеге бетте. Алар өелешеп штабка кереп китте. Әмма төзелеш министры урынбасары аларга чыгарга кушты. Эчтә урын булса да, халыкка 14 градус салкында урамда көтәргә туры килде.
«Алар анда киңәшләшәләрме, чәй эчәләрме – аңлашылмый. Кергән саен куып чыгаралар. Көз көне фатир әзер булачак, дип ышандырган иделәр. Яңа елда без анда булырга тиеш идек. Бу вәгъдә итүләре белән туйдырдылар инде», – дип сөйләде Октябрист Мөхәммәтгалиев.
«Бик туңдым. Ике сәгать ярым урамда басып торам бит», – диде бер ханым. Ул фатирын инде тугыз ел көтә. Тик бүгенгә кадәр кеше фатирын арендаларга мәҗбүр.
Миңнеханов сроклары
Җыелган халык «Салават күпере» торак комплексының 12-4нче йортында фатир көтә. Ул 2014нче елда салына башлаган. Төзелеш ике елга тукталган. Шуннан төзүче оешманы алыштырып караганнар. Хәзер бу йортны «Барсэлитстрой+» ширкәте төзи. Фатир көтүчеләр канәгатьсезлек белдергәннән соң, узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йортны 15нче сентябрьгә әзерләп җиткерергә кушкан иде. Тик Президентның боерыгын үтәмәгәннәр булып чыга.
«Чакырылмаган кунак татардан яманрак»
Ике сәгатьтән артык суыкта көттергәннән соң, Татарстан төзелеш министры урынбасары Илшат Гыймаев халыкны кабул итәргә мәҗбүр булды. Ул сүзен татарны кимсетүче мәкальдән теләр-теләмәс кенә башлады. «Чакырылмаган кунак – татардан яманрак, – диләр бит. – Мин сезне чакырмадым. Шулай да сорауларыгызга җавап бирермен», – диде ул.
Фатир көтүчеләр шунда ук сорауларын яудыра башлады. «Ни өчен йортта сак юк? Йорт кайчан әзер була?»
«Сак булмау начар. Әмма кайчан әзер булачагына мин гарантия бирә алмыйм. Бу җомгада тикшерү яхшы узган очракта, без йортны тапшырабыз. 10нчы февраль дә булырга мөмкин. Сез монда үз теләгегез белән килдегез. Шуңа мине тыңлагыз. Бу бит минем эш түгел. «Салават күпере»ннән кала, минем эшем бик күп», – диде Гыймаев дорфа гына һәм 15 минуттан киенеп чыгып китте.
«Сайлауга бармыйм»
Йортны төзүче «Барсэлитстрой+» ширкәте җитәкчесе Җәүдәт Камалов исә, фатир ачкычлары инде киләсе атнада тапшырылачак, дип вәгъдә бирде.
Ләкин мондый вәгъдәләрдән халык арган, күрәсең. Алар төзелеш тәмамланмаган йортка үтеп керде. «Бу лифт инде кичәдән бирле чинап утыра. Теләсә кайсы подъездга керергә була. Монда сак та, эшчеләр дә юк», – диеште фатир көтүчеләр.
«Сайлау алдыннан бит бу. Мин бармыйм бу сайлауга. Бөтен бюджет оешмаларында эшләүчеләрне көчләп сайлауга җибәрәчәкләр. Бармаячакмын», – диде фатир көтүче бер ханым.
Активистлар хәзер Татарстан президентына хат белән мөрәҗәгать итмәкче.
Марат ГАРИПОВ
Казан «IKEA»сын татарчалаштыруны хуплаган Ингвар Кампрад вафат
Швециядә «IKEA» компаниясенә нигез салган Ингвар Кампрадның 91 яшендә вафат булуы хәбәр ителә.
Кампрад 17 яшендә – 1943нче елда «IKEA»га нигез сала. 2013нче елга кадәр ул компаниянең мөдирләр шурасы рәисе булып эшли. Дөньяның 49 илендә 400дән артык «IKEA» кибете бар. Ширкәтнең еллык кереме 62 миллиард доллар чамасы. Forbes рейтингына күрә, Кампрад гаиләсенең байлыгы өч миллиард доллар тәшкил итә.
Казандагы «IKEA» кибетендә 2014нче елның көзенә кадәр татар телендәге язулар юк, элмә такталар русча гына иде. «Азатлык» «IKEA» җитәкчелегенә, шәхсән Ингвар Кампрадка мөрәҗәгать итеп, кибеттә Татарстанның ике дәүләт теленең берсе булган татар теле нигә юк, дип сорагач, Казандагы сатып алучыларга уңайлы булсын дигән максат белән, 2015нче елның февралендә татар телендә дә элмә такталар булачак дип белдерделәр. Шуннан соң әлеге кибеткә татарча язулар да куелды.
Страсбург мәхкәмәсе Русияне кеше хокукларын бозуда лидер дип атады
Страсбург мәхкәмәсе тарафыннан расланган кеше хокукларын бозулар саны буенча Русия Европа шурасына караган илләр арасында беренче урында тора.
Бу хакта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең 2017нче елдагы эшчәнлегенә ясалган хисаптан күренә, дип яза «Ведомости».
Былтыр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе 1068 карар чыгарган, аның 305е (29 процент) – Русиядән килгән шикаятьләр нигезендә. Кеше хокуклары конвенциясенең бер генә маддәсе булса да бозылуның 293 очрагы теркәлгән.
2018нче елның 1нче гыйнварына Русиядән Страсбург мәхкәмәсендә караласы 7747 эш теркәлгән. Бу күрсәткеч белән Русия икенче урында. Иң күп шикаять Румыниядән – 9920.
«Агора» халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков фикеренчә, бу дәүләт мәхкәмәләренең нәтиҗәсезлеге белән аңлатыла. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Русия оттырган эшләрнең күпчелеге кеше гомере өзелү, җәзалаулар, нигезсез тоткарлаулар, кулга алулар, хокукларны нәтиҗәле яклау өчен чаралар булмау белән бәйле.
Күптән түгел Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Рәфис Кашапов шикаятен карый башлады. Мәхкәмә Русия хөкүмәтеннән әлеге эш нигезендә аңлатмалар сорады.

Комментарии