Без – зур команда

Без – зур команда

Кайчак, «Безнең гәҗит»нең коллективы кечкенә икән, диләр. Штатта торып эшләүчеләр, дөрестән дә, күп түгел анысы. Ләкин безнең команда бик зур ул. Татарстанның барлык-барлык районнарыннан гына түгел, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Чиләбе, Киров һәм башка бик күп өлкәләрдән язалар безгә. Даими язып торучы авторларыбыз гына да иллеләп! Йә, бүгенге көндә кайсы редакция шундый зур командасы белән мактана ала?!

«Безнең гәҗит» – безнеке бит ул, дип язасыз. Әйе, ул – сезнеке. Ул – сезнең, Илгизәр, Әхтәм, Зөфәр, Самат, Мансур, Рафаэль, Мөҗәһидан, Габделбәр, Сәгъдулла, Рәфкать, Кави абыйлар, Әлфия, Нәгыймә, Динә, Халисә, Гөлфия, Хаҗәр, Рәсимә апалар, Гөлчәчәкләр, Ниязлар, Ринатлар, Энҗеләр… ул барыгызның да мөнбәре. Бөтенегезнең дә исемнәрен искә алып чыгу өчен бит җитмәс, ләкин белегез, безгә атап хат язгансыз, безне укыйсыз икән, сез инде безнеке! Үзебезнеке!

Чәршәмбе көнне гәҗит килгәч, иң беренче булып үзем җыйган хатларны барлыйм. «И-и, бу язмасын күргәч, ничек сөенер инде дип, сезнең өчен шатланам. Теге хат тагын сыймый калган бит», – дип, төшеп калганнары өчен көенәм.

Сишәмбе көнне (ә ул көн иң җаваплы көнебез – гәҗитне нәшриятка тапшыра торган көн) телефоннарыбыз тынып тормый. Кемдер шатлыгын, кемдер хәсрәтен бүлешә. Ярдәм сорап та шалтыраталар, киңәш сорап та. Кемдер хатының язмышы белән кызыксына. «Озак ята, ник бастырмыйсыз? Әллә югалттыгызмы?» – дип тә сорыйлар. Эх, гәҗитнең битләре чикле шул, бик-бик тырышсак та, хатларның барысын да бастыру мөмкин түгел. Исемсез язылган, кемгәдер дәлилсез яла яккан, милләтләрне хурлаган хатлар да басылмаячак. Пенсияләрен арттыруны сораучыларга да ярдәм итеп булмый – пенсия фондыннан мәгълүматлар чит кешеләргә бирелми бит.

«Безнең гәҗит»тә эшләүчеләрне кодрәт иясе күк күрүегез өчен рәхмәт инде. Конституциягә үзгәрешләр кертүебезне дә сорыйсыз сез, «Татарстан Яңа Гасыр» телетапшыруларын да башка вакытка күчерүне үтенәсез. Минзәлә районы Урыс авылыннан Гәбделәдәл Бәдретдинов әнә болай дип яза: «Яңа Гасыр» программасында бер күңелсез яңалык бар. 4 тулып 30 минутта күрсәтелүче «Татар халык җырлары» дигән программаны көндезге 12 белән 20 сәгать аралыгына кертеп булмыймы?» И Габделәдәл әфәнде, без хәл итсәкме?! Арча районы Урта Аты авылыннан Марат абый Минҗанов бездән «Кызыл Татарстан» гәҗитенең 1945нче елның 7нче июлендә чыккан 139нчы санындагы (нинди төгәллек!) татар сугышчыларының татар халкына атап язылган шигъри хатын кабат бастыруыбызны сорый. Аның гозере үзебезгә дә кызык булып китте, кызганыч, архивка кадәр барып кына җитә алган юк. Питрәч районының Званка авылыннан Исмәгыйль абый Габдуллин телевизордан һава торышын дөрес әйтмәүләренә көенә. «Татар телен бозып сөйлиләр. Җылылык-салкынлык диясе урынга, плюс-минус, диләр. Мин бу хакта «Яңа Гасыр» каналына берничә тапкыр шалтыраттым, көлделәр генә. Алай да Ленар исемле кеше белән сөйләшә алдым. Ул исә, болай дип әйтү Разил Вәлиев белән килештерелде, ул каршы килмәде, дип җавап бирде. Без, картлар, сездән сорыйбыз, гәҗиткә язып, берәр хәл кылыгыз», – дип яза ул. Кайчак, ярдәм итә алмаудан да авыррак хәл юк. Кешеләр «Безнең гәҗит»кә дөреслек табудан тәмам гаҗиз булып, соңгы өметләрен баглап яза. Аксубай районы Иске Кыязлы авылыннан Әнисә апаның җан әрнүе белән язган хатын да бер алдык, бер куйдык. Белеп торабыз, пенсиясен берничек тә арттыра да, кабаттан исәпләтә дә алмыйбыз. 30 ел сыер савып, аның өстенә гектарлап чөгендер эшкәрткән, шушы илгә хезмәт итүче 9 бала (!) табып үстергән ананың пенсиясе ничек итеп яшәү минимумы кадәр генә була ала ул? Әнисә апа пенсиясен арттыру өчен йөреп тә караган, ләкин уңышка ирешә алмаган: «Инвалидлыкка чыгу өчен Казанга барырга кирәк. Бер барып кайткан идек инде. Кыш көне коляска белән анда кадәр барып йөрүләре бик авыр».

Аксубай районының пенсия фондында эшләүчеләр! Сез дә кешеләр ләбаса, сезнең да олыгаеп килүче әниләрегез бардыр. Ни өчен кешегә барысын да яхшылап аңлатып җибәрмисез соң сез?

Кукмара районыннан үзен «студент әнисе» дип кенә куйган ханымны Татарстан югары уку йортларында «5»легә генә укучы студентларга «өлгереш акчасы» түләү мөмкинлеге булу-булмау кызыксындыра. «Башкортстан хөкүмәте утырышында әз керемле гаиләдән булган студентларга өлгереш акчасы түләү мәсьәләсе хәл ителде. Хәзер дәүләтнең социаль өлгереш ярдәмен аз керемле гаиләләрдә, шул исәптән тулы гаиләдә тәрбияләнүче студентлар да алачак. Андый мөмкинлек Татарстан студентлары өчен дә тудырыла аламы?» – дип сорый ул. Нурлат районы, Нурлат авылыннан Әхтәм абый Әюпов интернетта прививкаларның зарары хакында әйтелгән дип яза. «Мин үземнең сезнең алдагы бурычымны үтәп, хаклыкны сезгә дә җиткерү нияте белән язамын. Прививкалар алар биологик корал икән бит», – ди ул. Бәлки, Әхтәм абый табибтыр? Ник дисәгез, прививкаларның зарары яки файдасы хакында фәкать табиблар гына төпле фикер әйтә ала, мөгаен. Аннан соң сәламәтлек белән бәйле тәфсилле язмалар, белгечләр киңәше редакциябез нәшер иткән «Шифалы гәҗит»тә басыла. Бу темага да язма тәкъдим ителер.

Гәҗит укучыларыбызның шактый өлешен сугыш чоры балалары алып тора. Әлеге буынга төшкән авырлык, гаҗизлек, ятимлек ачыларын сөйләп тә, язып та бетереп булмас. Бар көчен, егәрен шушы илне күтәрү өчен сарыф иткән ул абый-апалар гарьләнеп хатлар язалар. «Мин – лаеклы ялдагы пенсионер. 1982нче елдан бирле Союз күләмендәге хезмәт ветераны. 2005нче елда «Казанның 1000 еллыгы» медале белән дә бүләкләндем. Шуны беләсем килгән иде: безгә, сугыш чоры балаларына нинди ярдәм тиеш?» – дип сорый Казаннан Рәхилә Дәүләтшина. Юк шул, Рәхилә апа, бу мәсьәләне республикабызда әле дә хәл итә алмыйлар бит.

Укучыларыбызны тел, милләт мәсьәләсе дә бик борчый. Баш мөхәрриребез Илфат абыйның: «Тел темасына язылган хатлар алтмыш санга җитәрлек булды», – дигән сүзендә шаярту да, хаклык та бар.

Кайчак, бер үк хатны кабат-кабат та җибәргәлисез. «Инде оныткансыздыр яки югалткансыздыр дигән идем. Шуңа күрә кабаттан җибәрдем», – дисез. Берүк болай эшләмәгез. Бер генә хат та югалмый да, онытылмый да. Алар, җыелып (темасы кызыклы булса, кат-кат бер үк темага язылмаган булса, билгеле), гәҗит битендә дөнья күрер өчен үз чиратын көтә. Ниндидер сәбәпләр белән хатыгыз басылмаса да үпкәләмәгез. Монысы басылмаса, икенчесе басылыр. Иң мөһиме: киләсе елда да шушы зур гаиләбез, дус-тату командабыз белән бергә булыйк!

Сезне яратып, барыгызны да үз туганнарыдай күреп,

хатлар бүлеге мөхәррире Лилия ГӘРӘЕВА

Комментарии