«Тормозлар»ны җибәрергә вакыт

Быелгы Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре ил җитәкчеләре өчен мактанырлык булмады. Моның болай булуына үз өлешемне керттем, дип, горурланырга минем дә хакым бар. Чөнки моңа кадәр, эштә җитәкчеләр кемне кушса, шуны сайлап килдем. Ә бу юлы тормышның болай бара алмавын аңлап, илдәге җитәкчелеккә каршы булган партия өчен тавыш бирдем. Моңа үзем 11 ел эшләп чыккан оешмадагы хәлләр сәбәпче булды.

2001 елда мин Азнакай УТТсына калайчы булып эшкә урнаштым. 2007 елда Азнакай белән Актүбә УТТларын куштылар. Шушы ике цехка җитәкче булып, Актүбә УТТсы җитәкчесе булган Попов Александр Петрович калды. Билгеле инде, мондый борылыш Актүбә УТТсында эшләгән җитәкчеләр файдасына булды.

Татнефтьнең транспорт оешмалары арасында алдынгы урыннарны гына алып килүче Азнакай УТТсы традицияләре актүбәчә үзгәртелә башлады. Бик еш кына азнакайлылар дөрес эшләмәгән дигән сүзләр ишетелде, нәтиҗәләр чыгарылды. Яхшы якка үзгәреш булырына өметләрен өзеп, 20-30ар ел эшләгән күп кенә шоферлар эштән китәргә мәҗбүр булды. Минем дә бурычлар бераз үзгәрде. Җитәкчеләр кайда тутыгып эштән чыккан машина күрә, шуны алып кайтып, миңа яңартырга куша башладылар. Шуның аркасында, УТТ җитәкчесенә дә мактау сүзләре ишетелде. Янәсе, иске яңаны саклый, ул искене төзәтеп тә эш оештыра белә. Бәлки «тиле, тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә» диючеләр дә булгандыр. Тутыгып, тишкәләнеп беткән машиналарны аякка бастырып чыгару, миндә дә горурлык хисе уята иде. Ләкин тора-бара шул хис белән көрәшүче икенче көч барлыкка килде. Шул тыштан гына ялтыраучы машиналар белән минем дусларым үз сәламәтлекләрен, язмышларын куркыныч астына куярга мәҗбүр була бит. Аларның да сабыйлары, гаиләсе өйдә исән-сау кайтуларын көтеп тора. Шундый уйлар минем йөрәк тынычлыгымны алды.

Җир шарында соңгы елларда техника прогрессы бик нык үсеш алды. Хәтта авыл хуҗалыгы техникасының да ниндие генә юк. Кабинасында кондиционер, һава чистарткыч, хәтта тавыш киметкечләре дә бар. Ә мин, Чаллы заводларыннан сәгать ярымлык ераклыктагы Азнакай УТТсында, 15 еллык черек КАМАЗ кабинасы ямап ятам. Җитәкчеләрнең иске карашлы, булдыксыз булуы аркасында мин дә шул техника үсешен тоткарлаучы булып тормыйммы? Шундый сорау минем горурлыгымны эчтән кимереп, эштән китәргә мәҗбүр итте. Китәр алдыннан, ярты еллык хисап җыелышында моның турында сүз кузгаткач, баш инженер Кашапов Рәис Кәбир улы мине җыелыштан куып чыгарды. Минем турысын әйтә торган гадәт бар, ә «турысын әйткән туганына ярамаган».

Шуның өчен дә мине баш инженер яратып бетерми иде. Мине куып чыгаруы, башкаларда да мондый уйлар барлыкка килмәсен диюеннәндер инде. Ләкин, сайлау нәтиҗәләрен анализлап карасаң, халыкта, барыбер, ниндидер уйлану бара кебек. Ил җитәкчеләре халык өчен ничек кенә тырышсалар да, иске фикерле, бүгенге көн таләпләреннән артта калган белемле оешма җитәкчеләре, моңа тормоз булып торалар. Шуның аркасында җитәкче партия дә үз тавышларын югалта. Бүгенге ил җитәкчеләренең мондый оешмалар белән эш итә белмәүләре аркасында, бәлки партияләр арасында табигый сайланыш кебек әйбер дә барлыкка килер. Ләкин безнең илдә хакимият алышыну финанс югалтуларыннан башка эшләнми. Шунысы кызганыч, бу тагын халык җилкәсенә төшәчәк. Шулай да мин халыкны бердәм, уяу булырга чакырыр идем. Искечә генә дә яшәп булмый, һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш.

Ришат АБДУЛЛИН.

Азнакай.

Комментарии