- 29.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Архив
4 мартта В. Путинны президент итеп сайлау булачак. Мин аның Президент булуына риза. Ул бит очучы да, шофер да, комбайнчы да, спортчы да, археолог та, водолаз да, премьер да, спикер да. Президент тәҗрибәсе дә бар инде.
Башка илләрдә (Америка, Германия, Франция һ.б.) бюллетеньнәрен ачып карамыйча, белмиләр кем президент буласын. Ә бездә инде президентның кем буласын белә торып, аны сайлау өчен шул тикле зур чыгымнар ясамаска иде. Минемчә, халыкның күпчелеге шушы фикердә.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
Комментарии