- 29.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Архив
Быел, 32 яшемә җитеп, тәүге тапкыр сайлауларга бардым. Дөрес, минем тавыштан әллә ни үзгәрмәде: мин сайлаган фирка барыбер аз тавыш җыйды.
Быел сайлауга барырга «киңәш иттеләр». Гадәттә, декабрь яки март аенда (нигә нәкъ шул айларда микән?) узучы сайлауларда фәкыйрегез берничә тапкыр катнашкан иде инде. Студент булып авылдан киткәч, үземне шактый зур кеше итеп санарга теләптер инде, сайлауларга барырга теләгем бар иде. Сайлау көнне (президентнымы, Думанымы, башкасынмы сайладылар – хәтерләмим) авылга кайтырга кирәк. Буранлы көн иде, якшәмбе булса да, төштән соң гына кайтып җиттем мин анда. Өйгә кереп, ник кайтканымны әйтергә дә өлгермәдем, әни: «Улым, синең өчен сайладык инде», – диде. Ул чакта әти-әниләрнең бу гамәленә артык игътибар бирмәсәм дә, «зур кеше» була алмавыма үпкәләгән идем кебек. Икенче юлы кайтып та тормадым, әмма әни тагын минем өчен кемнедер сайлаган булып чыкты.
Ярар, әти-әниләр ошбу авылдан район бистәсенә күчеп киттеләр. Ә минем прописка дигән әйбер шунда калды (шундый кызык иде: авылда беркемем юк, үзем шәһәрдә, ләкин авылда чутланам). Тагын бер сайлау килеп җитте. Бу юлы инде минем өчен тавыш бирергә авылда әти-әни юк иде. Үзем дә кайтмадым. Ни гаҗәп, безнең авыл, ахыр чиктә район да 100 процент тавыш бирүчеләр арасында тора иде. Минем кебек үк тагын берничә сыйныфташым, энекәшнең сыйныфташлары кайтмавын да беләм, әмма, барыбер, 100 процент!
Миннән башка да була икән бу дип, әлеге тамашага йөрми башладым. «Сәяси яктан актив кеше түгел икәнсең», дип гаепләр кайберәүләр. Бәлки. Ә быел баруымны «үтенеп» сорадылар. Кисәтергә дә онытмадылар әле. Кайда яшәвем турында мәгълүматларны алдан ук бирергә туры килде. Бу юлы инде Казанда яши идем шул. Авылга кайтып булмады, дип, җавап биреп булыр иде дә… Кызганыч, мин сайлаган фирка Думага бөтенләй эләкмәде.
Дөресен әйтим, Думага дәгъва кылучы партияләр арасында үземнең мәнфәгатьләрне кайгыртырлык партия таба алмыйм. Шуңа битарафтыр да мин. Сайлау алды кампаниясе дә комедиягә корылган кебек. Көчлеләр көчсезләрне пычракка батырырга тырыша, әйтерсең, үзләре арасында сюжетларда күрсәтелгән исерекләр дә, коррупционерлар да юк. Соңгылары моңа артык сүз әйтми, камералар каршында спектакль уйнавын дәвам итә: алдый, нәфрәтләнә, сүгә. Аерым берәүләрнең вәгъдәләре, ышандырулары мәктәптәге «Президент булсам, мин нишләр идем?» кебек иншаларны хәтерләтә. Хыяллар, хыяллар…
Күпләр сайлаулардан соң килеп чыккан каршылыклар, ризасызлык акцияләренә аптырый. Ә аптырарлык берни юк, минемчә. Чөнки мәйданга акрын гына яңа буын – интернетчылар буыны килә. Интернет – бик көчле корал. Заманча технологияләр белән коралланган яшьләр (интернет кулланучы теләсә кемне яшь, заманча фикерли торган кеше дип атарга буладыр) тели икән – үзенең хокукы бозылуларны төшереп ала да, шунда ук челтәргә куя. Әле генә булып узган сайлаулар буенча да шундый рухтагы роликларны күп күрдек. Баштарак дәүләт җитәкчеләре аларның фальсификация рухында булуын расларга тырышса да, дәлилләрнең күплеге аларның да фикерен үзгәртте. Түрәләр үзләре дә акрынлап, барлык төр кагыйдә бозу очракларын тикшерү турында сөйли башлады. Әмма буласы булган, Дума да сайланган. Биш елга.
Әйе, алда тагын биш ел. Думаны әнә шул вакытка сайладык. Ничек кенә теләсәк тә, аны үзгәртеп яки сайлау нәтиҗәләрен кире карап булмаячак. Ләкин шушы биш ел эчендә тагын бер буын интернетчылар үсәчәк. Алар тагын да ныграк коралланган булачак. Мәгълүмати якны күз алдында тотам. Димәк, биш елдан соң инде нидер көтәргә була. Ә бәлки, иртәрәк тә. Әлбәттә, бу гаҗәп булмаячак. Чөнки Русия халкы, никадәр генә көчле структуралар басымы астында яшәмәсен, вакыты-вакыты белән чуалышларга, батырчылык кылуга өлгереп җитә. Масса (икенче төрле, «толпа») психологиясе барыбер үзен күрсәтергә тиеш, дип саныйм. Ул чакта инде үзен гражданин дип санаган һәм олы кеше итеп күрсәтергә теләгән яшьләр дә, аның өчен әти-әнисе яки башкалар «сайлавы» белән килешмәс төсле…
Сабир ЗАКИРОВ.

Комментарии