- 29.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Архив
Бүгенге көн акча кармагына эләккән, аның пәрәвезләренә чорналган. Акча кешене тилертте, үз-үзеннән чыгарды. Әллә шул кәгазь өчен генә яши башладылар инде? Һаман күбрәк кирәк. Һаман җитми бит кешегә. Шушы кәгазь кешене үз көенә биетә, үз уеннарын уйната.
Имеш, барысын да акчага сатып алып була. Акчаң булса, «син акчасызлардан ике башка өстәрәк. Хәзер мәктәпне ничек тәмамлавың да бик мөһим түгел, чөнки барысын да сатып алып була: аттестат, БДИ нәтиҗәләре дисеңме. Ай-һай җайлы да инде акчаң булса!
Казанга укырга кереп булмады. Бәлки, бераз акча төртмәгәнгәдер. Үзләре тырышып кергән балалар да бик күп, сүз дә юк. Балларым ким булды, димәс идем. Әмма дә ләкин бюджет урыннарына узган кешеләрнең баллары минекеннән түбән булса да, алар хәзер башкалабызның югары уку йортында белем алалар. Дөресме бу, сезгә хәл итәргә кала.
Сайлаулар алдыннан ни генә вәгъдә ителми. Кешеләргә теге яки бу партиягә тавыш бирү өчен йогынты ясый торган күрсәтмәле сәяси эшчәнлек кенә шул бу. ЛДПР, КПРФ, Справедливая Россия. Барысы да кеше тормышын яхшырак, җиңелрәк итмәкче. Берсенә дә ышанмыйм. Барысын да күбрәк акча кызыксындыра. Бәлки, бу бик кискен, ямьсез сүзләрдер, ә шулай да. Сайлаулар башлануга, бөтенесе дә чаба башлый. Халык өчен булдырырга теләгән әйберләрен ник ел дәвамында булдырмыйлар соң? Ник ел дәвамында шулай тырышмыйлар? «Тавыш бирү өчен барырга онытмагыз, киләчәк бары тик сездән генә тора. Барысы да «өстә» утыручылардан тора шул. Кызганыч. Киресенчә, барысы да халык теләкләреннән төзелергә, халык кызыксынуын исәпкә алып, үзгәрешләр кертелергә тиеш түгелме? Дәүләтебездә яңа закон чыккан саен, кеше я риза түгел, я каршылык белдерә. Бер әйбер дә эшләнми, дип әйтә алмыйм. Эшләнә. Әмма соңгы мизгелләрдә генә.
Ильмира ХАМИДУЛЛИНА.
Алабуга.
Комментарии