- 29.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №48 (29 ноябрь)
- Рубрика: Архив
«Татар теле дәресләрен киметмим, укытучыларны кыскартмыйм», – дип белдергән Казанның «Солнце» мәктәбе мөдире Павел Шмаковка карата ачылган эш 29нчы ноябрьдә Вахитов районы мәхкәмәсендә карала, дип хәбәр иткән идек. Балалар, ата-аналар аны якларга киләчәк. «Азатлык» хәбәрчесе мәктәп тормышы белән танышты, татар теле дәресен тыңлады.
Казанның «Солнце» мәктәбендә 156 бала укый. Бу зур сан түгел, шуңа да алар бер гаилә булып укмашып яши. Бина кечкенә, шартлар белән мактанып булмый, әмма укытучыларның да, балаларның да моңа артык исе китми, иң мөһиме – гаиләдәге сыман җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм белем бирү, ди алар.
«Солнце» мәктәбенең дүрт еллык тарихы бар, ул Казанның иң яхшы мәктәпләреннән санала, анда сәләтле балалар белем ала. Биредә баласын укытырга теләүчеләр чират тора. Мәктәп янында гына кечкенә интернат, анда унга якын бала яши. Зәйдән, Әлмәттән, Мәскәүдән күчеп килгән балаларның, Казанның ерак районнарында яшәүче укучыларның интернатта калырга теләге бар икән – бу мөмкинлек тудырыла. Иске мәктәп янында яңасы булырга тиеш, әле анда төзелеш эшләре бара.
«Солнце» мәктәбендә 47 укытучы, шуларның дүртесе татар теле укыта. Дүртесе дә моңа кадәр ничек эшләгәннәр, шулай хезмәтләрен дәвам итәләр. Аларны Павел Шмаков яклап калды. Ул – «Татарстанда уку елы уртасында укыту планнарын үзгәртмим, кыш көне укытучыларны эшсез калдырмыйм», – дип, прокуратурага каршы төшкән бердәнбер мәктәп мөдире.
…6нчы сыйныфның татар теле дәресе татар телендә бара. Озын текстларны рольләргә бүлеп уку да бар, уен аша җиңел сүзләр белән җөмләләр төзү дә. Балалар үзара русча аралаша, әмма гади җөмләләрне төзи белә. Балалар барысы да рус яки яһүд милләтеннән. Аларның арасында бер татар баласы да бар. Руслан Шакиров – мәктәптә татар телен яклап үзлегеннән имза җыя башлаган укучы. Әлегә 14 кенә имза, ди ул, әмма моны аз, дип санамый. «Әлегә барысы белән дә сөйләшеп бетереп булмады», – ди. Русланның гаиләсе узган елда Мәскәүдән Казанга күченеп кайткан.
– Казанга кайту – әнинең теләге. Миңа да бу шәһәр бик ошый. Матур шәһәр, биредә күңелле. Кызганычка, Мәскәүдә үскәнгә күрә татарчаны белмәдем. Мәктәптә өйрәнәм, әле сөйләшә белмим, әмма аңлыйм. Татар теле ни өчен кирәк? Казан – татар шәһәре, монда татар телен белмичә, аңлашып булмый. Минемчә, һәр кеше белергә тиеш, – диде ул.
7нче сыйныф укучысы Аня Варламова да татар теленә теләп йөри. Ул мәктәптәге укучылар, аларның ата-аналары арасында социологик тикшерү уздыра. «Татар теле кирәкме? Татар теле дәресенә әзерләнгәндә күпме вакыт уза? Татар теле дәресе кирәк дип саныйсызмы?» дигән анкеталар тараткан. «Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, анализ ясалмаган», – диде ул.
Татар теле укытучысы Ләйсән Гәрәева шау-шу күтәрелүдә барысының да гаебе бар дип әйтте.
«Ике ай эчендә утта янабыз, мөдиребез безне якларга көч тапты. Ул курыкмый торган мөдир булып чыкты. Үзгәртүләр булса да, киләсе уку елында булачак, анысы да канун нигезендә башкарылачак. Павел Анатольевич прокуратурага буйсынмады, хәзер безне микроскоп астыннан карыйлар, әйткән сүзебез, адымыбыз күзәтелә, теркәлә. Шмаковка инде бер җәза бирелде, аңа штраф салынды. Хезмәт хакы картасыннан акчаны суырып алдылар. Прокуратура тарафыннан татар телен алып ташламаган өчен катгый күрсәтмәләр бирү матур күренеш түгел. Мәктәбебезгә чыннан да куркыныч яный.
Безнең мәктәптә бервакытта да татар теле дәресләре рус теленнән күбрәк булмады, татар теле биш сәгать 5нче сыйныфта гына була ала. Калган сыйныфларда – ике, өч сәгать. Мәктәп нәтиҗәле эшли, балалар көчле.
Бу – дәреслекләрнең начар булу проблемасы гына түгел, мотивациянең дә булуы кирәк. Укытучыларга, үземә дә тагын да ныграк тырышырга кирәк. Китап язучыларының да, дәүләт җитәкчеләренең дә, ата-аналарның да гаебе бар. Татар теле тирәсендәге вазгыятьнең катлаулы булганын күбесе белде, әмма күз йомдык, дәшмәдек. Чирен качырган – үлгән дигән сүз. Татар теле проблемасы калкып чыгуда барысы да гаепле», – дип сөйләде ул.
Наталья Азарова «Солнце» мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның сеңлесе исә балаларга инглиз телен өйрәтә. Икесе дә татарча аңлый, сөйләшә. Мәктәптә татар телен ихтыяри укыту яклы ул, әмма үз мәктәпләрендә татар теле көчле бирелә дип саный. Наталья ханым татар теле рус теленә зыян китерергә мөмкин дип санамый.
– Безнең коллектив зыялы, тәрбияле, без берничек тә бер-беребезгә каршы чыга алмыйбыз. Коллективта төрле фикерле кешеләр бар, бер-беребезне тыңлыйбыз, колак салабыз. Үзем татар телен ихтыяри укыту яклы. Кешедә сайлау хокукы булырга тиеш. Иврит укыйсым килә икән, Казанның 12нче мәктәбенә барам, поляк телен 5нче мәктәптә укыталар. Безнең мәктәптә татар теле көчле куелган. Укытучылар татар телен төрек, фарсы телләре белән чагыштырып укыталар. Аның кирәклеген аңлатып эш итәләр. Үзем татарча яхшы сөйләшәм, чөнки Татарстанда миңа ул кирәк. Татар теле берничек тә икенче телне өйрәнергә комачауламый, – диде ул.
Мәктәпнең директоры Павел Шмаков исә – системага каршы чыккан бердәнбер мөдир. Ул үзе моны башкачарак бәяли. Мин аерым намуссыз эш итүчеләргә каршы чыктым, ди ул.
– Прокуратура күрсәтмәләрен үтәмичә, сез барлык көчләрне дә үзегезгә өстердегез. 29нчы ноябрьдә эшегез мәхкәмәдә каралачак. Сезгә теләктәшлек белдерүчеләр күпме?
– Күп. Татарлар тарафыннан да, рус телле ата-аналардан да хуплаучылар шактый. Түрәләр, тәртип саклау органнары ялгышлык ясады. Путин кичекмәстән татар теле укытучыларын эштән аларга әмер итмәде. Ул кыш уртасында кешеләрне урамга чыгарып җибәрергә кушмады. Путин бары тик проблеманы күтәрде, ә Татарстан прокуратурасы ашыга-ашыга эшкә кереште. Милләт, тел – бик нечкә мәсьәлә. Мәсьәләдән чыгу юлларын табып була. Аны күпчелек файдасына, халыкның фикерен исәпкә алып та чыгарып була. Бездә әнисе урыс, әтисе татар булган гаиләләр бар. Әбиләре яһүд була ала. Әмма алар милләт дип күкрәк кагып йөрми. Чөнки, мәхәббәт кебек, ул хакта кычкырмыйлар. Ә прокуратура чәчәкләрне кирза итек белән таптап китә. Прокуратура мине үзләренә чакырта, укытучыларны кыскартуны таләп итә. Прокуратура оятсызларча эш йөртә. Без иң яхшы мәктәп булып саналабыз, алар үз балаларын минем белән шыпырт кына сөйләшеп урнаштырырга тели. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Морскаяның шулай үз баласын ялт итеп урнаштырасы килгән иде, Урванцев… Курыкмыйча әйтәм. Кире кактык, без алай эш итмибез, без гаделлекне яратабыз. Татар теле, диләр, алдамасыннар! Бу – сәбәп кенә.
– Татар милләтеннән булган бер генә мәктәп мөдире дә татар теле дәресләрен, үз укытучыларын сезнең кебек якламады. Моның сәбәпләре нидә һәм сезгә ни өчен прокуратура белән сөзешергә кирәк булды?
– Үзем Казанда тудым, әтием татарча яхшы белә. Мин совет чорындагы мәктәпне бик яхшы беләм, «Син – татармы? Әнә, бар, татар теле дәресенә кер, ә син – рус, теләсәң, әнә футбол уйна!» –дигәнне үттек, күрдек. Болай эшләргә ярамый. Әлегә бу мәктәптә мин мөдир һәм балалар арасында мондый бүленешкә юл куймаячакмын. Балалар: «Мин бокс яратам, математиканы теләмим», – дияргә мөмкин. «Юк инде, кирәк», – дип аңлатабыз. Татар теле математика дәресеннән кайсы ягыннан ким? Мәктәптә татар телен уку, аны куллану – биредә яшәгән халыкның мәдәниятенә карата гап-гади ихтирам. Татарстан җирендә яшибез. Татарстан – ул татарларның Мәккәсе.
Ә ник мин ялгызмы? Кешеләр курка. Русиядә кешеләр куркып яшәргә күнекте. Урыннары, балалары өчен курка. Системага каршы чыксаң, җелегеңне корытырга мөмкиннәр. Ә мин инде чыныктым. Өч тапкыр эшемнән алдылар, өч тапкыр яңадан шунда ук куйдылар. Кешеләр аларга карата канунсыз эш итәрләр дигәннән дә шүрли. Әмма намус белән дустанә яшәргә кирәк. Минем өчен бу мөһим. Күбесе рәхмәт сүзләрен әйтә, ярый әле син бар, диләр, әмма шуннан ары китмиләр.
– Прокуратура белән каршылык ничек тәмамланыр дип уйлыйсыз?
– Мин ялганны яратмыйм. Прокуратура безнең мәктәпкә килмичә генә укыту планын тикшерде, татар теле артык укытыла, дигәнрәк күрсәтмә чыгардылар. Имеш, барлык мәктәпләрне тикшерәләр. Әмма алар бит безгә килмәде. Алар алдады, бу бит ялган, бу бит Коръәндә дә, Инҗилдә дә – ярамаган эш, этикет нигезендә дә башка сыймаслык әйбер. Тәртип саклаучылар ялганчы булып чыга. Бу бер коточкыч хәл булды.
Икенчесендә, алдан кисәтмичә, прокурор килә һәм мәктәп, интернатта ир-егетләр бәдрәфенә керә. Бу дөресме? Кызлар яшәгән бүлмәгә бәреп кереп, аларның эчке киемнәрен фотога төшерә. Бу нәрсә? Бу өйгә бәреп керү бит! Бу – җинаять. Балалар белән аларның әти-әнисе булмаган вакытта сөйләшкән, бу да ярамый. Прокуратура, билгеле, судан коры чыгачак. Аларның, бернигә карамастан, тиз, кичекмәстән башкаруы, погонга тагын бер йолдыз таксыннар өчен эшләүләре куркыныч.
Мин системага каршы чыкмадым. Мин системаның аерым кешеләренең канунсыз эш итүләренә каршы чыктым. Татарстанда, илдә тынычлык. Республикага карагыз, менә дигән юллар, икътисад ягыннан куәтләнгәнбез, җитәкчеләрнең тырышлыгы күз алдында. Әмма урта куллы эреле-ваклы түрәләргә канун кирәкми. Дәүләт системасы начар эшли. Кайчан да булса бу хәлләр тәмамланачак. Еш кына ахыр чиктә барысы да уңай хәл ителә. Кешелеклек йөзен югалтмау – иң мөһиме.
Мәхкәмәнең нәтиҗәсе нинди булыр, белмим. Мине ярты елга эштән азат итү, мәктәпне 90 көнгә ябу карары да була ала. Хөкемдар акыллы эш итәр, дип өметләнәм. Гаделлек өстенлек итүенә ышанам
Барлык мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары инде күптән узды. Җыелышларның булмый калуы Павел Шмаковка бәйле, ул кискен вакытта ата-аналарны җыеп, бер-берсенә ямьсез сүзләр әйттермәскә, укытучыларга ялгыш рәнҗетү сүзләре ычкынмавын теләгән. Бернинди гариза җыюлар, кул куюлар да булмаган.
23нче ноябрь кичендә «Солнце»да беренче тапкыр ата-аналар җыелды. Чәй эчеп узды ул. Биредә дә төрле фикерләр әйтелде, укыту программасының беренче вариантын искә алучылар да, татар теле калсын диючеләр дә булды.
Римма ӘБДРӘШИТОВА, Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Миңнеханов: «Татарстан беркем белән дә берләшергә җыенмый»
25нче ноябрь көнне Мәскәүдә «Мәскәү-Tатарстан күпере» дип аталган III яшьләр форумы узды. Анда чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзерге вакытта Мәскәүдә укучы яшьләр катнашты. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Очрашуда Татарстан Президентына: «Идел буе субъектларын берләштереп, башкаласы Казан булган бер эре төбәк ясау нияте турында мәгълүматлар бар, бу дөресме?» – дигән сорау бирелде.
«Мин моны сездән беренче ишетәм. Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз, – дип җавап бирде Миңнеханов. – Бәлки, кемнеңдер андый теләкләре бардыр, әмма рәсми дәрәҗәдә андый сөйләшүләр булмады».
«Әйе, кайбер субъектлар берләшә, референдумнар үткәрә, андый процедура бар, әмма безнең бүлгедә әлегә андый адымнар юк. Аннары безнең үзебезнең дә андый теләгебез юк. Безнең 68 мең квадрат чакрым җиребез бар, безгә шул җитә», – диде Миңнеханов.
Шимбә көнне Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин Казан, Самара һәм Семберне бер агломерациягә берләштерү тәкъдимен ясады. Бу турыда ул Мәскәүдә узган Бөтенрусия ватандашлар форумында әйтте. «Безгә административ чикләрне бетерергә, кайбер вәкаләтләрне төбәкләргә тапшырырга, үзәкләшүдән китү өчен кечкенә инкыйлаб башкарырга кирәк», – диде ул. Дөрес, моңа Казан карашын да белергә кирәк, дип өстәде Кудрин.
Студентлар президенттан шулай ук татар теленең абруен ничек күтәреп була дип кызыксынды. Миңнеханов: «Татар телен белү башка халыклар – казахлар, кыргызлар, төрекләр, кырымтатарлар белән уртак тел табарга мөмкинлек бирә», – диде һәм үз тәҗрибәсеннән мисал китереп, Кытайда уйгырлар белән тылмачсыз аралашканы турында сөйләде. «Татар телен белү файдага гына», – диде ул.

Комментарии