Игътибар! Бәйге!

Игътибар! Бәйге!

«Безнең гәҗит» газетасы, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белән берлектә, «Замана кулланучысы» дип аталган конкурс башлап җибәрә. Газетабыз битләрендә әлеге инспекциянең атамасын бик еш очратырга була. Кибеттә сатып алганда булсынмы ул, медицина учреждениесендә яки башка берәр җирдә кулланучы буларак алданган укучыларыбыз үз сорауларын безгә юллый тора, ә без аларга Дәүләт алкоголь инспекциясеннән җавап алып барабыз. Әлеге оешманың төп бурычы – кулланучы хокукын яклау. Үзләре дә: «Халык үз хокукларын белсен, закон нигезендә үзен якларга өйрәнсен иде», – дип торалар. Куллану өлкәсендә халыкның белемен арттыру, халыкны мөстәкыйль рәвештә үз хокукларын якларга өйрәтү максатыннан бергәләшеп менә шушындый конкурс оештырып җибәрергә булдык та инде.

Конкурста катнашучыларга ике төрле вакыйга бирелә. Менә алар:

  1. Резедә дус кызы Алиягә бүләккә эчке кием комплекты сатып алды. Тик комплект Алиягә кечерәк булып чыкты. Кызлар бу комплектны зуррак үлчәмдәгесенә алыштыра аламы? Алыштырудан баш тартса, сатучы хаклы буламы?
  2. Бөтен дөнья буенча үткәрелә торган «кара җомга» акциясенә, аның кысаларында тәкъдим ителә торган зур ташламаларга кызыгып, бер кеше телевизор сатып ала. Ләкин телевизоры сурәтне начар күрсәтә, каналларын көйләп булмый булып чыга, моны гарантия остаханәсеннән алынган белешмә дә раслый. Һәм телевизорны сатып алган кеше аны алыштырып бирүләрен сорап, кибеткә килә. Тик сатучы, сез бу телевизорны ташламалы көндә алгансыз, дип, аны башкасына алыштырудан баш тарта, гарантия вакыты буенча каралган ремонт кына үткәрә алабыз, дип белдерә. Бу очракта кем хаклы?

Кем хаклы икәнен әйтеп, шушы вакыйгалардан чыгу юлын күрсәтеп, үз фикерләреңне дәлилләр белән ныгытып, аларның мәгънәсен ачарга тырышырга кирәк. Бәлкем кулланучылар хокукын яклау буенча үзегез белән килеп чыккан вакыйгаларны да бәян итәрсез. Бу конкурс эшләрен караганда өстәмә исәпкә алыначак. Аны 14ле Times New Roman шрифты белән (2 биттән дә күп булмасын) (урыс телендә дә ярый), doc яки docx форматында саклап, Roza.Minapova@tatar.ru электрон почтасына 31нче декабрьдән дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Шулай ук эшләр редакциягә дә кабул ителә. Почта адресы 420066. Казан –66. А/я 141. Конкурска дип куярга. Электрон адрес: beznen@mail.ru.

Конкурста катнашу өчен гариза да тутырырга кирәк, анда тулысынча исем, фамилия һәм әтиегезнең исемен (урысча), яшәү урынын, электрон почтагызның адресын һәм телефоныгызны күрсәтәсе (башка нәрсә кирәкми). Гаризаны да өстә күрсәтелгән электрон почтага язмагыз белән бергә юллыйсы.

Бер кеше бары тик бер вакыйганы гына чишә һәм бер генә приз ота ала. Приз дигәннән, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр әзерләп куйган. Ә без иң яхшы дип табылган чишелешләрне газетабызда бастырачакбыз. Шулай ук иң төпле язмалар авторларын редакциядән дә бүләкләр көтә. Конкурс 1нче декабрьдән 31енә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр 20нче гыйнварга кадәр ясалачак һәм www.tatzpp.ru сайтында, шулай ук газетабызда дөнья күрәчәк. «Безнең гәҗит»не укучылар законнарны яхшы белә булыр, шуңа да конкурста бик теләп катнашырлар дип уйлап калабыз.

Комментарии