Берьюлы өч пикет

Берьюлы өч пикет

25 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы үтте. Депутатлар сессиядә утырганда, бина каршында берьюлы өч каршылык чарасы оештырылды. Татар иҗтимагый үзәге – татар мәгарифен яклауны, качаклар һәм күчеп кайтучылар фонды – хөкүмәттән фатир, бакчачылар Космонавтлар урамы янындагы бакчаларын саклауны сорый.

Космонавтлар урамындагы бакча кишәрлекләрен саклап калырга теләүчеләр, Дәүләт Шурасы каршына иң күп җыелучылардан иде. Алар инде бер атна эчендә алтынчы каршылык чарасын үткәрә.

Шигарьләреннән күренгәнчә, дәүләт эшлеклеләре гади халыкны якламый, хакимият, судлар ришвәтчелеккә баткан. Бакчачыларны пикетка җыеп алып чыгучы Людмила Сальникова сүзләренчә, «Основа» төзелеш-бизнес оешмасы Космонавтлар урамындагы хосусый бакчаларны тартып алырга тели. Әлеге оешманың «Основа-групп» холдинг ширкәте бүлекчәсе булуы билгеле. Алар инде Зорге, Гвардия һәм башка урамнардагы бакчаларны юкка чыгарды, ди Людмила Сальникова.

Космонавтлар урамында бакчасы булган Мәүлидә Әхмәдуллина белдергәнчә, «Основа» оешмасы бакчачылар янына куркытучылар да җибәрә башлаган. Алар бакчачыларга авария оештыру, йортка ут төртү белән яный.

«Хакимият халык ягында булса, халыкны бу кадәр мыскыл итмәсләр иде», – ди Мәүлидә Әхмәдуллина.

Милли хәрәкәт вәкиле Айрат Хәтмулла исә качаклар һәм күчеп кайтучыларга игътибар таләп итә. Чөнки хакимият күчеп кайтучыларга фатир алу өчен таныклыкларны һаман да бирми.
«Универсиада үткәргән шәһәрдә хәерчеләр була аламы? Универсиада вакытында йортсызларны 100 чакрымга читкә куу турыда фәрман да чыгарганнар», – ди Айрат Хәтмулла.

Татар иҗтимагый үзәге исә татар мәгарифе, теле турында Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары уздыруны таләп итә. Фәрит Зәкиев белдергәнчә, БДИ татар телендә булырга, Казанда милли университет ачылырга тиеш. Татар халкына, Татарстанга каршы эшләгән «Бердәм Русия» һәм милли телләрне ирекле укытуга калдыру турында Дәүләт Думасында канун проекты әзерләгән ЛДПРга тавыш бирмәскә кирәк, ди Фәрит Зәкиев.

Саша ДОЛГОВ.

700 млн сумны кая куйганнар?

Казан һәм республиканың башка шәһәрләрен арбада йөрүче инвалидларга уңай итү өчен 2011 ел ахырына кадәр 700 миллион сумга якын акча бирелгән иде. Әлегә инвалидлар бернинди үзгәрешләр дә сизми.

Гадәттә, Мәскәүдән килгән һәм республика бюджетыннан бирелгән акчалар 31 декабрьгә кадәр тотылып бетәргә тиеш. Алар киләсе елга күчми һәм яна. Казанны һәм республиканың башка шәһәр һәм авылларын инвалидларга уңай итү: төрле биналарга пандуслар ясау, лифтлар кую, җәяүле сукмагының юл белән кисешкән урыннарын 4-5 сантиметргына калдыру өчен быелга 700 миллион сумга якын акча бирелгән. Бу акчаларның инде биреләчәге тәгаен билгеле булгач, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин әлеге финансның яртысы Мәскәүдән һәм яртысы республика казнасыннан булачак, дип белдергән иде.

«Киртәләрсез шәһәр» инициатив төркеме координаторы Искәндәр Ясәвиев исә, ел тәмамланырга бер ай гына калып бара, әмма Казанда үзгәрешләр сизелми, ди. «Бик зур акчалар бу. Мохит ничек үзгәрер, бу да зур сорау тудыра. Без арбада йөрүчеләрне беләбез, әмма алар бернинди үзгәрешләр тоймауны әйтә», – дип белдерде Ясәвиев.

2011 елның гыйнвар аенда ук, Русиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгында инвалидларга караган эшләр белән шөгыльләнүче департамент башлыгы Григорий Лекарев, быел Русиянең бары тик өч төбәгенә генә: Татарстанга һәм Тверь белән Сарытау өлкәләренә сынап карау, ягъни пилот проект буларак, «Каршылыксыз мохит» тудыру өчен акча биреләчәген белдергән иде. Өч төбәккә бергә 1,5 миллиард сум бүленәчәге дә әйтелде.

ТВЕРЬ БЕЛӘН САРЫТАУ КЫЕНСЫНГАН

Татарстан башкаласында Мәскәүдән бирелә торган финанслар белән бәйләнештәге оешмада эшләүче, исемен белдерергә теләмәгән бер хезмәткәр, бу акчаларның вакытында түгел, ә күпкә соңарып, көз башында гына килүе турында әйтә.

Тверь белән Сарытау бирелгән акчаларны тотып бетерә алмабыз, дип белдергән һәм бер өлешен генә алган. «Ә безнекеләр ничек тотылыр, файдага китәрме, эшләп бетереп булырмы – ул якларын уйлап тормады, тулысынча алды», – ди әлеге хезмәткәр.
Акчаларның инвалидларга файдага тотылуына Искәндәр Ясәвиев тә шик белдерә.

«Әлеге программа «Каршылыксыз мохит» дип атала. Аңа федераль һәм республика акчалары да бирелгән. Рәсми сәхифәләрнең берсендә бу программа нигезендә башкарасы эшләр һәм аларның бәяләре күрсәтелгән. 2011 елга 700 миллион сум бирелгән инде. Игътибарны җәлеп иткәне шул булды: анда җәяүле сукмакларын инвалидларга җайлаштыруга акча каралмаган. Сүз театрлар, хастаханәләр, спорт корылмаларын кулайлаштыру турында бара. Әгәр шәһәрдә юллар, чатлар, сукмаклар инвалидларга җайлаштырылмаса, ул корылмаларга ничек барып җитәргә соң, дигән сорау туа. Инвалидларның бик азының гына машиналары бар. Бик зур суммалар корылмаларны паспортлаштыруга салынган. Тагын күп кенә акчалар турыдан-туры инвалидларның яшәү шартын җайлауга мөнәсәбәте булмаган эшләр өчен бирелә», – дип белдерде Ясәвиев.

Татарстанның сәламәтлек саклау, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бу программа турында әлегә бернинди аңлатмалар да алып булмады. Министрлыкның матбугат хезмәте башлыгы Рафаил Гиниятуллин, узып баручы атна башында ниндидер бәйгегә йомгак ясаганга, пәнҗешәмбегә кадәр эшләренең бик тыгыз булуын белдерде. Пәнҗешәмбе шалтыратырга кушкан иде, әмма ул көнне дә, җомга да телефонын алмады.

Гадәттә, Татарстандагы министрлыклардан берәр проблема турында аңлатма алырга теләсәң, алар аны башта суза һәм ахырда, җавапсыз калдыра.

Гомумән, Татарстанда җавапсыз калдыру, йә булмаса татар мәкале белән әйткәндә, «балта сораганга шөшле тоттыру» – гадәти күренеш.

КАЗАН ХАКИМИЯТЕ МӘСЬӘЛӘНЕ БӨТЕНЛӘЙ АҢЛАМЫЙ

Шәһәр үзәгендәге юлларны төзекләндерә башлагач, «Киртәләрсез шәһәр» инициатив төркеме, Казан мэры Илсур Метшинга хат юллаган иде. Анда Бутлеров, Мөштәри урамнарындагы кайбер урыннарда төзекләндерү эшләренең тәмамлануы, әмма инвалид арбалары белән үтә алмаслык бордюрлар куелуы турында әйтелгән.

Бу хатка Метшин үзе түгел, ә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов җавап биргән. Ясәвиев сүзләренчә, әлеге рәсми җавап хатын язучылар, гомумән, сүзнең нәрсә турында баруын да аңламаган. «Без Бутлеров урамындагы проблемалар турында язган идек. Алар җавапларында Волков урамындагы хәлләр турында сөйләгән. Без пандуслар турында сүз алып барабыз, ә алар5 смдан башланган пандуслар дип яза. Ул бит пандус түгел, ә түбәнәйтелгән бордюрлар. Бу җавапны язучылар мәсьәләнең асылын бөтенләй аңламаган», – ди Ясәвиев.

«Киртәләрсез шәһәр» Казан хакимиятенең эшнең асылына төшенмичә, формаль җавап кына биреп утыруы турында сүз күтәргәч, хөкүмәттән финансланучы «Татар-информ» тиз генә җавап мәкаләсе дә бастырды. Анда сүз Бутлеров, Мөштәри һәм Айвазов урамнарындагы юлларны, җәяүле сукмакларын инвалидларга кулай итү эшләре 2012 елның май аенда төгәлләнәчәге турында бара. «Киртәләрсез шәһәр» төзекләндерелгән юлларда инвалидлар үтә алмаслык 16-25 смбиеклегендәге бордюрлар куелган, дип чаң суккан иде.

ЮЛ ТӨЗҮЧЕЛӘР ДӘ БУЛМАСТАЙНЫ ВӘГЪДӘ ИТӘ

Шәһәрнең юллар төзү бүлеге баш белгече Георгий Петров «Татар-информ»га әле башкарасы эшләрнең ахырына кадәр төгәлләнмәвен белдереп, «асфальтның өске катламын җәю планлаштырыла, аннан соң биек бордюрлар түбәнәеп калачак» дип ышандыра. Ясәвиев әлеге вәгъдәләрнең тормышка ашмаслыгы көн кебек ачык, дигән фикердә. «Мисал өчен, хәзер бордюрның биеклеге16 см, кайбер урыннарда ул25 см, инвалидлар үтеп йөри алырлык итеп аны4 смга калдыру өчен беләсезме күпме асфальт салырга кирәк. Белгеч биргән җавап каршылык тудыра. Без бу эшләрне контрольдә тотачакбыз. Әгәр үзгәрешләр булмаса, бу проблемага игътибарны тагын җәлеп итәчәкбез, чөнки шәһәр хакимияте хәлне үзгәртми диярлек, ди Ясәвиев.

Ул инвалидлар өчен дип махсус бирелгән акчаларның да, бу акчаларга эшләүче ширкәтләрнең дә контрольдә булмаганлыгына аптырый.

Министр Айрат Шәфигуллин сентябрь ахырында «Каршылыксыз мохит» программасын тормышка ашыра башлау турында белдереп, «башкарылган эшләрнең сыйфатын инвалидлар үзләре бәяләячәк» дигән иде. Министр сүзләренчә, булачак үзгәрешләргә тәкъдимнәрне дә иҗтимагый оешма вәкилләре – инвалидлар керткән. Тик ел бетәргә 1 ай гына вакыт калып бара, әмма инвалидлар Казанда әлегә бернинди кулайлыклар да тоймый.

Наил АЛАН.

Административ ресурс ризасызлык уята

«Бердәм Русия»нең килешсез рәвештә һәркайда үгетләү, мактану һәм хәтта янау чыгышларына халык ризасызлыгы арта бара. Узган атна ахырында Мәскәүнең «Олимпийский спорт» комплексында, кагыйдәсез көрәштә русияле Федор Емельяненко америкалы Джефф Монсонны җиңгәннән соң, хәтта Премьер-министр Владимир Путинның мәйданга чыгуына да күп кенә тамашачылар ризасызлык белдерде. «Бердәм Русия»дән президентлыкка кандидат Путин микрофонны алуга зал сызгыру, ризасызлык кычкырулары тавышына күмелде. 22 мең тамашачы катнашындагы бу хәл «Россия-2» федераль каналында турыдан туры эфирда бөтен илгә күрсәтелсә дә, соңрак башка тапшыруларда бу язма ризасызлык тавышлары ишетелмәслек итеп үзгәртелгән иде.

Мәскәүдә Путин чыгышы вакытындагы сызгырулар яңгыраган көнне Чиләбедә җирле хоккей командасы «Трактор»ның капитаны Владимир Антиповның да уеннан соң боз өстендә «Бердәм Русия» өчен үгетләүләре сызгыру тавышына күмелде. Антиповның «без губернаторны яратабыз» дигән сүзләре аеруча зур ризасызлык уятты. Ә менә Свердлау өлкәсендә җирле шурага оппозиция кандидаты Леонид Волков телевидениедә турыдан туры эфирда өлкә губернаторы Александр Мишаринга каршы сүзләр әйтә башлагач, аны шунда ук эфирдан өзеп куйдылар. Волков Путинның хакимият вертикале төбәкләрдән акчаны Мәскәүгә суырып алу өчен корылуы, ә Мишаринның әлеге системаның бер өлеше булуы турында сөйли башлаган иде.

Ижауның сити-менеджеры Денис Агашин Ижау ветераннарын акча бирмәү белән куркытты, Ветераннарга акча аларның «Бердәм Русия» өчен ничек тавыш бирүенә карап бүленәчәк, дип белдерде. Судта сайлау канунын бозу дип танып, аңа җиңелчә генә җәза – 2 мең сум гына штраф билгеләде.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии