Нурулла Гариф: «Репрессия башка төрле ысуллар белән бара»

30нчы октябрь – Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне. Тарихчы Нурулла Гариф инде берничә ел дәвамында Татарстанда әлеге золым корбаннары туганнарының истәлекләрен җыеп, китап итеп бастыра.

– Нурулла әфәнде, ни сәбәпле бу эшкә алынырга булдыгыз?

– Чөнки архивта утырганда бу документлар белән беркем эшләмәгәнне күрәбез. Хәтта бер тапкыр 1937нче елгы төргәк таптым. Ул төргәк шул чорда мунчала белән бәйләп җибәрелгән булган һәм шул мунчала бавын 1937нче елдан соң беркем дә чишеп карамаган. Анда репрессияләргә бәйле ачы язмышлар турында күп мәгълүмат бирелгән иде. Ничектер шуларны дөньяга чыгарасы килүдән туды бу уй. Безне бит «якты киләчәк булачак» дип үстерделәр. Ул «якты киләчәк»нең нәрсә хисабына төзелгәнен, ягъни бик күп кешеләрнең язмышларын челпәрәмә китерү аша эшләнгәнен күрсәтәсе килде. Аннары минем үз бабам 11 баласы белән йортыннан куып чыгарылган, әти-әнисе, сеңелләре, гаиләсе белән бергә Себергә сөрелгән. Биш улыннан бер минем әти генә исән калган.

Бу истәлекләрдән торган беренче китапны журналист, милләтпәрвәр Рәис Шаһи белән 2015нче елда чыгардык. Репрессияләнгән муллалар турындагы ул китап «Коммунизм тәмугы аша» дип атала. 2016нчы елда үз акчабызга «Онытмыйбыз, оныттырмыйбыз, кичермибез» дигән китап чыгардык. Аннары кешеләрдән күп кайтавазлар булгач, без аның өченчесен дә эшләдек. «Каһәрләнгән еллар авазы» дип аталган ул китап былтыр басылды. Менә хәзер дүртенчесе әзерләнеп ята. Мин хәзер авылдан-авылга йөрим. Бу көннәрдә керәшеннәрнең Албай авылында булдым. Анда да репрессияләнүчеләр турында күп мәгълүмат тупладым. Әле сүзе булмасын дип һәрберсенең аудиоматериалларын да туплап барам. Ким дигәндә 350 әби-бабайдан яздырган аудиоязмаларым да бар. Безгә күбрәк истәлекләрне репрессияләнгәннәрнең оныклары сөйли. Алар да инде олы яшьтәге кешеләр һәм акрынлап китә баралар. Шуның белән бу чор да ерагая бара.

– Әмма башка җирләрдә сакланган документлар бардыр?

– Ул чорның документлары сәясәткә бәйле язылган. Сәяси золым корбаннары турындагы документлар 1989нчы елда, ягъни коммунистлар партиясе бетә башлаганда, Чаллыдагы катыргы заводына җибәрелә һәм шунда юк ителә. Чөнки бу документлар шул коммунистлар партиясенең җинаяте турында. Анда миллионнарча кеше һәлак булган, дистәләрчә миллион кешенең тормышы җимерелгән. Шушы репрессия тәгәрмәче астына яшь балалар да эләккән. Алар бик күпләп үлгән. Безгә кешеләрнең белгәннәрен язып калу кадерле, чөнки тиздән алар аны зиратка алып китәчәк. Ә башка документлар юкка чыгарылган.

– Репрессияләнгәннәрне аклау золым корбаннарының туганнарына нәрсә бирә?

– Кемдер аның сигез меңенә кызыга. Дөнья булгач, андыйлары да бар. Бу бер тапкыр бирелә торган акча. Элек «кулак баласы» дигән ярлык тактылар, шундыйлар бабаларын аклап, ниндидер бер рухи канәгатьлек ала. Гаделлек урнашуын тоемлыйсың. Күбрәк шуның өчен.

Кайберләре милек буларак бабаларының йортларын да ала алды. Мин бабамның ике катлы йортын алып, шул йортта бик матур музей төзедем. Күрше Чаллыбаш дигән авылда бер гаилә бабаларының 100 ел элек төзелгән йортларын кайтарды.

– Сезнең китапларга кергән тарихлар кайсы авылларга карый?

– Мин хәзер Балык Бистәсе районында яшим һәм шушы райондагы дистәләгән авылларны алам, туганнарым Мамадыш районында яши, анда да йөрим. Кама Тамагы, Биектау, Кукмара районнары да керде. Кайда репрессияләнүчеләрнең оныкларын табам – шуларны яздырып алам. Планлы эш алып барылмый.

– Хәзер шул чорны сагынучылар, гаепне халыкка аударып, җитәкчелекне якларга тырышучылар да бар. Сезгә сөйләүчеләр арасында андыйлар очрамадымы?

– Бер тапкыр да очрамады. Мин үзем дә интернетны күзәтеп барам. Чыннан да, кайдадыр Сталинга һәйкәлләр ачалар. Кайбер кешеләр тормыштан канәгатьсезлектән, үчлектән Сталинны хуплап сөйлидер. Әмма бу аклана торган заман түгел. Кешелексезлек чоры. Бу чор – татар халкының телен, динен, гореф-гадәтләрен, аның иң затлы муллаларын, эшчән кешеләрен юкка чыгарган заман. Аны һич аклап булмый һәм минем андый аклаучыларны очратканым булмады.

Менә минем янымда гына ике катлы таш йорт. Аннан бабамның әтисен, әнисе, энесен, хатынын, бала-чагаларын куганнар. Кире кайтканда энесенең хатыны, өч кызы, бер улы үлеп калган. Алар иртәгә юлга чыгасын белгәч, мичтә бәлеш пешергән булганнар. Шул бәлешләрен дә алдырмаганнар. Киткәндә монда кире кайтасыларын да белмәгәннәр. Сигез елдан соң гына картаеп, эшкә ярамый башлагач кайтаралар. Бабамның энесе биш яшьлек улын күтәреп кайта, ә калган бар гаиләсе шул Себердә үлеп кала. Безнең ярты нәселне Себердә юкка чыгардылар. Мондый вакыйгалар булмаса, никадәр туганым булыр иде.

Мондый тарихлар күп. Хәтта кайберәүләр: «Нурулла абый, без аны укый алмадык, ә сез аны ничек язасыз?» диләр. Дөрестән дә, ул кешеләрне тыңлавы бер авыр, язуы икенче авыр. Яза-яза күңел тутыга һәм аны инде гади әйбер кебек кабул итә башлыйсың.

– Сез мунчалага төрелгән документлар турында сөйләдегез. Алар кайсы архивта иде?

– Татарстанның дәүләт архивында таптым. Заказ бирдем дә аны нәкъ мунчалага бәйләнгән килеш китереп бирделәр. Ул бөтенләй ачылмаган иде, чөнки бу чор белән тарихчылар да, язучылар да кызыксынмый. Фәүзия Бәйрәмовадан башка кызыксынучыны белмим. Аннары бит 1945нче елгы сугыш турында, патриотизм дип, дәүләт күп акчалар бирә, китаплар чыгаралар. Ә нахакка репрессияләнүчеләрне, таланучыларны дөньяга чыгару өчен бер тиен дә акча бирми.

– Хәзер каршылык чарасына чыгучылар «кабат 37нче ел җитте» дигән плакатлар белән чыгалар. Сезнеңчә, шул чор белән бүгенге чорны тәңгәлләштерү дөресме?

– Хәзер репрессияне башка ракурстан карарга кирәк. Мисал өчен, байлар хөкүмәткә каршы сүз әйтәләр икән, хөкүмәткә ярамаган ниндидер эш эшлиләр икән, аларны башка төрле репрессиялиләр. Аларның мөлкәтен тартып алмыйлар, Себергә кумыйлар. Бары тик бизнесларына комачаулык тудыралар яки бизнесларын ябалар. Әгәр ниндидер язучы икән, аның китабын чыгармыйлар яисә аның театрда спектакльләрен куймыйлар. Әле балаларын эштән куу яки аларга кыенлыклар тудырулары мөмкин. Аның төрле-төрле чаралары бар. Репрессия бүгенге чорда бара, әмма ул башка төрле ысуллар белән башкарыла.

– Репрессия елларының төп бәласе – шымчылык булган. Хәзер дә бу алымны кертергә тырышу күзәтелә.

– Хәзер телефоннар тыңлана, интернет сәхифәләр, электрон почталар күзәтелә. Кемнеңдер барып шымчылык итүе кирәкми, ул автоматик рәвештә башкарыла.

Менә хәзер без Черек күлгә кереп, репрессияләнгәннәрнең эшләрен ала алмыйбыз, чөнки шул эш эчендә күршесенең аңа каршы язып биргән документы да саклана. Ә ул күршесенең балалары анда хәзер дә яши. Шуңа, кеше үчләнмәсен өчен, безгә бу эшләрне бирми башладылар. Бер яктан аны дөрес дип тә кабул итәсең, икенче яктан нахакка репрессияләнүчеләрнең тарихын белә алмыйбыз. Ул документларның күбесен инде юкка да чыгардылар. Казанда ТЭЦ-2дә машиналар белән капчык-капчык ташып, золым корбаннарына бәйле документларны яндырганнарын һәм аның янганын ахырга кадәр карап торуларын ФСБ кешеләре сөйләгән иде. Шул документлар януын тасвирлаучы фото һәм видеоматериаллар белән хисап бирүләрен дә беләм.

– Репрессия белән бәйле документларның барыбер күпмедер өлеше архивларда сакланадыр?

– Архивларда саклана, әмма аларны карау мөмкинлеге юк, чөнки серлелеге тагын 30 елга озайтылды. Әгәр шәхси туганы икән, алар мәгълүматны читкә чыгармау турындагы кәгазьгә кул куеп алалар. Һәм аларга бабаларына кагылышлы документларны гына бирәләр. Шымчылык итүчеләр турындагысын инде бирмиләр. Процессы шундый.

Дәрвишләр бистәсендәге тарихи мунчаны җимергәннәр

28нче октябрь иртәсендә Дәрвишләр бистәсендә «Застава» хосусый сакчылар ширкәте вәкилләре белән тарихи мунча бинасын саклап калырга теләүче активистлар арасында бәрелеш булган. Бу хакта «Idel.Реалии» хәбәр итә. 1949нчы елда салынган мунчаны җимермәсеннәр өчен, активистлар төнлә дә кизү торган.

27нче октябрь төнендә мунча бинасы җимерелә башлады. Дәрвишләр бистәсе кешеләре, койманың бер урынын каерып алып, бина янына үтеп керә алды һәм җимерү эшләре тукталды. Активистлар төшергән видеода сакчыларның һөҗүм итү очрагы теркәлгән. «Застава» сакчылар ширкәтенең башлыгы Сергей Толстыхка охшаган кеше камерага суга һәм видеога төшерү туктатыла. Кешеләр таралмый.

Мунча бинасы янында бинаның ни өчен җимерелүе, аның урынына нәрсә төзеләчәге турында бернинди дә мәгълүмат юк. Бу хакта белдерү тактасы да урнаштырылмаган, кешеләргә мунча бинасын җимерергә рөхсәт иткән документлар да күрсәтелми. Җир кишәрлеге хуҗасы, аның вәкилләре Дәрвишләр бистәсе кешеләре белән очрашмады. Казанның Совет районы хакимияте вәкиле 26нчы октябрьдә, Дәрвишләр бистәсендәге мунча урынында нинди төзелеш эшләре барганын белмим, дип белдерде.

Мунчаны җимерергә ярдәм итүче сак ширкәте хезмәткәрләре, ике рәткә тезелеп басып, экскаваторны мунчаны җимерү өчен уздырып җибәргәннәр. Мунчаны яклаучы активистлар әйтүенчә, бинаны җимергәннәр, аннан берни калмаган.

Татар конгрессы Кытайга депортация янаган татар егетләренең укуын түләмәячәк

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты Кытайга депортацияләү янаган Синҗан егетләре Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтнең Казан федераль университетында (КФУ) укуын түләмәячәк. Бу турыда егетләрнең адвокаты Руслан Нәгыев үзенең Facebook битендә язып чыкты.

«Мин хәзер Кытайдан килгән бертуган Шәүкәтләрнең укуын түләү мәсьәләсе буенча Дөнья татар конгрессында булдым. Бу егетләргә илдән куылу һәм тәрбияләү лагерьлары яный. Конгресста миңа егетләрнең укуы өчен түләмәячәкләрен әйттеләр. Имеш, алар дәрес калдыручылар, тәртип бозучылар булган», – дип язган Нәгыев.

Нәгыев «Азатлык»ка сөйләгәнчә, бертуган Шәүкәтләрнең укуын түләмәү турында аңа татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Рөстәм Гыйльметдинов әйткән.

КФУдан куылган ике Синҗан егетенең укуын дәвам итү өчен, Дөнья татар конгрессы акча түләргә әзер булуын узган атнада егетләрнең икенче адвокаты Зөһрә Хамроева хәбәр иткән иде. Хамроева сүзләренә караганда, КФУда бу проблема турында медиадан укып кына белгәннәр. «КФУ аларны кире укырга алырга әзер, аларны бер генә сорау борчый – егетләрнең укулары өчен кем түләячәк?» дигән иде ул.

«Татарстан эшмәкәрләре дә кушылырга әзер, егетләр яшәгән фатир хуҗасы да акча алмаска булды», – дип сөйләгән иде «Азатлык»ка Хамроева.

Татарстан югары мәхкәмәсе Русиядә вакытлы сыену сораучы Шаһдияр эшен 13нче декабрьдә караячак, ә Шәһризатның эшен Авиатөзелеш район мәхкәмәсендә карау 21нче ноябрьгә билгеләнгән.

Комментарии