Дус булыйк дип кенә дуслык булмый

Дус булыйк дип кенә дуслык булмый

Татарча диктант Башкортстанда җәнҗалга әйләнде. Өстәвенә бу көннәрдә Башкортстанда татарлар өчен яңа «сюрпризлар» оештырылып ята. Беренчесе – Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән «Җәлил укулары» бәйгесендә Башкортстанның татар районнарына катнашмаска дигән ябык фәрманнар килгән. Икенчесе – Тинчурин исемендәге татар театрының бу көннәрдә Уфада үтүче гастрольләренә татар районнарыннан төркемле сәфәрләр оештыру тыела. Болар – ябык юллар аша алып барыла торган эшләр, шуңа күрә, кая документың, дәлилең дигән сорау биреп тормасагыз да була.

Берничә сорау туа. Беренчесе – мондый хәлләр булуын алдан ук фаразлап булыр идеме, юкмы? Икенчесе – нигә Татарстан никадәр тырышса да, Башкортстан хакимияте белән «дуслашып» булмый? Өченчесе – ни эшләргә? Шулай итеп бу сорауларга җавап эзләп карыйк.

Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы итеп куелгач, Казанда нигәдер кинәт кенә ике республика арасында хәзер инде «дуслык күпере» төзибез дигән тавышлар яңгырый башлады. Янәсе татар (ләкин башкортка «әйләнгән») Рөстәм Хәмитов заманында «дуслык» төзеп булмады, ә менә инде башкорт, Мортаза Рәхимовның «укучысы» Радий Хәбиров килгәч, нигәдер «дуслык» төзеп булачагы турында кайдандыр бик оптимист фикерләр ишетелә башлады.

Әйе, 2019нчы елның апрель аенда Уфада Татарстан көннәре үтте. Шунда ук Уфада татар эшкуарының хосусый акчасына салынган Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Август аенда Башкортстанның Бишбүләк районында Фатыйх Кәрим музее Татарстан акчасына яхшы гына итеп төзекләндерелеп яңадан ачылды.

Гел ниндидер өметсез хыяллар ишетелеп торды. Ике республика дуслаша, берләшә, имеш. Мин иң башта ук бу беркатлы сүзләргә скептик караган идем. Беренчедән, бөтенебез белә идек – Радий Хәбиров үзен башкорт дип хис итә һәм күпчелек башкортлар да аны башкорт вәкиле дип күрә. Шуңа күрә ул килгәндә башкорт милләтчеләреннән безнең «ысын» башкорт егете килде, Хәмитовның «татарларын» кысарга кирәк дигән тәкъдимнәр ишетелде.

Икенчедән, Хәбиров Мортаза Рәхимов заманының их авыр чорында президент идарәсен җитәкләде. Шул вакытта иң көчле сәяси репрессияләр булды, бәйсез мәгълүмат чаралары эзәрлекләнде, татар оешмаларына иң көчле басымнар оештырылды. Нигә хәзер Радий Хәбиров татарга карата игелекле булырга тиеш дигән сорауга җавап юк иде. Янәсе хәзер башкача була. Ә кем моңа ышанмый, шул – пессимист.

Өченчедән, элек Башкортстанда эшләгән вакытында да Хәбировның башкорт милли оешмаларын контрольдә тотуы билгеле иде. Шулай ук Рөстәм Хәмитов президент булгач та ул «башкорт» факторы аша аңа зур киртәләр куярга тырышты.

Ярый, Мортаза Рәхимов заманында республикадан куып чыгарылган Хәбировның фикере Мәскәүдән кайткач үзгәргән дигән өмет бар иде. Ләкин ул килгәч башланган җитәкчеләрне алыштыру сәясәтенә күз салсак? Милли-мәдәни эшләрдәге тенденцияләрне карасак? Мәсәлән, туган телләрне үстерү грантлары, татарга бер тиен дә калдырмыйча, гел башкорт оешмаларына гына бирелде. Башкортстанның Милли мәгарифне үстерү программасында татар теле, татар мәктәпләре турында бер сүз дә юк иде. Ә иң күренеклесе – Радий Хәбировны сайлау алдыннан башкорт һәм урыс милли җыеннары үткәрелде, ә татарга – юк. Гәрчә моның турында гел сүз алып барыла иде, ләкин эшләнмәде.

Татар оешмалары активистлары моның турында татар конгрессы аша «өскә» белдереп тордылар. Ниндидер нәтиҗә булдымы? Юк. Башкортстан түрәләренең, милләтенә карамастан, ахыргы чиктә татарны ничәмә-ничә тапкыр алдавын сукыр гына күрмәс.

Бу юлы да шулай булачагы алдан ук билгеле иде бит. Кем инде әле бернинди реаль эш эшләнмичә, «дуслаштык», бөтенесе ал да гөл дип шатлана? Сайлауга хәтле татарга бернинди реаль ярдәм булмыйча, башка милләтләрнең милли җыеннарын оештырып, татарныкын оештырмаганда «дуслашу» тенденциясен кайда күрдегез?

Бу әле башы гына. Алда безне 2020нче елгы җанисәп көтә. Менә шунда инде «тугандашлар» ягыннан, «дуслык күперенең» икенче ягыннан күп кенә «бүләкләр» булачак. Әлеге диктант – чәчәге генә, җиләкләре соңрак күренер.

НИГӘ ШУЛАЙ КИЛЕП ЧЫКТЫ?

Татарның мескенлеге менә шул вакытта бик ачык күренә. Без үз хокукларыбызны якларга кыенсынабыз һәм шуның белән юашлыгыбызны күрсәтәбез. Бу инде Башкортстанга гына кагылмый. Ләкин Башкортстанда татарның шул артык толерантлыгы билгеле сурәт сыман күренә. Казаннан Уфа татарларына 40 елдан артык гел шуны тукыйлар: тавышланмагыз, дуслашыгыз, «тугандашлар» белән тату яшәгез, нинди туган телдә укытудан ни аерма бар – татармы яки башкорт телеме? Җанисәптә милләтегезне ничек язудан нинди аерма бар? Түзегез, без бит бөек халык, ә бөекләр «кече туганнарына» үпкәләмәскә тиеш, янәсе.

Ә шул «дуслыкның» чын мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт булуын мондый «тынычлык сөючеләр» арасында беркем дә аңлата алмый. Күрәсең, бу шундый тынычлыктыр инде, «тугандашлар» гел сине мыскыл итә, синең аша үз эчке проблемаларын чишә, ә син моңа каршы сүз дә әйтә алмыйсың – ничек инде, без бит «дуслык күпере» төзибез, талашырга ярамый.

Без, мескеннәр, шуны аңламыйбыз – «тугандашлар» элитасының күпчелеге татарның мондый тыйнаклыгын, толерантлыгын дус булырга әзерлек дип күрми. Ә, киресенчә, татарның көчсез, мескен, никадәр кирәк булса, шул кадәр бөгелергә әзерлеген күрә. Шуңа күрә алар без ныграк бөгелгән саен безне сыгарга, мыскыл итәргә әзер. Менә шул аксиоманы аңламау – иң зур хата.

Шул ук вакытта бер төркем башкорт галимнәре себер татарлары, нугайлар, ә алар аша кырымтатарлар арасында татарга каршы су болгатып йөри. Бу – реаль фактлар. Күптән түгел, шул татарофоблар пропагандасы аркасында, нугай милли-мәдәни мохтарияте активисты татар – «суррогат» милләт дигән фикерне Facebook челтәрендә чыгарган иде. Бу – аноним тролль түгел, бу – реаль кеше. Казандагы фәнни конференцияләргә еш кына йөрүче зат. Ә Татарстан һаман колакларын аска салындырып, без – дуслар дип, моңарчы сакланган позицияләрен дә югалтырга әзер.

Безнең үз мәнфәгатьләребез бар, һәм алардан кемгәдер ошамаса, көрәшергә кирәклеген күрмиләр дә, яки күрмәмешкә салышалар.

Кирәкме безгә андый «дуслык»? Юк, кирәкми. Чын дуслар арасында, бертигезлек корылса гына, ул – дуслык була. Дуслар арасында аңлашылмаучанлыклар булса да, бер-берен мыскыл итү, гомумән, була алмый. Дуслыкта бер як гел мыскыл итеп, икенче «дусның» хокукларын бозып, ә икенче як гел түзеп кенә ятучы була алмый.

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Иң мөһиме – гел сабыр булуны, мыскыллауларга түзүне туктатырга тиешбез. Дуслашасың килә икән, үзеңне дусларча тот. Юк икән, тотасың килмәсә, гафу ит. Ул очракта мин сиңа каршы эшләсәм, үпкәләмә, үзеңдә гаеп эзлә. Шуңа күрә, бу диктант мәсьәләсендә, һәм бүтән очракларда авызны йомып торырга кирәкми. Татар конгрессы шул вакытта ук ризасызлыгын әйтеп үз позициясен белдерергә тиеш иде. Алай эшли алмасаң, ихтыярың юк икән – гомумән, андый чараларны Башкортстанда үткәрмә. Бу да хөрмәткә лаек позиция була ала. Бу очракта Уфа татарлары ичмасам үзләрен гел мыскыл итүне сизмәсләр иде.

Икенчедән – дуслашабыз дигәндә, тәгаен план, пунктлар нигезендә дуслыкны үстерергә кирәк. Гел без дус булдык дип, бергә фото төшеп, елмаеп буш сүз таратып кына йөрмик.

Өченчедән, башкорт мәгариф министрлыгы Чаллыда башкорт гимназиясе ачарга тели икән – Башкортстанда шулай ук татар гимназияләрен ачу турында сүз кайда? Әлегә андый сүзләр ишетелгәне юк. Бик кызык килеп чыга бит – Уфа Татарстанда 13 меңле башкорт вәкилләре өчен мәктәп, сыйныфлар ачарга әзер. Ә Татарстан мәгариф министрлыгы, Татар конгрессы Башкортстандагы 1,3 миллионлык татар өчен гимназияләр кирәк дип бернинди эш алып бармый. Кайда монда тигезлек?! Татарстанда яшәгән башкорт тугандашларыбыз туган телләрен укырга тели икән – Татарстан ярдәм итсен, хокукларын кимсетмәсен, алар да бит республика халкы. Ләкин шул вакытта Уфа татарларының мәнфәгатьләре дә читтә калмасын.

Дүртенчедән «тугандашлар» безгә каршы эш алып бара икән, татарга каршы проектларга грантлар бирә икән – ә кайда безнең аларга җавап чараларыбыз? «Дуслыкны» саклыйк дип, гел җавапсыз торырга кирәкми. Шул ук тарихи хәтерне саклау проектларына килгәндә дә, сәясәттә дә.

Алдыбызга максатлар куйсак кына алга китә алабыз. Уфа татарлары хокукларын беркемнән дә кыенсынмыйча якласак кына көчле булабыз. Бары шул очракта гына чын дуслык, тугандашлык төзеп булачак. Ә мескеннәр белән беркем дә дуслашырга теләми. Көчлеләр белән генә дуслашалар. Татарстан хакимиятенә дә, Татар конгрессына да моны аңларга вакыт инде.

Илнар ГАРИФУЛЛИН
политолог, тарихчы

«Азатлык» радиосы

Комментарии