- 29.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №43 (25 октябрь)
- Рубрика: Архив
– Тормышыбыз әкренләп роботлар кулына калып бара, дип язган идегез («Җансызлар» кулына калмагаек яки Роботлар кешелекне юкка чыгармасмы?», №29, 19 июль, 2017). Азык-төлек, кофе, гигиена кирәк-яраклары сата торган автоматлар – шул ук роботлар бит инде ул. Менә шул робот-сатучылар кайвакыт алдаша: акчаңны ала, ә сиңа кирәкле әйберне бирми. Мондый очракта нишләргә икән? Автомат «ашаган» акчаны кайтарып алып буламы?
МАРАТ,
Кукмара районы
Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:
– Мондый автоматлар, гадәттә, сәүдә үзәкләрендә, уку йортларында, ягулык салу нокталарында һ.б. куела. Кирәкле әйберне алу өчен тиешле төймәгә басу һәм акчаңны сузу да җитә. Шуңа күрә автомат янында сатучының каравыллап торуы кирәкми дә. Тик бу әле мондый автоматларның эшчәнлеге закон тарафыннан контрольгә алынмаган дигән сүз түгел. Гражданнар кодексының 498нче маддәсендә сату автоматларына булган таләпләр язылган. Анда әйтелгәнчә, мондый автоматта хуҗа тиешле оешманың исеме һәм телефон номеры күрсәтелгән булырга тиеш. Димәк, автомат акчагызны «ашап», үзе әйберне бирми калдырса, шунда күрсәтелгән телефон номерын җыеп, хәлне аңлатырга кирәк. Башта белешегез: автомат шул үзе торган сәүдә үзәгенеке үк түгелме икән. Әгәр шулай булса, шалтыратып торасы да юк: сатучыны яки администраторны чакырып китерәсе дә, хәлне аңлатасы. Автоматның акчагызны алганын, ә әйберне бирмәвен дәлилләргә кирәк булачак. Бәлки, бу хәлне башкалар күреп торгандыр – алар шаһит була ала. Әгәр шаһит булырдай кеше булмаса, сезнең хаклыкны автоматка кергән акча суммасын һәм автоматта калган товар күләмен чагыштырып белергә мөмкин. Шулай ук күзәтү камералары да ярдәмгә килә ала. Автомат үзе торган сәүдә үзәгенеке булып чыкмаса, автоматта күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга кирәк. Сезнең мөрәҗәгатьне теркәп куярга һәм берничә көн эчендә тикшереп, акчагызны кире кайтарырга тиешләр.
Комментарии