Явызларга һәйкәл кую кирәкме?

Казан ханлыгы – татар халкының соңгы дәүләте. 1552нче елның октябрь ае башында Явыз Иван гаскәре Казанны вәхшиләрчә яулап ала. Арба күчәреннән биегрәк булган татар балалары юк ителә, хатын-кызлар мәсхәрәләүгә, газапка дучар була. Казанны алгач, мөселманнарны мәҗбүри чукындыру башлана. Бу сәясәт гасырлар буе дәвам итә. Петр Беренче вакытында чукындырулар махсус указлар чыгарып, әлеге сәясәт иң югары ноктасына җитә. Акылдан язган Явыз Иванга Орел шәһәрендә, халык каршы булса да, һәйкәл куйдылар. Берничә ел элек Петр Беренчегә Казанда һәйкәл куярга уйлаганнар иде. Казан халкы аның татарларга карата явызлыгын онытмады, һәйкәлне куйдырмадылар. Туган ягым Апас районы халкы белән киңәшмичә, район үзәгендә Петр Беренчегә һәйкәл куйдылар. Нинди аяныч хәл! Ичкериядә имам Шамилгә каршы 30 ел сугыш бара. Русия гаскәрендәге солдатлар саны 300 меңгә җитә. 1859нчы елда Кавказ сугышында җиңгән патша генералы Ермоловка 1949нчы елда Грозный шәһәрендә һәйкәл куела. Ул зур көчәнешле электр тогы җибәрелгән чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алына. Чечен халкы азатлык өчен көрәшкә күтәрелгәч, 1990нчы елда ук бу һәйкәлне Сунжа елгасына ташлыйлар. Һәйкәл кую халык фикере белән тәңгәл килергә тиеш. Кулы канга баткан тираннарга һәйкәл кайсы илдә куела?

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии