Яшел Үзәндә мәктәп укучысының үлемен тикшерәләр

Яшел Үзәндә мәктәп укучысының үлемен тикшерәләр

«Әле һаман да ышана алмыйбыз»… «Урының җәннәттә булсын»… «Ник безне ташлап киттең?» Яшел Үзән районының Өтәшкә авылында яшәгән 14 яшьлек Олегның социаль челтәрдәге битенә якыннары әнә шундый сыкрау һәм үкенеч сүзләре язган. Үсмер егет әле кайчан гына Казандагы кадетлар мәктәбенә укырга керү турында хыялланып йөргән. Бик актив булган, тарих фәне буенча олимпиадага барырга дип тә сайлап алганнар үзен. Тик 19нчы октябрь көнне мәктәптәге линейка вакытында Олег үзен кинәт кенә начар хис итә башлый. Аннары йөрәген тотып егыла. Ашыгыч ярдәм чакырту да егетнең гомерен коткарып кала алмый – ул вафат була. Бу фаҗига уңаеннан Яшел Үзәннең үзендә генә түгел, Казанда да төрле сүзләр чыкты. Берәүләр егетнең үлемен очраклылык дип атаса, икенчеләр аңа каршы килеп, башкача сөйли: «аны кыйнап үтерделәр», ди.

БЕРКЕМ БЕРНИ БЕЛМИ

Олегны җирле халык яхшы белә. Ул бертуган энесе белән балалар йортында тәрбияләнгән. Үз әнисен, спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллануы өчен, ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Моннан дүрт ел элек балаларны Өтәшкәдә яшәүче тарих фәне укытучысы Антонина Макарова тәрбиягә алган. Тәрбияле һәм итагатьле генә түгел, ярдәмчел булуы белән дә Олег авылдагы карчыкларның күңелен яулаган – аларның бакчаларын казып биргән, хәлләрен белешкән. «Гомере шулай кыска булыр дип, кем уйлаган. Беркайчан тупас итеп эндәшмәс, беркайчан исәнләшми узып китмәс иде. Әле менә күптән түгел генә аны искә алу ашына бардык. Бөтенебез еладык. Бигрәкләр кызганыч булды шул», – дип искә ала аны өлкәннәр.

Өтәшкәгә килеп төшкәч тә, Олег яшәгән йортны эзләп таптык. Тик мәрхүмнең якыннары бу уңайдан бернинди мәгълүмат та бирергә теләмәде. «Чыгу юлы әнә тегендә, хушыгыз!» – дип, тупас кына озатты безне тарих укытучысының кызы Аня. Ә Макаровларның каршы як күршесе, бу «кәмит»не тәрәзәгә башын тыгып карап торган бер ханым: «Бер генә минутка мөмкинме сезне?» – дигәч, тиз генә тәрәзәсен ябып, идәнгә чүгәләде. Уң як күршедәге карчык та, аның малае да: «Берни белмибез. Белмибез», – дип кабатлаудан узмады. Халыкның ни өчен үзен болай тотуына аптырап, авыл кибетенә киттем.

Кибетче Динә ханым, ярый ла, башкалар кебек качмады. Хәер, ул соңгы арада Өтәшкәгә журналистлар килүенә ияләшкән ахрысы инде.

– Бик күп килде журналистлар. Кичә дә килгәннәр иде, мәктәпкә кертмәгәннәр бугай аларын. Нәрсә булганын да, Олегның ни сәбәпле үлгәнен дә белмибез без – авыл халкына аны-моны әйтмиләр. Мәктәптә балалар белән кыйнашкан икән, шуның аркасында үлгән, дип сөйлиләр. Бу хәл 6нчы дәрес башланганда килеп чыкканын гына беләбез.

Олегны тәрбиягә алучылар белән шәхсән үзем сөйләшә алмасам да, Антонина Макаровнаның башка газетага биргән шәрехләмәсен китерү урынлы булыр. Ана кеше улының сәламәтлеге ныклы булуы турында сөйләгән. «Күптән түгел без аның белән диспанцеризация уздык. Табиб: «Хәзерге вакытта мондый нык һәм сәламәт балаларны очратуы бик авыр», – дип әйтте. Олегның мәетен яргач, патологоанатом «Үлем сәбәпләре билгесез» дигән нәтиҗә кәгазе бирде. Мин әйтәм: «Сау-сәламәт егет бер минут эчендә егылып үлә алмый бит инде! Карагыз сез – чигәсендә күгәрек эзе бар бит!» – дидем. Тик ул суд-медэкспертиза нәтиҗәләренең бер айдан соң гына билгеле булачагын әйтте. Олегның энесе һәм бер оныгым шулай ук Нурлат мәктәбендә укый. Хәзер мин алар өчен дә борчылам!»

Нигә борчыла? Менә бу сорауга җавапны авыл халкы аша эзләргә туры килде. Исемен газетада күрсәтмәүне үтенгәннәрнең сөйләве буенча күз алдына менә нинди хәлләр килеп баса: мәрхүм укучы моңа кадәр Өтәшкә мәктәбендә укыган. 9 еллык мәктәпне оптимизация булу сәбәпле, ябып куйганнар да, быелның сентябреннән башлап, ул белем алу өчен күрше авылга – Нурлат мәктәбенә йөри башлаган. Шушы ук авылда балалар йорты да бар. Анда тәрбияләнүчеләр дә, башка балалар кебек үк, Нурлат мәктәбендә белем ала. Тик авыл халкы әйтүенчә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр Олегны яратмаган. «Ул бала һәрчак матур киенеп йөри иде, акыллы булды. Шуңа күрә аны берничә мәртәбә кыйнаган да булганнар икән инде». Шушы ук мәгълүматны исемен күрсәтергә курыкмаган икенче бер ханым – Нурлат авылында яшәүче Роза Камалова да кабатлый:

– Берничә көн элек аны башта мәктәп баскычыннан егып төшергәннәр. Бәлки, шул вакытта зыян килеп калган булгандыр. Балага бит 14 кенә яшь әле. Ул исән һәм сәламәт булган. Нишләп тик торганда үлсен инде? Элек балаларның болай бер-берсен үтерер дәрәҗәдә сугышканнарын ишеткән юк иде…

Әле тагын җирле халык телендә «балалар йортында тәрбияләнүче бер егет килеп, Олегның күкрәгенә суккан булган. Шул хәлдән соң ул үлгән дә инде», дигән сүзләр дә йөри. «Шулай булгандыр, дип уйлыйбыз. Ышанабыз бу имеш-мимешләргә. Бәлки, каты итеп суккач, йөрәгенең берәр кан тамыры шартлаган булгандыр, йә өзелгәндер. Бала тик торганнан гына үлә алмый!»

МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫ ҖАВАПТАН КАЧА

Олегның нәрсә аркасында үлүен төгәл генә беркем әйтеп бирә алмаса да, фаҗига булыр алдыннан берничә сәгать алдан аның мәктәп ишек алдында сыйныфташлары белән куышлы уйнап йөрүе турында сөйлиләр. Йөрәге авырту булган кеше чабып-сикереп йөри алыр иде микән, дигән сорау туа. Бу үлемнең серләрен урында гына ачып бетереп булмаячагын аңласак та, кайбер сорауларыбызга җавап табу өчен, кибетченең: «Кичә журналистларны мәктәпкә кертмәгәннәр», – дигән сүзенә дә карамастан, Нурлат мәктәбе директоры янына бардык. Ә Рамил Зиннәтуллин, мәктәптән куып ук чыгармаса да, безнең сорауларга җавап бирергә ашыкмады. Нинди генә сорау бирелүгә дә карамастан: «Хәзерге вакытта тикшерү процессы бара, бернинди өстәмә шәрехләмә бирә алмыйм. Интернетта болай да ажиотаж башланды, андагы гайбәтне арттырасым килми», – дип җавап бирде.

– Олегны балалар йортында тәрбияләнүчеләр кыйнаган дигән сүзләр дөресме?

Беренчедән, сугыш фактлары булмады-күренмәде. Икенчедән, заманалар башка: монысы – «детдом» баласы, монысы – килгән бала, дип, укучыларны бүлеп карамыйбыз. Бу гайбәтләр мәктәп укучыларын үзара ызгыштырырга мөмкин, шуңа күрә минем артык бер сүз дә әйтәсем килми.

– Мәрхүмнең моңа кадәр дә йөрәген тотып егылганы бар идеме?

Моңа кадәр егылганы булмады, күрмәдек. Олег бик әйбәт укучы иде, актив иде. Класс тормышында актив катнаша торган бала иде.

– Укучының класс җитәкчесе белән сөйләшергә мөмкинме?

Юк, без бүтән бернинди шәрехләмә дә бирмибез.

– Нишләп? Яшерерлек берәр әйберегез юктыр бит? Укучыларыгыз арасында «дедовщина» дигән гайбәт булганга шәрехләмә бирмисезме?

Үзем белгән әйберләрнең барысын да сезгә чыгарып салдым. Башка мәгълүматларны район җитәкчелегеннән алыгыз.

– Олегның ничек егылып үлгәнен сез түгел, район җитәкчесе күреп торган идемени? Ул да линейкада идемени? Ничек мин булган хәлләрне күрмәгән кешегә барып, сорау бирим? Мәктәп директоры сез бит.

Әлегә тикшерү бара, мин бернәрсә дә яшермим. Мин берни әйтә алмыйм.

Шушы сүзләр белән, мәктәп директоры китеп барды. Урамга чыккач кына, булган хәлләргә ачыклык кертү өчен, берәр укучы белән сөйләшергә кирәк булуын төшендем. Бәхеткә, озак та тормый, каршыма 9нчы сыйныфта укучы ике егет очрады.

Бу линейка вакытында без үзебез юк идек, Олег бездән бер класс түбән укыды бит, – дип, сүз башлады Никита һәм Андрей. – Тик аның сыйныфташлары сөйләгәннәр буенча әйтә алабыз: линейка вакытында аңа кисәк кенә начар булган һәм ул бу хакта укытучысына әйтергә генә өлгергән дә стена буйлап шуышып төшкән. Аны укытучы чак тотып калган. Без бу вакытта дәрестә утыра идек, укытучылар торып чаптылар. Ярты сәгатьләп вакыттан соң, Олег үлгән. Хәзер менә аның үлемендә балалар йортында тәрбияләнүчеләрне гаеплиләр. Ләкин без, мәсәлән, Олегның дуслары идек. Ул бик яхшы күңелле, тыныч холыклы егет иде. Аны беркем дә кыйнамады. Интернетта бу хакта язылган сүзләр, аның күкрәгенә сукканбыз икән дигән гайбәтләр – уйдырма. Аңа беркем дә кагылмады.

Шушы сүзләрне әйткәч, егетләр тиз-тиз атлап, мәктәпкә кереп китте. Чынлап та, интернетта нәрсәләр генә язмадылар шул. «Олегны гаиләдә тәрбияләнгәне, җитешле тормышта яшәгәне өчен күрә алмаганнар. Аның хәтта кушаматы да булган – «тапочка». Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Нурлат мәктәбендә чын «дедовщина» оештырган: көчсезләрдән ясак җыялар, ә буйсынмый торганнарны кыйныйлар. Мәктәп җитәкчелеге һәм опека органнары бу тәртипсезлек турында яхшы хәбәрдар, тик ызбадан чүп чыгармыйлар гына. Хәтта укытучылар үзләре дә балалар йортында тәрбияләнүчеләрдән куркып тора диләр», – дип язды бер массакүләм мәгълүмат чарасы. Һәм иң куркытканы шул: интернеттагы бу язма астына калдырылган шәрехләмәләрнең берсе болай яңгырый: «Мин үзем дә шушы ук мәктәптә укыдым, анда һәрвакыт шулай булды – «ярымтилеләрдән» еш кына сакланырга туры килә иде. Икенчесе түбәндәге эчтәлекле: «Болар бөтенесе дә дөрес. Бу мәктәп турында күп сүзләр ишетелде. Анда «детдомлылар» идарә итә. Менә баланы үтергәннәр, кабахәтләр!»

Утсыз чыккан төтенме бу, яла ягумы, әллә җирле халыкның кычкырып әйтергә курыккан хакыйкатеме? Сорауга җавап табу өчен Нурлат балалар йорты завучы Әлфинур Вәлитова белән аралаштым.

ТИКШЕРҮ ЭШЕ ДӘВАМ ИТӘ

Әлфинур ханымга шалтыраткач та, сүзне турыдан башларга булдым. Олегның үлемендә балалар йортында тәрбияләнүчеләр гаепле дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Мин бу гайбәт белән риза түгел. Безнең балалар Олег белән сентябрь аеннан башлап бер класста укыдылар. Алар арасында сугышу, талашу кебек әйберләр булгандыр дип әйтә алмыйм. Кыйнаганнар икән, дигән версияне ишеттем, әллә нәрсәләр сөйләделәр инде, бөтен кешенең дә сүзен җөпләп бетереп булмый. Журналистлар язганнар белән дә канәгать түгелбез. Балаларның да үзләре турында төрле начар сүзләр ишетеп, эчләре поша. Ә бит бу – алар күз алдында булган хәл, шушындый вакыйга белән беренче тапкыр очрашулары. Бу – алар өчен бик авыр хәл булды, – дип аңлатты җитәкче.

Шактый кеше белән аралашсак та, бу фаҗиганең серләрен аз гына булса да ачарга мөмкин булмады. Шуңа күрә, мәктәп директорының Олег фаҗигасенә кагылышлы барлык сорауларга җавапны район мәгариф идарәсе җитәкчесеннән белешеп бетерергә тәкъдим итүенә колак салдык.

Тик Раиса Афанасьева сәркатибенә бу уңайдан бернинди журналистка бернинди мәгълүмат бирмәячәген әйтеп калдырган булган. Шуңа күрә Яшел Үзәндәге укучы үлеменең серләре бары тик тикшерү эше тәмамлангач кына ачылыр мөгаен. Аның гадел булуына өметләнәсе кала.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан–Яшел Үзән–Казан

Комментарии