- 29.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №34 (28 август)
- Рубрика: Архив
Универсиада узды. Матбугат чараларындагы бу тема хәзер инде Сочида булачак Олимпиадага алышынды. Ел башында Олимпиада уты Эстафетасына оештырылган бәйге хакында да безнең республика халкы әллә ни белми калды кебек. Һаман шул Универсиада белән мәшгуль идек бит. Ә шул чакта, 15нче гыйнвардан 17нче мартка кадәр, Русиянең 14 яше тулган һәр гражданы Олимпия уты Эстафетасында катнашу өчен Coca-Cola компаниясенең рәсми сайтында гаризалар калдыра ала иде. 30нчы мартка кадәр һәркем үзенә ошаган кандидат өчен тавыш бирә алды. Иң күп тавыш җыйган кандидатларны соңыннан бәйсез жюри аерып алып, аларның биографиясе, ирешкән уңышлары белән танышып, тагын бер сайлау уздырды. Жюри дигәнебез – танылган спортчылар, актерлар, музыкантлар… Һәр жюри әгъзасы үз регионыннан кандидатлар исемлеге төзеде. Олимпия уты эстафетасында катнашырга теләүчеләр 65 мең кеше булса, шуларның 2014е сайланып алынды.
Олимпия уты алып бару кебек җаваплы эшне теләсә-кемгә ышанып тапшырмыйлар билгеле. Бу кешеләр сәламәт һәм актив тормыш рәвеше алып бара, тирә-ягын яхшыга үзгәртергә омтыла, гомумән, бернигә дә битараф булмаган кешеләр бу.
Иксез-чиксез Русиядән җыелган вәкилләр арасында безнең Татарстан кызлары-егетләре булу да куандыра.
Шуларның берсе – Гөлназ Валерий кызы Яминова. Әйдәгез белик әле, Олимпиада уты Эстафетасында катнашу өчен нинди кыз булырга кирәк икән?
– Гөлназ, үзең белән таныштыр әле, кайсы яктан син? Нинди һөнәр иясе?
– Мин 1977 елның 29нчы декабрендә Әлмәттә дөньяга килгәнмен. Шул ук шәһәрнең 6нчы мәктәбендә, аннары Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә укыдым. Соңрак Әлмәт дәүләт нефть институтында «Разработка нефтяных и газовых месторождений» белгечлеге буенча укып чыктым һәм язмыш кушуы буенчадыр, «Татнефть» ААҖнең «Нефтяник Татарстана» газетасына корректор буларак эшкә урнаштым. 4 елдан инде хәбәрче булып эшли идем. Хәзер редакциядә эшләү тәҗрибәм 13 елга тулды.
– Син бит безнең хезмәттәш икәнсең! Бу бәйге хакында кайдан белдең?
– Екатеринбургтагы бер дустымнан белдем, ул үзе өчен тавыш бирүемне сораган иде. Тавыш бирдем дә, үземне сынап карарга булдым. Нишләп әле сынап карамаска ди?
– Үзеңнең җиңүең һәм нәкъ менә сине сайлап алулары хакында каян белдең?
– 6нчы июльдә мин үз гомеремдәге иң беренче марафонда катнаштым. Бу спортчы Михаил Павлухин истәлегенә багышланган XVIII Конжак тау марафоны иде. Анда мин 42 чакрымны йөгереп уздым. Поездда марафоннан кайтканда бик нык борчылдым. 7нче июль бит инде, нишләп соң алар миңа шалтыратмый, дип уйладым. Күпме кешенең миңа тавыш биргәнен белеп, җиңми каласым килми иде. Аллага тапшырырга булдым. 9нчы июльдә 495 кодлы бер телефон номеры шалтыратты. Мин шунда ук нәрсә булганын аңладым. Минем тынычлыгым телефоннан әйтелгәннәрне тыңлап бетерергә, 30 секундка гына җитте. «Котлыйбыз! Сез Сочи-2014 Олимпия уты эстафетасындагы факелны алып баручылар исемлегенә кердегез», диделәр. Соңыннан инде мин берьюлы көлдем дә еладым… Хезмәттәшем миңа карап елмайды да: «Бәхетең йөзеңә чыккан», – диде. Мин бик бәхетле идем!
– Туганнарың, дусларың бу яңалыкка ничек карады?
– Үз хезмәттәшләремә әйтүгә, бу яңалыкны әнигә җиткерергә булдым. Ул минем белән горурлануын әйтте. Бу бит баланың әнисеннән ишетә алырдай иң зур шатлыгы. Бөтен якыннарым минем өчен куанды.
«Coca-Cola» сайтындагы бәйгедә мин 8798 тавыш җыйдым. Республикабызда тавышлар саны буенча 3нче урынга чыктым. Тавыш бирүдә минем дуслар, якыннарым гына түгел, аларның танышлары, дуслары, туганнары да катнашты. Шәхсән үзем «Татнефть» хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем, «Нефтяные вести» һәм район газеталарында, җирле телеканалда минем хакта язмалар һәм сюжетлар чыкты. Хезмәттәшләрем хәтта бу конкурсны гел күзәтеп тордылар. Бик күп кеше минем өчен тавыш бирү – үзе үк зур дәрәҗә иде. Аларсыз берни дә килеп чыкмас иде.
Бу язда мин Эльбрус тавына сноубордта шуарга бардым һәм бар якыннарыма шушы тауда дога кылырмын дип вәгъдә иттем. Бу вәгъдәмдә тордым да.
– Бу җиңү синең өчен нәрсә ул?
– Әлмәт шәһәреннән гап-гади бер кызның Олимпия уены факелы белән йөгерүе, үз шәһәрен танытуы минем өчен генә түгел, башка якташларым өчен дә дәрәҗә дип уйлыйм.
– Үзең нинди спорт төрләре белән кызыксынасың? Тагын нинди шөгыльләрең бар?
– Җәяүле туризм минем өчен бары тик ниндидер кызыксыну гына дип әйтмәс идем. Ул тормышымның аерылгысыз өлеше һәм, нигәдер, торган саен, аңа күбрәк вакыт сарыф ителә. Аннан башка тормышым мәгънәсез кебек. Менә инде 8 ел мин Көньяк Урал тауларына җәяүле туризмга йөрим. Елына 4әр тапкыр дуслар белән тауларга менеп төшәбез. Ике тапкыр Кавказ тауларына мендем, узган җәйдә Эльбруска менеп карадым, ләкин тау авыруы аркасында очына кадәр менеп җитә алмадым. Минем ирешкән иң югары ноктам ул диңгез өсте биеклегеннән 5080-5100 метр. Быел март аенда тагын Эльбруска кире кайттым һәм беренче тапкыр сноубордка бастым. Рәхәтләнеп йөреп тә киттем! Беркайчан да профессиналь спорт белән шөгыльләнмәдем, ләкин хәзер бик күп вакытымны йөгерүгә бирәм. Ул да минем тормыштан аерылгысыз бер өлешкә әверелде. Моның белән минем дуслар, танышлар, якыннарым да килеште инде. Атнасына 2-3 тапкыр, һава шартларына һәм нинди вакыйгалар булуга карамастан, барыбер йөгерәм. Һәр йөгереп кайту 8-10 чакрым. Яңгыр булса, өйдә махсус тренажер тора.
Ике ел элек мин беренче тапкыр парашюттан сикердем, хәзер велосипедта бик күп йөрим, кышын – чаңгыда.
Берничә ел элек «Ак Барс»ның актив җанатары идем, уеннарны да калдырмадым диярлек, кимендә телевизордан карарга мөмкинлек таба идем. Шундый каты җан ата идем, хәтта бер-ике көнгә тавышым утыра иде. Ләкин ике ай дәвамында һәр уеннан соң валерьянка эчә башлагач, җитәр, дидем. Уен нәтиҗәләрен белү дә җитәр, алайса нервылар җитмәячәк дип уйладым. Тора-бара хоккей карау минем өчен кызыксыз тоела башлады.
Кечкенәдән тимераякта шуганнарын карарга яратам. Фигуралы шуу – бик матур һәм үзенә җәлеп итүче спорт төре.
Фотосурәтләр ясавымны спорттан тыш кызыксынуым дип атарга мөмкиндер. Туйларны, төрле бәйрәмнәрне фотога төшерәм, үз сәяхәтләремнән дә бик күп матур фотосурәтләрем бар.
– Хәзерге яшьләрдә сиңа нәрсә ошамый?
– Тулаем алганда, миңа яшьләр бик ошый. Алар бик тиз, оператив… Шулай туры килде инде, минем тирәдә үз яшемдәге кешеләр юк диярлек. Бар да миннән 10 яшькә яшьрәк. Ә мин үземә кызык булмаган кешеләр белән аралашмыйм. Шуңа күрә яшьләр бик кызыклы, акыллылар дип әйтә алам.
Ә тирә-юньгә күз салып фикер йөртсәм, яшьләрнең виртуаль тормыш белән яшәвен ошатмыйм дип әйтә алам. Алар социаль аралашу сыйфатларын югалталар, интернетта гына утырып, «контакттан» хат язу белән кешенең күзенә карап сөйләшү – икесе ике әйбер.
Күбесе тормыш максатларын белми, ни өчен яшәвен аңламый. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, 14-15 яшьтән җенси тормыш белән яшәүнең зыянлы икәнен аңламаучы яшьләр дә бар. Мин әле җәмгыятьтә рухи үсеш булачагына ышанам. Кешеләрнең чисталыгы, ихласлык, эчкерсезлек табигый күренешкә әйләнәсенә, олыларга һәм сиңа хөрмәт белән караячакларына өметләнәм. Мин ниндидер карт әби кебек сөйли башладым бугай, әйеме?! (Көлә.)
– Хыялларың турында да сөйлә әле…
– Хыялларым минем өчен күбрәк максатлардыр… Мин аларга ирешәсемне һәм моның өчен нәрсәләр эшлисен беләм.
– Үз ярыңны таптыңмы әле? Ул синең уңышларыңа ничек карый? Спорт белән шөгыльләнәме?
– Гафу ит, шәхси тормышымны беркем белән бүлешмим. Ул… шәхси.
– Тормыш девизыңны әйтә аласыңмы?
– У.Черчилльнең «Беркайчан, беркайчан, беркайчан да бирешмә!» дигән сүзләре яки «Ничек тиеш шулай эшлә, калганы ничек булса – шулай булыр!»
– Гөлназ, әңгәмәң өчен рәхмәт. Алга таба да уңышлар телибез сиңа.
Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии