Болгарга сәяхәт

Болгарга сәяхәт

Соңгы елларда Изге шәһәрендә һәм Зөя утравындагы корылмаларны ремонтлау буенча бик зур эшләр башкарылды. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Аллага шөкер, акчаны ярыйсы түкте. шәһәрен «сакларга» тиешле кара барс сыны гына да халык арасында күпме тавыш-гауга чыгарды!
Болгарда мин беренче тапкыр әле мәктәптә укыганда булган идем. Ул вакытта безне тарих һәм география укытучысы экскурсиягә алып барды. Әллә ни күрмәгән авыл баласы өчен бу зур бер сәяхәт буларак истә калган. Инде ун елга якын вакыт узган. Өстәвенә, гәҗит-журналларда Болгарның матураюы хакында язалар, телевизордан да еш күрсәтеп торалар. Җәй буе бер дә ял итми эшләргә туры килде быел. Шуңа да, үземә кечкенә генә ял оештырырга уйладым һәм Болгарга сәяхәт оештырырга булдым әле. Үземә генә күңелсез булмасын дип, танышымны да иярттем.
План буенча, без шәһәргә кичтән барып кунарга, иртән торып шәһәрне карарга һәм кичен Казанга кайтып китәргә тиеш идек. Әмма…
Болгарга Казаннан ике юл белән барып була: су юлы һәм автобуста. Автобуслар ике автовокзалдан да, иртән һәм кич көнгә берничә рейс ясый. Казан-Болгар арасы якынча 2-2,5 сәгать (әгәр яхшы автобус туры килсә, билгеле). Елга портыннан, метеор белән барган очракта да шул ук вакыт эчендә Болгарга барып җитеп була.
Без автобуста барырга булдык. Кичке биштә, иске автовокзалдан кузгалган автобусыбыз сәгать 8 тулганда инде Болгар шәһәрендә иде.

Изображение удалено.
БОЛГАРДА КУНАРГА УРЫН ЮК!
Төн кунарга дип, интернеттан алдан ук бер кунакханәне карап куйган идек. Тик танышым алдан шалтыратып, бүлмәгә бронь алып куймаган иде. «Ул кунакханә бик зур бугай, урыннар булыр әле!» диде. Әмма кунакханәнең тулы булуы ачыкланды. Интернеттан икенче кунакханәне эзли башладык. Анысы бөтенләй шәһәр башында булып чыкты. Тик анда да буш бүлмәләр табылмады.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Җирле халыктан сораша торгач, «кайдадыр» чатырлар шәһәрчеге барлыгы ачыкланды. Тик ни сәбәпледер, болгарлылар үзләре ул шәһәрчекнең кайда икәнен генә белми. Эзли торгач, без бу шәһәрчекне эзләп таптык. Ул тарихи һәйкәлләр урнашкан тыюлыкта «төзелгән». Чатырларны ярыйсы гына «салырга» өлгергән, 25-30 яшьләр тирәсендәге егет саклый булып чыкты. Шунда ук казу эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә яши. (Без килгәндә алар футбол уйныйлар иде. )
Чатырлар рәт-рәт булып урнаштырылган. Һәр чатыр эчендә 2-3 карават куелган, урын-җир әйберләре (матрас, юрган, мендәр) дә бар. Юынырга, су алырга шланг та сузылган. Чатырлардан 200 метр тирәсе ераклыкта душ керү кабиналары да бар икән. Чүплек савытлары, биобәдрәфләр дә урнаштырылган.
Чатырда йоклавы гына бик рәхәт түгел, бигрәк тә йомшак урында йокларга өйрәнгән кешегә. Урамда әз генә җил иссә тә, чатыр җилкән кебек «шаулый» башлый. Минем кебек тынычта гына йокыга китә торган кеше дә булса, бу төнне йоклап үткәрәм димә. Әгәр кунар урының булмаса, билгеле, урамда кала алмыйсың бит инде.
Безнең кебек кунакханәдән колак каккан олы яшьтәге бер парлы каршы як чатырда төн кунды. Алар да җил тавышына йоклый алмадык, дип зарландылар. Кыскасы, әгәр дә Болгарга кунача киләсез икән, кунакханәне алдан белешеп куегыз! Чөнки анда кунар урын юк, гәрчә Болгар туристларны җәлеп итәр өчен менә дигән урын булса да!
ТЫЮЛЫКТАН ЧИТТӘГЕ ТОРМЫШ
Кичтән, Болгарга соң килү сәбәпле, тамак ялгар урын эзләргә мөмкинлек булмады. Шуңа да, иртән торгач, беренче эш итеп тамак ягын кайгырттык. Чатырларны саклаучы егет урынына икенчесе килгән. Бәхеткә, монысы айнык, аралашучан да булып чыкты. Шәһәрдә кайда тамак ялгап алырга мөмкин икәнен дә ул аңлатты.
Болгар тыюлыгыннан тышта гап-гади тормыш кайный. Шәһәр үзе район үзәгеннән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый диярлек. Дөрес, кинотеатр булу гына безне бераз гаҗәпләндерде, гаҗәпләндерүен. Тагын бер күзгә ташланган нәрсә – ул юллар! Казанда мондый юллар юк, җәмәгать! Бәлки мин бөтен урамнарда да булмаганга күрә шәһәр эчендәге юлларның барысын да күреп бетермәгәнмендер. Әмма аларның тигез, чокыр-чакырсыз булуы мине шакаттырды!
БОЛГАРДА – ТӘВӘ КОШЫ ФЕРМАСЫ!
Яңа салынган Ак мәчет, «Ипи музейлары» хакында озын-озак язып торасым килми. Бу матурлыкны бер барып күрергә кирәк! Минем күңелгә аеруча Ак мәчет ошады! Үзенең аклыгы, архитектурасы белән ничектер Һиндыстандагы Тадж махалны хәтерләтте. «Ипи музее» да искиткеч матур. Чиста, җиренә җиткереп эшләнелгән. Нәкъ авыл йортындагы кебек, тавык-чебеш җим чүпләнеп йөри, абзарында аты да бар. Авыл өе дә бик күңелгә ятышлы. Ул шундый зур, якты, биек итеп эшләнелгән, әллә кайдан күренеп, балкып утыра! «Ипи музеенда» җил тегермәненә кадәр ясаганнар, хәтта!
Болгарга барып, тәвә кошлары күрермен дип башыма да килмәгән иде. Баксаң, шәһәрдән 4-5 чакрым ераклыкта гына, тәвә кошлары үрчетеп яталар икән бит! Фермада тәвәләр саны алтыга җиткән. Килгән кунакларны әлеге экзотик кошлар белән «таныштыручы» ханым сүзләренә караганда, тиздән фермага тагын берничә яшь тәвә кошы һәм аларның ап-акларын да кайтартачаклар икән. Кошлар җим, печән белән туклана. Тәвә кошларын карарга килүче кунаклар кошларны вакланган алма белән сыйлый. (Дөрес, кошларны сыйлау бушлай түгел. Тәвәне кулыңнан ашату – 50 сум, карау – олы кешеләргә 100 сум, студентларга – 50.) Шунда ук тәвә кошының каурыйларын да саталар. Бер каурый – 20 тәңкә! Кошларны карарга килүчеләр тәвә кошы йомыркаларын тотып фотога да төшә ала, анысы – бушлай.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Тәвәләрдән тыш, бу фермада йорт куяннарын үрчетәләр. Хәзерге вакытта фермада кырыклап куян бар. Экскурсиягә килгән балалар алар белән рәхәтләнеп уйный, тәм-томнар белән сыйлый. Куяннар да инде тәмле ашарга тәмам өйрәнеп беткән, читлек янына килүгә тишектән борыннарын тыгалар.
– Безнең хакта белүчеләр генә сирәк. Реклама элмә такталарын куярга рөхсәт бирмиләр, шуңа да кунакларыбыз да алай күп түгел. Дөрес, җәй көне тәвә кошларын карарга теләүчеләр шактый булды. Кечкенә генә кунакханә белән кафе төзибез. Бәлки шуннан соң кунакларыбыз тагын да артыр, – диде тәвәләрне карап торучы ханым.
Кошлар кыш көне дә шул фермада яши. Салкынны алар әйбәт кичерә икән. Әлеге дә баягы, безгә экскурсия ясаган ханым сүзләренә караганда, җәйге эссене, кышкы салкыннарга караганда, тәвә кошлары авыррак кичергән.
Кеше хәзер чит илгә ял итәргә, сәяхәткә еш йөри. Тик күпләребез үз илебез, хәтта үз республикабыздагы тарихи урыннар, истәлекле җирләр хакында белми. Бәлки бу безнең туристлык агентлыкларының да хатасыдыр. Бездә дә күреп сокланырдай матур җирләр бик күп! Аларны күрә белергә генә кирәк!
Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии