- 29.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №33 (24 август)
- Рубрика: Архив
«Российская газета»га биргән әңгәмәсендә Мәгариф үсеше федераль институтының Мәгарифнең милли проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко шундый мәгълүмат җиткерә.
Аның кайбер фикерләре шаккатыра.
О.Артеменко белгән мәгълүматлар буенча, Русиядә туган телдә белем бирүче мәктәпләр даими артып тора. Әгәр 1990нчы еллар башында Русиядә алар мәктәпләрнең 13%ен тәшкил итсә, хәзер 45%ка җиткән. Татарстан – туган телдә белем бирүче мәктәпләр саны буенча икенче урында. Әгәр Татарстанда мәктәпләрнең 53%ында балаларны татарча укытсалар, ә Тыва Республикасында бу күрсәткеч – 80%. Хәбәрченең, андый милли мәктәпләрдә рус теленең хәле ничек, дигән соравына, O.Артеменко:
– Начар, – дип җавап бирә. – Милли тел укытылган мәктәптә рус телләре сәгате кыскара. Аның статусы кечерәйтелә. Ә мәгариф өчен бу бик куркыныч нәрсә. Телләрнең тигез хокуклылыгы кайбер республикаларда рус һәм туган телне укытуга тигез сәгатьләр бүлү, дип аңлашыла. Татарстанда, мәсәлән, бар мәктәпләрдә дә татар теле укытыла. Анда урыс теле 4 сәгать булса, татар теле – 5, хәтта 6 сәгать булырга мөмкин.
Татарстанда дөрестән дә, татар телен һәм әдәбиятын, милләтенә карамастан, бар балалар да укый. Тик рус теле белән татар теле сәгатьләре саны бертигез. Ольга Артеменко бу хакта белә. Әгәр бездә рус теле начар булса, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре нәкъ менә Татарстанда иң яхшылардан булыр идемени?!
Мәгарифнең милли проблемалары Үзәге җитәкчесе, милли республикаларда урыс телле балалар, үзләре белән бергә яшәүче җирле халыкның телен күзаллый алса, начар түгел, дип белдерә, әмма шунда ук өстәп куя:
– Башкалар телен өйрәнү өчен мотив кирәк. Аны укыту уен рәвешендә алып барылырга тиеш. Ә туган телнең статусын мәҗбүриләп күтәрергә түгел, ә, бәлки, вузларның филфакларына керү өчен туган телдән дәүләт имтиханын рус теле белән беррәттән танырга кирәктер. Монда мантыйк бар: 1 генә тел белүчегә караганда, 2 телле кешеләр филология буенча зуррак сәләткә ия.
Аннан соң Артеменко рус теле статусының мөһимлеген ассызыклый:
– Советлар Союзында урыс теле милләтара аралашу теле иде, дәүләт статусына ия булмады. Ләкин аңа күп чыгымнар салынды: белгечләр әзерләнде, сыйфатлы дәреслекләр булдырылды. Бу урыс мәдәнияте теле иде. Ул гражданнарның аңын формалаштырырга булышты. Әгәр без республикаларда тынычлык һәм үзара аңлашуны сакларга телибез икән, урыс теленең мөһимлеген онытмаска тиешбез. Ә икетеллелек, теге яки бу мәдәниятны дөрес итеп аңларга булыша. Димәк, милләтара каршылыкларны да бетерә.
Туган телне белү күрсәткече дә гаҗәпләндерә. Артеменко биргән мәгълүматларга ышансаң, яһүдләрнең 13%ы туган телләрен өйрәнергә теләми. Ә татарларның 95,5%ы туган телләрен яхшы белә. Гәрчә 2002нче елгы Бөтенрусия халык санын алу мәгълүматлары буенча, шул вакытта, Русия Федерациясендә яшәүче 5 млн 554 мең 600 татарның 4 млн 488 мең 330ы гына татарча белә иде. Бу 80% дигән сүз. Бәлкем, О.Артеменко узган елгы сан алу мәгълүматларын беләдер. Әгәр шулай булса, күрсәткечләр сөендерә. Бу бит, 8 ел эчендә 15% татар татарча әйбәт сөйләшә башлаган дигән сүз. Тик моңа бүгенге реаль тормышыбызны күреп ышанып кына бетеп булмый.
Туган телләрен өйрәнергә теләмиләр:
Яһүдләр – 13 %
Хантылар – 48%
Эвенкилар – 23%
Эвеннар – 37%
Нанайлар – 33%
Коряклар – 33%
Туган телләрен яхшы беләләр
Тывалылар – 99,6%
Даргинцлар – 98,8%
Ингушлар – 98,3%
Чеченнар – 97,9%
Осетиннар – 95,7%
Татарлар – 95,5%
Роберт БОЛГАРСКИЙ.

Комментарии