- 29.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №30 (30 июль)
- Рубрика: Архив
Мордовиянең Азюрка авылында быел 1нче сентябрь бәйрәмен зур борчылу белән көтәләр, чөнки хөкүмәт карары нигезендә, укучы кызларга мәктәпкә яулыктан килү тыелган.
12нче майда Мордовия Республикасы хөкүмәтенең мәктәп киеме һәм укучының тышкы кыяфәтенә бәйле карары чыккан. Анда яулык бәйләүгә каршы берничә пункт бар. Документта әйтелгәнчә, бу таләпләр дәүләт уку йортында социаль һәм дини аерымлыкларны юк итү өчен эшләнгән. Карарда язылганча, мәктәптә дини киемнәр, дини билгеләр булган киемнәр, башлыклар тыела, һәм, гомумән, тышкы кыяфәт дөньяви стильдә булырга тиеш. Әлеге документны республика хөкүмәте башлыгы имзалаган, һәм ул инде гамәлгә кергән.
Ромодан районы хакимияте башлыгы Сергей Чалов, үзендә җыелыш уздырып, эшмәкәрләрне, җәмәгать эшлеклеләрен җыйган һәм укучылар яулыкларын салсын, дип әйткән.
«Азюркада 372 укучы бар һәм аларның яртысы кызлар. Алар, теләсә нинди карар чыгуга карамастан, яулыкларын салмаячагын әйтә, чөнки бу Конституциягә һәм, гомумән, башка сыймый. Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан әлеге документтагы төп таләпләр бозыла булып чыга. Моңа кадәр яулыклы килеш йөрделәр һәм беркемгә комачауламадылар. Яулыкны салмасагыз, мәктәпкә штрафлар булыр, финанслауны азайтырга мөмкиннәр, дип әйтелгән. Без балалар бакчасы төзүләрен дә сораган идек. Чалов: «Яулыкларыгызны салмасагыз, сезгә бакча да юк, физкультура-сәламәтләндерү комплексы да булмас», – дигән. Белмим, бу – янаумы, шантажмы. Ул Чалов инде озак еллар эшли һәм татарлар өчен беркайчан да файда китергәне булмады.
Яулыкның балалар бакчасына ни катнашы бардыр. Мин ул балалар бакчасы язмышын белергә теләп, инде өч ел рәттән Русия Президенты Владимир Путинның «кайнар элемтә»сенә мөрәҗәгать итеп киләм, миңа сәлам дә, рәхмәт тә юк, бернинди җавап килгәне булмады – ди җәмәгать эшлеклесе Айся Әхмәров.
Хәзер Мордовиядәге өч мөфтияттән бары Равил Гайнетдингә караган мөфти Илдуз Исхаков кына яулык бәйләүне тыюга каршы ниндидер эш башкара. Ул укучыларның һәм аларның ата-аналарының паспорт күчермәләрен җыеп алып, бу хөкүмәт карарын мәхкәмәгә шикаять итәчәген әйткән. Әхмәров үзе исә Мордовия балалар хокуклары вәкиле Наталья Юткинага мөрәҗәгать әзерләгән.
«Мөфтияткә активрак булырга һәм бу эшне 1нче сентябрьгә кадәр сузмаска иде. Оешмалар мөрәҗәгатьне канун нигезендә бер ай карый бит. Аннары халык нишләр соң? Укучылар сентябрь буе мәктәпкә йөрмәсме? Өч мөфтиятнең икесе бөтенләй дәшми. Аннары Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин кичекмәстән килсен иде, бу бит аның бурычы. Анда Мурат Мусаев дигән адвокат бар. Килсеннәр. Халык каршылыгын көтмәсеннәр.
Мордовия Диния нәзарәтендә җыелыш вакытында авыл халкы Путинга һәм башка җитәкчеләргә хат язсын дигәннәр, әмма безнең авылда интеллигенция дә, хокук яклаучылар да юк. Халык нәрсә эшләргә дә белми. Мордовиядә татар депутатлары, башка җитәкчеләр дә бар бит, аларны да җыярга иде», – ди ул.
Әхмәров әйтүенчә, 2013нче елда басым башлангач, яулыкларын салырга мәҗбүр кызлар да булган. «Саранскиның 30нчы мәктәбендә, медицина көллиятендә кызлар яулыгын салды, электро-механик көллияттә дә яулыклы кызга басым булган. Ислам динен кабул иткән ул урыс кызы барыбер яулыгын салмаган.
Минем әбиемнең яулыгын Азюркада мәктәптә 1937нче елда салдырган булганнар. Шуннан бирле авылда беркемнең дә яулыкларын салдырмаганнар. Совет хөкүмәте вакытларын сүккән булабыз тагы, ул вакытта мондый басым булмаган, шул ураза тотмасын өчен балаларга су эчерткәннәр эчертүен», – ди ул.
Әхмәров, статистика нәтиҗәләре нигезендә, Мордовиядә милләт һәм конфессияара нәфрәт бик нык арта баруын әйтә.
«Президентның Идел буе бүлгесе вәкиле Бабич катнашында хөкүмәт утырышы булган, һәм анда интеллигенция дә, дин әһелләре дә катнашкан. Утырыш вакытында, Мордовиядә милләтара каршылыклар, Азюркада яулык мәсьәләсе бармы, дип сораганнар. Тегеләр, бернинди проблема юк, дигәннәр. Миңа моны институт укытучысы сөйләде», – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Путин Русия халкына каршы чикләүләр кертә
Көнбатыштан яңа чикләүләр янаганда, Президент Владимир Путин халыкның ирекләрен чикләүче тагын берничә канунны имзалады.
Русия Президенты Владимир Путин илнең бөтенлеген бозуга һәм сепаратизмга чакыру өчен җинаять җаваплылыгын кырыслату канунын имзалады. Илнең территориаль бөтенлеген бозучыларга дүрт ел төрмә, киңкүләм мәгълүмат чаралары аша сепаратизмга чакыру өчен 480 сәгать мәҗбүри эш һәм биш ел төрмә яный. Җинаять саналган әлеге гамәл өчен иң кечкенә җәза – 10-30 мең сум. Интернетта сепаратизмга чакыру өчен моңарчы әле беркемнең дә хөкем ителгәне булмады. Сепаратизмга чакыру өчен аерым төрмә җәзасы дигән маддәне Җинаять кодексына кертү турындагы канунны Путин узган ел имзалаган иде.
Шулай ук яңа имзаланган тагын бер канун урам җыеннары тәртибен бозучыларга җәзаны кырыслату турында. Әлеге канунны алты ай эчендә ике тапкыр бозучыларга ким дигәндә 600 мең – 1 млн сум штраф, күп дигәндә биш елга кадәр төрмә яный. Канун полиция көчләренә хакимиятләр рөхсәте белән оештырылган пикетларны уратып алырга мөмкинлек бирә. Тимер юл вокзаллары, энергетика корылмалары, дәүләт чиге һәм президентлар резиденцияләре кебек «аеруча иминлек таләп иткән урыннар» янында җыелу тыела.
22нче июльдә имзаланган өченче канун 2016нчы елның 1нче сентябрендә генә гамәлгә керәчәк, чөнки аны тормышка ашыру өчен дөньяның иң зур интернет ширкәтләренең хезмәттәшлеге һәм вакыт кирәк. Моннан соң Русия ватандашлары турында барлык шәхси мәгълүмат Русиядә урнашкан серверларда гына сакланырга тиеш булачак. Twitter һәм Facebook кебек социаль челтәрләр Русиядә үз вәкилчелекләрен ачып Русия ватандашлары турындагы мәгълүматне шунда урнаштырырга тиеш. Дөнья буйлап кунакханәләр эзләү өчен кулланылган booking.com хезмәте дә Русия белән эш итәргә теләсә, үз серверларын Русиягә күчерергә тиеш булачак.
Алсу КОРМАШ.
Коктебелдә ял итүчеләр кимеде
Июль-август айларында Кырымда ял итүчеләрнең саны артып, курорт сезонының иң югары ноктасы була торган иде. Быел вазгыять башка: ял итүчеләр бик аз. Кырымның диңгез буе шәһәр һәм бистәләренә барсаң, моны үз күзең белән күрәсең.
Кырымда популяр саналган Кефе (Феодосия) – Судак шәһәрләре арасында урнашкан, диңгезе бик тыныч, чиста сулары белән аерылган Коктебелдәге комлыклар буш. Гадәттәгечә, монда элек-электән Украинадан, Русиядән язучылар, рәссамнар килеп тора иде, бу – джаз фестивальләр үткәреп, ял итә торган урын булды. Быел мондагы кунакханәләр, иҗат йортлары ял итүчеләрне кабул итәргә әзер, ләкин сезонның иң кызу вакыты җитсә дә, килүчеләр саны артмый. Коктебелгә алып барган юлның кырыенда ял итүчеләрне «Арзан торак» дигән игъланнар көтә. Күрәсең, урыннар бар, ә ял итүчеләр җитәрлек түгел. Шуңа күрә пляжлар да буш.
Ләкин Коктебелдәге бер мәшһүр пляжда ял итүчеләр саны шактый. Әлеге пляжны белмәгән кеше юк. Бу нудистлар, ягъни монда ирләр дә, хатыннар да оялмыйча тулысынча чишенеп ята. Монда кызыксынучылар да килеп китә. Кайберләре оялып күз кырыеннан карап, кайберләре сүгенә-сүгенә, кайберләре елмаеп-көлеп уза бу пляждан. Кешенең төрлесе бар инде, нудистлар исә ләм-мим: яше-карты, кызлар-малайлар яп-ялангач рәхәтләнеп ком өстендә җәелеп яталар.
Ял итүчеләрнең аз булуыннан диңгез буендагы ашханәләр, кафеларның хуҗалары да зарлана. «Украинадан кеше юк, русиянекеләр дә күренми», – ди алар.
Кырымның курорт һәм туризм министры Елена Юрченко хәбәр итүенчә, ел башыннан алып июль уртасына кадәр Кырымга 1 миллион 300 мең ял итүче килгән. Украина заманында, бу вакытта инде 4 миллионга якын ял итүче була иде һәм аларның күпчелеге Украинадан булган.
Кырымга хәзер материктан, ягъни Украина җиреннән керү шактый катлауланды. Кырым-Украина чигендә ике яктан ике илнең чик саклаучылары тора, ике яктан килгән юлчыларны да тикшерүләр кырыслана. Очкыч белән Русия өлкәләреннән Кырымга килергә мөмкинлек бар, ә инде Краснодар аша җиңел машиналар белән Керич бугазыннан Кырымга керү зур бер мәшәкатькә әверелде. Башта паромнан Кырымга бара торган хәрби машиналарны чиратсыз уздыралар, аннары җиңел машиналар, автобуслар уза.
Мондагы зур, күп сәгатьлек чиратлар турында матбугат чаралары даими язып тора. Июль аеннан башлап поездлар да паромнан уза башлады. Тик Краснодар аша йөргән Мәскәү-Акмәчет поезды юлда 42 сәгать була, ә элек Харьков, Днепропетровск, Запорожье аркылы Мәскәүдән Кырымга поезд 25 сәгатьтә барып җитә иде.
Дилявер ОСМАН.
Кадыйров чечен теле өчен борчыла
Куркыту һәм янаулар сәясәте белән республикада тәртипкә ирешкән Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров яшьләрнең «чечен телен һәм үзаңын саклавы өчен» тырышачагын белдерде.
Ул бу атнада республиканың яшьләр оешмалары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очрашып, милли үзаң һәм рухи кыйммәтләрне саклау турында сөйләште.
«Дин, тел, гореф-гадәтләр халкыбызга бөтен фаҗигаләрдән исән чыгып, милләт буларак сакланырга ярдәм итте. Телен, милли үзаңын югалткан кеше чечен булудан туктый. Моңа беркайчан да юл куймаячакбыз», – диде Кадыйров.
Республика башлыгының бу белдерүе татар оешмалары Мәскәүнең кабат русияле милләт ясау, рус телен илдә яшәүчеләр өчен ана теле итү планнарына ризасызлык белдереп, мөрәҗәгать кабул иткән вакытларына туры килде.
Чечняда милли үзаң һәм тәртип югары дәрәҗәдә. Урамнарда исерекләр юк, караклык кимегән. Моңа Рамзан Кадыйров кешеләре билгеләгән кырыс җәзалар, машина урлаган кешеләрне дә үтерү аша ирешелгән. Татарстан һәм Башкортстаннан аермалы буларак, Чечняда милли мәктәпләр булмаса да, яшьләр ана телләрендә яхшы сөйләшә, кызлар тыйнак киенә.
Кадыйровның тел һәм гореф-гадәтләрне сакларга чакыруының икенче өлеше бар. Республика башлыгын Чечнядан читтә, ягъни ул контроль итә алмаган чеченнар борчый.
«Кешеләрнең күчеп китүе, Европада озак яшәве кайберәүләргә килешеп бетми. Алар безгә ят булган кием кия башлый, без биемәгән биюләр башкара», – диде Кадыйров яшьләр белән очрашуда.
Соңгы елларда Европа илләрендә сәяси сыену алган чеченнар саны кабат артты. Польшаның «Червонный бор» (Czerwony Bór) качаклар лагеренда яшәгән кырымтатар Руслан да «Азатлык»ка чеченнар белән бергә торганнарын, шәһәрдә яшәгән башка чеченнарның аларга хәләл ризык алып килгәннәрен сөйләгән иде.
Европада чеченнар саны 200 меңләп, дип исәпләнә. Аларның күбесе качаклар.
Татар яшьләре Мединскийның рус теленә генә сәгатьләр арттыру тәкъдименә каршы
Татар яшьләре форумы Русия мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юллады. Анда соңгы вакытта милли телләргә каршы эшчәнлек барганлыгы әйтелә. Форум бу сәясәткә карата катырак таләпләр куярга җыенмый.
Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, бу мөрәҗәгать 22нче июльдә узган утырышта кабул ителгән һәм тиз арада Мединскийга да җибәрелгән. Хәзер алар рәсми җавап килер дип көтә.
Яшьләр Мединскийның, «республикаларда, милли телләр белән чагыштырганда, урыс теле өстенлектә булырга тиеш», дигән фикере белән һич тә килешми. Алар, киресенчә, милли телләрне куллану даирәсенең елдан-ел кими баруын белдерә. Мединскийның рус теленә генә өстенлекләр биреп, сәгатьләр санын күбәйтү турындагы фикерен яшьләр куркыныч гамәлләрнең башы буларак бәяли. «Аерым алганда, югары уку йортларында татар телендә белем бирү бетерелә, татар мәктәпләре дә рус телендә генә белем бирүгә күчә бара», – ди яшьләр һәм, милли телләрне кысып кына, рус телен белү яхшырмаячагын да әйтә.
« Илдәге гомуми саннар белән чагыштырганда, Татарстанда рус теленнән БДИ нәтиҗәләре ел саен югарырак. 2014нче елда Русиядә уртача 62,5 балл җыйган булсалар, Татарстанда ул 65,8 балл тәшкил итте. Рус телен укытудагы җитешсезлекләр өчен башка телләрне һәм бигрәк тә Русиядәге халыкларның телләрен гаепләү урынсыз», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Яшьләр Мединскийның Русиядәге халыкларның мәдәният министры булуы турында да искә ала. «Конституциянең 68нче маддәсе нигезендә, Русия Федерациясе илдә яшәгән бөтен халыкларның телләрен саклауны гарантияли һәм аны өйрәнү, үстерү өчен шартлар тудыра. Шул ук вакытта илнең төп кануны бер телнең һәм мәдәниятнең генә өстенлектә булуын пропагандалауга каршы. Сез әйткән сүзләр милләтчел һәм фашистик рухтагы оешмалар тарафыннан дөрес тәфсилләнмәскә мөмкин», – ди татар яшьләре.
Форум Мединскийны илнең мәдәни проблемаларын телләрне өйрәнүдән, башкаларның мәдәниятләреннән эзләмәскә, ә яшьләр яратып карый торган телеканалларга, Русия экраннарына чыгарган трейлерлардагы бозыклыкка, рухи шакшылыкка күз салырга чакыра.
Тәбриз Яруллин бу мөрәҗәгатьнең форум канаты астындагы барлык Русия һәм чит ил татар яшьләре оешмалары исеменнән дә булуын әйтә.
3нче июльдә Владимир Путин рәислегендә Русия Президенты каршындагы миләттара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышында Мединский белдерүеннән соң, Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре – Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт – министрны эшеннән алу таләбе куярга җыенуларын белдергән иде. Әлегә бу таләп күренмәде.
Яруллин форумның андый катгый чараларга бармаячагын, тел тирәсендәге һәм милләтләргә кагылган вазгыятьне күзәтеп, үз фикерләрен белдереп торырга җыенуларын әйтә.
«Әгәр без аның эштән китүен таләп итсәк, үзебезгә игътибар җәлеп итү кебек килеп чыгар иде. Таләп итсәң дә, аны барыбер эштән алмаячаклар. Булмаган эшкә керешүнең мәгънәсе юк. Бу хәлгә килсәк, Русиядә министрларның эштән китүен таләп итү урынсыз, ә үз фикереңне җиткерә белү дөресрәк була. Икенчедән, без Мединскийга татар теле тирәсендәге вазгыятьне тулысынча аңлатып бирергә тырыштык. Без киләчәктә дә телгә карата, аз санлы милләтләргә, татар эшләренә карата, иҗтимагый һәм сәяси хәлне күзәтеп, үз фикеребезне белдерергә тырышачакбыз.
Без бу фикерләрнең бер яклы гына булуын теләмибез. Башка милли республикаларның да, иҗтимагый оешмаларның да фикерләре ишетелсен дип тырышачакбыз», – ди Яруллин.
Путин җитәкчелегендәге утырышта, Мединский сүзләреннән тыш, милләтләргә куркыныч тудырган башка фикерләр дә әйтелде. Республикалардагы яшьләр театрларында рус классикларын гына уйнау, милли республикалардагы уку йортларында, мәктәпләрдә экстремизм эзләп, даими мониторинглар үткәреп тору, ил кануннарын үзгәртеп, урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрү кебек милләтләрне бетерү гамәлләре барланды.
Татар яшьләр форумы исә үз мөрәҗәгатендә тел мәсьәләсенә генә тукталды.
«Барча сөйләүчеләргә каршы чыгып мөрәҗәгать итү дә дөрес булмас иде. Без кыл өстендә торган, соңгы вакытта бик актуаль булган тел мәсьәләсен алдык», – ди Яруллин.
Татарстандагы һәм Башкортстандагы рәсми һәм иҗтимагый оешмалардан бу куркыныч вазгыятькә карата белдерүләр, мөрәҗәгатьләр әлегә булмады. Дөнья татар конгрессы да, Дөнья башкорт корылтае да дәшми.
Яруллин фикеренчә, Мединскийга бу мөрәҗәгатьләре шул ук вакытта Конгресс исеменнән дә булып тора. «Мөрәҗәгатьләр күбрәк килсә, яхшырак булыр иде. Татарларга гына кайтарып калдыру да дөрес түгел. Мин үзем конгрессның башкарма комитеты әгъзасы. Яшьләрдән мондый сүз чыгу урынлырак дип уйлыйм», – ди Яруллин.
Наил АЛАН.

Комментарии