Кама Тамагы халкы Казанга җәяү барырмы?

Кама Тамагы халкы Казанга җәяү барырмы?

Бик тиздән турында бөтен Русия шауламагае. Районда майтарылган хәлләргә ризасызлык белдереп, биредә яшәүче кайберәүләр моңарчы күрелмәгән протест акциясе оештырмакчы була – алар җәяүләп Казанга килмәкче. Бу хакта «БГ» узган 23нче июль санында хәбәр биргән иде. Без бүген әлеге вәзгыятьне тәфсилләбрәк тикшерергә ниятләдек.

Протест йөрешенең башында ике эшмәкәр – Наил Сиразаев һәм Валерий Сенчуков тора. Алар бу протестны уздырып, район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән эшмәкәрләр арасындагы низагны республика һәм Русия дәрәҗәсенә чыгарырга уйлый.

ЭШМӘКӘР БУЛЫРГАМЫ, БОМЖМЫ?

Район җитәкчелеге эшмәкәрләр һәм фермерлар өчен яхшы шартлар тудырырга тиеш. Кама Тамагы кебек дотацион районнарда икътисадны кече бизнес кына күтәрә ала. Эшмәкәрләр салым түли, алар кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итә. Президент Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына ачыктан-ачык шушындый таләп куйса да, бу фәрманны үтәлә дип әйтеп булмый. Җир бирмәү, документларны имзаламау ише очраклар турында һәрдаим ишетеп торабыз. Әмма, әле бер генә районда да эшмәкәрләрнең, җирле түрәләрдән зарланып, бу дәрәҗәдә тавыш кубарганы юк иде.

– Бездәге вәзгыятьне образлы итеп аңлатып карыйм. Күз алдыгызга китерегез, ат белән җир сукалыйсың. Гарәфиев күрә: кеше эшли. Кая, комачаулыйм әле, ди дә, йөгереп килеп, артыңа тибә. Син тузаныңны каккалыйсың да, эшләвеңне дәвам итәсең. «Карале, нинди үзсүзле эшмәкәр! Кая, атын алыйм әле мин моның», – дип уйлый «глава» һәм синең атыңны тартып ала. Сукага үзең җигелеп эшли башлыйсың. Гарәфиев җиреңне тартып ала. Син эшләвеңнән туктыйсың, чөнки бар мөмкинлекләреңне юк иттеләр. Безнең районда да хәлләр шулайрак тора – әгәр дә башлыкка каршы сүз әйтәсең һәм аңа ярарга тырышмыйсың икән, син – беренче урындагы дошман булачаксың. Менә хәзер мин еш кына уйланам – эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәнче, бомж булсам, яхшырак булмас иде микән? – ди Наил Сиразаев.

Сиразаев бу чагыштыруын үз мисалында аңлатып та күрсәтте. 2003нче елда ул, мини индустриаль парк ясау нияте белән, районда бина сатып ала. Бу бинада өч оешма ачылып, төзелеш материаллары чыгарырга тиеш була. Әмма бина төзелгән җир кишәрлеген эшмәкәргә рәсмиләштерергә рөхсәт бирмиләр. Рәсмиләштерү артыннан йөреп, район җитәкчелеге белән сүзгә керә башлаган Сиразаевның телен аркылы тешләтү ысулын тиз табалар. Бина читендә өелеп куелган кирпечләрне күреп алып, «Торак пунктны тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозган өчен», эшмәкәргә ярты миллион сум күләмендә штраф салалар. Иске кирпечләр өеме өчен шуның кадәр күләмдә штраф салуларына кем генә күз йомар иде икән? Наил дә суд юлын таптый башлый. Соңрак штрафны кире кагуга да ирешә. Әмма бу суд соңгысы булмый. Сиразаевка нинди генә тикшерүчеләр килеп, нинди генә штрафлар салып китмәгән. Һәр очракта да ул суд аша үзенең хаклы булуын дәлилләргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, аның эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә вакыты да калмый диярлек.

«СУДТАН БАШ ЧЫКМЫЙ»

Эшмәкәр Валерий Сенчуковның да бизнесына «теле озын булуы» аяк чалган. Ул, кибетенә терәп, яңа бина салырга һәм шунда ит эшкәртү цехы ачарга теләгән. Эшмәкәр район җитәкчелеге рөхсәте белән яңа бина сала башлый, әмма стеналары өелеп беткәч кенә җитәкчелек, бинаны сүтәргә, дигән карар чыгара. Янәсе, ул башка биналарга бик якын урнашкан, шул сәбәпле янгын куркынычы тудыра. Янгын инспекциясе бу фактны кире каккан. Роспотребнадзорның ТР идарәсе дә бу бинага карата дәгъвасы юклыгын белдерә. Әмма шушы мәсьәлә буенча уздырылган район суды утырышларында бу документларны исәпкә алмыйлар.

– Райондагы бер оешма – «УЮТ» ширкәте Каратай авылында 7 ел буе законсыз рәвештә ресторан, кунакханә тотты. Лицензиясез аракы һәм сертификатсыз камыр ризыклары саттылар. Район башлыгына мисал буларак, шуларны әйтә башлагач, мин кара исемлеккә кердем. Җирле хакимият аяк чалуларның нинди генә төрләрен уйлап тапмый. Лицензиям була торып, миңа алкоголь сатуны тыйдылар. Гарәфиевкә «Уют»ның лицензиясе булмый торып та аракы сатуын әйткәч, ул миңа: «А кому от этого плохо?» – дип кенә җавап бирде. Аның ни өчен «Уют»ны ышыкта саклавын яхшы беләбез. Бу оешманың кунакханәсендә район җитәкчелеге әйбәт ял итә – моны бөтенесе белә. Дөреслек эзләп, хәзер суд юлында йөрим. Минем генә түгел, район башлыгына турысын әйтә торган башка эшмәкәрләрнең дә суд юлыннан башы чыкмый. Без бөтен көчебезне эшкә юнәлтәсе урында, мәхкәмә аша үз хокукларыбызны якларга һәм дөреслек эзләп, вакыт исраф итәргә мәҗбүр, – ди Сенчуков.

ЫЗГЫШЛАР БУЛЫП ТОРА

Былтыр Идел буендагы җирләр белән бәйле махинацияләргә каршы көрәшкән Игорь Сапатовны атып үтергәч, бу район хакында бөтен Русия шаулады. Җинаятьчене хәзерге вакытка кадәр таба алмыйлар. Эшмәкәрләр моның сәбәбен үзенчә фаразлый: әгәр дә бу эшнең очына һаман чыга алмаганнар икән, димәк, сәбәбе бар. Күптән түгел Кама Тамагына Идел буе төбәкара табигатьне саклау тикшерү идарәсе җитәкчесе Юрий Дин килеп китте. Җитәкченең «ВК» газетасына биргән интервьюсында шундый юллар бар: «Дөресен әйткәндә, минем мондый хәлләрне күргәнем юк иде әле. Мин җирле йогынтыдан бәйсез булып калырбыз дип ышанам һәм дөреслекне өскә чыгарырга тырышачакмын», – дип белдергән иде ул. Динның «җирле йогынты» турында сүз кузгатуы үзе үк бик күп әйберне аңлата – читтән килгән җитәкче бу хакта сүз кузгаткан икән, димәк, җирле җитәкчелек тарафыннан аңа да нинди дә булса басым очрагы булган, ахры.

Эшмәкәрләр район бюджетыннан «Кооператор» ширкәтенә 1,5 млн сум акча бүлеп бирү фактын тикшерүнең ничек алып барылуы белән риза түгел.

– Бу оешма районнан ерак урнашкан һәм кешесе аз авылларга азык-төлек ташу белән шөгыльләнә. Оешманың үз транспорты да, кибетләре дә юк, банкта счетлары гына бар. Ни өчен шул оешмага шундый зур суммада акча тик торганда бүлеп бирелгән? Район прокуратурасы биредә бернинди закон бозу да булмаган һәм акча максатчан кулланылган дип нәтиҗә ясады. Әмма без бу эш дөрес тикшерелмәде дип саныйбыз. «Кооператор» чыгымнары турында хисап тотканда чеклар күрсәтмәгән, кулдан язылган накладнойлар белән генә котылган. «Тегендә бардык, аннары монда бардык» дип язылган накладнойларны гына дәлил итеп китергән. «Путевой лист»лар һәм чеклар кайда соң? Без чутлап чыгардык, ул вакыттагы бензин бәясеннән чыгып санаганда, миллион ярым сумга машинада Айга кадәр барып җитәргә мөмкин булыр иде. Әгәр дә җитди тикшерү килеп төшсә, аларның ялганы ачылачак. Оешма субсидияне максатчан куллануын дәлилли алмаячак. Тикшерүчеләр, авылларга барып, халыктан «ипи китерәләрме, сөт китерәләрме»кебек сораштыру уздырган. Азык-төлекне башка эшмәкәрләр китергән булуы да мөмкин бит. Тикшерүчеләр продукцияне чынлап та «Кооператор» ташыган булу-булмавын ачыклап тормаган, – ди Наил Сиразаев әлеге уңайдан.

ЙӨРЕШНЕ КИЧЕКТЕРГӘННӘР

Наил Сиразаев сүзләренчә, район башлыгы Зөфәр Гарәфиев эшмәкәрләр белән бөтенләй очрашмый һәм аларның ничек яшәве белән дә кызыксынмый. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү программасы өчен район бюджетыннан акчалар бүленеп бирелгән булуга карамастан, Кама Тамагында 2012нче елдан бирле бу программаны кабул итмәгәннәр. Бары тик прокуратура «тыкшынгач», программа быел гына кабул ителгән.

– Программаны кабул итүләре бик кызык булды. Безгә – эшмәкәрләргә беркем бернәрсә күрсәтмәде, безнең белән очрашучы булмады. Икътисад буенча урынбасар һәм башкарма комитет җитәкчесе икәүләшеп кенә кабул итте аны. Без исә программаны бөтенләй күрмәдек, – ди Сиразаев.

Протест йөрешенә килгәндә, биредә 70ләп кеше катнашырга уйлый. Алар бөтен районнан җыелачак. Араларында район башлыгыннан канәгать булмаучы авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, пенсионерлар да бар. Йөрешчеләр Кама Тамагыннан башлап Казанның Ирек мәйданындагы Русия Президентының кабул итү бүлмәсенә кадәр бер атна эчендә килеп җитәргә уйлый.

Әмма әлегә чара кичектерелә. Казандагы федераль инспектор Ринат Тимерҗанов протест акциясен оештыручылардан сайлауларга кадәр күчерүләрен сораган. Инспектор 15нче сентябрьдә төгәлләнәчәк җәйге ялыннан соң, Кама Тамагына килеп, эшмәкәрләр күтәргән проблемаларның нигезле булу-булмавын ачыкларга нияте барлыгын әйткән.

– Без аның сүзләренә колак салырга булдык. Әмма әгәр дә райондагы хәлләргә нокта куелмаса, барыбер, үзебезчә эшләячәкбез. Әле Путинга кадәр барып җитәчәкбез, – ди Сиразаев.

ХОКУКЛАР БОЗЫЛЫП ТОРА

Кама Тамагы районы прокуроры Фәнис Шәйхәттаров сүзләренчә, Сиразаев белән Гарәфиев арасындагы низаг 2007нче елдан бирле бара. Моның нигезендә шәхси мөнәсәбәтләр ята.

– Ике кеше уртак тел таба алмаганга, барыбыз да шушы ызгыш тирәсендә буталанабыз, бөтенебезне шушында әйләндерәләр. Йөрешне оештыруның башында Сиразаев һәм Сенчуков тора. Алар район башлыгының эшчәнлегеннән канәгать түгел. Районда бу йөрештә катнашам дип теләк белдергән башка эшмәкәрләр юк, – дип белдерде бу уңайдан прокурор.

– Сезнең районда эшмәкәрләрнең хокукларын бозу очраклары бармы?

– Хокук бозулар бөтен җирдә бар инде ул. Төп хокук бозулар җир мәсьәләсе белән бәйле. Кама Тамагында җиргә ихтыяҗ зур. Монда табигать тә матур, юллар да яхшы, Казанга да якын. Бөтен кеше җир сорый – эшмәкәрлек башларга тели. Менә бу мәсьәләдә аларга нигезсез «отказ» бирү очраклары күзәтелә. Башкарма комитетка җибәргән мөрәҗәгатьләрен айлар буе карамыйлар. Андый очракларны ачыклап, җитешсезлекләрне бетертәбез. Әле менә күптән түгел генә аукцион оештырмый-нитми бер оешмага причал бирү фактын ачыкладык.

Прокурордан «Кооператор» буенча да сорадым. Ул, тикшерү вакытында хилафлыклар ачыкланмады, һәм бюджеттан акчалар законлы рәвештә күчерелгән иде, дип аңлатты.

ПОЛИЦИЯ БЕЛӘН КУАЛАРМЫ?

Протест йөреше турында башлык үзе ни уйлый? Районда, чынлап та, эшмәкәрләрнең хокуклары кысыламы? Бу сорауларга җавап эзләп, дөресрәге, Зөфәр Гарәфиевне күрергә өмет итеп, хакимият бинасына юл тоттым. Мине районның совет аппараты җитәкчесе Асия Зюрнина янына җибәрделәр. Аңа башлыкны күрер өчен килүемне әйткәч, җитәкче, мине аптырашта калдырып, «Ул сорауларыгызга мин генә җавап бирсәм ярамыймы соң?» – дип куйды. Аңа рәхмәт әйтеп, башлыкның кабул итү бүлмәсенә юнәлдем.

– Кая барасыз? «Глава» кабул итә алмый сезне бүген!

– Яхшы, алай булгач, ул миңа бу хакта үзе әйтсен. Мин аны монда – ишек төбендә көтеп торам.

– Кирәкми монда торырга, аста көтегез. Беренче катта. Монда басып тормыйлар, – диде җитәкче, ачуланып.

Асия Гәрәевнага үземнең беркая да китмәячәгемне һәм барыбер башлык белән сөйләшәчәгемне аңлатырга керештем. Әмма ул мине ишетмәде.

– Карагыз әле, сез нинди киребеткән кеше соң?! Әйткәнне аңламасагыз, мин хәзер милиция белән чыгарам сезне моннан!

– Беренчедән, мин – журналист, һәм минем вазифаи урында эшләүчеләрдән интервью алырга хакым бар. Ә сез бу кычкыруларыгыз белән миңа эшләргә комачаулыйсыз. Икенчедән, полиция чакыру өчен сәбәп кирәк, ә бу очракта сезнең нигезле сәбәбегез юк. Мин тавышланмыйм, сүгенмим, сугышмыйм, ә тыныч кына басып торам. Өченчедән, мин «глава»ның өенә түгел, эш урынына килдем. Шулай булгач, зинһар, мине тынычлыкта калдырыгызчы!

– Сине кулыңнан җитәкләп алып төшәргәмени соң беренче катка?!

Җитәкченең ни өчен болай кылануын аңлап бетермичә, олы кешегә хөрмәт йөзеннән генә, хакимият йортыннан чыгып киттем. Минем арттан Асия Зюрнина «охранник»ның тетмәсен тетеп калды. «Кемне керткәнеңне карап керт! Монда урамнан кергән кешене кертәсе түгел!».

Күңелдә бер сорау калды. Башлык янына кергән һәр кешене дә биредә шулай полиция чакыртам дип яный-яный куып чыгаралар микән?

«БЕЗДӘ БАР ДА ЯХШЫ»

Ә Зөфәр Гарәфиев белән барыбер сөйләштек. Ни өчен килүемне аңлаткач, башта ул объективлык булсын өчен, «Кама» ҖЧҖ җитәкчесе, эшмәкәр Рамил Галимов белән сөйләшергә тәкъдим итте.

– Районда эшмәкәрләргә эшләү өчен шартлар тудырылганмы? Каршылыклар юкмы?

– Тудырылмыйча! Мин менә 2003нче елдан бирле эшмәкәрлектә. Иң беренче төзелеш оешмасы ачтык. Оешма үсә, бүгенге көндә 30 кеше эшли. Елына әйләнеш 15 миллион тирәсе була иде. Менә быел балалар бакчасы төзергә алындык, әйләнеш 40 миллионга кадәр артты. Моннан тыш та тагын бер төрле эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм – «Наш дом» идарә компаниясен җитәклим. Бернинди каршылык булганы юк. Җир сорасак – җир бирәләр. Бина сорадым – бина бирделәр. Бирмәгәнен үзебез салдык. Гел бир-бир дип кенә йөреп булмый – эшләргә кирәк!

Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев эшмәкәрләрнең протестын нигезсез дип саный. Аның сүзләренчә, бөтен кеше канәгать – Сенчуков белән Сиразаев кына тырнак астыннан кер эзли.

– Эш белән шөгыльләнгән эшмәкәр «шествие»дә йөри алмый ул. Алар бөтен инстанцияләргә зарланып чыктылар. Тикшерүләр килде, сүзләре дөрескә чыкмады. Алай була алмый бит. Сиразаев үзенә җитәкчелекне яманлау дигән максат булдырган икән – бу аның иркендә. Әмма хәзерге вакытта эшмәкәрләргә безнең тарафтан ярдәм дә, барысы да бар. Районда 500дән артык кеше эшли торган гипс эшкәртү заводы бар. Гипсовый рудник гөрләп эшләп тора. Бернинди проблема юк, бар да яхшы. Ике кешегә генә нәрсәдер ошамый. Алар башка эшмәкәрләрне үз артларыннан шантажлап ияртә – безнең белән бер сүздә булмасагыз, сезнең өстән жалоба язабыз дип куркыта. Шул гына.

Әмма, соңыннан, хакимият ягын яклап әйтүчеләрнең сүзләрендә хилафлык таптым. Үзен «Кама» директоры дип әйткән Рамил Галимовның бу оешмада директор булмавы ачыкланды. Вак кына әйбер, әмма кеше инде вак кына әйбердә дә алдаша икән, күңелгә шик керә. «Кама» Рамил Галимовның якын кешеләре исеменә теркәлгән, ә Рамил әфәнденең, күрәсең, шушы фактны әйтәсе килмәде.

Гипс руднигының эшләвен район җитәкчелеге казанышы итеп күрсәтү шулай ук дөрес түгел – Татарстан торак фонды директоры Тәлгать Абдуллинга караган бу оешманы берничек тә кече бизнес исемлегенә кертеп булмый, рудник районга Зөфәр Гарәфиев килгәнче үк эшләгән бит.

2013нче елда Икътисад министрлыгы заказы буенча үткәрелгән тикшерүләр эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәткечләре буенча Кама Тамагы районын республикада арттан беренче урынга чыгарган. Зөфәр Гарәфиев исә миңа, «безнең район республикада 28нче урында» дип белдерде. Кайсы саннарга ышанырга – белмәссең.

Район рейтингын кәгазьдә төзәтергә дә, матурларга да, югары күтәрергә дә, тегеләй-болай укмаштырып, районны республикада беренче урынга да чыгарып була торгандыр. Әмма аңа карап кына, райондагы җәнҗал бетмәячәк. Узган ел 76 эшмәкәр җитәкчелектән ризасызлык белдереп, Президент Рөстәм Миңнеханов исеменә хат юллаган иде. Бу хат булганда, берничек тә низагны башлык һәм Сиразаев арасындагы шәхси мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмас.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Кама Тамагы – Казан.

РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге язма газетага салынып ятканда, Кама Тамагыннан үзен фермер дип таныткан, 40 сыер асраучы берәү шалтыратып мине «акыл»га утыртты. «Бюджет акчасын ашап ятасыз, теләсә нәрсә язып ятмагыз. Сиразаевны бик яхшы беләм…»

Мин бу шалтыратучының Сиразаевка нинди характеристика биргәнен биредә яза алмыйм. Ләкин «Безнең гәҗит»нең бюджеттан 1 тиен дә алганы юклыгын, киресенчә, шушы эшмәкәрләр кебек үк, салымнар түләгәнен генә әйтәм. Аннан мондый шалтыратулар һәм мондый сөйләшү тоны, никтер, бер дә ышандырмый. Шулай ук, редакция эше буенча үз вазыйфасын үтәргә килгән журналистны бюджет акчасын туздырып утыручы түрәләрнең бюджет акчасына салынган эш биналарыннан төрткәләп чыгаруы да, мине, хаким хаклы микән, дигән сорау алдында калдыра? Әлеге вәзгыятьне без күзәтеп барачакбыз.

Баш мөхәррир Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии