Әйдә, татар, армиягә!

Русиядә армиягә язгы чакырылыш тәмамланды. Хәерчелек, “бабайлык” тамыр җәйгән армиясе күпләрдә нәфрәт уята.

Язгы чакырылыш, гомумән алганда, уңышлы узды дип бәяләнә. Иң яхшы күрсәткечләр, һәрвакыттагыча, Татарстанныкы. Әгәр 2006 елны республикадан 3,5 мең кеше алынган булса, язгы чакырылышта инде 7 меңгә якын үсмер киткән. Хәтта Русия Премьер-министры Владимир югары күрсәткечләр өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.

Әмма армиядән гарипләнгән егетләр республикага кайтып тора. Республика җитәкчелеге инде элемтәдә торырга дип армиягә китүче һәр егеткә кесә телефоны да бирә башлады. Шулай ук армиягә бары югары уку йорты яисә урта махсус белем алган, ягъни олырак яшьтәгеләрне генә җибәрү каралды. Әмма югары белемлеләр хәрби хезмәткә барырга бик ашкынып тормый. Шуңа быел Татарстаннан әле генә мәктәпне тәмамлаган 1 мең 300ләп үсмер китәргә мәҗбүр булган.

Соңгы вакытта планны үтәү өчен армиягә яраклысы да, яраксызы да алына башлады. Хокук яклаучылар чакырылыш вакытында хокук бозулар артуын әйтә. Русия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте институты һәм хокук яклау үсешенә ярдәм итү шурасы вәкиле Сергей Кривенко белдерүенчә, хокук бозуларның күпчелеге хәрби комиссариатта. Һәм дәгъваларның шактые табибларга бәйле.

Әлбәттә, элекке заманда армиягә бару зур дәрәҗә саналганда күпләр хезмәт итәргә бару өчен, киресенчә, үз авыруын яшерергә тырышкан, ә бүген хәл бөтенләй башка. Советлар берлеге таркалганнан соң, армиянең элекке торышы да, матди нигезе дә какшады һәм кануннар белән исәпләшмәү башланды.

Белгечләр әйтүенчә, “бабайлык” элек тә булган. Хәтта 60нчы елларда аңа каршы көрәш институты да төзелгән. Әмма моның файдасы булмаган. Бүген дә бабайлыкны бетерү юллары турында беркем киңәш бирә алмый. Күпләр исә моңа карата катырак җәза кулланырга кирәк дип саный. Әмма әлегә армиядә башбаштаклык дәвам итә. Шул сәбәпле аннан “качып йөрүчеләр”нең дә саны шактый кала. Русия хәрби көчләр генераль штабы башлыгы урынбасары Василий Смирнов әйтүенчә, быел аларның саны 7100 кешегә җиткән.

Ландыш ХАРРАСОВА, Мәликә БАСЫЙР

Дин мәктәпкә килә

Русиядәге төп дин башлыклары белән очрашуда Президент мәктәпләрдә дин мәдәнияте нигезләре укытылачагын әйтте. “Правослау дин нигезләре булсынмы, мөселманмы, иудаизммы, буддамы, балалар һәм ата-аналар сайлау мәсьәләсен үзләре хәл итәчәк”, – диде ул.

Гомумән, “Рухи-әхлакый тәрбия” дип аталган курска өч юнәлеш керәчәк: берәр традицион диннең тарихы һәм мәдәнияте нигезләре, төп диннәр тарихы, дөньяви әхлак нигезләре. Һәм һәр укучы шуның берәрсен сайлап алырга тиеш була. Дөресрәге, 14 яшькәчә балалар өчен бу мәсьәләне ата-аналары хәл итәчәк, ә өлкән сыйныфта укучылар инде үзләре сайлый алачак.

ГАИЛӘДӘ КАРШЫЛЫК

Русия университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин исә бу катнаш гаиләләрдә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин дип саный. Аның сүзләренчә, мәктәптә дин мәдәнияте нигезләре дәресен укыту әле ачык мәсьәлә булып кала. Чөнки Русиядә күпмилләтле төбәкләр шактый һәм шул сәбәпле төрле каршылыклар туарга мөмкин.

ЭКСПЕРИМЕНТ ТӨБӘКЛӘР

Бәлки шуңадыр, Медведев дин нигезләрен укыту әлегә эксперимент рәвешендә генә булачагын әйтте һәм шуның өчен 18 төбәкне сайлау күздә тотыла. Алар арасында Татарстан булырмы, әлегә билгесез.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, правослау дине нигезләре хәзер дә Русиянең күп мәктәбендә укытыла. Һәм эксперимент рәвешендә ул төбәкләр генә алынса, әлбәттә, барысы да яхшы кебек күренәчәк. Әгәр Татарстан һәм Башкортстан алынса, хәл башкачарак та булырга мөмкин. Шулай да Мөхәммәтшин Татарстан мәктәпләргә дин укытуны кертмәс дип саный. Чөнки бу хакта республика Президенты инде үз сүзен әйткән иде.

ДАРВИНМЫ, АЛЛАҺЫМЫ?

Ректор сүзләренчә, дин нигезләрен укыту ул инде мәктәпкә динне кертү дигән сүз. “Дөньяви принципларга корылган укытуга дин килеп кергәч, бу ике юнәлеш бер-берсенә күпер сала алырмы – билгесез”, – ди Мөхәммәтшин. Мисал өчен, ул проблеманы дәреслекләрдә үк күрә. Биология фәненнән укучылар Дарвин теориясен өйрәнәчәк, шул ук вакытта дин нигезләрендә кеше Аллаһыдан яратылган дип сөйләячәкләр. “Укучылар моны ничек кабул итәргә тиеш, аңлашылмый”, – ди РИУ ректоры. Ул мәктәп аша кешене динле итеп булмый, дигән фикердә. Медведев белән очрашканда Рус правослау чиркәве вәкилләренең дә шул хакта әйтүен искә төшерде. “Дәресне көчләп укыту сәбәпле, алар чиркәүләрне яндырып, тәреләрне җимерә башларга мөмкин, диделәр. Бу фикер бик кызыклы яңгырады”, – ди Мөхәммәтшин.

УКЫТУЧЫЛАР ӘЗЕРЛӘҮ

Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко финанс яктан иң катлаулысы дип укытучылар әзерләүне саный. Чөнки барлыгы 40 меңгә якын мөгаллимне яңадан укытырга кирәк. Һәм аның өчен миллионлаган сум таләп ителә. Бу эшкә, нигездә, әдәбият, тарих укытучылары җәлеп ителер дип исәпләнә. Әмма тора-бара правослаулар мәктәпләргә үз кешеләрен кертә башларга мөмкин, дип кисәтә кайбер белгечләр.

Рәфикъ Мөхәммәтшин исә, Рус правослау чиркәве инде бу яктан хәстәрле, дип саный. Чөнки аларның күп дәреслекләре инде бар, 30 уку йортында правослау теологлары әзерләнә. Ә менә ислам тарафдарлары бу өлкәдә калыша. Хәтта укытырлык дәреслекләр дә юк.

Фурсенко сүзләренчә, эксперимент инде киләсе елның мартыннан башланырга мөмкин. Аны соңгы чиректә 4 класс укучыларына һәм 5 классның беренче чирегенә кертү карала. Ягъни ул ярты елга исәпләнгән курс булачак.

Ландыш ХАРРАСОВА

Ириналарның язылышырга хокукы бармы?

Мәскәүдә яшәүче кызлар Ирина Федетова-Фет һәм Ирина Шепитько чит илгә барып язылышырга җыена. Аннан алар бу никахны Русиядә танытырга өметләнә.

30 яшьлек Ирина Федетова-Фет һәм 32 яшьлек Ирина Шепитько Сочида очрашкан. Шепитько соңыннан сөйгәне янына Мәскәүгә күчеп килә. Хәзер “ал”лар гадәти кебек бергә яши, ял итә, бергә хуҗалык алып бара. «Без дә , әмма өйләнешү хокукыбыз юк”, – ди алар.

Ириналар бу елның май аенда, актан һәм карадан киенеп, ЗАГС, ягъни Ватандашлар хәлен теркәү идарәсенә барып карады. Аларны чит ил журналистлары төркеме озатып барды. ЗАГС хезмәткәре аларның гаризаларын кабул итте, әмма бу парның язылышу үтенече кире кагылды. Шуннан соң Ириналар Канадага барып язылышырга булган. Чөнки анда бер җенесле никахлар рөхсәт ителгән. Аннан бу пар Мәскәүгә кайтып, Канадада теркәлгән никахны Русиядә танытырга тырышачак. “Без шундый прецедент тудырырбыз һәм бик күп башка кешеләр дә безгә иярер”, – ди Ирина Федетова-Фет.

Русиядә гейларның да теркәлеп караганы булды. Активист Эдуард Мишин һәм Башкортстаннан хокук яклаучы Эдуард Мурзин Мәскәүдә ЗАГСка барды һәм кире кагылды. Эдуард Мурзин фикеренчә, Федетова һәм Шепитьконың танылырга тырышуы Русиядәге азчылык хокукына игътибар җәлеп итәчәк. Аларның да башкалар белән бертигез хокукы бар.

Гомосексуалларга башкалар белән тигез хокук бирү мәсьәләсе Русиядә соңгы елларда еш күтәрелә. Мәскәүдә ел саен үткән гей-парадларны хакимият тыя һәм куып тарата. Быел “Евровидение” белән бер үк вакытта үткәрелгән парадта Ирина Федетова-Фет та катнашкан. Ул башкалар белән бергә кыйналуын һәм тоткарлануын сөйләде.

2006-2008 елларда да гей-парадлар шул рәвешле куып таратылган иде. Казанда гей-парад үткәрүне сорап, шәһәр хакимиятенә гомосексуаллар исеменнән Дима исемле егет хат язган. Хәзер берләштерелгән хәрәкәт җитәкчесе Камил Закиров, Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп, оешманың гей-парад үткәрергә җыенмавын хәбәр иткән. Ул: “Мондый чара үткәрергә иртә әле, мэриясенең хәл итәрлек башка актуаль мәсьәләләре җитәрлек”, – дигән.

Русиядә җәмәгатьчелек түземлерәк була башласа да, гейларга мөнәсәбәт һаман да әйбәттән түгел. Моны сораштырулар күрсәтә. Русия правослау чиркәве бер җенесле никахларга каршы килә, гөнаһ дип саный. Ирина Федетова-Фет Русия кануннары чит илдә теркәлгән бер җенесле никахны тыймый дип, мәсьәләне шулай хәл итмәкче.

Рәхимовны һаман “эшеннән алалар”

Федераль дәрәҗәдәге берәр басмада, телеканалда Мортаза Рәхимовның кырын эшләренә багышланган материал дөнья күрдеме – интернет һәм газета сәхифәләрен: “Әһә, бу юлы ныклап эләкте, хәзер инде урыныннан алып ыргыталар”, дигән язмалар сырып ала. Вакыт үтә – ә Рәхимов ничек утырган, шулай утыруын дәвам итә.

20 июльдә күп кенә интернет-ресурслар, “Независимая газета”га сылтап, Русия Президенты Дмитрий Медведев быел көзгә хәтле икътисадый кризисны авызлыклый алмаган дүрт субъект башлыгын эшеннән алачак, дип язды. Бу уңайдан Мортаза Рәхимов та искә алына. Хакимиятләр тарафыннан тыелган, әмма шуңа карамастан эшләвен дәвам итүче ufagub.com сайтындагы “Гуд бай, бабай!” дигән язмада да Рәхимовның Президентлык дәверенә ясин чыгалар. Анда расланганча, Рәхимовны август аенда алып ташларга тиешләр.

Бәлки, чынлап та, Рәхимов җитәкчелегендәге башкорт хакимлегенә куркыныч янавы көчәйгәндер. Чөнки Рәхимов командасы да җиң сызганып бүгенге режимга дан җырлату эшенә ныклап кереште. Элегрәк дистәләгән Мәскәү журналистын чакырып, сыйлап, “майлап”, республиканың Мортаза Рәхимов җитәкчелегендә котырып чәчкә атканлыгын аңлатсалар да, тегеләре кайткач, я Башкортстанга баруларын оныта, я орды-бәрде берәр мәкалә яза иделәр. Бу юлы исә үзен “урыс патриоты” дип йөртүче, сәяси йөзен җете кызылдан зәңгәрсуга үзгәрткән, “Завтра” газетасының баш мөхәррире Александр Прохановны чакырып китерделәр. Һәм ялгышмадылар да. Әллә “майлау” бик мул булганмы, әллә, чынлап та, Башкортстан уңышлары Прохановның ушын алганмы – һәрхәлдә, Прохановның Башкортстан президенты турында радио аша ясаган белдерүләре гади генә мактауга яисә югары бәя бирүгә охшамаган иде – алар чиксез соклану, гашыйк булуны хәтерләтте. Проханов башта, Башкортстан икътисадый өлкәдә бөтен Русиягә үрнәк булырлык, дип белдерде һәм, болар барысы да Мортаза Рәхимовның акыллы җитәкчелеге аркасында, дип раслады. “Бу гади Президент кына булмаган, сәләтле менеджер яисә партия тарафыннан күтәрелгән кешенең генә түгел, ә атасының казанышы”, – ди Проханов. “Эхо Москвы” радиосында “Башкортстанда бөтен җиргә иген чәчелгән, көтү-көтү мал-туар йөри, соңгы 20 елда мондый күкрәп утырган төбәк күргәнем булмады…” кебек сүзләр яңгырады.

Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков Александр Прохановның бу әңгәмәсе акчага махсус оештырылган дип исәпли. Галим сүзләренчә, Мәскәү карар чыгарганда андый PR-га карамый.

Кәрим ЯУШ, Мөнир ВАФИН

Кәҗә маен чыгаручы төзелеш

Казан метросының “Кәҗә бистәсе” тукталышы 2009 ел ахырына төзелеп бетәргә тиеш булса да, 2010 елның август азагына гына ачылачак.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан метросының Җиңү паркы тукталышын ачу тантанасында моннан соң һәр ел яңа тукталыш төзеләчәк дигән иде. “Казметрострой” идарәсе башлыгы Марат Рәхимов исә “Кәҗә бистәсе” тукталышы ачылышының чигенү сәбәпләрен акча юклыкка бәйли. Шулай да җир асты юл төзүчеләренең киләчәккә планнары зурдан. “Кәҗә бистәсе” белән эш бетмәсә дә, алар “Мәскәү”, “Декабристлар” һәм “Авиазаводская” тукталышларында эш башларга ниятли. Татарстанлылар бу станцияләргә юл салучы машинаны Франциядән 8,5 миллион еврога сатып алган инде. Исеме дә билгеле – “Айсылу”. Әлеге машинаны Марсель шәһәреннән көймәгә төяп, Дондагы Ростов аша Идел буенча сентябрьгә Казанга кайтарачаклар. “Казметрострой” башлыгы Марат Рәхимов горурланып, әлеге метро төзүче ширкәтнең шәхси мөлкәте, ди. Чөнки ул федераль һәм республика бюджеты акчасына түгел, ә төзүчеләрнең Самарада эшләнгән эшләре хисабына алынган.

Метро төзелеше турыдан-туры Универсиада уеннарына бәйле. Чөнки җитәкчелек җир асты юлларының күп өлешен бу чарага кадәр салып калмакчы. Шунлыктан бүген Казан аэропортына иң якын булачак Имәнлек станциясенә карата да кайбер планнар билгеләнә. Бу тукталыш Универсиадага әзер булырга тиеш. Чөнки уенчылар монда Универсиада авылында яшәячәк.

Метро булдырылырга тиеш, әмма әлегә эшләр аксап бара, ди Казанда Универсиада уеннарына әзерләнүчеләр. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Фәйзуллин: “Транспорт челтәрен җайга салыр өчен, безгә 93 миллиард сум кирәк. Метроның яңа төзеләчәк 6 тукталышына 39 миллиард сум тотылачак. Әмма безне беренче чиратта Универсиадада катнашучыларның аэропорттан шәһәр үзәгенә барып җитү мәсьәләсе борчый. Бу сорау әлегә ачык кала”, – ди.

“Казметрострой” башлыгы Марат Рәхимов сүзләренә караганда, 2009 елга метро төзелеше аз булса да финанслана. Аның әйтүенчә, быелның икенче яртысына федераль үзәктән 500 миллион, республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча күчерелгән. Әмма бу бик аз. Чөнки бер “Кәҗә бистәсе” тукталышын тәмамларга гына да, тагын 3 миллиард сум кирәк, ди төзүчеләр.

Казан белән аэропортны бәйләүче транспорт челтәре дә тәгаенләнмәгән. Җитәкчеләр аның нәрсә: электропоездмы яки башка бер әйбер булуын әлегә белми. Бәлки, тиз йөрешле трамвай булыр ди алар. Күрәсең, бу Мәскәүнең күпме акча бирүенә бәйле. Әлегә Универсиадага әзерлек өчен 7 миллиардка якын акча күчерелгән. Бу акча яшәеш челтәрен кулайлаштыру өчен түгел, ә спорт корылмаларын төзи башлау өчен икән.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

azatliq.org

Кризиста туучылар арткан

Кризис башлану белән гаилә кору, бала табу кимер дип фаразланган иде. Бүгенге вәзгыять киресенчә: никахлар ныгый, туучылар саны арта.

2009 елның яртыеллык нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 22539 бала туган. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 7,5%ка арткан.

Дөньяда эшсезлек, кризис хөкем сөргәндә, гаиләдә балаларның 50%ы беренче, 30%ы икенче һәм 20%ы өченче сабый булып туган. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова сүзләренчә, соңгы елларда үткәрелгән сәясәт, ил күләмендә кабул ителгән ана капиталы, яңа карарлар бала табуга әллә ни зур этәргеч ясамый. “Тормыш авырлыклары бала тапмау өчен сәбәп түгел. Чөнки гаилә кору, бала табу кешелекнең иң зур кыйммәтләре булып тора. Минемчә, шунлыктан ата-аналар матди ярдәмгә генә кызыгып бала тапмый”, – ди ул.

Бүген демографик үсешнең төп сәбәпләренең берсе – Горбачев аракы эчүне тыйган вакытта туган балаларның гаилә корып, бала табулары. “1985-1987 елларда балалар туу бермә-бер арткан иде. Хәзер шушы балаларга 22-24 яшь тулып, алар гаилә кора башлады. “Горбачев балалары”ның саны күп булгач, ул бүгенге демографик үсешкә тәэсир итә”, – диде Эльмира Зарипова.

Кайбер рәсмиләр кризис булуга карамастан, Татарстанда туучылар саны арта дип халыкның кәефе шәп булуга ишарәли. Мәсәлән, май аенда улы туган Алинә: “Финанс кризисына кадәр авырга узган идем”, – ди. Димәк, 2009 елның беренче яртысында дөньяга килгәннәр кризис балалары булып исәпләнсә дә, әти-әниләре аларны табу турында узган елның август аенда ук хәл иткән.

Әйтергә кирәк, гаилә коручылар “картая”. Элекке еллар белән чагыштырганда, ел ярымга, ике елга олыгаеп өйләнешү – гадәти күренеш. “Элегрәк кияүгә чыгучы хатын-кызларга уртача 20-21 яшь, ә өйләнүче ир-атларга 24-26 яшь иде. Хәзер исә хатын-кызлар 22-24, ә ир-атлар 30 яшьтә гаилә кора”, – ди ЗАГС идарәсе җитәкчесе.

Гаилә коручыларның яшьләре олыгаюны Эльмира Зарипова ир-атларның бу эшкә җаваплы каравы белән аңлата. “Хәзер ирләр яхшы эш табып, аякка баскач кына, гаилә кору турында уйлана”, – диде ул.

Фәннәр академиясенең “Гаилә” үзәге тикшерүләре күрсәткәнчә, яшьләр киләчәкләре турында ныклап уйлаганнан соң гына гаилә кора икән. Шулай ук сораштыру нәтиҗәләре дә гаиләләрдә 2-3 бала табу турында уйлауны раслый.

Гаилә кору дигәннән, Эльмира Зарипова сүзләренчә, быел халык сихри сан дип кабул иткән 07.08.09 һәм 09.09.09. көннәрендә язылышырга теләүчеләр узган елның 08.08.08. белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк.

Гөлназ ШӘЙХЕТДИН

azatliq.org

Комментарии