«Сәләт»тә булачак журналистлар укый

“Сәләт” лагере эшчәнлеге белән мин яхшы таныш. Ел саен шунда берничә сәгать укытуымны сорыйлар. Быел да бик рәхәтләнеп ризалаштым. Нигә бармаска, яшьләр белән аралашып үзең дә яшәрәсең ич, һичьюгы, олыгайганыңны сизмисең…

Аннан алар белән бергә үзең дә укыйсың. Яшьләрнең әле чама үлчәмнәре белән чикләнмәгән “максимализмы” безнең ишеләрне дә асылыбызга кайтырга мәҗбүр итә. Алар биргән сораулар уйландыра. Үз иҗатыңның кытыршы урыннарын абайлыйсың…

Быел ике көн эшләдем балалар белән. Редакциябезне матур шигырьләре, кызыклы язмалары белән Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш урта мәктәбеннән үк сөендереп торган Ләйсән Фәтхетдинова җитәкләгән төркем мине ачык йөз белән каршы алды. Журналистика факультетында укып йөрүче Ләйсәннең үзенең дә журналистиканы кыяр-кыймас кына түгел, умырып кимерүен исәпкә алып, бераз шүрләп тә калган идем. Нәрсә генә укытырмын инде, янәсе. Беренче көнне гафу үтенеп: “Миңа бирелгән тема буенча махсус әдәбиятлар, гыйльми эшләр актарып әзерләнә алмадым, өлгермәдем, иртәгә бар да тәртиптә булыр, ә бүген үзем белгәнчә генә сөйләшеп утырырбыз”, – дидем. Югыйсә быел махсус программа йөкләгәннәр иде.

Кыюсызлыгымны сизгән Ләйсән: “Илфат абый, безгә теория кирәкми, үз тормышыгыздагы практикага таянып аңлатсагыз, бик яхшы булыр иде”, – дигәч, киттем рәхәтләнеп, чөнки практика дигәннәре, Аллага шөкер, бездә җитәрлек. Журналистикадагы гомерем инде 25 елдан артты бит. Шуның 22 елын телевидениедә үткәрдем. Нинди генә вакыйгалар булмады, уңышлар, уңышсызлыклар җитәрлек… Озак сөйләшеп утырдык балалар белән. Алар мине бүлдерә, мин аларны. Шулай сөйләшә торгач, тәнәфескә чыгарга кирәклеге дә онытыла, автобусның да китәргә дип мине көтүе ачыклана, ә башкалар утырып беткән…

Кыз-егетләрнең һәркайсы үз мәктәпләрендә газеталар нәшер итә икән. Кайсына мәктәп җитәкчелеге ярдәм итә, кайберсе үзе җан-фәрман чаба. Шундый актив укучыларына да ярдәм итә алмаган мәктәпләр барлыгына ышанасы килми, әлбәттә. Очрашкан балаларның һәркайсында булачак олы шәхесләр күрдем. Аларның туган мәктәпләре горурлыгы булачагына ышанам.

Җанлы сөйләшүдә бер-беребезне өйрәттек: газетага язмаларны ничек урнаштырырга, темаларны каян табарга, аны кеше укырлык итеп, кызыклы булсын өчен ничек язарга? Журналистның үзендә нинди сыйфатлар туплавы кирәк? Ул ни өчен психолог та, юрист та, үткен телле дә, аралашучан да була белергә тиеш? Ә өй эше итеп дәресләремә йөрүчеләргә “Безнең гәҗит”нең актив хәбәрчеләре исемлегенә керүләрен сорадым. Тик әлегә Яр егете Ленар Закиров кына активлык күрсәтә… Дөрес, хәзер эш вакыты. Берәүләр ялдадыр… Калган “Сәлкеш”ләр дә өй эшен “исләренә” төшерер дип өметләнәм. Газетабызның “Үсмер чак” сәхифәсе булачак журналистлар өчен лаборатория була алыр иде.

Ә бүген исә “Сәләт” тормышыннан берничә мизгел тәкъдим итәбез.

СҮЗ АХЫРЫНДА: исебездә калдырыйк! Актаныштан Рамилә белән Алсу, Кама Тамагыннан Гүзәл, Яңа Чишмәдән Динара белән Лилия, Балык Бистәсеннән Алинә, Арчадан Фәнзилә, Минзәләдән Регина, Чаллыдан Айсылу, Буадан Раилә, Башкортстаннан Ләйсән, Казаннан Рамилә! Бу кызларның исемнәре әле журналистикасында яңгырар!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

“Сәләт”ле санакчылар

Республиканың иң сәләтле балаларын ел саен үзенә җыючы “Сәләт” лагере турында ишетмәгән кеше юктыр. “Дингә каршы котырталар”, “секта икән” дигән тузга язмаган сүзләр дә йөрде аның турында. Минемчә, үзе сәлкеш (“Сәләт”тә балаларны шулай атыйлар – Л.З.) булып караган кеше генә “Сәләт”нең ни икәнен аңлый. Үзенә бер мохит, иҗатка этәргеч, сәләтне үстерүгә потенциал ул. Өстәвенә, биредә күпме фикердәш, дус табасың! “Сәләт” төрле районнарда, төрле юнәлешләрдә эшли. Мәсәлән, математика һәм информатикадан олимпиада, төрле конкурс җиңүчеләре, профильле мәктәп укучылары өчен “Сәләт – Санак” оешты. Монда төгәл фәннәр белән җенләнүче 200дән артык бала ял итә. Алар белемен арттыру максатыннан, IBM (мәгълүмати бизнес машина) хезмәткәрләре биредә технологик мәктәп оештырды. Ике көн дәвамында барган 5 сессия, чыннан да, гадәти түгел. 3D технологияләр һәм аларның бизнеста кулланылышы, виртуаль планетага сәяхәт, цифрлы музейларга экскурсия… Кызыкмы? Ә балаларның иң яраткан сессиясе – роботларны программалаштырып җыю икән. Урман уртасында яткан килеш үзләрен “Запретный город”, “Вечный Египет”, “Эрмитаж” музейларында хис итә алалар. 3D исә компьютер аша музейның һәр почмагын карап чыгарга ярдәм итә. “Сәләт”леләр өчен әлеге тәҗрибә, әлбәттә, бик мөһим. Кем белә, бәлки, киләчәктә алар арасыннан инновацион технологияләр өлкәсендә зур ачыш ясарлык галимнәр дә чыгар.

– Биредәге балалар сәләтле, өйрәткәнне шундук эләктереп ала. Хәтта кайчак инструкторга ияреп түгел, аннан алда баралар. Традиция буенча әлеге өлкә ир-атныкы саналса да, сәләтле кызлар күп, – диде IBM хезмәткәре Александр Мошков.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Бездә – ЧП!

Төркем белән ике көн буе фильм төшерүебез һаман истә әле. Белгәнегезчә, Лос-Анджелеста ел саен халыкара “Оскар” кинофестивале уза. Кызыл келәм, танылган актерлар, алтын статуэтка… “Сәләт-Раушан”дагы “Әскәрия” кичәсен “Оскар” белән чагыштырсаң, Голливуд читтә торсын. Бездәге кинофестивальнең уңай ягы – төркемдәге дуслыкны ныгыту. Беренче көнне фильмның темасын һәм идеясен уйлап куйдык: “Раушан” ашханәсендә бердәнбер зур көзге бар. Менә шул көзгенең моң-зары, шатлык-куанычы аша “Монолог” дигән фильм төшерергә исәп. Әмма озакламый ЧП килеп чыкты! Тыныч күңел белән йөри торгач, без төшерәсе фильм сюжетын тагын ике төркем “урлаганлыгы” ачыкланды. Төркемдәшләрне җыеп, яңа стратегия уйларга керештек. Башка бернәрсә кермәгәч, гади әйберне оригиналь итү хыялы туды. Мәхәббәткә корылган вакыйганы сүзсез һәм аклы-каралы итеп сурәтләдек. Титрларны дөрес итеп урнаштырмау (“The end” дип язылган кәгазь битен объектив алдына кую), башка сәлкешләрнең комачау итеп йөрүе, төп геройның аяк астында билгеләнгән ноктага басмавы – барысы да режиссерыбыз, әйдаман Денис абый күңелен астын өскә китерде. Фильмның эчтәлеге шуннан гыйбарәт: күптән күрешмәгән ике дус очраша, бераз сөйләшкәч, берсе китә, икенчесе кала. Тәрәзәдә чибәр кыз күренә, беренче егет гитара чиртеп, аңа багышлап башкара, шунда икенчесе чәчәк бәйләме күтәреп килә. Егетләр арасында ызгыш-талаш башлана, кыз өеннән чыгып, егетләрнең берәрсен кочаклаганчы, армиядән кайтып барган егетнең муенына асылына.

Кич. Ниһаять, фильмны тәкъдим иттек. Аннан соң ничек төшергәнне күрсәттек (акырыш-бакырыш, җенләнү). Аклы-каралы һәм сүзсез фильмны караганда кайбер сәлкешләр йоклап китә язды, әмма “документаль” фильмны күргәч, сәлкешләр көлүеннән туктый алмыйча эчләрен тотты. “Документаль” фильм аркасындадыр, “Әскәрия”дә 3 урын алдык!

P.S. Режиссерыбыз Денис абыйга рәхмәт!

Линар ЗАКИРОВ.

Яр Чаллы шәһәре.

Мин чын !

Еллар тиз үтә икән ул. Әле кичә генә мәктәптә укып йөри идек, бүген инде студентлар. Студент тормышы күңелле булса да, җиңел дә түгел икән. Абый-апалардан ишетеп, тулай торакның күңелле “оя” икәнен белә идек. Ә үзең яши башлагач, әлеге сүзләргә тагын бер кат инанасың. Без, татфакның беренче курс студентлары, икенче сменада белем алабыз. Укып, арып-талып кичен генә кайткач, билгеле, иң беренче эш – ашарга пешерү. Эчтә бүреләр уласа да, табаңны плитәгә иң элек куярга өлгермәсәң, чират көтәсе кала. Кайтуга ук әрчеп куелып, салкын суда шактый яткан бәрәңгене плитәгә кую бәхетенә ирешеп, бүлмәңә кереп кенә киткән төсле буласың… коридорга көйгән тәмсез ис тарала. Онытылып киткән икән… Ниһаять, тамакны ялгадык, инде дәрес карар вакыт. Том-том китапларны алдыбызга җәеп салып, укырга керешәбез. Беребез – алман, икенчебез – инглиз, француз телләрен өйрәнеп ятыш. Яза-яза кул арый, күп укып, гади генә татар сүзләрен дә, әллә нинди формаларга кертеп, сөйләшкәләп куябыз. Шулай итеп, төркемдәшләребез белән киңәшә-серләшә өй эшләрен дә ерып чыгабыз. Тик бу вакытта инде сәгать төнге өчне суга. Көне буе таш ташыган кешедәй арып, караватка авабыз.

Йокының иң тәмлесе иртәнге сәгатьләрдә, диләр. Дөрес икән. Ләкин ул күп вакытта җитми кала. Татлы төшеңне күргәндә генә, сәгать кыңгыравы шалтырый. Тугызлар тирәсе. Шулай итеп, бал сылагандай бер-берсенә ябышкан күз керфекләрен күтәрергә туры килә. Бу вакытта тулай торак умарта күчедәй гөжли башлый. Аннан кабат укырга…

Тукталышка чыккач, инде безнең өчен иң яратканга әйләнгән 21нче троллейбуска утырабыз. Монда да студентка тынычлык юк. Әле беркөнне троллейбуста барганда вакытны әрәм итмим дип, өй эшен кабатларга тотындым. Янымда утырган иптәш кызыма үзем хакында алман телендә сөйлим, имеш. Берзаман карасам, каршыда утырган ике егет миңа карап елмая. Алар да алман телен белә икән. Ярый әле адресымны әйтергә өлгермәдем, артыңнан килеп җитәрләр бит!

Ә бервакыт төркемдәшем белән барганда троллейбуска озын буйлы, муенына шарф таккан, колагында алкасы да булган кәттә генә бер егет керде. Карасам: аркасына аскан сумкасы ачык. Ул безнең янга килеп басты һәм тәрәзәдән юл күзәтеп бара. Мин дустыма: “Илназ, кара әле, теге егетнең сумкасы ачык, әйт әле, япсын”, – дидем. Шул вакыт әлеге урыс дип уйлаган егетебез борылып: “Минме?” – димәсенме. Менә шулай кызыклы хәлләргә дә юлыгып торабыз. Әле акчаны янга калдырырга теләп, иске билетларны күрсәтеп, бер проезднойга ике кеше дә йөрибез.

Ә дәресләргә килгәндә, иң кызыклысы информатикадыр, мөгаен. Чөнки ул татарча алып барыла. Моңарчы мин компьютерны – “санак”, мониторны “күрек” дип атаганнарын белми дә идем. Профессорлар чыгып киткән арада, тиз генә интернетка кереп, яңалыклар белән танышып чыгабыз, чөнки монда газета алдыру мөмкинлеге юк. Ике-өч атнага бер авылга кайткач кына, тәти безгә андый бәхет…

Ә курс эшендә миңа Марсель Галиевнең “Рух” китабындагы исем-атамалардан күрсәткеч төзү эше йөкләнде. Профессор Хатыйп ага Йосыф улы китапны укып чыгарга һәм автор белән очрашырга кушты. Биш көн эчендә 558 битле китапны укып, курка-курка Хатыйп ага биргән номерны җыйдым. Марсель ага ягымлы гына: “Иртәгә Язучылар союзына сәгать 12гә кил, шунда булырмын”,– диде. Сораштыра-сораштыра, шактый гына эзләгәннән соң, күптән күрергә теләгән мәһабәт бинаны таптым. Шулай итеп, Марсель Галиев белән күңелле генә әңгәмә корып, эшлекле сөйләшү бәхетенә ирештем. Ул ахырдан үзенең шигырь җыентыгын да бүләк итте.

Әйе, студент тормышы шушы була икән ул! Инде менә беренче җәйге каникулыбызга таралыштык. Димәк, чын студент исемен горурланып йөртә алабыз!

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА.

Саба районы, Олы Шыңар авылы.

“Сәләт”тә булачак журналистлар укый, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии