САРЫ ЙОРТ

Безнең халыкның иң “йомшак” урыны – торак проблемасы. Берәүнең фатирга акчасы җитми, икенчесенең тиенләп җыйганын “дольщик”лар чәлгән… Ә районының Ленино-Кокушкино авылында уникаль хәл: капиталь ремонт дигән булып, йортларын клоун ыштаны төсенә буяп киткәннәр!

Быел хөкүмәт, йортны төзекләндерү өчен, соңгы тапкыр акча бүлеп бирде. Киләчәктә ремонт эше халыкның үз җилкәсенә төшәчәк. Кешесен дә, акчасын да үзенә табасы. Бүген дәүләт ничек сыйфатлы эшләсә, иртәгә халыкка шулкадәр җайлы була дигән сүз. Ләкин шушында акырыш-талаш, “юылган” акчалар, җитәкченең халык белән уртак тел таба алмавы – торак-коммуналь хуҗалык эшендә еш очрый торган нәрсә. Әнә Ленино-Кокушкино авылының урамында яшәүчеләр дә, аптырагач, зарларын журналистларга сөйләде. “Ремонт дигәннәренең “р”сын гына эшләделәр, сметадагы акча да әллә кая “очты”. Җитмәсә, мыскыл итеп, йортны чуар төскә буядылар”, – диде алтынчы йортта яшәүче Мәймүнә апа.

КЛОУН ЫШТАНЫ

Дүртенче, алтынчы, тугызынчы йортларны күргәч, чыннан да, кемнең “иҗаты” икән бу, дигән уй килә. Мондый тизлектә барса, Гагарин урамындагы йортларда салават күперенең бөтен төсен дә күреп булачак. Мәсәлән, дүртенче йортның зәңгәр төсен яшелгә алыштырсаң, коеп куйган светофор инде. Гарьләнәдер биредә яшәүчеләр, кайгыларын уртаклашыйк, дип беренче каттагы ишекне кактык.

– Аллага шөкер, без канәгать. Ремонт бик ошый, – дип елмайды ишекне ачкан ханым.

Ленинның шушы авылда сөргендә яткан еллары булса, әй, гаҗәпләнер иде ул сезгә, җәмәгать. Бер йортка, бер халыкның бәхетле йөзенә карап, эче катып көләр иде, мөгаен. Менә алтынчы йорт хуҗаларының гына көләсе түгел, елыйсы килә. Аларның сарылы-кызыллы торагын “клоун Олег Попов ыштаны” дип йөртә башлаганнар инде. Үткән-сүткән кеше буй-буй сары төсенә текәлеп, юләрләр йорты белән дә чагыштырган. Алай булгач, халыкка нәрсә кирәк дисезме? Күршедәге аллы-яшелле тугызынчы йортка кызыга алар. Буяулар гаммасы “ах” итәрлек булмаса да, ишекләре әйбәт, ремонты җиренә җиткереп ясалган, диләр.

– Тугызынчы йортны эшчеләре ремонтлый. Ә безнекен Питрәч районының Идарә итүче компаниясе генә сылаштырып чыкты. Үзем төзелештә эшләгән кеше буларак, нинди измә кирәклеген дә, төзелеш материалларының нинди маркалы булырга тиешлеген дә беләм. Бу буяу беренче салкыннарда ук кубып төшәчәк, – диде Мәймүнә апа.

СМЕТА БАР, АКЧА КҮРЕНМИ

Сметага күз салсак, шушы 1973 елгы йортның ремонты 2 млн 700 мең сумга төшә икән. Түбәгә генә 1 млн 273 мең каралган. Хәер, биредә шул түбә турында гына эшләнде дип, авыз тутырып әйтергә буладыр. Аның да кыек асларын калай белән төрмәгәннәр. Смета буенча йортның тышы 601 мең сумга ремонтланырга тиеш. Ә мондагы эшләнгән эшне санау өчен, эксперт булу да кирәкми. Кирпеч стенаны өч-дүрт җирдән сап-сары сызыклар белән өстән-өстән буяганнар, нигезне штукатурлап, кызгылт-сарыга манчыганнар да вәссәлам. Ичмасам, сары төсе дә бертөрле генә түгел: берсе ачык, икенчесе тонык. Кып-кызыл төстәге ишекләре дә даңгыр-доңгыр ябыла. Ул ишекләрнең һәрберсе 13әр меңлек булуына ышануы, чыннан да, кыен. Кыскасы, кара акыл белән исәпләсәң дә, йортның тышына киткән акча 60 мең сум чамасы гына чыга. Калган 541 меңе кайда ята икән? Менә-менә ишеләм дип торган подвалны да күрдек. Бомба-фәлән төшкәндә бу подвалда калырга язмасын. План белән чагыштырсак, эшләнәсе эшләр әле ай-һай…

– Дөреслек бармы соң ул? Әлеге йортта 22 ел яшәгән кеше буларак әйтәм: бернәрсә үзгәрмәячәк. Эшләгән эшләре дә булмый торып, бездән шул ремонтның 5%ын түләтмәкчеләр. 42 кв.м. фатир өчен 5400 сум дигән сүз бу. Нәрсә өчен түләргә тиеш без ул акчаны? Халыкны җыйган, аңлаткан кеше дә юк, – ди Иван дәдәй.

– Фатирымда 36 ел торып, мондый хәлне күргән юк иде әле. Миңа 5%ы – 8 мең туры килә. Безгә, олы кешеләргә, җылылык кирәк. Ә мондый ярым-йорты ишекләр белән кыш буе тагын туңып чыгачакбыз. Болай да ике ел аяктан йон оек төшми, – диде Рита Вәлиуллина. – Шушы өч сары полоса белән дүрт шакмак та булдымы капиталь ремонт? Ямаулык кебек бит бу! Еллар буе ремонтка дип түләгән салымнарыбыз кая киткән?

– Миңа: “Әйдә кул куй, аннары ясап бетерәбез”, – диделәр. Кулны эш беткәч куялардыр бит инде?! Эш тәмамланды, ремонт шуның белән бетте, дигән сүзләр дә ишетелде, – ди Зифа апа.

“ХАЛЫК МӘНФӘГАТЕН КАЙГЫРТЫП…”

Стенадагы берсеннән-берсе чуар төсләр – зәвык эше. Кем әйтмешли, “На вкус и цвет – товарищей нет”. Идарә итү компаниясе хезмәткәрләре халыкка шулай аңлаткан. Ләкин бу сары полосалар кем зәвыгы икән? Халыктан сораштыру үткәргәннәрме, әллә архитектурада шундый сәер юнәлеш пәйда булганмы? Шәхсән миндә артык мәшәкатьләнмичә, калдык-постык буяуны гына чәпәп чыкмаганнармы, дигән сорау туды. Бу сорауларны Питрәч районының Идарә итүче компаниясе җитәкчесе Энсар Сафьяновка да бирдем.

– Алтынчы йортта яшәүчеләр белән даими җыелыш үткәреп торам. Миңа зарланучы, дәгъва белдерүче юк, белмим. Питрәчкә килеп карагыз, андагы йортлар да төрле төскә буялган. Бөтен кеше канәгать. Ә Гагарин урамындагы алтынчы йортның сары төсе үземә дә ошамады, яңадан буятачакбыз аны. Нигезгә су төшмәсен өчен, “отмоска”ны да ныгытырбыз, – диде ул.

– Бер йортны светофор төсле, икенчесен клоун ыштаны кебек буяу – кем идеясе? Үзегез күрдегезме ул йортларны?

– Кайсын: “Менә болайрак булсын иде”, – дип халык сорый, кайсын архитектор киңәш итә. Сары төскә буяп, подрядчик ялгышкан. Әйтәм бит, үзгәртәчәкбез.

– Халык сметада күрсәтелгән сумманың төзелештә бик азы тотылудан зарлана. Мәсәлән, йортның фасадына, ягъни алгы өлешенә исәпләнгән 601 меңнең анда китмәгәне көн кебек ачык.

– Алтынчы йортка диелгән акча беркая да китмәячәк. Шул ремонтка юнәлгән икән, эшләрбез. Халыкка зарланырга гына булсын инде. Эшләсәң дә җитешсезлек таба, эшләмәсәң дә ошамый. Кимчелек табу җиңел ул.

КҮРЕНМИ ТОРГАН ҖИТӘКЧЕ

Авыл халкы: “Җыеп аңлатучы булсын иде ичмасам. Сафьяновны да күргән юк, танымыйбыз да”, – дип торганда, җитәкченең анда даими рәвештә җыелышлар үткәреп йөрүен белдем. Менә бит нинди парадокс! Кеше йоклап беткәч, төнлә килсәгез генә инде… Шулай булмаса, 22 фатир хуҗасының берсе күреп алыр иде. Шулай да ремонт эшенең әле төгәлләнмәвен белүегез сөендерде. Кул куюларын сорагач, халык пошаманга калган алайса. Өстәвенә, бөтен капиталь ремонтның 5%ы да җитәкче түгел, гади эшче, пенсионер кесәсенә суга. Кемнең эшләнмәгән ремонт өчен тикмәгә акча түләп ятасы килсен, ди?!

Бу вакыйганы тиктомалдан җитешсезлек табу, юкка бәйләнү дип атавыгыз гына ошамады. Эш йортның матур булмавында, юләрләр йортына охшатып буявыгызда гына түгел. Биредә яшәүчеләр кыш көне җылырак булсын дип тырыша. Бер карасаң, чынга ашмаслыкмыни алар хыялы? Йортны икенче катка кадәр штукатурлау, ишекләрне алыштыру, подвалны кешечә ясау – бетте-китте. Бүленгән акча җитәр-җитмәс булса – бер хәл, муеннан бирелгән бит! Кызык өчен генә булса да, үзегез иренмичә килеп, күрше йортлар белән чагыштырып карагыз. Берсе дә алтынчы йорт кадәр аннан-моннан эшләнмәгән. Ярый әле халык бирешми, акчасын даулый, һаман көрәшә. Әйе, тавышсыз-тынсыз гына җиңә торган замана түгел шул.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Казан – Питрәч – Ленино-Кокушкино – Казан.

Кирәген уйлагыз!

Дәүләт Думасы, тагын зур “ачыш” ясап, партизаннар көнен билгеләтмәкче була. Эш узгач, үзләре генә түгел, балалары да үлеп беткәч, нигә күтәрергә инде ул мәсьәләне? Хәзер авылларда сугышта катнашкан кеше калмады диярлек. Ирләре яу кырында һәлак булып, тол калган аналар да өч авылга дүрт-биш кенә. Менә аларга нинди хөрмәт куела да нинди файда китерелә?! Җимерелгән, ауган җирләрен торгызырга кеше бармы соң? Аларны искә алучы бер иманлы бәндә дә юк бит. Югыйсә үзләренә һәйкәл куярлык. Хезмәт ветераннары да 80гә якынлаша. Ә аларга нинди игътибар бар? Ул чорда зурларча эшләп үскән балалар бүгенге картаймыш көннәрендә 2500 сум ала. Менә сез шуларны кайгыртыгыз! Авылыбызда без, 1939 елда туганнар, 17 егет идек, шуларның инде 8е юк. Ә бит бу афәт безнең буынга да эләкте. Күбебезнең әтисе сугыш кырында ятып калды. Иртә олыгаерга туры килде шул, яшь булуыбызга карамастан, җиң сызганып эшләдек.

Түрәләргә тагын бер кат шуны әйтәсе килә: кирәкмәгәнне уйлап баш ватканчы, күбрәк исәннәр турында кайгыртсагыз иде.

З.ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы,

Олы Елга авылы.

Комментарии