Иске машинага 50 мең сум

Русиянең Табигый ресурслар министрлыгы премьер-министр Владимир Путинның иске машинаны утильләштерү өчен премия билгеләү турындагы тәкъдиме белән килеште. Хәзер хөкүмәт карары проекты барлык җаваплы ведомстволар тарафыннан өйрәнелә.

Әгәр барып чыкса, 10 елдан артык кулланылган иясе аны металл тапшыру пунктына биргән өчен 50 мең сумлык сертификат алачак. Һәм аны яңа сатып алганда файдаланачак. Ләкин сертификат Русиядә җитештерелгән җиңел машиналар өчен генә тапшырыла. Бу исемлеккә, мөгаен, илдә җыелган чит ил машиналары да керә алыр.

Сүз уңаеннан: бүген Русиядә 38 миллион машина теркәлгән. Аларның 48% чамасы 10 елдан артык йөри. Хөкүмәттә сертификат табигатьне чистартырга гына булышып калмас, илдә машина төзелеше тармагына да ярдәм итәр дип өметләнәләр. Европада мондый үрнәк инде кулланыла һәм ул яңа машиналар сату базарына җан өрде.

Бензин кыйммәтләнү дөрес түгел

Федераль антимонополия хезмәте (ФАС) ягулыкка бәя күтәрүне чираттагы тапкыр кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ведомство җитәкчесе Игорь Артемьев сүзләренчә, ягулыкка бәяне күтәрү – кулланучы хисабына баю ул. Хәзер “ФАС” нефть компанияләре тарафыннан ягулыкка нигезсез бәя күтәрү турында кузгатылган эшләрнең икенче сериясен карауны төгәлли. “Бу регионнарда 200ләп һәм үзәк аппаратта – 2 зур эш. Һәркайсы эре дүртлеккә: “Газпромнефть”, “ЛУКОЙЛ”, “Роснефть” һәм “ТНК–ВР” нефть компанияләренә карый”, – диде Артемьев. Инде ике эш буенча ике компаниянең гаебе танылган. Якын көннәрдә тагын ике ширкәт шундый карар алачак. Игорь Артемьев сүзләренчә, штрафлар кырыс. Чөнки мондый эш өстә саналган компанияләргә беренче тапкыр гына кузгатылмый.

“ФАС” башлыгы бу компанияләр бәяне нигезсез күтәрә дип саный.

Якутларга космостан таш “атканнар”

Якутиягә метеорит төшкән. “Новый регион” хәбәренә караганда, Покровск шәһәре янындагы Улах–Ан авылы кешеләре аның төшкәнен дә күреп калган. Баксаң, метеорит инде бер ай элек үк төшкән һәм авылның бер кешесе аны өендә саклаган.

Гомумән, бу территориягә рәсми төстә 8 метеорит төшкән дип санала. Шуның берсен генә шаһитлар күреп калган. Искитмәле табылдык Мәскәү галимнәре тарафыннан тикшереләчәк.

хакы үсә

Экспертлар Русиядә ришвәтнең уртача күләмен ачыклаган. Ул узган елгы белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан һәм 27 мең сумны узып киткән, диелә Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек департаменты хәбәрендә.

Хокук саклаучылар әлеге күрсәткечне департаментның оператив тикшеренү нәтиҗәләренә таянып чыгарган. “Интерфакс” хәбәренә ышансаң, хокук саклаучы органнар коррупциягә каршы көрәшне активлаштырган. 2009 елның беренче яртысында гына да дәүләт хакимиятенә каршы 24 мең җинаять ачылган. Бу узган елгы белән чагыштырганда, 15%ка күбрәк. Моның белән бергә ришвәт алу белән бәйле ачылган һәм теркәлгән җинаятьләр дә 26%ка арткан. 6 айда шундый 4,9 мең очрак теркәлгән. 3,5 мең кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Караклар нинди машина ярата?

Русиядә иң күп урлана торган автомобильләр исемлеге ачыкланган. “Росно” иминият ширкәте быел урланган машиналар өчен түләнгән очракларны анализлаган. Халыкны пошаманга калдыра торган әлеге исемлектә беренче урында япон машиналары.

Караклар үз итә торган машина “Mitsubishi Lancer X” икән. Барлык урланган машиналарның 13,6%ы шушы модельгә туры килә. Икенче һәм өченче урыннарны “Honda CR-V” һәм “Mazda 3” машиналары бүлешә. Караклар яраткан машиналар исемлегендә аларга 7,2 һәм 4,5 процент туры килә. Лидер бишлекне “Honda Civic” һәм “Mitsubishi Outlander XL” яба. Шулай ук “Suzuki”, кроссовер “Grand Vitara” да караклар ярата торган машина икән. Түбән Новгородта мөселман каберләре мәсхәрәләнгән

Түбән Новгород өлкәсе Кстово шәһәре зиратының мөселман өлеше мәсхәрәләнгән, дип хәбәр итә өлкәнең эчке эшләр идарәсе.

Бу җинаять узган атнада кылынган. “Биш кабер ташы җимерелгән, зәңгәргә буялган, ташларның берсенә фашист свастикасы ясалган”, – дип белдерде идарә вәкиле.

Бу эшне тикшерү өчен җинаять эше ачылган. Казанда йөзмә күпер сүтелә

башкаласында Казансу елгасы аша йөзмә күпер тиздән сүтеләчәк. Бу турыда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Фәйзуллин белдерде.

Аның әйтүенчә, күперне сүтү 10-15 көн дәвам итәчәк. Әлеге күпер сүтелгәннән соң Миллениум күпере аша хәрәкәт нык артыр дип көтелә. Әмма министр урынбасары, әлеге яңа күпер өстәмә хәрәкәткә түзә алачак, дип ышандыра.

Йөзмә күперне сүтү Казансу елгасын тирәнәйтү зарурлыгы белән аңлатыла. БДИда һәр дүртенче эш ялган

Русия мәгарифен күзәтүче оешма быелгы бердәм дәүләт имтиханында 100 баллы нәтиҗәләрнең чиреге ялган дип белдерә. Оешма җитәкчесе Любовь Глебова әйтүенчә, 100 балл җыйган укучыларның барысының да эшләре тикшерелгән һәм аларның чирегенең чынлыкта 100 баллык булмавы ачыкланган.

Русиядә бердәм дәүләт имтиханында барлыгы 2200 укучы 100 балл җыйган. Тикшерү нәтиҗәләре төзәтү өчен кире төбәкләрдәге комиссияләренә җибәрелгән. Эчәр су программасы акчасы дөрес тотылмаган

Татарстанның хисап палатасы “2006-2008 елларда Татарстанда эчәр су” программасына бюджеттан бүленгән акчаларның ничек тотылуын тикшерде.

Палатаның матбугат хезмәте белдерүенчә, 465 миллион сумның дөрес тотылмавы яки югалуы ачыкланган. Кайбер эш башкаручыларга рөхсәт ителгәннән арттырып түләү очраклары булган. 3 корылма өчен бүленгән акчаның 7.4 миллион сумы артып калган һәм бюджетка кире кайтарылган.

Фатир арзаная

Русиядә торак бәясе аска тәгәри. Һәм бу әле дәвам итәчәк, дип белдерә Русия төзүчеләр берлеге президенты Владимир Яковлев. Хәзерге вакытта бер кв.м торакның уртача хакы Мәскәүдә 122-128 мең сум, ә ил буенча ул 30-40 мең. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә узган айда гына да торак хакы 0,5-0,7%ка кимегән.

Дөрес, экспертлар бәянең зур тизлек белән аска тәгәрәвен фаразламый. Шуңа фатир көтүчеләрне мондый хәбәрләр генә сөендермәс.

БДИ ыгы-зыгы тудырды

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) югары уку йортларындагы эшне катлауландырды гына. Абитуриентларны өстәмә имтихансыз, БДИ нәтиҗәләре буенча гына кабул итүче вузларга документ тапшыручылар бик күп булды. Кабул итү комиссияләре үтә катлаулы шартларда эшләде.

“Абитуриентларның барысы да бюджет факультетларына ыргыла. Мәскәүдә кайбер уку йортларында бер урынга – 100, хәтта 200әр гариза кабул ителгән. Мондый күрсәткечләрнең моңарчы булганы юк иде”, – дип белдерде “Югары икътисад мәктәбе” дәүләт университеты проректоры Григорий Кантрович “Эхо Москвы” радиосына.

Өстәмә кабул итү имтиханнары булган башка вузларда эш җиңелрәк булды. Чөнки гариза бирүчеләр кимрәк. Анда, нигездә, шул һөнәрне сайларга теләүчеләр генә тупланган. Ә БДИлы вузларга гариза тапшыручыларның күпчелеге, кая керсәм дә барыбер принцибыннан чыгып, документларын берничә факультетка, берничә уку йортына биргән.

Казандагы вузларда да ыгы-зыгы булмады түгел. 25 июльдә кабул итү комиссияләре үз эшен төгәлләде. Ә исемлекләр 27 июльдә эленергә тиеш иде. Абитуриентлар бер вуздан икенчесенә йөгереп исемлектән үзләрен эзләде. Дөрес, берничә вузга үткән дәрәҗәлерәген сайлый, ә бушаган урынны аның артындагы түбәнрәк баллы алачак.

чыгымнарны киметә

Казан шәһәр хакимияте утырышында чыгымнарны киметү турында игълан ителде. Шәһәрне тоту өчен кирәк булган 7 миллиард 191 миллион сумның казнага 3 миллиард 813 сумы гына кергән.

Керемнең аз булу сәбәбе итеп салым түләүнең кимүе, реклама һәм җирне кулланышка бирүнең чикләнүе аталды. Махсус комиссия чыгымнарны киметү планын төзегән һәм елның икенче яртысында акчаны иң кирәк өлкәләргә – хезмәт хакы, ашау-эчү, дару һәм социаль ихтыяҗларга гына тотарга карар иткән.

Шәһәр бюджетына яшәгән оешмаларның транспорт, биналарын тоту, җылылык һәм су җиһазларын күзәтү, телефоннар, хуҗалык эшләре чыгымнары кыскартыла. Төзекләндерү эшләре җимерек хәлгә килгән биналарда гына башкарылачак. Казан юлларын төзекләндерү, парк, зират, күлләрне, рөхсәтсез чүплекләрне чистарту, хуҗасыз этләрне тоту кебек эшләргә акча ике мәртәбә киметелә.

“Бу чаралар 280 миллион сумны сакларга ярдәм итәчәк”, – диде Казан башкарма комитеты рәисе Рәфис Борһанов. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда башкарма комитетының 253 хезмәткәре һәм 23 машина кыскартылган, сәяхәт итү һәм йорт-җир уңайлыкларына чыгымнар кимегән. Бу 300 миллион сумлык экономия ясаган. Казан хокук яклаучылары провокация турында белдерә

Казанның хезмәткәрләре Казан кеше хокуклары яклау үзәгенең адвокаты Ирина Хрунованы административ җаваплылыкка тарту документлары тутырган һәм аның машина йөртү хокукын алган.

Хрунова ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан үзенә карата провокация кылынуын белдерә. Аның әйтүенчә, 23 июльдә ул баласын хастаханәгә алып барганда, хезмәткәрләре аның машинасы артыннан килгән, ул юкта машина номерындагы 1 санын 4-кә үзгәрткән һәм соңрак аны туктатып ялган номерлы машина белән йөрүдә гаепләгән. Хрунова машина номеры үзгәртелгәнен белми дә калган. Хрунованы машина йөртү хокукыннан 6 айдан алып 1 елга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Хрунова Казан кеше хокуклары үзәгендә дүшәмбе көнне булган тентүләр эшендә үзәкне вәкиллек итүче адвокат.

Казан кеше хокукларын яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов: “Без үз хезмәткәрләребезгә каршы провокацияләр алга таба да булыр дип көтәбез”, – диде.

Үзәк бу тентүне һәм документларны, компьютерларны тартып алуны милициянең канун бозуларына каршы көрәш алып баруга җавап дип саный. Суд Минин фатирын тентүне “канунсыз” дип тапты

Татарстан югары суды Михаил Мининның фатирында булган тентүне канунсыз дип тапкан суд карарын көчендә калдырды, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге матбугат хезмәте.

2008 елның җәендә милиция Казанда яшәүче 53 яшьлек Михаил Мининның өендә тикшерү уздырып канунсыз корал тоту турында җинаять эше ачкан, фатир хуҗасына шәһәрдән китмәскә кушкан. Соңыннан Мининның гаебе кире кагылган, җинаять эше ябылган. Дәүләтнең рәсми төстә гафу үтенү хатын Минин суд аша агымдагы елның 6 маенда гына алган.

Казанның кеше хокуклары яклау үзәге тырышлыклары белән Михаил Минин фатирында булган тентү суд тарафыннан канунсыз дип табылган. Канунсыз ачылган җинаять эше 189 көн тикшерелгән. Шушы вакыт эчендә алган рухи зыян өчен Минин 300 мең сум акча таләп итеп судка мөрәҗәгать итте.

Комментарии