- 29.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Архив
Һай бу тормыш! Кемнәргәдер бик җиңел бирелә, ә миңа нигәдер бик авырдан, һай авырдан бирелде ул. Бөтен куанычым эшли алу булды. Кемнәндер ярдәм көтеп яшәмәдем, үз көчемә таяндым, туганнарыма да булышырга тырыштым. Кеше хакы кермәсен, дип, хәрәмнән куркып яшәдем. Болар барысы да – намус белән гомер иткән әни тәрбиясеннән. Авыр туфрагың җиңел булсын, җаныңа оҗмах түрләре насыйп әйләсен, ӘНИЕМ!
Әти ил өчен ике сугышта булып, шуннан чирләп кайтып үлде. «Кайтып, өч көн балаларым янында торсам, үлсәм дә үкенмәс идем», – дигән булган ул. Өч елдан, биш ятимне, әби белән әнине калдырып, 38 яшендә үлеп китә.
Безнең якта чыпта артельләре бар иде. Һәр йортта көне-төне мунчаладан чыпта сугып, шуннан капчык ясап тапшыралар. Абый-апалар, әти булмагач, укый алмадылар. Сыерга – печән-салам, үзебезгә ягарга утын әзерләү, хуҗалык-бакча эшләре – барысы да балалар җилкәсендә булды шул. Әти исән вакытта, сыер сатып, бура алып калган булганнар. Әни аны алты ел буена күз карасыдай сарайда саклады. Абый-апалар кул арасына керә башлагач, яңа өй салып чыктык. Әни, Казанга кадәр йөз км юл үтеп, осталарны ашатырга ризык алып кайта иде. Безнең авылга Арчадан соң да алтмыш чакрым бит әле.
Бервакыт бер малай әнине этеп җибәреп, аның сөт-май саткан акчасын алып качкан. Әни бер нәрсәсез елап кайтып керде. Бу авырлыклардан соң бик еш кына йөрәге авырта башлады. Зәңгәрләнеп, үлеп бетә язган вакытлары булды. Андый вакытларда беребез шикәрле су эчерәбез, икенчебез табанына җылы су куябыз. Икенче көнне, авырый дигәненә дә ышанмыйча, бригадир абый әнине колхоз эшенә алып чыгып китә. Өйдә әби булгач, әнине атналар буена, сыер җигеп, ашлык ташырга җибәрәләр. Шулай эшли торгач, аяклары бөгелмәс булып сызлый башлады.
Безнең бәхеткә, әни исән калды, өйне дә салып чыга алдык. Уналты-унҗиде яшьлек абый ат белән урманнан агач кисеп ташый, аны бер яшькә генә олырак апа белән ишегалдындагы корылмага тәгәрәтеп менгереп, такта яралар. Без, кечерәкләр, чыпта сугабыз, басудан чүп үләннәре җыеп, сыерга азык әзерлибез. Кечкенә генә булсак та, печән көлтәләрен җилкәбезгә салып ташый идек.
Лаеш урманнарында 16 яшеннән газапланганга, абыемның да гомере кыска булды. Апаларым, ир-атсыз авыр тормыштан котылырга теләпме, бер-бер артлы бик яшьли кияүгә китеп бардылар. Мин дүртенче класстан соң дүрт-биш километрдагы күрше авылга йөреп укыдым. Әни: «Фермага эшкә кер, мин сине нәрсә белән укытыйм», – дип каршы килсә дә, сигезенче класска укырга киттем. Җәй буе апай белән фермада эшләп, печән-утын әзерләп, утыз сутый бакчаны караганнан соң, уку безгә ял кебек кенә иде.
Тугызынчы класска олы апам яшәгән авылдагы урта мәктәпкә барасым килде. Бәхеткә, интернаты да бар, суда гына пешкән булса да токмач, бәрәңге ашаталар. Әтиле балалар кибеттән тәмле ризыклар алып кайтып ашый, кинога бара, ә минем кинога 5 тиен дә акчам юк. Икенче апам да кияүгә чыгып киткәч, ипи алырга да акча калмады. Кешедән калган ипи кыерчыкларын җыеп алып чыга идем ашханәдән. Авырса да, яше җитмәгәч, әнинең пенсиясе юк, ул вакытта әби дә үлгән иде.
Ә менә әнинең апасы пенсия ала. Мин 10нчы класста укуны ташлармын дип йөргәндә, ул миңа өч сум акча бирде, рәхмәт төшкере. Ипигә генә тотып, шул өч сум белән укып бетердем. 9-10нчы классларда Түбән Кенә мәктәбендә укыганда, Римма Ибраһимова белән смотр концертларында катнашып, 1-2нче урыннарны алганым да исемдә.
Унынчыны тәмамлагач, институтка укырга керәсем килде. Анда стипендия түлиләр, җәен фермада эшләсәм, әнигә дә пенсия бирелә, дип, Казанга китәргә булдым. Иптәш кыз белән сөйләштек тә, пединститутка документлар тапшырырга барырга булдык. Сөйләшкән көндә иртүк торып чыксам, иптәш кызым апалары белән кичтән киткән икән. Казанга бер дә барганым булмагач, әни мине җибәрмәде.
Икенче көнне мәктәптән алган белешмә белән Арчага комсомол комитетына киттем. Норма мәктәбенә пионервожатый булып барырга юллама бирделәр. Бу мәктәп коллективына гомерем буе рәхмәтле булып яшәдем. Басу-фермаларда агитатор ролен башкару, агитбригада белән концертлар кую, колхозның үзешчән сәнгатен җитәкләү, читтән торып институтта уку, комсомол пленумы конференцияләрендә катнашу, 37 ел Үрнәк училищесында укыту – болар барысы да үткән еллар хатирәсе.
Язмышыма, ир-аттан игелек күрмәс, дип язылгандырмы, тормыш йөге гел үз иңемдә булды. Илдә үткәрелгән реформалар нәтиҗәсендә ирсез дә, улсыз да калдым. Улыбызны дәваларга кирәк чакта «Сбербанк»тан акча алып булмады, дүрт-биш «Жигули» алырлык акчаны яндырды хөкүмәт. Улым пединститутта укыганда 21 яшендә үлеп китте. Укытучысы Мансур дачасында тирес ташыткан, улым операция кичергәнен әйтергә курыккан. Ике көннән соңгы сулышын алды ул. Бу хәлдән соң иремә инфаркт булды. Ялгыз башым яшәү авыр булгач, пенсиягә чыкканнан соң, кызым янәшәсенә – Казанга күчендем. Туганнардан, дуслардан әҗәткә акча алып, авылдагы өйне сатып, шәһәрдә фатир алуның авырлыгын үзем генә белдем. Бер үк вакытта өчәр җирдә эшләп, ярты елда бурычларымны түләп бетердем, Аллаһка шөкер!
«Картлыгыма минем калган икән бар гомергә тиеш бәхетләр», –дип, бу көннәрне биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшим. Дүрт ел мәчеткә йөреп, Коръән укырга өйрәндем. Ветераннарның «Картаямыни соң йөрәк?» клубына йөрим. Аның эшчәнлеге турында «Безнең гәҗит»кә яздым да инде. 10 ел милли-мәдәни үзәктә кайнадым. Ринат Зиннурович Закировка без – пенсионерларны эшле иткәне өчен рәхмәт. Артистлар, депутатлар, галимнәр белән очрашу насыйп булды. Матбугат чараларында гыйбрәтле язмышлы һәм үрнәк булырдай кешеләр турында язмаларым басылды. Китап чыгарырга иганәче генә табып булмый әле. Укучылар арасында миңа ярдәм итә алырдай эшмәкәр булмасмы икән, дип өметләнәм.
Әлфия ЗАКИРОВА,
Казан шәһәре
P.S. Даими укучыбыз, авторыбыз Әлфия апаның 28нче майда 70 яшьлек юбилее. Бөтен коллективыбыз һәм газета укучылар исеменнән аны шушы матур бәйрәме белән тәбрик итәбез! Үзегез язганча, соңлап килгән бәхетегезгә сөенеп, сау-сәламәт булып, якыннарыгыз һәм «Безнең гәҗит» белән бергә-бергә тыныч-имин тормыш кичерергә язсын сезгә, Әлфия апа!

Комментарии