- 29.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Архив
Кремль бу документ нигезендә барлык милләтләрне дә бер милли рус коды астына кертү эшләре башларга мөмкин ди белгечләр.
Рxусиядә милли республикаларны, милләтләрне юк итүне максат иткән «Милли сәясәт стратегиясе» кабул ителгәннән соң ел ярым да узмады, бу юнәлештә чираттагы адым ясала. Илнең «Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре» программасы әзерләнә. Русия мәдәният министрлыгы президент хакимиятенә үз тәкъдимнәрен җиткергән инде. Программа өлгесе әзер булгач, киң җәмәгатьчелек тикшерүенә дә чыгарылыр, дип белдерелә.
Бу документны кинорежиссерлар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәни оешма җитәкчеләренең әзерләве әйтелә һәм, алар белдергән фикерләргә күрә, дөньяви мәдәни кыйммәтләр, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре нигезендә үсеше читкә кагылачагы көн кебек ачык. «Русия Көнбатышка һәм Көнчыгышка авышмаган уникаль, үзенчәлекле цивилизация буларак каралырга тиеш» диелә анда. Бу документ Русия Президенты Владимир Путинның 2013нче елда ясаган берьяклы чыгышлары белән үрелеп бара. Ул узган елның сентябрендә халыкара «Валдай» бәхәс клубында Төньяк Атлантик илләр үз тамырларыннан баш тарта, бәйрәмнәр үткәрелми һәм алар ничектер башкача атала, бу модельне башкаларга да тагарга тырышалар, дип көнбатышка ябырылган иде.
Илдәге милли мәдәниятләргә, төрле мәдәни юнәлешләргә килгәндә, бу «җаваплы дәүләт мәдәни сәясәтен үткәргәндә дәүләтнең кыйммәтләр системасына туры килгән мәдәни юнәлешләргә һәм «локаль мәдәни мохит»ларга гына ярдәм итәргә һәм үстерергә» диелә. Бу фикер Русия мәдәният министры Владимир Мединский сүзләре белән мөһерләп тә куела. «Йөз төрле чәчәк атсын, әмма без үзебезгә файдалысына гына су сибәчәкбез», – ди ул.
Бу документны әзерләүнең максаты – илдә «бердәм мәдәни-сивил код» булдыру диелә.
Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов бу программаны илдә бары тик бер генә халык ясау өчен чираттагы адым буларак бәяли. «Федераль үзәктән чыккан теләсә кайсы документның нигезенә, иң беренче чиратта, бердәм халык, бер ил идеясе салына. Моның нигезендә милли мәдәниятләрне инкарь итү ята. Рус мәдәниятенә генә өстенлек биреләчәге турында әйтелгән анда. Шуңа бу документка карашым уңай түгел», – ди ул.
Колшәрипов фикеренчә, Украина вакыйгалары бу документны эшләүне тизләткән. Украинада хакимият алышынгач, президент Виктор Янукович иленнән качкач, Кремль Көнбатыштан көннән-көн ныграк йөз чөерә, аны каралтырга тырыша. Шулай да, Русия моңа кадәр булган багланышларны юкка чыгарып, үз дөньясына бикләнеп, урыс мәдәни коды гына булдырып яши алырмы дигән сорау да туа. «Бу документта Көнбатышка киртә куябыз дигән мәгънә ята. Дөресен әйтсәк, Көнбатышның рус мәдәниятенә йогынтысы шулкадәр көчле хәзер. Җырларын гына алып карасак та, күбесе инглизчә җырларга тырыша. Сәнгатьнең кайсы гына өлкәсен алып карама, Көнбатышның йогынтысы нык күренә. Ул йогынты алга таба да дәвам итәчәк. Хәзер Көнбатыштан аерылып, Көнчыгышка гына йөз тоту турында фикерләр дә ишетелгәли, әмма алар (Русия җитәкчелеге) барыбер Көнбатыштан аерым яши алмый», – ди Колшәрипов.
Галим бу документ та кабул ителгәнче, Русиянең милли сәясәт стратегиясе кебек, киң җәмәгатьчелеккә тикшерүгә чыгарылыр дип өметләнә, әмма фикер ияләренең әллә ни зур үзгәрешләр кертүенә шикләнеп карый. Милли сәясәт стратегиясе дә кискен тәнкыйтьләргә дучар булган иде, асылда Мәскәү барыбер үзенә генә ярашлы итеп язды, ди ул.
Казанда яшәүче сәясәт галимәсе Зөлфия Кадыйр да бу программаның эшләп китеп, татарның гасырлар буе ныгыган мәдәни кодына тискәре йогынты ясавына шикләнә. «Мәскәүнең төрле проектларына исем китми минем. Өстән җибәрелгән кәгазь белән генә кешенең мәдәниятен дә, мәдәни кодын да үзгәртеп булмый. Ул мөмкин түгел. Чөнки культура, мәдәният – гасырлар буе җыелып барган этник мәдәни мирас, ата-бабалардан калган зур байлык ул. Урыслар аны үзгәртә алмады. 500 елга сузылган урыс белән көрәштә татар барыбер татар булып калды. Бу иң яхшы дәлил булып тора», – ди Кадыйр.
Шулай да ул чын татар мәдәни кодлы зыялыларның аз булуын белдерә. Мәскәү кубызына биюче түрәләрнең гамәлләренә аптырый һәм аларның гомумкешелек кыйммәтләреннән, татар кодыннан читләшә барганын әйтә. «Соңгы вакытларда татар халкының үз-үзен тотышы мине бик борчый. Әллә, чынлап та урыска әйләнә башлады микән татар, дип шикләнә башладым, чөнки Кырым вакыйгаларын бик кайгырып күзәттем. Татар зыялыларының, хәтта дин әһелләренең кылануларын бер дә хупламыйм. Татар, тукта әле, бу минем милли мәнфәгатьләремә, минем татар акылыма туры киләме дип уйлап тормый. Урыс ни кушса – шулай эшли. Урыс кебек хәрәкәт итә, урыс кебек эшли, хәтта урыстан да алданрак йөгереп эшләп куя.
Дөнья Русиянең гамәлләрен кабул итми, димәк, Русиянең үз мәдәни коды дөнья цивилизациясенә туры килми. Нигә без (татарлар) аны кабатларга тиеш әле? Безгә туры киләме ул? Миңа шәхсән үземә туры килми. Ике ел элек президент сайлауда 80% татар Путинга тавыш биргәч, мин, Путинга тавыш биргән милләт минем милләтем була алмый, дип әйттем. Мондый адымнар миңа туры килми.
Мәскәү интеллигенциясе Кырым вакыйгаларына каршы чыкты. Анда татары, урысы да, яһүдие дә бар иде, дистә меңнәрчә кеше урамнарга чыкты. Бу Путинга каршы чыгучылар белән минем кодым күбрәк туры килә. Татарча сөйләшеп, намаз укып аннан соң Кырымны урыска кушарга булышкан татарларга караганда, урыс зыялыларының коды миңа күбрәк туры килә. Мин явызлыкка һәм гаделсезлеккә һәрвакыт каршы чыгам», ди Кадыйр.
Мәскәүнең бердәм русияле ясап, барлык милләтләрне дә бер код астына кертеп, рус мәдәниятен һәм яшәешен көчләп тагуына каршы торырдай көч бармы? Татар халкы бу «рус коды»на каршы тора аламы?
«Элек аны зыялылар кайгырта торган иде. Социаль пирамида дигән нәрсә бар. Аста төп халык, ә өстә зыялылар. Алар матрица архитекторлары, ягъни кеше фикеренә, кеше күңеленә үтеп керә торган, сирәк очрый торган, Аллаһы тәгалә тарафыннан җибәрелә торган кешеләр элек тә булган, хәзер дә бар. Ә андыйларга бездә эфир да, телевидение дә юк, китапларын да бастырмыйлар. Алар Русиядә тулысынча изоляциядә. Хәзер халык адашкан көтү кебек, кем сызгырса, шуңа иярә. 80% тавышын явыз кешеләргә бирә», –ди Кадыйр.
Путин узган атнада «Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре»нең төп тәкъдимнәрен әзерләүче төркем җитәкчесе Владимир Толстой (язучының оныгы) белән очрашты. Бу очрашуда Путин, бердәм русияле милләтен күз алдында тотып, мәдәниятне төп берләштерүче субстанция икәнен атады һәм милләтләр графасына ни язылган булу зур әһәмияткә ия түгел, ә кечкенәдән нинди мәдәни принциплар иңдерелүе әһәмияткә ия, диде. «Ышанам, бу документның төп максаты әнә шул», ди Путин.
Кырымтатарлар килешү имзаланмауны төрлечә аңлата
Кырымтатар мәҗлесе һәм Татар конгрессы арасында көтелгән килешүнең имзаланмавы мәҗлес рәисе Рифат Чубаровның Казанга килә алмавы белән дә, кырымтатарларның башта Русия белән иң югары дәрәҗәдә килешергә теләве белән дә аңлатыла.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәис урынбасары Ринат Вәлиуллин әйтүенчә, Кырымтатар мәҗлесе белән хезмәттәшлек турында килешү кырымтатар вәкилләренең бу көннәрдәге Казан сәфәре вакытында кул куелмаса да, ул бераз соңрак имзаланачак. Вәлиуллин «Азатлык»ка: «Күптән түгел Кырымда булганда, Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров белән бу турыда сөйләштек, ул, мөмкинлек табып, Казанга киләчәген һәм шунда килешүне имзалаячагын белдерде», – диде.
Моны Кырымның Сергей Аксенов җитәкчелегендәге үзешчән хөкүмәтенең рәис урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленур Ислямов та раслады. Ислямов шимбә көнне Тукай һәйкәленә чәчәк салганнан соң, «Азатлык» соравына җавап биреп, «Килешүгә кул куелмады. Ни өчен дигәндә, рәисебез Рифат Чубаров килмәде. Шуңа күрә без кайбер мәсьәләләрне хәл итә алмадык. Килер. Мин аны әле киләчәк дип беләм», – диде.
Элегрәк хезмәттәшлек килешүенең 26нчы апрельдә имзаланачагы игълан ителгән иде.
Кырымтатар мәҗлесендә тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы Али Хәмзин Чубаровның Казанга килә алмавын «Азатлык»ка Кырымдагы вазгыятьнең киеренкеләшеп китүе белән аңлатты. «Тәкъдим ителгән килешү үзе бик яхшы иде, әмма хәзер бик күп башка мәсьәләләр туды. Кырымда вазгыять катлаулы. Безнең юлбашчыбыз Мостафа Җәмилевне persona non gratа дип игълан итү, Чубаровка янаулар бара. Ул сүзләр ниндидер аерым кешеләрдән түгел, ә сенаторлар тарафыннан яңгырый. Бүген бездә кырымтатарлар язмышы өчен борчу тудыра торган сораулар арта. Хәзерге вазгыятьтә халкыбызга куркыныч яный дип саныйбыз», – диде Хәмзин.
Узган атнада кырымтатар вәкилләре Казанга җыенганда Акмәчеттә үзләрен «Кырым самооборонасы» дип атаучы сугышчан төркем Мәҗлес бинасына һөҗүм итте һәм бинага куелган Украина әләмен алып китте.
Казанга килгән кырымтатар вәкилләре җитәкчесе, Кырымтатар мәҗлесенең рәис урынбасары Нариман Җәлялов исә килешүнең имзаланмавын башкачарак аңлата. Аның әйтүенчә, Башта Русия хакимияте белән мөнәсәбәтләрнең нигезе турында килешергә кирәк. «Кырымтатарлар белән Русия җитәкчелеге арасында иң югары дәрәҗәдә килешү булмый торып, башка проектлар турында сөйләшергә әле иртәрәк», – диде Җәлялов.
Кырымтатар вәкилләре Казан татарларына кунакчыллык өчен рәхмәт белдерә, әмма алда торган проблемаларны чишү турында сөйләшү өчен кырымтатар җитәкчелеген шәхсән Русия Президенты Владимир Путин чакырырга тиеш дип исәпли.
Наиф АКМАЛ.
Страсбург мәхкәмәсе Казан милициясенең кеше үтерүенә аңлатма сорый
Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсе Русия хакимиятеннән 2007нче елда Юдино бистәсендә милиция тарафыннан үтерелгән Радик Рамазанов эше турында аңлатмалар сорый. Аерым алганда, анда кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау конвенциясе нигезендә, Рамазановның хокукларын бозу булганмы һәм милициянең ул вакыттагы гамәлләре нигезлеме, диелгән. Шулай ук Рамазановның үлемен тикшерү тиешлечә үткәрелгәнме һәм аның туганнарына ил эчендә хокук яклау эшләрен алып бару өчен мохит тудырылганмы дип кызыксына. Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, моннан тыш алар милиционерларның Рамазановның фатирына үтеп керүе канунимы дигән сораулар куя.
Билгеле булганча, 2007нче елның гыйнварында наркотик җитештерүне ачыклау максатында, милиционерлар Алексей Дукс һәм Руслан Таҗиев Казанның Юдино бистәсендә яшәүче гаилә башлыгы, 31 яшьлек Радик Рамазанов фатирына бәреп кереп, аны атып үтерә.
Милиционерлар ул чакта эш киеменнән булмый, шуңа Радикның туганнары нәрсә булганын да аңламый кала, чөнки хезмәткәрләр үзләренең кем булуларын да әйтеп тормый.
Алар керешкә үк Рамазановка ташлана һәм егет икенче бүлмәгә качмакчы була, әмма милиционерлар аңа атып, яралыйлар һәм аяклары белән типкәли-типкәли кыйный башлыйлар. Нәтиҗәдә, Радик ашыгыч ярдәм машинасында үлә.
Әлеге хәлдән соң Радикның туганнары Казанның хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать итә.
Дукс һәм Таҗиевка фатирга канунсыз бәреп керү, эш вәкаләтләрен явызларча файдалану һәм корал куллануда гаепләүләр белдерелә. Ә Дукска тагын кеше үтерү маддәсе дә өстәлә. Мәхкәмә тыңлаулары ел ярым дәвам итә һәм дәүләт гаепләүчесе Дуксны – 13, ә Таҗиевны 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Ләкин хөкемдар Владимир Морозов аларны аклау карарын чыгара.
Югары мәхкәмә дә әлеге карарны үзгәрешсез калдыра. Казан хокук яклау үзәге юристлары, бу кеше хокуклары һәм ирекләре конвенциясенең өч маддәсе, аерым алганда яшәү, торак кагылгысызлыгы һәм тиешлечә тикшерү уздыруга хокуклары бозылган, дип саный. Рамазановның туганнары, Русия мәхкәмәләренең мондый карарыннан соң, эшне Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә юллый.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Русиядә милләтләргә каршы «Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре» әзерләнә,

Комментарии