Дөнья матбугаты безнең хакта

Дөнья матбугаты безнең хакта

The Guardian: Бу атнада АКШның Русиягә санкциясе, Украина сәбәпле, тагын да көчәйтелә. Барак Обама шундый ук катгыйлыкны Европа илләреннән дә көтә.

АКШ Президенты киңәшчесе урынбасары Тони Блинкен сүзләренчә, Американың максаты – Русияне икътисади яктан хәлсезләндерү. Русиянең изоляцияләнүе көннән-көн арта. Аның кыйммәтле кәгазьләре ел башыннан 22 процентка очсызланды инде. Хәзер Путинга якын торган кешеләргә басым арттырылачак, дип белдерде ул.

Халыкара эшләр буенча сенат комитеты әгъзасы Боб Коркер аерым кешеләргә генә түгел, Русия ширкәтләренә махсус санкцияләр кертергә кирәк, дип саный. Русия икътисады бик уалучан, аның 4 эре банкына, «Газпром»га басым ясау да җитә, ди ул.

The New York Times: Русиягә бернинди санкцияләр дә бик тиз йогынты ясый алмый, дип белдерә мәгълүм эшмәкәр, хәзер чит илдә яшәүче Михаил Ходорковский. Аның фикеренчә, алдагы 3-5 елда хәлләр авырая барачак, әмма критик чиккә җитмәячәкбез.

Хәзер АКШ Путинның яшерелгән байлыкларын табарга тырыша. Расланмаган мәгълүматларга караганда, аның 40-70 миллиард доллар акчасы бар дип исәпләнә. Икенче экспертлар, КГБ заманыннан дәүләт тәэминатында булган Путинга акча нигә кирәк, дип аптырый, бу мәгълүматка каршы төшә.

Corriere della Sera: В. Путин заманында бөек Сербия турында хыялланган Слободан Милошевичка охшап бара. Америка сәясмәне һәм дипломат Строуб Тэлботт фикеренчә, Русия Президенты куркыныч юлга басты. Аның йогынтысы Европага да җәелергә мөмкин. Путин Украинадагы әфлисун инкыйлабыннан курыкты. Ул бәйсез дәүләтләрдә яшәүче урысча сөйләшүчеләрне ватандашлары дип игълан итте. Әмма Путин планнары барып чыкмаячак: милләтчелек һәм шовинизм ягулыгы белән илдә янгын чыгару – бик куркыныч гамәл. Дөнья матбугаты безнең хакта, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии