- 29.04.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №17 (1 май)
- Рубрика: Архив
Татар егетләренең Русия армиясе турында фикерләре төрле. Кемдер хәрби хезмәтне рухи яктан сындыручы төрмә ди, кемдер тормышка өйрәтә торган мәктәп, ди. Шунысы кызык: төрле бүлекләрдә хезмәт иткән егетләр Русия армиясендәге татар солдатларының үзенчәлекле ролен ассызыклый.
Русиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Егетләр армиягә 10 майдан китә башлаячак. Казанда узачак Универсиада язгы чакырылышның вакытын кыскарта. Чакырылучылар июнь ахырына кадәр армиягә озатылып бетәргә тиеш. Бу хакта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин белдерде. Республикада комиссия узарга 20 мең кеше чакырыла, шуларның 4 меңе солдат шинеле киячәк. Альтернатив хезмәткә исә бары тик җиде кеше озатыла. Комиссар белдергәнчә, бу чакырылышта төрле сәбәпләр белән армиягә бармый калган югары белемле гражданнарны хәрби хезмәткә җибәрү буенча актив эш алып барылачак.
«Азатлык» хәбәрчесе хезмәт иткән яки төрле сәбәп белән армиягә бармаган татар егетләренең хәрби хезмәткә карата фикерләрен белеште. Яшьләрнең армиягә карашы төрле булып чыкты.
Илшат Атнагулов югары белем алгач бер ел Свердлау өлкәсендә хезмәт итеп кайткан. Армия милләтпәрвәрлекне арттыру функциясен үтәп бетерми дигән фикергә килгән ул хезмәттән кайткач. «Дәүләткә мәхәббәт артмый. Әзрәк нәфрәт белән дә карыйсың», ди ул. «Хәрби хезмәткә баргач һәм андагы шартларны күргәч, күзләр акаеп чыга, колаклар шиңеп төшә. Армиядә кешенең үз-үзен саклау инстинкты ачыла. Анда төрле милләт вәкилләре булуы куандыра. Руслар исә аз иде, татарлардан да азрак булды. Армиядә татарларның оешканлыгы сизелеп тора. Иң җитез, иң бердәм булганнары – татарлар иде», дип сөйли Атнагулов.
Марат Бәйрәмгулов, ир кеше өчен хәрби хезмәтнең мәҗбүри булуы күпкә яхшырак дип саный. Килешү белән баручылар бар, ләкин алар авыр хәлдә калучылар дигән нәтиҗәгә килгән ул. Илшат кебек үк, Марат та бергә хезмәт иткән татарларның үзенчәлеген билгели. «Татарлар хезмәт итмәсә, Русия бүлекләре авыр хәлдә булыр иде. Татарларны анда хөрмәт итәләр, чөнки алар тәртип оештыралар, бар эшкә җаваплы карыйлар», ди Бәйрәмгулов.
Татарлар һәм башка рус булмаган халыкларның Русия армиясендә хезмәт итүе ирекле булырга тиеш дип саный «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин. «Алар – яулап алынган халыклар һәм шуңа күрә империягә хезмәт итәргә тиеш түгел. Татарларның Русия армиясенә хезмәт итүе – ул безне юкка чыгарып маташкан дәүләткә хезмәт итүгә тиң. Әлбәттә, бу дөрес түгел», ди ул. «Хәзерге Русиянең армиясенә карасаң, ул бит армия дә түгел, ул коточкыч әйбер, анда күп кенә кеше гарип булып кайта. Күбесен рухи яктан сындыралар. Чит илләр белән чагыштырганда, безнең армия ул – төрмә. Татарларның үз армиясе булырга тиеш һәм ул булачак та», дип өметен өзми Нәбиуллин.
«Путин белән сөйләшү – халыкны алдау»
Владимир Путин белән 25 апрель көнне булган турыдан туры элемтә тапшыруына Чаллыдан бер меңнән артык сорау-мөрәҗәгать җибәрелгән. Язучы Айдар Хәлим Путинга юлланган соравын ахыргача әйтергә өлгермәгән, «автомат» аны яздырудан туктаган.
Айдар Хәлим, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе: «Сорау бирүдә бернинди тоткарлыклар да булмаячак дигәч, күрсәтелгән телефонга тоттым да шалтыраттым. Гаҗәп, телефон трубкасын шундук алып, исем фамилиягезне әйтеп, бер минут эчендә соравыгызны бирә аласыз диделәр. Путинга соравым мондый иде: Сез Русия Конституциясе гаранты буларак, бөек урыс шовинизмына яраклашырга тырышып, юрист улы Жириновский сәясәтен алга чыгарып, Русияне бар иткән, Русия Федерациясен тәшкил иткән халыкларның телләрен, мәдәниятләрен юкка чыгару өстендә эшлисез. Сез аңлыйсызмы, әгәр дә Советлар берлеген эчкече Ельцин таратса, сезнең, кайвакыт ачу китергеч дәрәҗәдә айнык кешенең, көтмәгәндә генә Русияне таркатучы булуын күз алдыгызга китерәсезме? Чөнки сез нәкъ шундый юллар белән Русияне таркатуга алып барасыз. Шушы сүзләрдән соң минем сорау бирүне шып туктаттылар. Ә соравымның дәвамы болай иде: нишләп соңгы 10-15 елда урыс булмаган кешеләрдән берәү дә югары Дәүләт премияләре белән бүләкләнми? Җиңү бәйрәмнәре барышында урыс булмаган милләт вәкилләренең батырлыклары, исемнәре аталмый? Ни өчен бер генә халыкның да мәдәният декадасы уздырылмый? Гомумән, Русиядә урыстан башка халык юкмыни, бу нинди хәл? Ни өчен Конституциягә каршы килеп илне ике исем – Русия Федерациясе һәм Русия дип атыйлар? Ил бер генә исемле булырга тиештер. Үзебезгә кирәктә Русия, тегеләргә кирәк булганда Русия Федерациясе диелә. Никадәр вак, урыслаштыруның бер юлы бу.
Әйе, сорауларны ахыргача тыңлап бетермәделәр. Белүемчә, сорау ошамаган очракта аны өзәләр икән. Сорауларым ахырына кадәр бирелгән булса да, Путин моңа җавап бирмәячәк иде. Ләкин җавапны тарих бирер. Бәлки аның бүгенге гамәлләре урыс империясен җимерүгә юл әзерләведер? Рәхмәт төшкере, шулай була күрсен иде.
Дөрес, мондый турыдан туры элемтәләр элек тә булды. Мин бу чараның төбендә оппозициядәге көчләрнең барлыгын, аларның ничек уйлавын, мөмкинлек барында тавышларын яздырып алу, аны мәгълүмат банкына утырту, кирәк чакта үч алу күренеше ята, дип уйлыйм. Русиядә милләтара, милли температураны, социаль карашларны белүдә бары Путинның гына башына килгән, бары ФСБлар гына кулланырга сәләтле булган бик нечкә әйбер бу. Моңарчы да Путинның бер генә сорауга да чынлап торып җавап биргәне булмады. Торак-коммуналь мәсьәләсен күтәрәләр дә, халык мәнфәгате өчен көрәшәбез диләр дә, шундук бәяләр арта.
Татар телебез дә беткән саен, бу телне үстерү, яклау турында урыс телендә киңәшмәләр үткәрәләр. Телне сакларга да, үстерергә дә кирәк түгел. Син татарча сөйләш кенә».
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов Путин белән булган элемтәгә сораулар юлламаган.
– Элегрәк мин Медведевка да, Путинга да сораулар җибәрдем. Инде хәзер аңладым, сорау бирүнең бернинди мәгънәсе юк. Чөнки анда миллионлаган сорау бирәләр, күпчелеге авыр тормыштан зарлана. Бу турыдан туры элемтәне мин Путин оештырган Русия күләмендәге спектакль дим. Ни өчен дигәндә, барлык төбәкләрдә сорау бирүчеләр баштан ук әзерләнеп куелган, Путинның да җаваплары әзерләнгән. Шундый юл белән Путин Русиянең демократик ил булуын күрсәтергә тели. Чынбарлыкта алай түгел. Элемтә артында полиция, ФСБ структуралары контроле тора.
Хәтерлим, кайсыдыр елны Себер ягында оештырылган сорау бирүдә ирле-хатынлы татар кешеләренең үз теләкләре буенча сорау бирергә омтылулары өчен аларны кыйнап шифаханәгә озаталар. Мондый хәлләр Кавказда да күп булды. Туры сүзләрен әйтергә теләүчеләрне төрмәләргә озату очраклары турында да сүзләр булды. Шулай булгач, бу элемтә түгел, халыкны алдау гына.
Хәлил Әюпов, Түбән Кама шәһәре ТИҮе рәистәше:
– Без сораулар әзерләмәдек. Чөнки Путинның сорауларга җавап бирү рәвешен кәмит буларак кына кабул итәбез. Чынлыкта бу турыдан туры элемтәне Путин үз дәрәҗәсен күтәрү өчен генә эшли. Президент юл салу, торак мәсьәләсен хәл итәргә тиеш түгел, аңа дәүләткүләм проблемаларны чишү мәслихәт. Бу турыдан туры элемтәдән дә зур үзгәрешләргә өмет итмибез, барыбер элекке театр булачак, – диде.
Кайбер елларда шундый элемтә барышында Чаллыдан да турыдан туры эфирда сораулар бирүне оештыралар иде. Быел андый хәл күзәтелмәде.
Русиядә телевидение ялган сөйли
Дөньяның утызлап илендә күрсәтелгән «Зур ярышлар» («Большие гонки») уены финалы Русия тамашачысына бөтенләй үзгәртелеп күрсәтелгән.
2012 елда бу бәйгедә Казахстан төркеме җиңгән һәм башка илләр Казахстанның җиңүен бәйрәм итү тамашасын караган булса, Русия тамашачысына ике төркемнең дә бертигез чыгыш ясавы хәбәр ителгәннән соң, Русиянең чемпион булуы турында җыр башлана.
Башка илләргә күрсәтелгән тапшыруда алып баручы Казахстан төркеменең бер секунд алдарак килеп, җиңүен игълан итә һәм Русия командасын, икенче урынның да начар булмавын әйтеп, тынычландырырга тырыша. Җиңүче касәсе Казахстан командасына бирелгәч, казахлар үз телләрендә чыгыш ясап, җиңүне бәйрәм итәргә керешә. Әмма Русия телевидениесе халыкка моны күрсәтергә теләмәгән һәм финалны башкача төшергән.
2012 елда Казахстанның җиңүе «Зур ярышлар»ның Wikipedia сәхифәсендә дә ачык итеп язылган. Яңа Ел бәйрәме алдыннан булган бу хәл, күрәсең, бәйрәмнәр сәбәпле онытылып калган булса да, хәзер интернеттагы фикер алышуларда Русия телевидениесенең мондый оятсыз ялган күрсәтүенә ачу белдерүләр башланды. Икенчеләре исе бу фикер алышуларда ачу белдерүчеләрдән Беренче канал инде күптәннән тамашаларны гына түгел, чын тормышны да бозып күрсәтә, аның мәгълүматларына ышанасыгыз юк иде, дип көлә.
Чернобыльдәге атом шартлавына – 27 ел
Узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 27 ел тулды. Элекке Советлар Берлегендәге күп кенә илләрдә җомга көнне әлеге каза корбаннарын искә алдылар. Төп чаралар Украина, Беларус һәм Русиядә узды.
Казанда Чернобыль казасы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 3588 кешенең исеме язылган һәйкәл янында әлеге һәлакәткә каршы көрәштә катнашучыларга багышланган митинг узды.
Уфада, Химиклар мәдәният сарае янындагы паркта, Чернобыль казасына каршы көрәшкән башкортстанлылар хөрмәтенә куелачак һәйкәл урынына чәчәкләр салынды.
Чернобыль атом станциясендәге шартлау нәтиҗәсендә тирә якка барлыгы 50 миллион кюри күләмендә нурланышлы матдәләр тарала. Бу Хиросимада шартлаган атом бомбасы нурланышыннан 500 мәртәбә күбрәк дигән сүз.
Баштарак совет хакимияте бу каза турында хәбәрне халыктан яшерә һәм күпләр сәламәтлеккә зыянлы нурланыш ала. Берничә көн үткәч кенә шартлау урыныннан 30 чакрымга кадәр ераклыкта яшәгән кешеләрне читкәрәк күчерәләр.
Шартлау булган урыннан нурланыш чыгу, аның өстендә саклагыч калкан (саркофаг) төзелгәч, 1986 елның ноябрендә генә туктый. Ул калкан искерү сәбәпле хәзер аның өстендә яңа калкан төзелә. Бу төзелешнең бәясе 935 миллион евро булыр дип исәпләнә. Төзелеш өчен акчаның зур өлешен Европа Берлеге бирә.
Хәзер Чернобыль атом электр станциясе тирәсендәге зонага керү рөхсәт ителә. Рөхсәт алу өчен андагы идарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда инде үлемгә китерерлек дәрәҗәдә нурланыш юк диярлек. Шуңа анда барырга теләүчеләр арта бара. Берничә ел элек рәсми булмаган экстрим-туризм кәсебе дә оеша башлаган иде.
Әмма соңрак мондый туризмны тыйдылар. Хәзер зонаны карарга килүчеләр анда «мәгълүмат алу максатындагы экскурсия кылучылар» статусында рәсми рәвештә керә ала. Әмма туристларны иң нык җәлеп иткән якындагы Припять шәһәренә керү гомумән тыела. Бу андагы искергән йортларның җимерелә башлавы белән аңлатыла. «Азатлык» радиосының Украинадагы хәбәрчесе әйтүенчә, берничә көн элек кенә ул Припять шәһәрендәге бер элекке ресторан бинасына кергәч бинаның бер өлеше аның күз алдында җимерелгән.

Комментарии