Ике очрашу…

Ике очрашу…

ага Миңнуллинны югалтканга да шактый вакыт үтеп бара. Тик шулай да күңелдә аңа булган ихтирам арта гына кебек. Ана теленнән оялган башлыклар арасында да ул чын мәгънәсендә татар теле өчен җан атучы бердәнберләрнең бере иде. Шуңа күрә дә, ул вафат булгач, күпләр татар телендә үз сүзен җиткерә алган депутатны югалтуга уфтанды…

Мәктәптә укыган елларда, Туфан абыйны шәп драматург буларак кына белә идем. Киләчәктә әдәбият өлкәсен сайлавым, миңа аның белән танышуга гына түгел, хәтта аның алдында чыгыш ясау бәхетенә дә китерде.

Бу танышуның башлангычы ул вакытта Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым җитәкләгән «Интертат» электрон газетасына барып тоташа. Кулына диплом тоткан, шулай да әлегә бер тәҗрибәсе булмаган кыз баланы курыкмыйча эшкә алды ул ханым. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Шулай да, безгә бергә озак эшләргә насыйп булмады. Ул киткәндә:«Мин сине күрүгә әнигә охшаттым. Шуңа уйлап та тормыйча эшкә алдым», – диде. Бу сүзләр гүя миңа канат куйды. Нәҗибә ханымның төскә-биткә матур булуы, миңа да сөйкемлелек өстәгәндәй булды…

«Интертат»та эшләгән елымда Азнакай шәһәрендә театр атналыгы булганлыктан, мин дә башка журналистлар белән ерак юлга кузгалдым. Юлда күргән маҗараларны сөйләп бетерерлек түгел, ә иң мөһиме бу сәяхәтем мине Туфан белән очраштырды.

Азнакайда кызыклы очрашулар, концерт, тамашалар бер-бер артлы булып торды. Шулай итеп, безне – бер көтү журналистларны китапханәгә алып барасылар иде. Көтмәгәндә, без утырган «Газель» машинасына Туфан абый да кереп утырды. Юл буе аңа карап бардым. Ул безгә Азнакай шәһәрендәге татарлар тормышының нык һәм мәдәният үзәгенең шулай көчле булуына сөенүен әйтте. Юл буе безне көлдереп, кызык вакыйгалар сөйләп барды. Аның шулкадәр шаян, шул ук вакытта бик тә акыллы кеше булуына тагын бер кат төшендем. Һәр мәзәге тел темасына барып тоташа, шулай ук анда көчле сарказм да яңгырап тора иде…

Азнакай китапханәсендә безне мәктәп укучылары, укытучылар һәм китапханә коллективы каршы алды. Безне зурлап, түргә махсус урнаштырылган өстәлгә утырттылар. Мин Туфан абый янына ук эләктем. Шуңа да, әллә нинди горурлык хисе белән утырдым, янәсе мин дә зур кеше!

Иң беренче сүз Туфан абыйга бирелде. Аның шул вакытта сөйләгән бер вакыйгасы миңа үтә дә кызык булып тоелган иде. Бервакыт Туфан ага эшләре буенча, бер районга (исеме онытылган) бара. Аның дәрәҗәле һәм сүзе үтә торган кеше булуын истә тотып, бер ханым аңа үтенечен белдерә: «Улым чит җирдә төрмәдә. Аны үзебезнең якларга күчереп булмасмы икән», – ди. Татар булган бу ханымга Туфан ага: «Улыгыз да татармы? Татарча сөйләшәме?» – дип сорагач, ханым: «Улым милләте буенча татар, әмма мин аны зур кеше булсын, еракларга китсен дип урысча укыттым», – дип әйтә. Туфан ага ачуы чыгып: «Улыгыз бик зур кеше булган икән, бик еракка да киткән. Булдыргансыз!» – дигән.

Туфан абый мондый төр вакыйгаларны шактый сөйләде. «Мин дә татар милләтеннән, Президент та! Кешенең дәрәҗәсенә телнең катнашы юк!» – диде ул чыгышында кабат-кабат. Шулай да, рус телен белергә кирәк булуын да кире какмады. «Чөнки ул көндәлек таләп ителә. Ләкин туган тел – ул туган тел. Аннан читләшергә ярамый. Аны юк итү – үзеңне юк итү дигән сүз!»

«Мин мәктәпләрдә еш булам», – диде Туфан абый чыгышын дәвам итеп. «Шулай бервакыт Казанның бер мәктәбендә йөз-кыяфәте буенча бөтенләй татарга охшамаган кечкенә генә кызның матур итеп татарча бәйрәм алып баруына исем китте. Әнисеннән бу баланың нинди милләттән булуын сорашкан идем. Русча сөйләшкән ана миңа баланың бөтенләй татарга катнашы булмавын, шулай да баланың тәрбиячесе татар булып, баланың аңа тартылуы, шулай ук аның телен үзләштерүен сөйләп китте».

Бу вакыйгалар азнакайлылар күңеленә дә хуш килде. Гөрләтеп кул чаптылар. Туфан абыйның Азнакай кияве булуын да еш искәртеп, аңа рәхмәт әйттеләр.

Туфан абый белән икенче очрашуыбыз Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында булды. Ул вакытта инде мин анда әдәби бүлекне җитәкли идем. Туфан абый Нәҗибә ханым белән җитәкләшеп, үзенең «Нигез ташлары» спектакленең премьерасын карарга килде. Шундый күркәм пар иде алар. Нәҗибә ханымның да бәхетле булуы күзләрендә чагылды. Туфан абый да, гадәттәгечә, үзен егетләр кебек тотты. Ләкин бу аның соңгы көннәре булган икән шул…

Янып яшәде Туфан абый, эшләп яшәде! Гомере дә үкенечле булмады. Нәкъ Әлдермеш картныкы кебек!

Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА.

ЯКТЫ ХАТИРӘЛӘР

Әлеге язмам кадерле дәү әнием Сания һәм аның мәртәбәле якташы Туфан Миңнуллин рухына дога булып ирешсен иде.

Бигрәк тә язын күңел авылга тартыла. Бөек Тукаебызны шигырь бәйрәме үткәреп зурлаганнан соң, авылда яшәгән әби-бабалар рухын да изге ният белән искә аласы килә. Менә мин дә нигеземә янәдән кайттым.

Йортның бүрәнәләрен берәм-берәм дымлы чүпрәк белән сыпырган саен, дәү әниемә бәйле истәлекләр ачылып китәдер сыман. Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылы кызы күрше авылга килен булып төшә. Сугыштан соң башта илне аякка бастырырга кирәк, шәхси бәйрәмнәр аннан соң… Шуңа да никах эшкә барышлый гына теркәлә.

Уңган килен бер эштә дә сынатмый: колхозның кырык кешедән торган тракторчылар бригадасын кайнар ризык белән сыйлый, йорттагы хуҗалыкта абзар тулы терлек, ике бәрәңге бакчасы көтеп тора аны. Әле тагын нигезне ныгытырга, йорт торгызырга кирәк… Шөкер, әби-бабамның назын тоеп үстем. Яңа аертылган җылы каймакка ак күмәч манып ашап утырганда дәү әнием әкиятләрен еш тыңладым. Үсә барган саен, ул әкиятләрнең тормыштан алынган хатирәләр булганына төшенә бардым. «Без үскәндә хәзерге кабартылган балон ише нәрсәләр юк иде, бәбкәм. Сине суга ыргыталар, шунда теләсәң, теләмәсәң дә йөзәргә өйрәнәсең инде», – дия иде ул. Суга бәйле тагын бер хәтирә: «Без чишмәгә төшкәндә, кара борынлы кечкенә малайлар, тыкрыктан килеп чыгып, безне куркыта иде. Араларыннан Туфан, яшел бакаларны ике иң башына куеп, пагон ясап йөри иде», – дип сөйләгәне хәтеремдә. Еллар үтеп, кеше таный башлагач кына, әбием сөйләгән Туфанның мөхтәрәм драматург Туфан Миңнуллин булуын аңладым һәм Татарстанның Идел белән Кама тоташкан иң гүзәл районында тууым белән чиксез горурланып йөри башладым. Янәсе артистларны һәр төбәк тә тудыра анысы. Ә менә шул артистларга уйнар өчен пьесалар язучы, режиссерларга рухи азык бирүче кешеләр бик сирәк. Аларның да иң асылы – безнең район кешесе, кадерле дәү әниемнең зурлап телгә алган авылдашы.

Күкрәгендә җаны булган һәр татар кешесен авылга тартып кайтара торган бер зур бәйрәм бар. Ул – Сабантуй. Бездә Сабантуеның нуры Туфан абый Миңнуллин иде. «Кайткан икән, әнә үзе дә килә», – дип күрми калган кешенең кабыргасына төртеп күрсәтә идек. Туфан абыйны район башлыкларыннан алып нәни балаларга хәтле әйләндереп алган булыр, һәрберсенә кыска, ләкин үтә дә туры килгән төртмәле сүзләрен табар ул. Туган төбәге, туган милләте өчен сабыйларча сөенеп, үз җирен аталарча кайгыртып яшәде Туфан абый. Аның гадилегендә бөеклек, ә бөеклегендә гадилек ята иде, минемчә.

«Менә изге кеше, үзе дә озак ятмаган, кешене дә борчымаган». «Туганнарына мәшәкать ясамас өчен, бәйрәм көннәрендә китте бит, изге җан…». Бу сүзләрне мин икенче тапкыр ишетәм. Беренчесе дәү әниемне озатканда иде. Милләтемнең зур югалтуы турында кешедән генә ишеттем. Бәлки, ялгыш яки уйнап кына әйткәннәрдер?! Интернет челтәрен йотлыгып актарам, һәр бит хушлашу, үкенү, кайгы уртаклашу сүзләре белән тулган. Кинәт таза пыялалы күзлек артыннан карап торган тынгысыз күзләр күренде, һай, бер авылда үсүләре, бер көндә китүләре генә түгел, күзлекләре дә ничек охшаган бит бу кешеләрнең. «Җан тарта», «Туган туфрак тарта», «Бер инешнең суын эчкәннәр» дигән гыйбарәләр юктан гына әйтелмидер, күрәсең.

Ләйсән ДИМИЕВА.

Казан шәһәре.

Туфан Миңнуллинга һәйкәл куелырмы?

Татар халкының яраткан язучысы, күренекле драматург, дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, милләтпәрвәр Туфан Миңнуллинның кинәт кенә вафат булуы бөтен татар халкын тетрәндерде, чөнки ул безнең милләтебезгә бик кирәкле, игелекле кеше иде. Дәүләт Советы депутаты булып, беркем алдында да ялагайланмыйча, туры сүзле, кыю чыгышлары белән республика халкы, бигрәк тә милләттәшләребез мәнфәгатьләрен яклаучы илаһи зат, зәвыклы кеше иде.

Аның исемен мәңгеләштереп, республикабызның бар төбәкләрендә урам яки проспект атамалары аның исеме белән аталсын иде. Тормыштан алып язылган, халыкчан булган сәхнә әсәрләре белән халыкның хөрмәтен яулый алган язучыбыз Туфан ага Миңнуллинга Камал театры янында һәйкәл куелса, бу безнең халкыбыз күңеленә бик хуш килер иде. Аның шулай булачагына ышанасы килә, безнең җитәкчеләребез дә бу хакта уйланадыр кебек тоела миңа.

Милли җанлы, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып, зур эшләр башкарган кешеләребезгә алмашка килердәй, көчле шәхесләр булыр микән?! Ни өчен дигәндә, милләтебезгә каршы оештырылган әшәкелекләрне фаш итеп, митинглар оештырып йөргән милли җанлы, булдыклы кешеләребезне кулга алып, штрафлар түләтеп, суд, прокуратура юлында йөртеп интектерәләр. Дәүләт суверенитетын кабул иткәндә дә, шушы кешеләрнең төп рольне уйнавын онытмасак иде.

Дәүләт Советында Туфан ага Миңнуллинны алмаштырырдай Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Рафис Кашапов, Искәндәр Сираҗи, Илфат Фәйзрахманов, Наил Нәбиуллин кебек депутатларыбызның булуын теләр идем. Без үзебезне-үзебез якларга өйрәнмәсәк, безне беркем дә якламаячак, хәтта үзебезнең Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары арасында да Фәндәс ага Сафиуллиннарыбыз юк шул инде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Югалту

Туфан абый Миңнуллинның якты истәлегенә багышлана.

Туфан абый вафат… Зур югалту

Күпме халык һаман кайгыда.

Һәтта кояш моңсуланды бүген,

Сүлпәнәеп калды ае да.

Шаулавыннан тынып калды урман,

Челтерәп аккан чишмә саекты.

Даһи затны югалттылыр бүген,

Милләтем, син моңа лаекмы?!

Театрлар бер мәл өнсез калды

Сыкрап еладылар сәхнәләр.

Үкседеләр: «Никләр киттең?» – диеп,

Күз яшьләре аша дәшәләр.

Язмыш, нигә шундый кырыс соң син?

Нигә соң син шундый аяусыз?

Барлык җиһан тынып калды бүген

Дөнья төзсез калды, Туфансыз…

Яшәү көчең ташып тора иде

Киңәшләрең булды гел төрле.

Бер урында тора алмадың син,

Эш-гамәлең булды күп төрле.

Туфан абый! Гадел кеше идең

Һәр сүзеңдә иде дөреслек.

Бар сынауны җиңеп чыга белдең,

Һәр эшкә дә таптың керешлек.

Нәҗибә апа, артык борчылмагыз,

Туфан абый халык күңелендә!

Җирдә мәңге маяк булып балкыр

Җаны тибрәлсә дә күкләрдә!

Ходай язганнардан булмый качып,

Без барыбыз аның кулында.

Мәңге онытылмаслык изге эшләр

Эшләп китте тормыш юлында.

Инде тыныч йокла, Туфан абый!

Син яшәрсең безнең йөрәктә.

Синең яннарыңа килербез без

Якын итеп, киңәш кирәктә.

Лилия ХАДИЕВА.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Комментарии