- 29.03.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №13 (30 март)
- Рубрика: Архив
Кайда калды яшь чагым дип түгел, кайда калды арзан бәяләр, дип уфтана халык. Бәяләр урмандагы черки төсле төрле яклап «тешли» – селтәнеп кенә өлгер. Иң арзанлы җиләк-җимеш саналган алманың бер килограммы да, ким дигәндә, 70 сум тора хәзер. Ит бәясе турында әйтеп тә тормыйм – халык акрынлап тавык итенә күчеп бара бугай. Яктылык һәм җылылык өчен түләүләрне күреп, ялгыз яшәгән карчыклар кычкырыплар елый – монысы турында ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Болай да ярылырдай булып авырткан башка тагын бер тимер тарак – соңгы берничә атнада кала халкы арасында барган бәхәсләргә нокта куеп, 25нче март көнне Татарстанның тариф комитеты шәһәр транспортында йөрү бәясен 25 сумга кадәр күтәрде. Моңа кадәр бу хезмәттән файдалану 20 сум иде. Әлеге уңайдан, ризасызлык белдереп, икенче көнне үк шәһәр халкы һәм «Яблоко», «Прогресс фиркасе», ПАРНАС, КПРФ фиркаләре вәкилләре урам җыенына чыкты. «Безнең гәҗит» журналисты Вахитов һәйкәле янында узган митингта катнашты.
«ЯРТЫ ДӨНЬЯНЫ ТУЕНДЫРАБЫЗ»
Вахитов мәйданындагы җанлылыкны әллә кайдан күреп була иде. Бер көтү казанлы чара узачак урынга ашкынды. «Хватит врать!», «Кто заплатит за кризис?» кебек әллә кайдан чәчрәп торган шигарьләр эленгән мәйданга килеп җиткәч, җыелучыларның шактые өлкән буын вәкиле булуын чамаладым. Шимбә – ял көне булуга да карамастан, җыелучылар арасында яшь буын вәкилләре юк дәрәҗәсендә иде.
Митинг уздырыласы урынны тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алганнар. Рәшәткәнең бер ягында – бәяләр күтәрелүгә чынлап та битараф булмаганнар, бу протестны хуплаучылар. Ә икенче якта – шушы кешеләрнең ни сөйләгәнен, нишләгәннәрен көлемсерәп карап торучылар. Чара башланып, «трибуна»дан протест сүзләре ишетелергә тотынгач, митингка җыелучылар тагын да артты. Тик бу йөзләгән кеше рәшәткәнең урам ягына гына җыелды, протест барган урынга аларның бик азы гына керергә җөрьәт итте. Халык арасына кыяр-кыймас кына кереп баскан егеттән сорыйм – «Сез бу митингка протест белдерү өчен чыктыгызмы?»
– Монда җыелган кешеләрне кызганам һәм аларга зоопарктагы хайваннарга караган кебек карыйм. Мондый акцияләр уздырудан бернинди мәгънә дә юк. Алар бу турыда үзләре дә белә, ләкин өйдә арт ягыңны диванга салып утырганчы, шушындый чараларда катнашып керү яхшырак бит, – дип җавап бирде Казан вертолет заводында эшләүче 24 яшьлек егет.
Сәгать көндезге 1дә башланган чараны ПАРНАС фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов ачып җибәрде.
– Әгәр сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, сәясәт синең белән шөгыльләнә башлар, диләр. Һәм без бу тезисның никадәр дөрес булуын апрель аенда юл йөрү бәясен 25 процентка арттырып, 25 сумга күтәрүләреннән соң аңлый башлаячакбыз, – дип башлады ул сүзен. Шәмсетдинов, бәяләрнең артуында пассажир ташучыларны гаепләп булмый, дип аңлатты. – Ягулыкка бәяне алар түгел, хөкүмәт башлыклары күтәрә. Ни өчен сез бәяләрнең артуына, юл хакының кыйммәтләнүенә китерә торган сәясәт алып барасыз, дип, Федераль, республика һәм шәһәр хакимиятеннән сорарга кирәк!
Марсель Шәмсетдиновның дәртле чыгышын халык «шулай булмый тагын!», «дөрес сөйли!» дигән хуплау сүзләре әйтеп тыңлады. Ә фирка җитәкчесе ул арада илдәге икътисади кризисның төп сәбәбен аңлатты. Илебез белән артык юмартбыз – аякны юрганга карап түгел, ничек телибез – шулай сузабыз, дип саный ул.
– Без ярты дөньяны туендырабыз бит! Көньяк Осетияне, Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Абхазия һәм башкаларны. Бездән җыелып алынган салым акчаларының 30 проценты төрле сугышларга тотыла. НАТО илләре шундый карар кабул итте – оборона өчен бюджетның кимендә 2 процентын тотарга. Бер генә ил дә моның кадәр күп чыгымланмый. Ә Русиядә оборонага бюджетның 30 проценты (!) тотыла. Бу – халык кесәсенә суга торган чыгым, – диде Шәмсетдинов.
Митинг уздыру өчен рөхсәт алган вакытта, «Яблоко» фиркасе вәкилләре чарага Казан мэры Илсур Метшинны да чакырган иде. Ләкин гади халык арасында җитәкче күренмәде. «Яблоко» вәкиле Руслан Зиннәтуллин әлеге уңайдан шәһәр хакимиятендәгеләрне «чеметеп» алырга уйлады.
– Әгәр чарада булсагыз, бирегә килегез, чыгыш ясау өчен алдан язылып куегыз, – диде ул, Илсур Метшинны эзләгән сыман як-якка каранып. Мэр чарада үзе катнашмаса да, аның турында шактый сүзләр сөйләнде. Метшинның кала халкын шәхси автомобильләреннән «куып», җәмәгать транспортына күчәргә кушуын искә төшерделәр.
– Әгәр җәмәгать транспортында йөргән өчен бәяләр гел артып тора икән, кем машинасыннан төшеп, автобуска утырсын? – дип төрттерде Руслан Зиннәтуллин. Чыгыш ясаган вакытта, ул транспорт ширкәтләре җитәкчеләренең «пассажир ташучылар үзләренә зыянга эшли» дигән гыйбарәсен күз уңында тотып, моның ни өчен шулай булуын да аңлатты.– Чыгымнары турында сөйләгәндә, транспорт оешмасы җитәкчеләре нинди чыгымнар турында сүз барганын анык әйтеп сөйләшми. Алар арасында «ашханә өчен түләү» дигән графа бар. Җитәкчеләрне курортка озата торган чыгымнары да каралган. Әлбәттә, социаль җаваплылык – яхшы әйбер, тик нигә әле моның өчен халык түләргә тиеш ди? Транспорт картасы белән түләгән очракта, билет бәясе арзанрак чыга. Әле автобусларында транспорт карталарыннан файдаланганнары өчен, оешма җитәкчеләре Казан милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына, «Ак барс» банкына акча түли. Миңа шунысы аңлашылмый – ник менә бу ике оешмадан зарланмыйсыз, пассажир йөртүчеләр?
«Яблоко» фиркасе, хакимият җитәкчеләреннән һәм транспорт оешмасы хуҗаларыннан да уздырып, шәһәр транспортында йөртү бәясен арттырмау юлларын эзләгән. Һәм тапкан кебек. «Үзләренә минуска эшләгән» оешмаларга җитмәгән акчаны башка урыннан кертергә тәкъдим иткән. Әйтик, реклама белән шөгыльләнеп. Тик җитәкчеләр кыска гына җавап биргән: «Реклама белән шөгыльләнергә безнең мөмкинлегебез юк», – янәсе. Күзгә төтен җибәрү кебегрәк инде бу. Урамга чыккач, кайсы автобусларның эчендә, кайсының тышкы ягында реклама плакатлары бар, хәтта яңа төр билетларның арткы якларында да реклама белдерүләре бастырылган.
– Акчалары булмауны бәя кыйммәтләнүгә сылтамасыннар. Акчалары җитәрлек. Тик кая тоталардыр транспорт оешмалары бу байлыкны – билгесез, – диде Руслан Зиннәтуллин. – Әйтик, метроэлектротранс оешмасы дәүләттән ярдәм ала, яки аңа өр-яңа трамвай алып бирәләр, йә субсидия тараталар. Шулай булган килеш тә, аның җитәкчесе: «Бездә акча юк, чыгымнар аклансын өчен, йөртү бәясе 35 сум булырга тиеш», – дип сөйләшә. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, оешманың хәлләре түгел, җитәкчесе начар. Димәк, ул эшне оештыра белми. Халыкка хезмәт хакы түләмиләр, акчаларын кисәләр, ә монда бәя арттырмакчылар! – дип, чыгышын тәмамлады ул.
ТҮРӘЛӘР КОМСЫЗЛЫГЫМЫ?
Пассажир йөртүчеләрнең, ягулыкка бәя артты, запчастьләр кыйммәтләнде, без зыянга эшлибез, дигән сүзләрен чара вакытында чыгыш ясаган һәркем мескенләнү итеп кабул итте. Бу сәбәпләр билет бәясен арттырырга җирлек була алмый, диде алар.
– Воронежда җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен түләүләрне 15 сумнан 17 сумга кадәр күтәрделәр. Болай эшләгәндә дә анда бәяләр, бездәгегә караганда, арзанрак булачак. Әйтегез миңа, безнең илдә ягулыкка бәя төрле төбәкләрдә төрлечәме әллә? Юк! Бездә чиновникларның комсызлыгы гына бер-берсенекеннән аерыла, – диде Зөфәр Гарипов исемле чыгыш ясаучы
Фирка җитәкчеләренең чыгышлары дәрт өстәдеме, күңеленә килгән сүзләрен әйтеп бетереп китәргә уйладымы – халык төркеме арасыннан аерылып чыгып, үз фикерен әйтүчеләр тагын булды. Казан федераль университеты студенты Яна Чернова, әйтик, ай саен бирелеп бара торган 1500 сумлык стипендиясенең болай да юлга гына тотылып барганлыгы турында сөйләде. «Ә бәяләр 25 сумга күтәрелгәч, бу акча да җитми башлар инде», – диде ул. Динә ханым Ногманова исә, автобуска бер утыру – бер буханка ипи бәясе, дип зарланды. «Мин шәһәр читендә яшим, эшкә барып кайту өчен, автобуска утырырга кирәк. Көненә бер буханка ипине автобуста йөреп бетерәм дигән сүз. Ә бит минем көненә бер телемнән артык ипи ашаганым да юк!»
Халыкны милли мәсьәләләр күтәреп кенә уятып булмас, социаль мәсьәләләрне күтәрү дә мөһим, дип булса кирәк, чарага «Азатлык» татар яшьләре берлеге дә килгән иде. Аның җитәкчесе Наил Нәбиуллин: «Транспорт җитәкчеләре халыкны хәерчелеккә кертмәкче кебек тоела», – ди.
Митинг сәгатьтән аз гына артык вакыт дәвам итте. Кычкырды, җитәкчеләрне сүкте, тормышның авырлыгыннан зарланды шәһәр халкы. Тик аларның ни әйткәнен ишетүче генә юк иде. Гади халыкның җилкәсе киң ул – оборона чыгымнарын да күтәрербез, 25 сумлык юл хакын да. Ләкин шушындый проблема килеп туганда, Илсур Метшинның кала кешесе белән очрашуга килмәвен, юату сүзләре әйтмәвен, митингка чакыруны ишетмәмешкә салышуын, мин, мәсәлән, бер генә төрле аңлый алам – бу – халыкны хөрмәт итмәү, ә бәлки – аны санга сукмау.
25нче март бәяләр артуда үз эзен калдырды. Закон буенча, яңа тарифлар, республиканың Юстиция министрлыгы сайтына эленеп 10 көн вакыт узгач, үз көченә керәчәк. Митингка килгәч, бер әби белән сөйләшеп торган идем. Ул, бәяләр күтәрелгәнче, бөтен туганнарымда кунак булып кайтырга уйлыйм, кабат тиз генә барып булмас, дип сөйләп торды. Ә менә ике студент кыз уку йортына җәяү йөриячәкләрен белдерде. Дөрес, моның өчен көн саен йокыларыннан ике сәгатькә алданрак торасылары булачак икән. Кыскасы, икътисади кризисның ачы тәмен кабат урта һәм авыр хәлле халык татырга мәҗбүр. Ә берничә айдан транспорт комитеты җитәкчеләре матбугат конференцияләрендә чыгыш ясар: «Ниһаять, чыгымнар үзләрен аклый башлады. Ниһаять, без яхшы тормышта яшибез!» – дияр алар. «Без сезнең өчен бик шат» дип уйлар шул вакыт гади халык. Тик бу хакта кычкырып әйтмәс – ул бит пассажир йөртүче оешма җитәкчесе түгел, кая барып зарланса да, аның гозерен үтәргә атлыгып торучы юк.
ПАТП-7 оешмасын гамәлгә куючы Илдар Мөхәммәтов, журналистларга биргән аңлатмасында, мәсьәләгә башка күзлектән карарга тәкъдим итә. «Әгәр тарифларны арттыру турындагы карар кабул ителмәгән булса, җәйгә без – пассажир ташучыларның эшчәнлеге тукталыр иде. Керем буенча безнең эшчәнлек сезонлашкан һәм бер елның биш ае безнең өчен зыянга эшләү генә. Бу – гыйнвар, чөнки 11 көн буена бөтен ил белән ял итәбез, февраль – чөнки гыйнварның 25еннән соң студентлар имтиханнарын биреп, өйләренә кайтып китә. Июнь, июль һәм август айларында исә бөтен кеше ялда була. Билет өчен 25 сум бәя тагын күпме «яшәр» – анысын әйтә алмыйм. Барысы да илнең алга таба ничек барачагына бәйле. Әгәр ил икътисади чокырга төшәчәк икән, аның артыннан без дә тәгәрәячәкбез», – дип белдергән ул. Сезнең белән бергә без дә тәгәрәячәкбез инде, Илдар Әсхәтович, ялгыз булмассыз, курыкмагыз!
Казан шәһәренең транспорт оешмасы җитәкчеләре әлегә бераз тынычланып калган кебек. Тик халык кына тынычлана алмый. Хәзер ул ял көннәрендә дә өеннән чыкмый утыра башлар, мөгаен.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии