«Чиркәвебезнең яртысы – татар»

«Чиркәвебезнең яртысы – татар»

«Шушы чиркәүгә килгәч кенә, ниһаять, тынычландым, үземне өйгә кайткан кебек хис иттем. Ураза да тоттым, мөселман догаларын да ятладым, әмма хакыйкатьне Инҗилдә таптым», ди 20 ел элек аңлы рәвештә христианлыкны кабул иткән Лилия Әләмова.

Ислам диненә күчкән урысларның төгәл санын беркем белмәгән төсле, үз теләге белән христианлыкка күчкән татарларның саны да төгәл билгеле түгел. «Нигез ташы» («Краеугольный камень») чиркәвенә йөрүче Лилия Әләмова безнең чиркәүдә халыкның яртысы татар милләтеннән, ди. Бу санга ул катнаш никахларны да кертә – «алар да бит яртылаш татар». Гадәти татар гаиләсендә туып үскән һәм 23 яшендә христианлыкны сайлаган Лилия «Азатлык»ка бу адымның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлатты.

ДОГАЛАРНЫ ӘФСЕН КЕБЕК УКЫДЫМ

– Мин гап-гади эшчеләр гаиләсендә туып үстем. Әтием – электрик, әнием заводта эшләде. Әниемнең әтисе чын күңеле белән коммунист иде. Баласына да Долорес исеме кушкан – инкыйлабчы Долорес Ибаррури хөрмәтенә. Әмма безнең татарлар әниемә гел «Диләрә» дип эндәште. Ниндидер ислам гореф-гадәтләрен үтәп үстем дип әйтә алмыйм. Ләкин бу дөньяны барлыкка китергән югары көч булырга тиешлеген һәрвакыт аңлый идем. Гаиләдә дә гел «Аллаһ» дип сөйләштеләр.

Әнием яман шештән китеп барды. Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Шул ук чорда якын туганнарымның балаларында да яман шеш таралганы ачыкланды. Үземә урын таба алмадым. Ничек инде бер гөнаһсыз сабыйда рак булсын? Әнием дә 52 яшендә үк вафат булды. Сорауларым чиктән ашкан иде. Ураза вакытына туры килде бу хәлләр. Безгә килеп йөргән абыстайга ияреп мин дә ураза тота башладым, ул мине берничә догага өйрәтте – шуларны ятладым. Әмма үзем әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңламый идем. Абыстай да аңлатмады. Әйтерсең лә, әфсен укыйсың.

Шул ук вакытта мәдәният институтының икенче курсында укып йөргән чагым. Җитәкчебез Фәрит Бикчәнтәев һәрберебезгә Шекспир персонажларын өйрәнергә кушты. Мин Клеопатраны сайладым. Бер яктан, җанымда рухи эзләнүләр бара, икенче яктан, үземне актриса буларак табарга тырышам – Клеопатра образын мөмкин кадәр тере кеше итеп күрсәтәсем, аны аңлыйсым килә. Кыскасы, үз-үземне эзләү чоры булды ул минем өчен. Безнең белән Гөлнур исемле татар кызы укыды. Дуслашып киттек. Аның христиан икәнен белгәч – гаҗәпләндем.

ИМАН МИЛЛӘТ БУЕНЧА КҮЧМИ

– Без Гөлнур белән еш кына бәхәсләшә идек. Мин аңа Аллаһ, Мөхәммәд пәйгамбәр турында сөйлим. Ул Гайсәнең Аллаһ улы икәнен исбатлый. Шул ук вакытта үзем Клеопатра турында уйланам. Аны аңлый башладым кебек: ул бит барысыннан да, шул исәптән Аллаһның үзеннән дә акыллырак булган дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм бу фикер мине шулкадәр куркытты! Ничек инде ниндидер хатын-кыз Аллаһның үзеннән акыллырак булсын? Гөлнурга чаптым, ул миңа Инҗилне укырга тотынды – берни аңламадым. Ләкин берничә көннән үземне, әйтерсең, читтән күрдем. Ничек яшәгәнемне, нинди гамәлләр кылганымны – барысын да ап-ачык рәвештә күрдем. Моңарчы мин укыган китапларның берсе дә миңа файдага түгеллеген аңладым. Һәм Инҗилгә ябыштым – әниемнең, теге сабыйның үлеме дә, башка сорауларга да җаваплар шул китаптан чыга башлады. Нәкъ менә шул мизгелдә мин Гайсәне, Аллаһны таптым. Миңа ул вакытта 23 яшь иде.

– Үзегезне ата-бабаларыгыз дине, исламга хыянәт итәм дип хис итмәдегезме?

– Мин ата-бабаларымның диненә хыянәт итмәдем. Үземне мөселман дип уйлаган булсам да, чынлыкта беркайчан да чын мөселман булмадым бит. Димәк, хыянәт тә була алмый. Иман ата-бабаларыңнан яисә милләт буенча гына күчми. Иманны син үзең сайлыйсың. Мин Гайсәгә, Аллаһка иярергә булдым. Һәм бер дә үкенмим.

БЕЗ СЕКТА ТҮГЕЛ

Лилия дә Гөлнур йөри торган «Нигез ташы» чиркәвенә йөри башлый. Әтисе һәм бертуган апасы аның бу адымына борчылып караса да, араларны бозмыйлар – күзәтеп торалар. Ә менә әнисенең бертуган апасы һәм башка дус-туганнар Лилиягә каһәр укый.

– Апам белгәч, миңа «Ата-бабалар диненә хыянәт иткән синең кебекләрне үтерергә кирәк», – диде. Кайбер дусларым: «Бар, мәчеткә кереп тәүбә кыл, сине гафу итәләр», – дип үгетләде. Әмма тора-бара алар да мине аңлады. Аралар җылынды, дип искә ала Лилия.

Казандагы «Нигез ташы» чиркәвенә 600ләп кеше йөри. Шуларның яртысын татарлар тәшкил итә, ди Әләмова. Үзенең ире белән дә ул шушы чиркәүдә таныша. Хәзер алар 4 бала үстерәләр: Камилә, Марсель, Карина һәм Равил. Аларга да дини тәрбия бирергә тырышалар.

– Ирем дә татар. Ул әле Үзбәкстанда яшәгән вакытта ук христианлыкны кабул итә. Казанга күченгәч, безнең чиркәүгә йөри башлый. Кайберәүләр безне секта дип уйлый. Әмма без – гади бер чиркәү. Христианлыкка күчкәнемә быел инде 20 ел. Күрүегезчә, үзем дә, балаларым да исән-сау, журналист булып эшлим, бар да яхшы. Сектаны шундук аерып алып була: алар Инҗилнең бер кисәген алалар да шуңа гына таянып эш итәләр. Без исә Инҗилне тулаем күзаллыйбыз.

ХРИСТИАННАР БЕРЛӘШӘ

Әләмова сүзләренчә, «Нигез ташы» чиркәве тарафдарлары православиегә дә, протестантларга да, мөселманнарга да бертигез хөрмәттә.

– Без православие динен тоткан руханиларның хезмәтләрен дә укыйбыз. Анда да хакыйкать күп. Аларны үзебезнең аталарыбыз итеп кабул итәбез. Үзләре исә безгә балаларына караган кебек карый. Аталардан баш тартырга ярамый – алар бит дин хакына күпме михнәт чиккән! Бу нисбәттән шуны әйтәсем килә: минемчә, христианлык дине хәзер берләшү юлына басты. Алдынгы фикерле православлар протестантларның еретик булмауларын яхшы аңлый. Мөселманнарга килгәндә исә, аларның үз инанулары. Аларда – Аллаһ. Бездә – Гайсә. Бер генә әйберне хәл итә алмыйбыз: исламда Гайсә пәйгамбәр булып санала, ә безнең өчен ул – Аллаһның улы.

Гайсә – чынбарлыкта яшәгән кеше һәм Аллаһ. Аны чыннан да хачка кадаклап үтерәләр, һәм ул чыннан да яңадан терелә. Шәхсән минем өчен иң мөһиме – аның кичерә белүе. Ул безне, кешеләрне, гөнаһларыбыздан чистарта. Аңа килеп мин гафу үтенә алам. Минем изгелегем – Гайсә аша. Без аңа бик мохтаҗ: гөнаһларымнан арынырга теләсәм, Гайсә мине ап-ак кәгазь төсле пакь итә ала.

ДУҢГЫЗ ИТЕ ЯРЫЙ, ХӘМЕР – ЮК

Мөселманнар белән уртак булган якларның берсе – Лилия йөргән чиркәүдә дә хәмер тыела. Ә менә дуңгыз итен ашау рөхсәт ителә. Киемнәргә килгәндә, бу мәсьәләне һәркем үзенчә, «намусын тыңлап» чишәргә тиеш:

– Мөслимәләр кебек яулыктан бөркәеп йөрмибез. Иң мөһиме – киемебез әхлакка каршы килергә тиеш түгел. Минем киенү рәвешем кемне дә булса аздыра икән, димәк, мин дөрес киенмим булып чыга. Бу эчке ирек мәсьәләсе дип әйтер идем.

Хәзер башка христианнар кебек үк Лилия гаиләсе дә ураза тота: Олы көнгә кадәр ит ашамыйлар. Моннан кала башка чикләүләр дә бар:

– Теләсә кайсы ләззәттән баш тартабыз. Күбрәк Аллаһ белән аралашырга, Инҗил укырга кирәк. Балаларыбызга телевизор карарга, компьютерда утырырга ярамый, – ди Лилия.

* * *

«Нигез ташы» – христианлыктагы харизматик хәрәкәткә карый торган чиркәүләрнең берсе. Әлеге хәрәкәт, гадәттә, протестантлар арасында таралган. Хәрәкәткә 1960 елның 3 апрелендә нигез салына. Бу көнне АКШтагы рухани Деннис Беннет җәмәгатькә вәгазь урынына үзенең изге рух тарафыннан чукындырылуы турында сөйли. Бүген хәрәкәт җәмәгатьләре Швеция, Норвегия, Финляндия, Италиядә киң таралган. Мексикадагы тарафдарларның саны 5 миллионга җитә. Русиягә әлеге хәрәкәт Советлар Союзы җимерелә башлагач үтеп керә.

«Нигез ташы» чиркәвенең Казанда «ВКонтакте» социаль челтәрендә ике төркеме бар: берсендә 3400, икенчесендә 750гә якын кеше әгъза булып тора.

Рамил САФИН

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» РЕДАКЦИЯСЕННӘН:

«Неопятидесятнические секты в России: угроза религиозного экстремизма» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция материалларында «Нигез ташы» («Краеугольный камень») чиркәве деструктив секталар исәбенә кертелгән. Аның эшчәнлеге «кешенең физик һәм рухи халәтенә зарар китерә, дини-сәяси экстремизмга сәбәпче булырга мөмкин, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт өчен куркыныч тудыра», диелә.

Русиядә «Нигез ташы» чиркәве эшчәнлеге рәсми рәвештә тыелмаган. Алай да ул хокук сакчылары, хакимиятнең ныклы күзәтүе астында тора булса кирәк. Әйтик, узган ел ахырында әлеге дини берләшмәнең Чиләбедәге рухание Александр Филиппов суд тарафыннан штрафка тартылган иде – оешмада гражданнарның шәхси мәгълүматы белән дөрес эшләмиләр, дип сылтау иттеләр. Шунысы кызык, «Нигез ташы» һәм аңа охшаш «чиркәүләрнең» эшчәнлеген фаш итүче сирәк-мирәк журналист язмалары интернеттан юкка чыгарыла бара. Фаш ителүчеләр соравы буенча, әлбәттә.

Бу адашкан балаларның ялгышуы сәбәпләрен ата-аналарыннан эзләргә кирәк. Иманлы, әхлаклы, тормышны яратучы балалар тәрбиялик. Бу баланың журналист белән әңгәмәсен мин саташу, акны карадан аера белмәү, дип кабул иттем. Алга таба бу секта турында махсус журналист тикшерүе үткәрергә вәгъдә итәм. Балаларыбызны иманыбыздан ваз кичүеннән саклыйк.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Адым саен кризис

Иртән уянуыма телефон шалтырый: «Энергосбыт әле бу. Март квитанциясен кайчан түлисез?» – диләр. «Ай бетмәгән, вакыты үтмәгән бит әле, вакытында түләрбез. Түләми калдырган юк бит», – дим. «Онытмагыз, дип кенә шалтыратуыбыз», – диләр.

Шуннан җыенып, базарга юл тоттым. Кагыйдәләрне бозмасам да, юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Инспектор, планшетында актарынганнан соң: «Сезнең ике штрафыгыз бар, кайчан түлисез?» – ди. «Вакыты чыкмагандыр бит әле?» – дип сорыйм. «Юк, яңарак эләккәнсез», – ди бу. «Вакытында түләрмен, борчылмагыз. Ник туктаттыгыз, шуны әйтер өчен генәме?» – дим. «Хәерле юл, сезгә!» – ди инспектор, минем белән саубуллашырга ашыгып.

Тукта, нинди хәл соң әле бу? Аптырадым инде – моңарчы алай дип шалтыратмыйлар иде бит, туктатып, искә төшергәннәре дә юк иде. Гомумән, квитанцияләрегезне түләргә онытмагыз дип, алдан кыбырсымыйлар да иде.

Баксаң, халыкның дәүләт хезмәтләренә булган бурычы көннән-көн зурая икән. Русиялеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен әҗәте йөзләрчә миллиард сум тәшкил итә. Ә шалтыратып-туктатып искә төшереп торулары – бурыч тагын да зураймасын өчен профилактика чарасы, күрәсең.

Балаларга оекбаш, язгы бияләйләр җыеп чыгыйм дип, нык арзан бәяле Вьетнам базарына туктадым. Берничә катлы бинаның беренче каты гына ачык – калганнарына арендаторлар юк икән. 20 сатучыга бер сатып алучы туры килә дисәм, һич арттырмам. Сатучылар, мин керүгә һөдһөд (удод) кошы күргәндәй, һәрберсе үзенә чакыра башлады. Бер вьетнам апасы белән сөйләшеп киттек. «Эшләрегез бик начар бара, ахрысы», – дим. «Бармый, эшләр бөтенләй бармый, сату юк, кеше йөрми башлады, кризис», – ди бу. Аны юатыр өчен ике пар оекбаш алып, базардан чыгып киттем.

Аннары районда ризык кибете тотучы танышыма шалтыраттым. «Сатуларыгыз барамы?» – дигән сорауга, ул да зарлана башлады: «Амбар кенәгәсе инде, җаным, амбар кенәгәсе – кеше бурычка ризык ала. Белмим, түли алырлармы, халыкның акчасы бөтенләй юк, кризис бит».

«Эшләреннән кыскарталармы әллә халыкны?» – дип сорыйм. «Әллә-ни кыскартмыйлар да инде, менә бәяләр нык үсте, ә хезмәт хаклары шул килеш калды бит. Инде күбесе безне дә сүгә, кыйммәт сатасыз дип әйтә, нишләтим соң инде, күпләп сатып алу бәяләре дә үскәч», – дия-дия, ул да кризис күренешләрен тезеп китте.

Кичен дус кызым белән берәр кафеда утырырбыз дип, Казан үзәгенә бардык. Бөтен кафелар буп-буш дисәм дә, арттырмам. Берсендә официантлар караоке җырлап күңел ача иде. Бу бит шимбә кич! Гөрләп торасы көн! Кызыксынып, «Макдональдс»ны да карап чыгарга булдык. Анда да кеше күп түгел иде. Бу ашханәдә чират торган заманнар бөтенләй артта калган.

Бер өстәл артында утырган ир кеше белән сөйләшеп киттек. Төркиядән архитектор икән. Казанда, Сочида төзелешләрдә эшләгән. «Ләкин хәзер Русиядә эш юк. Түбән Новгородка чакыралар, әмма анда акча түләмиләр шул», – дип сөйләде ул да.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

Европа татарларының Мәскәү белән куркыныч уеннары

6-7 апрельдә Чехиянең Брно шәһәрендә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Делегациядә эшкуарлар һәм түрәләрдән тыш шактый гына сәнгать әһеле дә булачак.

Моны белеп алган «Европа татарлары альянсы» нәкъ шушы көннәрдә Брнода үзенең киңәйтелгән утырышын уздырырга җыена. Бу чараны Русиянең Брнодагы консуллыгы оештыра – альянс корылганнан бирле үз эшен «Россотрудничество» агентлыгы акчасына алып бара.

Әмма альянска керүче кайбер татар вәкилләре утырышка килүдән баш тарткан. Шулар арасында альянсны оештыру башында торган Литва татарлары җитәкчеләре – Немежис татар җәмгыяте рәисе Таирас Кузнецовас, Вильнюс бүлгесе татарлары рәисе Галина Мишкинене, Кырык татар авылы җәмгыяте рәисе Фатыйма Буйновска да бар. Алар альянс эшенә канәгатьсезлек белдереп, оешма рәисе Флүр Шәриповка ачык хат язды.

Таирас Кузнецовас «Азатлык»ка әйтүенчә, оешкан вакытында альянс татарлыкны яклауга, татар мәдәниятен үстерүгә, Европа берлегенең төрлечә ярдәм итүенә ирешүне максат итеп куйган булган.

«Тик бүгенге альянс без теләгән бу юнәлештә бармый. Чынлыкта ул элекке совет ватандашы булган, совет тормышын сагынып яшәгән, татарлыгын инде югалткан әллә кемнәр җыелышына әйләнде. Альянс чараларына Русия акча бирә, Тышкы эшләр министрлыгыннан ул илчелекләргә төшә, чара уза, җырлыйлар, бииләр, чәй эчәләр – шуның белән шул, бернинди алга китеш юк. Югыйсә, Европа берлеге ярдәме белән Европада татар авыллары комплекслары төзеп булыр иде. Нәтиҗәдә, безгә хәзер Литвада «сез Русия илчелеге акчасына яшисез, Мәскәү сәясәтен алга сөрәсез» дигән ярлыклар тагыла башлады. Бу безгә кирәкми», – ди Таирас Кузнецовас. Аның фикеренчә, татар оешмалары үз программаларын тормышка ашырыр өчен Европа акчаларына өмет итә алыр иде. Ул Русиядән финанс ярдәм алуга каршы чыга һәм Брнодагы чарага бармавын шуның белән аңлата.

Таирас әфәндегә альянс эшендә «соотечественники» сүзенең даими кулланылуы ошамый. Ә Мәскәү күзлегеннән караганда, бу бик кулай – аңа татар берләшмәсе кирәкми, аңа – элек Русия (СССР) җирләрендә туып, хәзер Европада яшәгән «соотечественник»ларны берләштереп, Мәскәү сәясәтен үткәрү эшенә кушу кирәк.

Узган елның октябрендә Парижда альянсның икенче корылтае (иң күбе 20-30 активисты булган альянс үз җыелышларын зурлап «корылтай» дип атый) узды. Русия илчелеге бинасында үткән бу чара җырлы-биюле мәҗлескә ошап торды. Чыгыш ясаучылар да купшы, әмма буш сүзләрдән ерак китмәде. Инде моңа кадәр күп тапкырлар тәкрарланган – телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау кирәк, дип сөйләделәр.

Татарстанның Франциядәге вәкиле Искәндәр Йосыпов Литвадагы татар оешмаларының альянс эшчәнлегеннән канәгать булмавы турында хәбәрдар: «Балтыйк буендагы оешмаларның хатлары тиккә түгел, димәк альянста проблемалар бар. Кешеләр үз хатларында карашларын белдерә икән, димәк, алар ничектер берләшү юлларын эзли. Альянс һәр илдә яшәүче татар диаспорасының тормышы белән яшәми. Бу юк әлегә. Һәр җирдә үзләренең үзенчәлеге, культурологик катламнар да төрле, килеп урнашу вакытлары да аерылып тора. Финляндия татарлары гасырлар буе шунда яши, ә Францияне алсак, алар – әле күптән түгел генә килеп урнашучылар. Берләшүне кем һәм ничек хәл итә ала – менә монысы авыр сорау. Бәлки, татар конгрессыдыр? Әмма күп кенә оешмалар үзләренең эшчәнлеген конгресс белән бергә күрмәскә дә мөмкин бит», – ди Йосыпов.

Комментарии