- 29.03.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №13 (30 март)
- Рубрика: Архив
Патша заманында туган, Советлар берлегенең барлыкка килгәнен дә, таркалганын да күргән һәм хәзер Русия дигән илдә яши ул. Күз алдыгызга китерегез: болар барысы да бер үк кеше хакында! Казанда яшәүче Салих абый Мөбәрәков әз дә түгел, күп тә түгел – төп-төгәл бер гасырлык туган көнен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветеранына 23нче мартта йөз яшь тулды.
Салих абыйны тәбрикләргә без дә бардык. Безнең өчен дә, газета укучыларыбыз өчен дә чит кеше түгел ул. Бердәнбер кызы Фирая апа Маликова – «Безнең гәҗит»нең корректоры. Ә аның ире – шагыйрь Зөлфәт – халкыбызның яраткан улы иде. Салих абый үзе – югары категорияле кисүче. Арча районы, Сикертән авылында туып, гомеренең 80 елын Казанда яшәгән. Йөз еллык хәтер багажында искә алып сөйләрдәй вакыйгалары байтак булып чыкты аның.
«БЕЛЕМ АЛМАДЫМ, ҺӨНӘРГӘ ӨЙРӘНДЕМ»
Салих абыйның бала чагы ачлык елларына туры килә. Биш яшьлек вакытын бигрәк тә яхшы хәтерли ул һәм ашыкмый гына хәтер йомгагын сүтә: «Малай-шалай белән су коенып кайтып киләбез. Арада таза гәүдәле бер бай малае да бар. Ә без ябык. Каршыбызга бер адәм килеп чыкты да, бу бай малаен төсле кәгазьләр белән кызыктырып, үзенә ияртте. Без кайтып киттек. Соңыннан гына белдек: теге адәм, малайны суеп, тураклап, чормасына менгереп куйган икән. Менә шундый куркыныч хәл булды безнең Сикертәндә. Бик тиз тоттылар аны. Тагын бер мизгел күз алдында калган: теге үлгән малайның әнисе, бу вәхшинең чәч төбенә энә белән кадый-кадый: «Балам үлгән вакытта нәрсә дип әйтте?» – дип сорау алды. Ул адәмне тау кырыена тереләй күмделәр, зиратка кертмәделәр.
Байның ашлыклары кибәне белән тора иде. Шуны күпмедер урлаган өчен берәүне әйләндереп йөрттеләр. Хәле бетеп егылгач, таш белән берне генә бәрделәр – чырык кына итте дә үлеп тә китте. Ай-яй, әшәке заманнар бар иде!
Без гаиләдә ул вакытта алты кеше. Әти тегүдә булды, Башкортстанга кадәр барып йөреп кайта. Безнең апай байга кияүгә чыккан иде. Шул апай безнең койма турыннан үткәндә яшереп кенә мал картасын ыргытып китә. Шуны алып кереп бирәбез, әни пешереп ашата. Шулай итеп җан асрадык. Кама буеннан алып кайткан сутлы балчыкны да ашадык инде. Аллаһ сакласын, ачлыкны бүтән күрергә язмасын».
Алты класс кына белем алып кала Салих абый. Ул вакытта мәдрәсәдә укыйлар. Малай-шалай шаярмый торамыни инде?! Салих та янында утырган иптәшенең касыгына терсәге белән төртеп ала. Тик мулла абый гына моны ошатмый – малайның яңагына берне менеп төшә. Салих сикереп тә тора, йөгереп мәдрәсәдән чыгып та китә. Башка әйләнеп кайтмый инде ул анда. Әтисе дә йомшак холыклы кеше була шул, улын укырга мәҗбүр итми. Һөнәр алсын, ди. Шулай итеп, кечкенәдән һөнәргә өйрәнеп үсә Салих.
Сикертән халкының яртысы – киез итек басучы, яртысы тегүче була. Салихның әтисе дә, аның абыйсы Сабир да – тегүчеләр. Салих та кечкенәдән кул арасына керә башлый. 9 яшендә үк төймә тагарга, кесә, яка тегәргә кушалар аңа. Ә малайның башыннан ахырына кадәр үзе тегеп карыйсы килә! Әтисе йомшак: төнлә йоклаган улын уятырга кызганып, тегү серләренә төшендерми. Шуңа күрә малай күбрәк Сабир абыйсына ияреп йөри. Анысының кулы каты, холкы кырыс. Малай төнлә тегеп утырган җиреннән йокыга китсә, аягына энә белән бер генә кадый – шундук сикереп тора Салих!
ЯЗМЫШ КАЙДА ГЫНА ЙӨРТМӘГӘН…
Әтисе кыска гомерле була Салих абыйның – 46 яшендә якты дөньядан китеп бара. Салих 20 яшенә кадәр авылда яши, колхозда бил бөгә. Тик хыялланганы җир сөрү дә, иген чәчү дә түгел бит аның. Тегәсе килә Салихның, Казанга китеп белем аласы килә! 1936нчы елда хыялын тормышка ашыра егет, зур шәһәргә чыгып китә. «Казанда киез итек басу комбинатына эшкә кердем. Сату-алу белән дә шөгыльләндем. Авылдан өстемә кигән киемем һәм әни биргән бер сөлге белән чыгып киткән идем. Бер иптәш малай белән Казахстанга китмәкче булдык. Янәсе, анда тормыш яхшырак. Әни биргән сөлгене шобага итеп салам. Уң кул өскә чыкса – Казанда калам, сул кул чыкса – китәм, дим. Гел уң кул чыга бит. Язмыштыр, дидем – Казанда калдым. Калганыма бер дә үкенмәдем. Бер ел дигәндә аякка бастым, баштанаяк киендем, авылга күчтәнәчләр алып кайта идем. Фатир булмау гына җәфалады. Кеше өендә яшәп, сандык өстендә йоклаганнарым аз булмады», – дип искә ала Салих ага ул көннәрне.
Әтисе үлгән, авылда калган әнисенә һәм туганнарына булышырга кирәк. Капчыкка 20шәр ипи салып, поездга утырып, Арчага кайта Салих. Ә поезд аңа кирәкле Курса станциясендә туктамый, җилдереп үтеп китә. Салих ипи тулы капчыгын үзен каршы алырга төшкән абыйсына ташлый да, үзе Шәмәрдән станциясенә кадәр барып, Сикертәнгә шуннан урап кайта. Ә капчык тулы ипие үзеннән алда өйгә кайтып утырган була инде. Туганнары үскәч тә бу яхшылыгын онытмый аның, сеңелләре «әти» дип тә йөртә. Хәзер инде аларның балаларыннан хөрмәт күрә ул.
Егетнең укырга керү теләген сугыш башлану хәбәре челпәрәмә китерә. 1942нче елда аны хәрби училищега укырга алалар. Тагын ачлык белән күзгә-күз очраша егет. «Әни үз авызыннан өзеп, чебеш хәтле генә тавык пешереп алып килгән иде. Күпер астына төштем дә бер утыруда ашап бетердем моны» – дип хатирәләрен барлый йөз яшьлек Салих абый.
Шуннан Беренче Белоруссия фронтына җибәрәләр. Минск буенда контузия алгач, госпитальгә эләгә. Бераз тернәкләнә төшкәч, Латвиягә барырга кушалар. Анда бандитларның үрчегән чагы. Талыйлар, көчлиләр, үтерәләр. Шунда тәртип урнаштыргач, 1946нчы елда гына кабат Казанга кайту насыйп була Салихка. Сугыштан кайткач, ниһаять, уку бәхетенә дә ирешә. Кисүчелеккә укып, төрле ательеларда хезмәт куя ул. 35 ел бер ательеда эшләп, шуннан лаеклы ялга китә.
ЮЛӘР ЯШЬЛЕК, БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК
Салих ага 27 яшендә өйләнә. Хатыны Зәйнәп бик укымышлы, тикшерүче булып эшли, соңыннан прокурор була. «Бик яраттым мин аны», – ди әңгәмәдәшем. Тик бәхетләре генә озакка бармый аларның. Салихны армиягә алалар, сугыштан әйләнеп кайткач, кире бу хатыны белән кушылмый инде ул. Разыяга өйләнә. 1947нче елда кызлары Фирая туа. «Кечкенә чагында кызым бик елады, төннәрен урамда күтәреп йөри идем аны», – дип искә ала Салих абый. Тик балага ун ай дигәндә, Разыя Бохарага китеп бара. Сабый әтисе тәрбиясенә кала. Үзе генә ничек карасын – ун айлык баланы авылга әнисе янына кайтарып куярга мәҗбүр була Салих.
Замана җилләре аны да урап узмый, юк кына гаеп табып, Салихны төрмәгә утырталар. Шулай итеп, кызын алты ел күрми ул. Ә төрмәдән чыгуга, өченче классны тәмамлаган Фираяны үзе янына Казанга алып килә. «Кызым минем кебек надан калмасын, укысын», – ди.
Бик яраттым дигән элекке хатыны Зәйнәп белән юллары тагын кушыла әле аларның. Тик бергә озак яши алмыйлар. Салих абый сөйли: «Зәйнәп командировкаларга йөри башлады, мин әллә бар, әллә юк. Нинди иргә ошасын инде бу хәл?! Бервакыт: «Зәйнәп, синең белән сөйләшергә кирәк әле», – дип бакчага алып чыктым. Болай яшәп булмас, аерылыйк, дидем. Син алай уйлагач, чынлап уйлагансыңдыр, ярар, диде». Бу мәхәббәт тарихына шул рәвешле нокта куела.
Кинога барган җирдән Салих абый Мәфрүзә исемле хатын белән танышып кайта. Озакка сузмый өйләнешәләр. Бала хакы дип өйләндем, ди Салих абый. Чыннан да, «Мәфрүзә әни» баланы какмый-сукмый, үз кызыдай карап үстерә. 47 ел бергә яши алар. Салих абый Мәфрүзәсен – әйбәт хатын, ә балалары, бик яхшы хуҗабикә иде, дип искә ала.
Бүген Салих абый – бәхетле әти һәм бабай. Кызы Фирая, дүрт оныгы, тугыз туруны бар аның. Бертуганнарыннан сеңлесе Миңзифа гына исән инде. Ул Биектауда яши, быел 97 яшен тутыра. Әниләре дә озын гомерле булган – 80 яшенә җитеп бакыйлыкка күчкән.
Ә Салих абый үзе менә инде 25 ел оныгы Азамат белән аның хатыны Лариса гаиләсендә яши. «Аларның тәрбиясе бу хәтле яхшы булмаса, шушы яшемә җитә дә алмаган булыр идем», – дип мактап та куя.
«САБАНТУЙДА ҖЫРЛЫЙСЫМ БАР ӘЛЕ!»
Кызы Фирая, оныклары, туруннары, берсен-берсе уздыра-уздыра, яраткан бабайлары турында сөйли:
– Әти һәр елны Сабан туе алдыннан үзенә колхоз рәисләрендә генә була торган кепка тегеп кия иде. Һәр елны бит ул!
– Безнең дәү әти тозлы ризыклар ярата. Мин пешергәнне мактап туя алмый!
– Бик эшчән ул, бер урында утыра белми. Элек тә шундый иде, хәзер дә. Дачаны ничек итеп төзегәнен хәтерлим әле. Иртәнге биштә мотоциклына утырып, Казаннан 20 км ераклыктагы бистәгә такталар кайтара. Тиз-тиз генә нәрсәдер кага. Иртәнге 7гә Казандагы эшенә килеп җитә.
– Кияве Зөлфәтне бик яратты ул. Зөлфәт тә аның өчен үлеп тора иде. Дачаның икенче катын да бергәләп салдылар… Хәзерге кияве Шаһинур Мостафинны да бик ярата әти.
– Дәү әти 90 яшендә үзенә костюм тегеп киде. Ә миңа (моны Азамат белән Ларисаның кызы Камилә сөйли) беренче курста укыганда аркасы ачык бик «модный» күлмәк тегеп бирде!
– Әтиле кеше – канатлы кош, дип әйтәләр бит. Шуны гомерем буе тоеп яшим. Балаларны ул үстереште, шундый әтием булмаса, дүрт бала тапмас та идем, бәлки…
Ә Салих абый аларны тыңламый. Ул әкрен, ләкин моңлы тавыш белән җыр суза:
Бу кырлар, үзәннәрдә
Минем мәхәббәтем яшьли кабынган.
Кайтам-кайтам туган ягыма
Сагындырып кайткан таллар бар.
«Сезнең бөтен җырларыгыз да мәхәббәт турында әйеме, Салих абый», – дим. «Гел! Кияү дә мәхәббәт турында бик матур яза иде бит», – дип тә көлдереп ала үзе. Һәм өстәп куя: «Балалар ел саен туган авылымдагы Сабан туена алып кайта мине. Шунда җырлыйсым килә, оялам гына. Быел, гомерем булса, җырламый булмас инде».
Бабайларыннан күреп, оныклары Азамат белән Илһам да тегү теккән. «Бер генә күрсәтеп бирдем мин аларга, шундук отып алдылар. Минем артык калган материаллардан үзләренә кием тегеп кияләр иде», – ди Салих ага. Азамат хатыны Ларисага ул вакытта кешедә булмаган куян тун, бәрхет күлмәк тегеп кидергән. Илһам сеңлесе Кадриягә Соңгы кыңгырауга – күлмәк, үз туена костюм-чалбар теккән. «Дәү әтине минем дә бер шаккатырганым булды әле. Бервакыт Камилә бакчадан кайтты, иртәгәгә бәйрәмгә барырга күлмәк кирәк икән. Бер чалбарым бар иде, төн эчендә шуннан сарафан тегеп бирдем. Үземнең блузкамны да балага яраклы итеп кечерәйттем. Бабай тел шартлатты инде», – ди киленнәре Лариса.
«Хәзер тегү машинасы бирсәләр, тегәр идегезме?» – бу сорауны бирми калып буламы соң инде?! «Ник текмәскә! – Салих аганың күзләрендә очкыннар кабына. – Күз генә күрми инде, җебен саплап бирсәләр, тегәм!»
Менә шулай күңелле итеп, зур һәм тату гаилә булып яши алар. 80 яшьлек юбилеенда оныклары Салих аганы… төнге клубка алып барган! «Ул вакытта аларның яңа ачылган чагы. Бернинди фейс-контроль дә юк. Кердек, рәхәтләнеп ял иттек, бабай биеде дә әле», – дип искә ала оныгы Азамат. Хатирәләр белән уртаклашуны Лариса дәвам итә: «Шунда берәү вак акчалар чәчә-чәчә биегән. Безнең дәү әти акчаны шулай әрәм-шәрәм иткәннәрен күргәнмени?! Идәндәге акчаны аягы белән үзенә таба тартып китереп җыя башлаган. Моны күреп, башкалар да дәү әтигә акча җыярга булышкан. Дүрттә кайтып керде алар клубтан. Бу вакытта базар ачылган булган, дәү әти үзе җыйган акчага ит сатып алып кайткан иде».
Ә йөз яшьлеген тыныч кына туганнар белән бергәләп билгеләп үттеләр. Шулай озак яшәвенең серен бик гади генә аңлата Салих ага: «Эчмәдем-тартмадым, дөрес итеп яшәдем, өйдә тәрбия бик әйбәт булды. Минем бик күп гомерем әрәмгә узды: башта армиядә, аннары алты елы төрмәдә. Шуларны исәпләп, Аллаһы Тәгалә әрәм узган гомер өчен дип өстәп тагын биргәндер инде. Компенсация итеп».
Сүзгә янә оныклары кушыла: «Дәү әти башта Казанның мең еллыгын күрим дип яшәде, аннан соң – метро, аннары – Универсиада күрәм дип. Шөкер, барысын да күрде. Футбол буенча узачак дөнья чемпионатына мэр Илсур Метшин шәхсән үзем чакырам, ә Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев үзем алып барам, диде. Шуңа күрә хәзер чемпионатка кадәр дип яшибез инде». Аллаһы Тәгалә насыйп итсен! Салих агага бердәнбер кызын, оныкларын, аларның балаларын, бер подъездда яшәүче дус әбиләрен сөендереп тагын күп еллар яшәргә язсын әле!
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии