- 29.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Архив
Фәнис Зыялы – Төркиянең Анталья шәһәрендә яшәп иҗат итүчешагыйрь. Чыгышы белән Арча районы Өчиле авылыннан. Ул безгә татар матбугатында басылган милли-дини шигырьләре аша, дөньяга, сәясәткә карашы белән таныш. Төрек җилләре, Анадолу яклары яшь егетне Төркиядә яшәүче татар кызы белән таныштыра. Шуннан бирле 17 ел инде ул Төркиядә яши. Фәнис Зыялы белән без Антальяда күрештек.
– Фәнис әфәнде, бүген Төркиядә нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
– Мин адвокат. 1994 елның декабрендә Төркиягә килдем. Башта 8 ай хәзерлек курсларын үтеп, төрекчәне өйрәндек. Конья шәһәрендә, хокук факультетында укый башладым, шунда ук 2003 елда аспирантураны тәмамладым. Хокук фәннәре кандидаты булдым. Аннан Төркия ватандашлыгына мөрәҗәгать иттем. 2005 елда адвокатлыкка лицензия алдым. Бер ел элек төрек кардәшләр белән хокук бюросы эшләтеп җибәрдек.
– Шигъриятькә кайчан кереп киттегез?
– Шигырьләрне Төркиягә килгәч яза башладым. Башта үзем өчен генә яздым. Аннан дусларга күрсәттем, алар да ошатты. Бераздан Татарстан матбугатында басыла башладылар.
– Шигъриятегездә төп тема – милли-дини тема. Монда сезнең милләтпәрвәр булуыгыз ачык күренә. Бу хисләр электән үк булдымы, әллә шигърияткә кереп китүегез кебек Төркиягә килгәч башландымы?
– Мин 1975 елгы. Әти-әнием коммунизм чорында туып, эшләгән, лаеклы ялга чыккан укытучылар. Миңа, табигый, бернинди дини тәрбия бирелмәде. Әтием Татарстанның атказанган укытучысы – татар теле һәм әдәбияты укытты. Ул өйдә дә, мәктәптә дә укытучым булды. Без милли рухта тәрбияләндек. Тукайның безнең җирлектән булуы да нык тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Без аның шигырьләре, бишек җырлары белән үстек.
Төркиягә килеп, милли рухлы шигырьләр язуым – әти биргән милли хисләрне дәвам итү булды. Безнең илдә чын тарихны, дөрес миллилекне өйрәтүче булмады, ул тыелды. Милли рух белән сугарылган шигырьләр дә, хикәя, рәсемнәр дә тыелды, без аларны күрмәдек. Төркиядә укып, тарихны өйрәнеп, аралашкач – безнең татар милләте данлыклы, шанлы милләт икән дигән фикер көчәйде. Татарлык аерылгысыз горурлану хисенә әверелде. Безнең кебек бай тарихлы, моңлы халык юк ул.
– Төркия татарлары турында нәрсә әйтә алырсыз?
– 2007 елда Бөгредилек авылында себер татарлары Омскиның Үлән күл авылыннан күчеп килгәннәренә 100 ел булды. Моны без бик зурлап үткәрдек. Татарстан Мәдәният министрлыгыннан килүчеләр булды, артист-җырчыларыбыз, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова килде. Авыл халкы җыелды, чөнки аларның яртысыннан күбесе бүген Ауропада яши. Төркиянең төрле почмакларында яшәгән татарлар җыенга кушылды. Шундый җыеннар оештырылып торса – Төркиядәге татарларны җыеп була. Истанбулда һәр елны Сабан туе үткәрелә.
Мин Төркиянең татарлар яшәгән шәһәрләрендә, татар авылларында булдым. Төрек белән татар – бик якын милләт. Дин дә бер, мәдәният, гореф-гадәтләр дә якын, уртак тел дип әйтергә мөмкин. Берникадәр күзәтү белән шундый фикергә килдем – татарны Төркиядә татар итеп моң саклый икән. Килешәсездер, ул җырларда гади дүртьюллыклар булса да, анда гаҗәеп көчле рух бар.
Мондагы мохиткә, гореф-гадәткә, телгә, яшәешкә инде ияләндек. Туганнар, якыннар, ата-ана, абый-апаларны сагынуга түзеп була, әмма татар җыр-моңына, курай, гармун моңына түзеп булмый икән. Мин монда килгәннән бирле сары кураемны алып, күзләрне йомып, туган авылымның су буйларына, урманнарына китеп йөрим.
Казанда минем дустым, атаклы гармунчы Кирам Сатиев бар. Аңа кайвакыт шалтыратам да: «Кирам абый, әйдә, ак гармуныңда «Тәфтиләү»не уйнап җибәр әле», – дим. «Була ул», – ди. «Тәфтиләү»не ул уйный, мин елыйм. «Энем, җитәме инде?» – ди. «Юк, Кирам абый, тагын берне уйна», – дим. Беребез уйный, икенчебез елый. «Булды, тынычландым», – дип туктатам. Сагынуны моң гына баса.
Хатынымның авылы – Конья шәһәреннән ерак түгел Бөгредилектә (Себер татар авылы) әле дә картлар җыелып җырлап утыра. Аларда элеккедән килгән җырларны ишетергә була.
– Төркиядән Татарстан ничек күренә?
– Мине Татарстанда баручы вәзгыять борчый. Ике дәүләт теле булгач, һәркем татар телен белергә тиеш дип исәплим. 2011 елда гына 226 татар мәктәбе ябылды дип ишеттем. Татар теленә балта чабу сәясәте алып барыла. Шуңа бик нык ачуым килә. Безгә, бәлки, кыюлык җитмидер. Шул ук вакытта үзебездән дә күп нәрсә тора. Мисал өчен, безнең ике балабыз бар. Берсенә 10 яшь, икенчесенә – 5. Әниләре – себер татары, үзем – Казан татары. Мин өйдә әдәби татарча, ә әниләре себер татар диалектында сөйләшә. Юкка гына ана теле димәгәннәрдер инде, балалар да әниләре кебек сөйләшә. Әни кеше гаиләсендә татарча мохит тудырса, балаларда милли үзаң булыр иде. Балага мәктәптә татар телендә укырга шартлар тудырылырга тиеш, соңрак университетта да аның булуы зарур.
Төркиядә минем гәүдәм генә бар, күңелем һаман Татарстанда. Мин чыннан да күңелем белән татар иленнән аерылмадым, һәрдаим Татарстаннан кунаклар килә, милли зыялылар белән очрашып торам, элемтә бар. Телебезгә һөҗүм барса да, динебезне бүлгәләргә тырышсалар да – без егыла торган халык түгел. Мин ышанам, без барыбер калкып чыгачакбыз. Бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер имтихан гына. Бирешмәскә, тырышырга, дөньяви вә дини яктан белемле булырга кирәк! Миңа калса, без, татарлар, милли-дини яшәеш булдырсак кына аякта нык басып тора алачакбыз, ә башка юл безне упкынга илтә.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Комментарии