- 29.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №12 (30 март)
- Рубрика: Архив
26 мартта Сембердә “ризасызлар” пикеты узды. Бу чара Путинның хакимияткә килү көнендә аңа карата ризасызлык белдерү максатыннан үтте. Пикетка чыгучылар “Путин һәм Ходорковский – урыннарыгызны алышырга вакыт!”, “Путинны – отставкага!”, “Русия – Путинсыз!”, “Мәгълүмат чараларына цензура бетсен!” һәм башка шундыйрак мәгънәле шигарьләр тоткан иде.
“Яблоко” фиркасенең җирле лидеры Евгений Топорков Конституцияне санга сукмауга, нефть-газ акчасының кая киткәне билгесез булуга борчыла.
Канунсыз эмиграциягә каршы көрәш оешмасының җирле җитәкчесе Денис Штырев исә мондый фикердә: “Пикетка килүемнең төп максаты – Путин сәясәтенә каршы фикеремне белдерү. Мондый кеше ил белән идарә итәргә тиеш түгел, чөнки ул илне дә, халыкны да ихтирам итми. Аның рөхсәтсез чараларда катнашучыларга “по башке дать” дигән сүзләре генә дә ни тора! Ул үзе китәргә тиеш, яхшылык белән. Күренә бит инде – Медведев бары тик Путин идарәсе астында Петрушка ролен генә уйный. Курчак кына ул”.
Айрат ИБРАҺИМ
Каршылык чаралары арта
26 мартта Казанда балыкчыларның Ирек мәйданына җыелуы кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен яклый алу сәләтенә мисал булып тора. Татарстан 90нчы елларда бәйсезлек таләп итеп урамнарга чыкканнан соң, мәйданга бу кадәр кеше берьюлы җыелмаган иде.
Балык тотуны түләүле итүгә каршылык белдереп, Русиянең башка шәһәрләрендә дә шимбә көнне халык урамга чыккан. Әмма Казандагы чара иң күп кеше катнашуы белән аерылып тора. 4 меңләп кеше Ирек мәйданын тутырган.
Русиядә гади халыкның яшәешен “көйләү”, чикләү, демократик принциплар нигезендә яшәргә омтылышын тыю – гадәти күренеш. Инде хакимият үз илендә яшәүчеләрнең шәхси тормышына да тыкшына башлады. Күпләрнең яраткан шөгыленә – балык тотуга да кул күтәрелде. Табигать хозурында утырып кечкенә генә ташбаш тотып кайткан өчен дә, хакимият акча түләтергә җыена.
Казан федераль университеты галиме Илдар Низамов та балык тотарга ярата. Әлеге чикләүләрне ул хокук бозылу дип атый: “Адәм баласының табигать белән аралашуы табигый булырга тиеш. Кешенең балыкка баруына, табигать белән аралашуга киртә куярга җыеналар икән, мин аңа бик каршы”, – ди ул.
52 яшьлек Илсур Нигъмәтуллин атнасына 2-3 тапкыр Казаннан 130 чакрым ераклыктагы сулыкка балыкка йөри. Тоткан балыкны гаиләләрендә дә пешерәләр, туганнарына да өләшә. “Гаилә тамагын туйдыра торган эш түгел, – ди ул. – Бер барганда, мең сум акчаң китә. Бензин, ашарга ризык, җимлек сатып алырга кирәк”.
Пикет булу турында хәбәр тиз таралган. Халык интернеттан барысын да белеп торган.
2010 елның 28 декабрендә Русия Дәүләт Думасының балык тотуга һәм сулыкларны саклау канунына өстәмәләр кертүе Татарстанда да зур ризасызлык тудырды. Мәйданда Русия һәм Татарстан Президентына резолюция кабул ителде. Анда балык тоту турындагы канунның “социаль киеренкелекне арттыруы һәм Русия халкы хокукларын бозуы” турында әйтелә.
Балыкчылар белән булган бу соңгы пикет инде халыкның артыгын түзәргә чамасы калмаганны күрсәтә. Әлеге чара турында язган журналистлар: “Киләсе протестка 30 меңләп кеше чыгарга мөмкин”, – дип белдерә.
Наил АЛАН
Министрлар алмашты
Республиканың мәдәният министры итеп “Татарстан” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Айрат Сибагатуллинның билгеләнүе, Зилә Вәлиеваның премьер-министр урынбасары сыйфатында эшен дәвам итүе соңгы көннәрнең иң кайнар вакыйгаларының берсе булды.
Айрат Сибагатуллинның телерадиокомпаниядәге вазифаларын хәзергә урынбасары Ирина Субеева башкара. Яңа мөдир итеп кемнең куелуы әлегә билгеле түгел. Бу мәсьәләне Татарстан җитәкчелеге белән киңәшеп, ВГТРК каналының Мәскәүдәге баш редакциясе хәл итәчәк. Шулай итеп, Русиядә мәдәният хезмәткәре көне Татарстанда мәдәният министрының алмашынуы белән истә калачак.
Мөфтилек өчен көрәш кыза
28 мартта Казан мөхтәсибәте җыенында Татарстан мөселманнарының V Корылтаена һәр ике мәхәлләдән бер делегат сайланды. 13 апрельдә узачак Корылтайда Казан имамнарыннан 26 делегат катнаша. Нурулла мәчете имам-хатыйбы, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиуллин тәкъдиме белән имамнар Казан мөхтәсибе, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинне мөфтилеккә кандидат итеп чыгарды.
Дөрес, мөфтилеккә кандидатлар теркәү инде тәмамланды, мөфтият Диния нәзарәте пленумы өч кешене күрсәтте. Шулай да Корылтайда делегат буларак катнашкан имам үз кандидатурасын мөфтилеккә тавышка чыгара ала.
Казан мөхтәсибәте җыены чагыштырмача тыныч узган. Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизне мөфти итеп сайлау мәсьәләсендә генә тавыш булып алган. Габдулла Галиуллин имамнарны аны яклап тавыш бирмәскә чакыра. Аның сүзләренчә, район башлыклары имам-мөхтәсибләргә Камил Бикчәнтәйгә, Габделхәмит Зиннәтуллинга һәм Илдус Фәизгә генә кул күтәрергә кушкан, имеш.
Бер яктан караганда, Татарстанда дини юнәлештә уңай үзгәрешләр башланды кебек күренә. Мисал өчен, имамнарга хезмәт хакы түли башладылар, 10 мөхтәсибкә Fiat Albea машинасы бирделәр. Габдулла Галиуллин исә хакимият имамнарны сатып алды. Машина, акча биреп, авызларын томалады, дип саный. “Акча һавадан төшми бит, аңа хөкүмәт ярдәм итте. Имам-мөхтәсибләр тиешле кешегә тавыш бирсен өчен, аларга акча, машина бирделәр”, – ди Габдулла Галиуллин.
Татарстанны “нурландыру” дәвам итә
25 мартта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бөртекләрне гамма-нурландыруга кагылышлы “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Анда журналистларны чакырмаганнар иде. Алай гына да түгел, килгән матбугат хезмәткәрләрен баштарак сакчылар ишектән уздырырга теләмәде. Әмма шулай да соңыннан журналистларга да катнашырга рөхсәт иттеләр.
Радиацион тәҗрибә үткәрүче галимнәрнең берсе Геннадий Конюхов сүзләренчә, орлыклар мондый чистартудан соң уңышны күбрәк бирә һәм экологиягә бернинди зыян китерми икән. “Безнең лицензия дә бар”, – дип белдерә ул. Тәҗрибә бодай, арпа һәм кукуруз өстендә алып барылган. Бәрәңгене дә шушындый чистартудан соң утырткан булганнар, әмма һава торышы коры килүе сәбәпле бәрәңге басуын сөрергә туры килгән. “Уңыш ала алмадык”, – ди ул. Конюхов сүзләренчә, нурланыштан соң бодай – 17-23%, арпа – 11-12%, кукуруз 21-27%ка уңышны күбрәк биргән.
Белгечләр: “Мондый аз күләмдәге уңыш өчен кеше организмына зыянлы тәҗрибә үткәрүдән читтә торырга кирәк”, – дип белдерә. Тәҗрибә өч елга исәпләнгән. Быел кайсы җир кишәрлекләренә радиацияле орлык утыртылачагы әлегә әйтелми. Ул файдалы яклар турында озын-озак итеп аңлатса да, экологлар һәм фәнни хезмәткәрләр биргән төгәл сорауларга кистереп кенә җавап бирә алмады. Әйтик, тәҗрибә нәтиҗәсендә узган ел ничә тонна уңыш җыеп алынган? Ул кая урнаштырылган? Бу тәҗрибә үткәрү өчен күпме финанслар бүлеп бирелгән? Ни өчен нәкъ менә Татарстан туфраклары сайлап алынган?
Атомга каршы көрәш җәмгыяте хокукчы-экологы Роза Фәрдиева сүзләренчә, бу тәҗрибәнең Татарстанда үткәрелүенең иң беренче сәбәбе булып, гаилә элемтәләре тора: “Татарстан хөкүмәте белән “Росатом” оешмасы арасында килешү төзелгән. Әлеге килешү чиста коммерция нигезендә файда алуны максат итеп куя. Һәм шул ук вакытта әлеге тәҗрибәләрне Казан федераль университеты белән “Изотоп” ширкәте оештыра. КФУдагы лабораторияләрдә Силькин җитәкчелек итсә, аның улы – “Изотоп” җитәкчесе. Менә нинди бәйләнеш. Алар шул ук вакытта “Росатом” карамагында эшли. Аннан соң Спас районы туфракларының уңдырышлы булуы да кулай дип табылгандыр. Бу район чик буенда урнашкан бит, халык белмәс, аңламас дип уйлаганнардыр. Ни генә булмасын, нәтиҗәдә, килешү халыктан качып, бернинди мәгълүмат бирелмичә эшләнгән. Ә халыктан мәгълүмат яшерү – хокук бозуның иң зур юлы”, – ди Фәрдиева.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов исә: “Әлеге тәҗрибәне туктатырга ярамый, бары тик мәйданны гына киметергә кирәк”, – дип белдерә.
Радиоактив нурланыш белән чистарту тәҗрибәсенә каршы чыгучылардан Андрей Ожаровский: “Нурландыру чыганакларының да югалу мөмкинлеген онытмаска кирәк”, – ди. Аны урларга да мөмкиннәр. Табигать казасы да килеп чыгарга мөмкин. “Әллә соң Татарстанда авыл хуҗалыгы Фукусимасы була алмас дип уйлыйлармы?” – дип борчылуын белдерә ул.
Татарстан һәм Русиядәге атом-төшкә каршы һәм экологияне яклаучы оешмаларның активистлары гамма-нурланыштан гына түгел, гомумән, атом энергетикасыннан да баш тартуны таләп итә. Бу хакта Татарстанның атом-төшкә каршы оешма җитәкчесе Альберт Гарапов һәм Русиянең “Беллона” экологик хокук яклау оешмасы вәкиле Андрей Ожаровский 24 мартта Казанда үткән матбугат очрашуында белдерде. Андрей Ожаровский “Русиядәге 32 АЭСның 22се искергән, бу – аларны ябу кирәклеге турында сөйли”, – ди. Кайбер станцияләр “Фукусима-1” үрнәгендә төзелгән, аларда да атом калдыклары саклана торган бассейннар бар.
Активистлар: “Фукусима-1” атом станциясеннән көн саен чыга торган радиоактив матдәләр бөтен дөньяга яный”, – дип саный. Радиоактив болыт АКШка барып җитте, Исландия янында да радионуклеидларның артуы ачыкланган, ягъни Русиягә дә алай ук ерак калмаган. Атом-төш китергән зыянга каршы көрәшүчеләр моннан соң Япониядән килгән ашамлыклардан баш тартырга, машина һәм компьютерларны куллану алдыннан яхшылап тикшерергә чакыра.
Ләкин республикада радиоактив тәҗрибәне уздыручылар барган юлларыннан кире борылырга уйламый. Аларга каршы чыгучылар тәҗрибәне туктатырга, аны бары тик лабораторияләрдә генә дәвам итәргә кирәк дип белдерә. Ә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлегә ике як фикерләренә колак кына сала.
Райнур ШАКИР, Бикә ТИМЕРОВА
Хәмитов очрашуны суза
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең берлектәге утырышы узды. Анда хакимиятнең татарлар белән очрашуны һаман да сузуы, аларның проблемаларын ишетмәве турында сөйләштеләр.Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Бу хакимият белән дә уртак тел табып булмаска охшаган. Алар безне ишетергә теләми, ышандырган очрашуны сузалар, шуңа каршылык чаралары үткәрик”, – диде.
Чара ахырында Башкортстан милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин үткән атнада Казанда узган Милли-мәдәни мохтарият конференциясе турында сөйләде. Чит төбәк вәкилләренең Башкортстандагы проблемаларны белүләрен ирештерде. Мохтарият һәм конгрессның төбәкләрдә үзара ярышып Сабантуйлар уздыруын көлкегә алды. “Хөкүмәт тарафыннан бүленгән акча Сабантуйлар уздырып, анда җырлап-биеп аракы эчүгә, күңел ачуга кайтып кала. Сабантуйлар ул халык көче белән уза иде. Бездә әле дә шулай. Ә хөкүмәт ресурсларын һәм финансларын мәгарифкә, тел һәм мәдәниятне үстерергә юнәлтергә кирәк. Узган елны нибары өч кенә төбәккә уку әсбаплары җибәргәннәр. Башкортстанның, гомумән, ярдәм күргәне юк”, – диде.
Мөнир ВАФИН
Сембердә "ризасызлар",

Комментарии