Гагарин Кубогында Татарстан көрәше көтелә

Гагарин Кубогында Татарстан көрәше көтелә

«АК БАРС» ТЫРЫШЫРГА

Даими чемпионат ахырында «Ак Барс» ышанычлы рәвештә «Көнчыгыш»та җиңү яулады. Татарстан легендасына әверелгән Зиннәтулла Билалетдинов системасын әле моңа кадәр тренер буларак зур уңышларга ирешмәгән Дмитрий Квартальнов алмаштыргач, күп кенә җанатарлар бүген дә казанлыларга зур өметләр багламый. КХЛ да «барс»лар лидерлар рәтендә булса да «Гагарин кубогы» уеннарына сагаеп карый, чөнки команданың ни рәвештә уйнавы билгесез. Сезон дәвамында составны күп алмаштыру да аңлашылмаучанлыкка китерде. Быел «Ак Барс»ның үзебезнең конференциядә беренче урында калуын да дивизионда төп көндәш булган – «Металлург»ның начар уены белән бәйләп булыр иде. Тимерчеләр тренерларын гына түгел, ә клубның президентын алмаштыруга кадәр барып җитте. Ә «Ак Барс» ул арада, Татарстан хоккей мәктәбен узган уенчыларны читкә озатып, беркемгә билгесез уенчылар белән тулыланды, һәм, ни өчен, дигән сорауга әлегә беркем дә җавап бирмәде. Яңалар, кунакка килгән кебек, үзләрен артык тыйнак тота әлегә: Галузин, Санников, Аверин… сезон башлангач безнең төп командага күчкән Рукавишников белән Тихоновны да уңышлы булды дип әйтеп булмый. Командада 3нче һәм 4нче «бишлек»ләрдә алар ролен үти алырлык үзебездәге яшь хоккейчыларыбыз тагын ике командага җитәр иде, югыйсә. Тик тренерлар штабы башкача уйлады. Аларны да аңлап була, зур спонсор, зур акчалар булган компаниядә матур нәтиҗә көтәләр, шулай да сезон башында «Ак Барс» җитәкчелеге беренче чиратта, команда алдына үзебездә тәрбияләнгән уенчыларны күбрәк булдыру максатын куйган иде. Инде алдан әйтергә була – Квартальновның бу эше барып чыкмады. Ткачев, Абросимов, Михеев, Мусин, Гариповлар кая китте? Ят командаларга шул, читкә… 2018нче елда «Ак Барс»ка 3нче кубок алырга булышкан капкачы белән никтер юлларны бергә бәйләмәскә булдылар. Эмиль Гарипов бүген Балашихада төпләнгән Омск Авангарды капкасын саклый. Үз чыганакларым әйтүе буенча, Казан егетен Квартальнов килүгә үк өнәп бетермәгән. Ари Мойсанен (капкачылар тренеры) янына ул якын җибәрелмичә, икенче бозда шөгыльләнгән. Бүген Адам Рейдеборн белән КХЛ даими чемпионатында коры исәп буенча рекорд куйган Тимур Билаловның җаваплы матчларда тәҗрибәсе булмавын исәпкә алып Гарипов үзебезгә дә комачауламаган булыр иде. Һәм тагын «барс»ларның авырткан җире ул – бер уенчыга күплектә уйнау. Чемпионатның икенче командасы бу күрсәткеч буенча бары 12нче урында гына. Соңгы уеннарны күзәткәннән соң инде бу уен алымын төзәтеп булмас кебек тоела башлады. Алка кертү түгел, «Спартак», «Динамо» (Минск) кебек көчсезрәк командаларга каршы уеннарда хәтта үзебезнең капкага да гол керттерүгә юл куйдык. Соңгы арада легионерларыбыз да өметне акламый, шуңа күрә «Ак Барс»ка нык тырышырга туры киләчәк.

НЕФТЕХИМИК КАЗАНЛЫЛАРГА ТЕШЕН КҮРСӘТӘЧӘК

Түбән Кама клубы быел җиңүләр сериясе буенча команда рекордын куеп күпләрне шаккаттырса да, соңыннан көчен югалтып «соңгы эшелон» белән генә плей офф уеннарына эләгә алды. Әйтергә кирәк, команданың составы йолдызлы уенчыларга бай түгел, шулай да Вячеслав Буцаев шәкертләре лаеклы рәвештә Гагарин кубогы өчен көрәшкә керә алды. «Нефтехимик» үз хоккей мәктәбендә тәрбияләнүчеләре күпләп уйнавы белән дә мактана ала, ә бу бөтен республикабыз өчен горурлык. Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстанның төп хоккей командасы булган «Ак барс»ка өстенлек бирелгәндә «НХ» никтер күләгәдә кала, татар егетләренең КХЛда Канада уенчыларын уздыруларына игътибар азрак, никтер. Сезон алдыннан түбән-камалылар өметсез күренә иде: яшь состав, җитди ротацияләр, сакта куркыныч һәм аңлаешсыз уңышсызлыклар… Вакыт узу белән команда җиңелрәк уйный башлады. Бу очракта үзләре туплаган уенчыларны өйрәтүдә тренерлар штабының роле зур. Шулай да команданы тотрыклы дип әйтеп булмый. Капка сагында торучы Константин Барулин белән Александр Шарыченков та хаталарны еш җибәрә. «Нефтехимик»ның «Күпме бирдем – шул бәягә алдым» дип эшләве капкачылар вәзгыятендә дөрес түгелдер. Дамир Шәрипҗанов кебек үз капитанын тәрбияләгән команда капкачыларга да өметсез дип карап булмый. Монда Түбән Кама командасына Казандагы «абый»ларыннан үрнәк алырга кирәк. «НХ» сезонга бурычын үтәде, ләкин спортчы һәрчак яңа үрләр яуларга омтыла, шуны истә тотып «НХ» казанлыларга тешен күрсәтәчәк әле дип фикер йөртергә мөмкин.

«ДЕРБИ» ГА ФИКЕРЛӘР

«Ак Барс» һәм «Нефтехимик»ка тигез караган чит хоккей җанатарлары, казанлылар Түбән Кама хоккейчыларын җиңел генә узачак, дип саный. Ни генә булмасын, күп тапкырлар чемпион булган «барс»ларның дәрәҗәсе зуррак дип саный алар. «НХ» Ерак Көнчыгыштагы «Амур», «Адмирал» клубларын узып казанлыларга булышты дияргә дә була, «барс»ларга ерак арага очу авыр булыр иде. Спорт журналисты Фәрит Салихов та шундый фикердә: «Ак Барс»тан зур уңышлар көтәбез, икенче команда «Рубин»га өмет калмады. Республика җитәкчелеге дә һәр командабызның матур нәтиҗәгә ирешүен көтә, ТАССРның 100 еллыгы да бит әле. Шәхсән үзем «Нефтехимик»ның плей-оффка чыгуына сөендем, шулай да «Ак Барс» көчлерәк булса да, мин сериянең 4 кә 0 исәбенә Казан файдасына бетүенә ышанмыйм, Түбән Кама командасы әле үзен күрсәтәчәк. Без матур Татарстан хоккее өчен!» – ди ул.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, КХЛ чемпионатында югары дәрәҗәдәге Татарстанның ике командасы булу һәм алар катнашында матур уеннар күзәтү – яшь спорт сөючеләргә омтылыш, ә җанатарларга – шатлык.

Руслан ХӘСӘНОВ

Комментарии