Кенәриләр белән янәшә

Кенәриләр белән янәшә

Өздереп-өздереп сайраучы кошлар тавышын ишетеп, барган юлымнан тукталып калдым. Каршымдагы агачка күтәрелеп карадым. Юк, анда да түгел. Янәшәмдә генә урнашкан биш катлы йортның балконнарына күзем төште. Әнә өстәге балкон ачык. Кошлар тавышы шуннан ишетелә. Кызыксынуым шулкадәр көчле иде. Кемнәр ул кошлар белән бергәләп көнен дә, төнен дә бергә яшәүчеләр?

Көннәрдән беркөнне мин бу фатирга килдем. Бик мөлаем, сөйкемле Фая апа (ул үзен шулай таныштырды), ихлас елмаеп, мине каршы алды. Түр башына, кошлар янына чакырды.

Кенәриләр…

Кенәри – читлек кошымы?

Әйе, кенәриләр читлектә… берәү… икәү… өчәү…

Каян килә кошларга шулкадәр мәхәббәт?

Фая апа белән кара-каршы утырдык та тормыш йомгагын сүтә башладык. Сүз башы, әлбәттә, еракларда калган балачактан башланды.

– Әнием минем Ульяновск якларыннан. Уку йортын тәмамлаганнан соң, укытучы булып Сарман ягына Иске Минзәләбаш авылына эшкә килгән. Ул эшләгәндә авыл гөрләп торган. Җыр-моң яратучы әнием авыл сәхнәсендә өздереп җырлаган, концерт-спектакльләр аннан башка узмаган.

Мәктәп, сәхнә, гаилә – барысын бергә бәйләп, тормышыннан ямь табып яшәгән ул. Гаиләбездә ун бала – биш малай һәм биш кыз дөньяга килгән. Әнием 47 яшендә унынчы баланы – төпчек бала итеп мине алып кайткан. Мин үскәндә күбрәк абыйларга тартылганмын. Шуңа миндә малайлар холкы, тәвәккәллек җитәрлек булган. Атта кем чаба дисәң, ул – мин! Моторлы велосипедта сыздырып кем үтә? Мин!

Шуны искәртим әле: машина йөртүемә дә быел 38 ел. Хәзер бит инде миңа 74 яшь. Кызым, әнә кара (Фая апа миңа әйтә) машина әле дә ишегалдында. Һаман да мин руль артында, бакчага машинада үзем йөрим.

Сүзебезне кошлар турында дәвам итәбез.

– Кошлар… алар минем күңел халәтем, яшәү яме. Мин кечкенә вакытта яз килүен, сыерчыклар кайтуын ашкынып көтә идем. Абыйларым кошларга оялар ясыйлар, мин дә шулар янында бөтереләм. Менә агачларга оялар куела. Сыерчыклар килеп урнаша. Сәгатьләр буе аларны күзәтәм.

1966нчы елда апам Анапага баргач, миңа бер пар попугай алып кайтты. Искиткеч бүләк булды ул!

Фая апа бүген Җәлил бистәсендә яши. Лаеклы ялга чыкканчы, «Җәлилнефть» оешмасында эшләгән. Мактаулы хезмәт юлы үткән, күп санлы грамоталар белән бүләкләнгән, фатир да алган. Гаиләдә ике кыз бала үстергәннәр. Ире белән бергәләп 46 ел гомер иткәннәр. Кызганыч, үткән елның җәендә гомер юлдашы мәңгелеккә күчкән.

– Мин гармунда уйныйм, ә ирем кушылып җырлый иде. Җырлашып яшәдек. Ул да кошлар яратты. Ышанасыңмы, фатирыбызда 200ләп кош бар иде: попугайларның берничә төре, кенәриләр.

Гаҗәп, мин хәтта күз алдыма китерә алмыйм… тирә-ягыңда 200ләп кош сайрый… Ул чагында ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсе бары тик кошлар өчен генә бүленгән булган. Бүген дә алты читлектә унҗиде кенәри…

Читлекләр аша кенәриләрне күзәтәм: чут-чут итеп, берсен берсе уздырырга теләп, канатларын җилпи-җилпи сайрашалар, серләшәләр.

– Кенәриләрем таң белән уяна, кояш батканда йокларга әзерләнәләр, шундый кызык, йомарланып бер йомгак булып кына калалар. Кошлар һәм гармун – минем тормышымның аерылгысыз бер өлеше, – диде Фая апа.

Язмамны үземнең шигырь юллары белән тәмамлыйм.

…Яшәвеңнән шатлык табып яшәү рәхәт,

Кирәкмидер артык аның байлыгы да.

Җаның тыныч, сау-сәламәт булсаң әгәр,

Бул канәгать, бәлки җитәр шулары да…

Әлфия НОГМАНОВА.

Сарман районы, Җәлил бистәсе.

Комментарии