30нчы август Шәһәр көне түгел ул

30нчы августны Шәһәр һәм Республика көне дисәләр дә, рәсми рәвештә бездә андый бәйрәм көне юк. Бу – безнең Татарстаныбызның бәйсезлеге турында Декларация кабул иткән, рәсми рәвештә билгеләнгән бәйрәм көнебез. Соңгы тапкыр бу бәйрәмгә багышлап үткәрелгән чаралар сүлпәнләнеп калган кебек кабул ителде. Югыйсә, башка елларда шәһәребезнең үзәк урамнары тулы халык белән төрледән-төрле күңел ачу чаралары үткәрелә торган иде. Элек Камал театры янында шагыйрьләребезнең шигырьләрен тыңлау белән башланып киткән булса, быелгы бәйрәм үткәрү программасында бу урыннарда бәйрәм чаралары үткәрү каралмаган булып чыкты. Шулай булуга карамастан, бәйрәмгә дип килгән халык Камал театры янында җыелды. Гармуннар уйнап, җырлап-биеп, халык үзе бәйрәм оештырып маташты. Шагыйрә Нәҗибә ханым Сафина үзенең шигырьләрен укыды һәм халыкка бүләк итеп таратты. Кызганыч, бәйрәм хөрмәтенә эленгән флаглар бер җирдә дә күренмәде.

Шушы бәйрәм кичендә телевизордан барган «7 дней» тапшыруында Мәскәү тарафыннан Татарстаныбыз һәм аның җитәкчеләренә карата әйтелгән, кемнеңдер заказы буенча эшләнгән провокацион чыгышлар турында ишетеп, аптырап калдык. Дәүләт Думасы депутаты Татарстанны «черное пятно» дип атады, алар Путин указларын үтәмиләр, дип әйтелгән сүзләр ишетелде. Инде аларга ярарга тырышып, 70-80 процент (740 млрд сум, 2014нче ел) байлыгыбызны биреп барганнан соң да, милләтебезне, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне бетерүгә мәҗбүр ителгән коллык хәлендәге законнарын үтәп торганнан соң да, аларга һаман да нәрсәдер җитми кебек күренә. Үз халкының фикерен санга сукмыйча, үз маркаларын саклап тота алмаган җитәкчеләребез, кылган гамәлләренә анализлар ясап, уйлана белсеннәр иде. җитәкчеләребез үз халкын якларга әзер булып торыр иде бит. Бик күптән түгел, моның мисалы да булды бит инде.

Әнә бит Чечня халкы һәм аларның Илбашы бердәм булып, үз законнары белән яшиләр ич. Русиядән килгән ФСБ вәкилләре, Чечнядагы бер кешене бандит санап атып үтергәннән соң, Рамзан Кадыйров куркып тормыйча, минем белән килешенмичә, монда килеп, кеше атып үтереп йөрү очраклары була калса, аларның үзләрен атып үтерегез, дигән әмерен бирде бит. Аның бу сүзләренә карата, рәсми рәвештә әйтелгән кисәтү сүзләре дә булмады кебек. Ни өчен дигәндә, ул үзен, иленең хуҗасы итеп таныта алган.

Илшат Әминовның «7 дней» дип аталган телевизион тапшыруында, Мәскәү ягыннан булган яла-ягуларга каршы торып, үзебезнең республикабызны һәм Президентыбызны якларга кирәк, дигән сүзләрен ишеткәч, безнең җитәкчеләребез дә куркып тормыйча, үз сүзләрен әйтергә өйрәнә башларлармы икән әллә дигән шатлыклы уйлар килде күңелгә.

Илшат Әминовның тагын мондый сүзләре күңелләргә якын булды: «Курыкмыйча әйтә алам, бүген Шәһәр көне түгел, бәйсезлегебез турында Декларация кабул ителгән бәйрәмебез, – диде ул һәм анда язылган сүзләрне әйтеп үтте. – Үзебезне якларга өйрәник, алайса безнең Татарстаныбызны губернага әйләндереп калдырырга теләүчеләр күбәйде».

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии