Шалт башына!

Шалт башына!

Л-+ДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийның Киевта үткән матбугат очрашуы вакытында бер студент кыз «Украинофоб! Шовинистларны Украинадан куарга!» дип кычкырып аңа тозлаган кәбестә атты.

Әлеге очрашуда төшерелгән видеога караганда, башта үзенә очкан кәбестәдән иелеп качарга маташкан Жириновский соңрак ярдәмгә тән сакчыларын чакыра башлады. Тиз арада һушына килгән ЛДПР җитәкчесе үзенә хас ысул белән: «Сакчылар кайда? Аны залдан чыгарып атыгыз!» – дип кычкыра. Шул ук видеода ул үзенең тән сакчыларын да: «Сакчылар, мин сезне эш өчен алдым. Югыйсә мин сезне куып чыгарачакмын. Бер кыз – ахмак, ә сез, өч генерал, берни дә эшли алмыйсыз», – дип шелтәли.

Карпенко-Карый исемендәге университетның беренче курс студенты Таня Лиходеева әйтүенчә, бу адымга аны Жириновскийның Украина турында элегрәк әйткән мыскыллы сүзләре этәргән.

«Шул сүзләреннән соң ул Украинага килеп тагын нәрсәдер сөйли башлый», – дип ризасызлык белдерә Таня. Аның әйтүенчә, Жириновскийның матбугат очрашуына комачаулау турындагы карарга алар Әфлисун инкыйлабында катнашучылар комитетындагы башка әгъзалар белән бергә килгән. Иң радикал әгъза буларак ул кәбестәне үзе атарга булган. Таня әйтүенчә, нәрсә ату турында уйлаганда өч вариантны караганнар: кәбестә, итек һәм балалайка. Боларның өчесе дә Украинада Русия символы буларак кабул ителә. Ахыр чиктә, кәбестәдән җәрәхәтләнү мөмкинлеге юк, итек яки балалайкадан Жириновскийның сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин, дип тозлаган кәбестә атарга карар иткәннәр. Таня өйдән үз анасы тозлаган кәбестәне алып килгән.

Таня университеттан куылудан курыкмаса да, хәзер Жириновский тарафдарларының үзеннән яки туганнарыннан үч алуыннан курка. Жириновскийның тән сакчылары аның паспорт мәгълүматларын язып алган. «Украинофоб» сүзенең нәрсә аңлатуын белмәгәнгә салышкан Жириновский «Украинаны яратмау» дигән аңлатма алгач, «Мин беркемне дә яратмыйм һәм яратырга тиеш түгел дә», дип җавап бирде.

Башка халыкларны рәнҗетүче сүзләре өчен Казакъстан белән Украина Жириновскийны илгә кертмәү турында карар да чыгарган иде. Әмма Украинадагы 2006 елгы бу карар соңрак гамәлдән чыгарылды. Сәясәттә 20 елдан артык эшләүче Жириновский Русиядәге президент сайлауларында намзәт буларак даими (инде биш мәртәбә) катнашып килә. 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский: «Татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар», – дигән иде.

Наиф АКМАЛ.

«Хизб ут-Таһрирга катнашыбыз юк»

Казанның Әл-Ихлас мәхәлләсенең берничә әгъзасы, шул исәптән, мәчетнең икенче имамы Рөстәм Сафин тоткарланып биш көнгә иректән мәхрүм ителгән иде. Иреккә чыккач Рөстәм хәзрәт Азатлыкка мәхәллә тирәсендәге хәлләрне аңлатты.

Рөстәм Сафин белән әңгәмә корыр алдыннан Әл-Ихлас мәхәлләсендәге апа-әбиләрнең фикерләре белән кызыксындык. Аларның әйтер сүзләре шактый җыелган булган.

«Без монда берничә кеше бу мәчетне төзи башлаган көннән бирле йөрибез. Әл-Ихлас чүп-чар, кеше, хайван тизәкләре белән тулы урында барлыкка килде. Без мәчет буласы җирне җирәнә-җирәнә җыештырдык. Биш КАМАЗ машинасы чүп түктек. Ир-егетләр килеп үз көчләре белән мәчетне төзекләндерделәр, без аларга ашарга ташып тордык. Әлеге мәчеткә диния нәзарәтенең дә, дәүләтнең, хөкүмәтнең дә бер тиене кермәде. Әл-Ихлас мәхәллә көче белән булдырылды, кайсы келәм китерде, кайсы комган, кемдер башка кирәкле әйберләрне алып килде. Боларның барысын да Аллаһы тәгалә күрде һәм күрәчәк.

Безне «ваһһабчылар», «Хизб ут-Таһрир» оешмасы кешеләре дип мыскыл итмәсеннәр. Ул сүзләрне без телдән әйтә дә белмибез. Монда бернинди начарлык эшләгән кеше юк. Хәзрәтләребезнең вәгазьләре дә күңелгә ятышлы, сөйләмнәрендә дә бары яхшы сүзләр генә. Әл-Ихлас кебек мәчет, аның хәзрәтләре кебек имамнар бөтен Татарстанда юктыр.

Өстәп шуны да әйтим әле, бөтен шәһәр буенча кара байраклар күтәреп машиналарда йөрүчеләрне дә Рөстәм хәзрәткә сылтап куйдылар, анда аның катнашы юк. Без Рөстәмне сайлап куйдык һәм ул безнең белән булачак, без аны беркая да җибәрмибез. Мәчетне ачып башка мулла китереп тормасыннар, алар безгә кирәкми», – диде өлкән яшьтәге Фәһимә Ситдикова. Аңа башка әби-апалар да кушылды, барысы да Рөстәм хәзрәт Сафин яклы иде.

Безнең белән очрашуда Әл-Ихлас мәчетенең икенче имамы Рөстәм хәзрәт тә узган ел Казанда үткән автойөрешкә катнашы юклыгын белдерде. Без аңа Ихлас мәчете тирәсендә булган хәлләргә бәйле сораулар бирдек, ул аларга мәхәллә кешеләре дә ишетерлек итеп җавап бирде, шул рәвешле үзенең ялган сөйләмәвен күрсәтергә тырышты.

Рөстәм хәзрәт, җәен үткән пикетлар, автойөрешләр, урамда уздырылган дини бәйрәмнәр нинди максат белән оештырылды?

Пикетларга килгәндә, әйе, аларны Әл-Ихлас мәчете уздырды. Ни сәбәпле, чөнки гаделсез рәвештә мөселманнарга һөҗүмнәр, репрессияләр башланган иде. Әлбәттә, моңа мөселманнар битараф кала алмады, без бу эшләрдә катнаштык.

Автойөрешләргә килгәндә, Әл-Ихлас мәчетенең моңа катнашы юк. Бу чараны мөселманнар оештырган. Андагы байракларга карап безгә күрсәтсәләр, әйе, андый байраклар Әл-Ихлас мәчетендә дә бар. Ул – ислам символлары. Кабатлап әйтәм, автойөрешләрне без оештырмадык.

– Узган ел Әл-Ихлас мәчете үз теләге белән Казанның Җиңү паркында Ураза гаете бәйрәме оештырган иде. Бу эш-гамәл өчен дә рәсми мәгълүмат чаралары сезне тәнкыйтьләп килә.

– Бәйрәмне бик матур итеп үткәрдек. Әмма ахырдан полиция килеп безне тоткарлап, сарыкларны төягән кебек машинага төяп алып киткән иде. Ләкин Аллага шөкер бу эш буенча мәхкәмәдә җиңдек. «Татарстан – Яңа гасыр» каналын мәхкәмәгә бирдек. 17 гыйварда бу эш каралырга тиеш иде, ләкин 16сы безнең тоткарлану сәбәпле күчерелде.

– Рәсми телеканаллар сезне экстремистик, радикал карашлы булуда гаепли, «Хизб ут-Таһрир» оешмасы әгъзасы дип тә әйтәләр.

– Гомумән, мин – ислам диненә караучы кеше. Беркайчан да мөселманнарны бүлгәнем булмады. «Хизб ут-Таһрир» егетләре бар икән, берсенең дә әле Әл-Ихлас мәчетендә «партия билеты»н күрсәткәне юк.

– Димәк, рәсми мәгълүмат чаралары арттыра, ялган сөйли түгелме соң?

– Мәхкәмә булмый торып, ничек алар шушы карарны чыгара алганнар. Мин әле рәсми рәвештә «мин шундый-шундый җәмәгатьтән» дип әйтмәдем. Алар үзләре теләгәнчә фаразлый. Мин – мөселман. Шушы исемне зурлап тотамын. Бүген дәүләт җитәкчеләре мөселманнарны традиционал һәм радикалларга бүлде. Ислам динендә андый төшенчәләр юк. Казандагы терактлар [Татарстаннан] җөмһүрият статусын алу өчен Мәскәү тарафыннан, махсус хезмәтләр ярдәмендә эшләнде дип уйлыйм.

– Кайберәүләр сезнең чыгышларда дәүләт иминлегенә куркыныч янарлык сүзләр ишеткән, имеш, ил җитәкчеләренә дә тел тидергәнегез…

– «Җиһад» дигән сүзнең минем авызымнан гомумән чыкканы юк. Халыкка андый сүзләр сөйләмәдем. Тәнкыйть сүзләре булса, бары тик гаделсезлеккә каршы җавап иде. Ә инде инкыйраз ясау, кемгәдер һөҗүм итүне әйтеп тә торасы юк.

– Шартлату, ату гамәлләренә дә сез каршымы?

– Әлбәттә. Ул күренешләргә без каршы. Казанның Химиклар урамындагы булган хәлләрне Әл-Ихлас белән бәйләделәр, бу гаеп ату, ялган. Безнең мәхәллә исемлеге бар, алар барысы да исән-сау, беркем дә югалмады. Ул яла ягучылар кыямәт көнендә җавап тотачаклар әле, ә бу дөньяда аларны мәхкәмәгә бирергә телибез.

– Сез ябылуда булып чыктыгыз, алга таба тикшерү дәвам итәме? Мәчетне япкач мәхәллә белән кайда күрешәсез?

– 282нче маддәгә таянып миңа җинаять эше ачтылар. Имеш, мин ыгы-зыгы чыгарам, динара, халыкара мөнәсәбәтне бозам, фетнә тудырам икән. Әлбәттә, болар барысы дөреслеккә туры килми. Минем вәгазьләремдә дә әлеге гаепләрне раслый торган җөмләләр, сүзләр юк.

Ни өчен сез башка мәчетләр белән элемтәдә түгел, әллә сөйләштегезме инде? Ихлас мәхәлләсе алга таба нишләргә уйлый?

Минем шәхси фикерем шундый: бүген мәчеттә имам булыр өчен махсус хезмәтләрдә ул кешене кулда тотарлык начар мәгълүмат (компромат) булырга тиеш. Шул вакытта гына аңа шәһадәтнамә бирәләр. Андый кеше ирекле вәгазь сөйли алмаячак һәм Әл-Ихлас мәчете хәленә калачак. Чөнки ислам дине тәгълиматын бирү Русиядә тыелган, ярамый. Безгә нәрсә сөйләргә, ничек дин тотарга кирәклекне үзләре әйтә. Хәтта массакүләм мәгълүмат чараларында шундый фикерләр күренә, янәсе яулык бәйләү, хиҗап кию ислам динендә, Русия исламында юк. Бу нинди ислам дине була соң? Безгә «Русия исламы» кирәкми, безгә Аллаһының исламы кирәк. Ә гомумән, безнең динебез ул – татулык дине.

Рөстәм ИСХАКЫЙ, Ленар МӨХӘММӘДИЕВ.

Гуантанамодан хәбәр көтәләр

+Чаллыдагы элекке хәрби берләшмәләрнең берсендә хезмәт иткән Равил Минһаҗев дистә елдан артык Американың Гуантанамо төрмәсендә утыра. Әлеге төрмәгә ул Әфганстанда кулга алынгач китерелә. «Эхо Москвы» радиосының узган атнадагы бер тапшыруында Гуантанамода 165 тоткын булуы, алар арасында Равил Минһаҗевның булуы да әйтелә. Шулай ук 2011 елда АКШ мәхкәмәсенең Минһаҗевны иреккә чыгару турында мәхкәмә карары булуы да искәртелә. Ләкин Гуантанамодан азат ителгәннәр АКШта кала алмый икән. Әлеге тапшыруда әйтелгәнчә, АКШның Миссури штаты татарлары җәмгыяте Минһаҗевны үз яклауларына алу теләген белдергән.

«Эхо Москвы»ның бу яңалыгы хакында Равил Минһаҗевның әнисе Зөһрә Вәлиуллина хәбәрдар булмавын әйтте. Бу турыда без әле ишетмәдек, ди ул.

Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевның җиде ел Сүриядә яшәгән хатыны Диләрә һәм улы Йосыф сугыштан качып Чаллыга кайтты. Равилнең әнисе якын арада улы белән элемтәгә чыгарга әзерләнә.

– Диләрә һәм Йосыф бирегә кайткач, аларны «прописка»га кертү җиңел булмады. Диләрәнең ана капиталы да бар. Ике бүлмәле фатирны өч бүлмәле итә алсак, яхшырак булыр иде. Ләкин Равил Гуантанамода булгач, уйланган эшләр барып чыкмый. Русия кануннары буенча фатирны үзгәртү өчен Равил безгә ышаныч кәгазе җибәрергә тиеш. Ул бу документны 2-3 тапкыр җибәрде, ләкин мондагылар «формасы дөрес түгел» дип кире какты. Тиешле форманы табып улыма җибәрдек. Тагын киртә – бу документны илчелек консулы да имзаларга тиеш икән. Ә тоткын өчен кем консулга барып йөрсен? Без менә шулай итеп тиле кануннар белән яшибез, чиновниклар башбаштаклыгына даими очрап торабыз, дип сөйли Зөһрә апа.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Комментарии