Каләмдәшебез вафат

Каләмдәшебез вафат

Газетабыз, милләтебез өчен зур югалту: журналист, хәйрияче, китаплар авторы, иҗтимагый чаралар оештыручы Рафаэль Сальмушев вафат. Ул «Безнең гәҗит» оешканнан бирле аның иң актив хәбәрчесе булды. «Мәңге яшисе килә» ветераннар клубында күп тапкырлар очрашуларда да катнаштык.

«Ул үзендә коронавирус ачыкланганын әйткән иде. Бер үпкәсенең 25 процентына, икенчесенең 30 процентына зыян килгән. Ике атна өйдә дәваланды, хәле авырайгач, 7нче хастаханәгә салдылар. Сөйләшеп тордык, берәр атнадан сөйләшми башлады. Берничә көннән реанимациягә салганнарын белдек. Әмма 26нчы декабрь таңында аның йөрәге тибүдән туктаган. Ул Биектау районында, хатыны авылында җирләнде», – диде безгә аның якын дусты, якташы, шулай ук актив хәбәрчебез Вакыйф Кыямов.

Ул Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы тарихы турындагы китабын язып бетереп, типографиягә тапшырган булган. «Эх, Вакыйф, китапны гына күрә алсам дип әйтә торган иде шалтыратканда. Менә күрә алмады инде», – диде Вакыйф әфәнде.

«Шәрәфле аксакалыбыз Сальмушев Рафаэль Хаҗи улы әти-әнисе бүләк иткән гомерен халкыбызга багышлады, татар матбугатында биш меңнән артык мәкаләсен укучылар хозурына тапшырды, кырыктан артык иҗат җимешен – китапларын халкыбызга бүләк итте», – дип яза Бөтендөнья конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов.

Рафаэль Хаҗи улы Сальмушевка 85 яшь иде. «Сугыш чоры балалары» китабы авторы. Соңгы елларда ул өлкән яшьтәгеләр өчен «Яшәү яме» һәм «Мәңге яшисе килә» клубларын оештырды. Шулай ук Казан шәһәре Аксакаллары шурасы башында да ул торды.

Рафаэль Сальмушевның кызы Резеда Мәскәүдә яши, улы Марат Казанда эшмәкәр булып эшли. Хатыны Фирдәвес берничә ел элек вафат булган иде, диде Вакыйф Кыямов.

Урының җәннәттә, рухың тыныч булса иде, хөрмәтле каләмдәшебез! «Безнең гәҗит» редакциясе мәрхүм туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклаша

Комментарии