Футбол уен, ләкин уенчык түгел!

(Татарстанның икенче командасы булган «Рубин»да кабат үзгәрешләр, Слуцкийдан ни көтәсе?)

Татарстан командаларының гел җиңелүләренә ияләштек, ләкин республикабызның икенче командасы булган «Рубин»ның уңышсызлыклары өчен көенәбез бүген. Дөресен генә әйткәндә, Казан клубын югары дәрәҗәгә күтәрергә Корбан Бердыевка уенчы һәм капитан буларак булышкан Роман Шаронов «Рубин»ны җитәкләгәч үк, уңышка ирешәсенә ышанып булмады. Чөнки, инде аның премьер-лигадагы команда белән идарә итәргә хокукы булмау ук, клуб җитәкчелегенең җиңел карашы турында сөйли. Шароновка «Рубин»ның яшьләр командасы ышанып тапшырылган сезонда ук тискәре як күренде: лидерлар рәтендә баручы команда турнир таблицасында аска төште. Корбан Бердыевның «Рубин»га икенче килүен команданың соңгы җанатарлары зур өметләр белән көтте, ләкин юкка… Бер суга ике тапкыр кермиләр, – дип безнең халык юкка әйтми. «Спорт-экспресс» басмасы язуынча, бугаздан бурычка баткан «Рубин»да Бердыевның хезмәт хакы 3 млн евро булган. Ләкин, үзебезнең чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, аның еллык кереме 1 млн 600 мең евро тәшкил иткән һәм җиңүләр өчен бонуслар өстәлгән. Ничек булса да, аз сумма түгел. Татарстанның төп футбол командасының язмышы күпләрне борчый бүген, тик, «Барселона», «Челси», «Интер» кебек командалар белән тигез уйнаган футболчыларыбызның ник шулай түбән тәгәрәвен аңлатып кына булмый. Хәтерләсәгез, 2003нче елда Рубин премьер-лигага чыгуга бронза медальләр яулаган иде. Ул чордагы клуб президенты, элекке Казан мэры Камил Исхаков белән команданың үткәне һәм киләчәктә аннан ни көтәсе турында фикер алыштык.

– Камил Шамилович, сез «Рубин»ның уңышларына нигез салучы кешеләрнең берсе, бүгенге команда ничек яши?

– Миңа инде бу кызык түгел, Слуцкий кем соң ул? Бар командадан куылган кеше, ник әле аңа ышанырга? Аның Абрамович белән дуслыгы бар, ул аны Европада ике җиргә урнаштырып карады, тик эшли алмады ул тренер.

– «Рубин»га Бердыевны чакырганда сез аны нинди критерийлар буенча билгеләгән идегез? Футболчы буларак үз осталыгын күрсәтсә дә, әле берәр командада остаз буларак бернигә дә ирешмәгән иде бит.

– Беләсезме, мактанып әйтүем түгел, ул елларда һәркем үз урынында иде, һәм бер команда булып эшләдек. «Барселона», «Челси», «Интер», «Атлетико» кебек көчле командалар белән тигез уйнадык, ике ел рәттән чемпион булуга нигез салдык. Монда Корбан Бикиевич эшен генә аерып карарга кирәкми, кабатлап әйтәм, чынлап та һәркем үз урынында иде ул елларда.

– Соңгы елларда тренерларны алмаштыру күпкә китте, Испаниядән Грасияне чакыру, күп миллион еврога уенчылар сатып алу да берни бирмәде, тик ул иртәрәк җибәрелмәдеме икән Казаннан? Чөнки Англиягә китүгә, чагыштырмача йолдызларга бай булмаган команда – «Уотфорд» белән ил кубогы финалына кадәр барып җитте.

– Ул вакыттагы клуб җитәкчелеге карарлары өчен җавап бирә алмыйм, тик спортта бар нәрсәне акча гына хәл итми. Футбол уен – ләкин уенчык түгел.

– Бер елгага ике кермиләр дип әйтәләр, ә Корбан Бердыевның «Рубин»га икенче килүенең уңышсызлыгын шул әйтем белән аңлатыр идегезме?

Юк, төрле хәл була, аңа эшләргә мөмкинлек бирмәделәр.

– Камил Шамилович, Татарстанның бүген төп командасы «Ак Барс», килешәседер. Системалы, анда эш дөрес алып барыла, нәтиҗәләре дә матур. Тик, безнең футбол командасының уңышларына нигез салынса да ул югары баскычларны саклый алмады.

– «Ак Барс» – аерым тема. Бүгенгедәй колагымда яңгырый: Минтимер Шәрипович белән ул команданы югары дәрәҗәгә чыгару турында сөйләшкән идек. Фәрит Хәйруловичның да өлеше зур булды. Хәтерләсәгез, 1998нче елда беренче чемпионлык алганда, Казан хоккей мәктәбен узган уенчыларыбыз күпме иде. Алар бүгенге спортчылар кебек зур хезмәт хаклары алып эшләмәде, тик күңелләрен биреп уйнады. Үзебезнең көчле спортчыларны күбрәк тәрбияли алабыз, мөмкинлекләр бар. Слуцкийга карата фикерем төрле булса да, өмет белән яшим, Рубинның да уңышларына өметләнәм

– Роман Шароновны кую да хата булды…

– Әлбәттә, мин аны алдан ук әйттем.

Сүз дә юк, Корбан Бердыев, Зиннәтулла Билалетдинов кебек остазлар Татарстан спортында зур эз калдырып, легендаларга әверелде. Тик бүген «Aк Барс» белән «Рубин»дагы баш тренерларның безнең командалар белән идарә итә алуы шик тудыра. Алай гына да түгел, инде дөньядагы мөмкин булган барлык кубоклар откан «Зенит-Казан» волейбол клубының лидерлыктан чигенүе борчу тудыра. Спортта зур акчалар әйләнә, тик һәр тиен максатчан тотылып, матур нәтиҗәләр дә булсын иде дигән теләктә калыйк.

Руслан ХӘСӘНОВ

Комментарии