- 28.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №51 (28 декабрь)
- Рубрика: Архив
Кремльның барлык телевизион каналларын үз карамагында тотарга тырышуы инде чәлпәрәмә килә башлады. Хөкүмәттән бәйсез Интернеттагы «Дождь» каналы меңнәрчә караучыларны җәлеп итте.
Оппозиция вәкиле Борис Немцовның телефон сөйләшүе тыңлануы мәсьәләсен бер генә дәүләт телевидениесе дә күрсәтмәде һәм бары «Дождь» телеканалы гына аңа мәйдан бирде. Ул аннан үз тарафдарларыннан гафу үтенүен әйтте. Хәбәрдарлыкны яклау фондыннан медиа белгеч Борис Тимошенко сүзләренчә, хәзер кешеләр цензура аша узмаган мәгълүматка сусаган.
«Изге урын буш тормый, барлык федераль һәм хәтта федераль булмаган каналларда да хакимиятне тәнкыйтьләгән язмалар туктатылды. Әкренләп бу урынны беркемгә дә билгеле булмаган кечкенә «Дождь» каналы алды», ди ул.
«Дождь» бигрәк тә 10 декабрьдәге протест чараларыннан соң таныла башлады, чөнки ул аны тулысынча һәм югары дәрәҗәдә яктыртты. Каналның тырышлыгы үзен аклады. Ул көнне аны бер миллион кеше караган. Гәрчә, элек ул бу санны бер айда җыя торган булган.
«Дождь»ның җәмәгатьчелек белән элемтәгә керү бүлеге хезмәткәре Дарья Семоненко, хәзер инде каналны атнасына 800 мең кеше каравын әйтә.
Бу телевизион каналда оппозиция вәкилләре иркен чыгыш ясаса да, аның җитәкчелеге сәяси максатларны истә тотып һәм бары яхшы сыйфатлы тапшырулар чыгарырга гына теләүләрен сөйли.
Оппозиция вәкилләреннән тыш, канал Кремль кешеләре, шул исәптән президент Дмитрий Медведев һәм премьер Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковтан әңгәмәләр алган.
Прохоров «Дождь»ның инвесторы булырга тели
«Дождь» сәнгать галлереясына охшаган пыялалы диварлардан торган, зур яктырткычлы бинада урнашкан. Аның баш мөхәррире Михаил Зыгарь бу канал Русиядә торгынлык кичергән медиа базарын селкетеп җибәрер, дип ышана. Аның сүзләренчә, алар оппозицион канал түгел.
«Без барысына да мәйдан бирәбез. Башка телеканаллар да шулай эшләргә тиеш, дип саныйбыз. Кызганычка, барысы да алай эшләми, әмма тора-бара үрнәк алырлар һәм барысы да шулай эшли башлар, дип уйлыйбыз», ди ул.
Соңгы вакытта, чыннан да, дәүләт телевизион каналлары аларга игътибар итә башлады кебек. Мисал өчен, Газпром финанслаган Кремль тарафлы НТВ телевизион каналы журналисты Алексей Пивоваров, 10 декабрьдәге протест чаралары турында сүз булмаса, шул көнне эшкә чыкмаячагы белән кисәтте. Шулай ук Коммерсант FMнан Станислав Кучер дәүләт каналында эшләүчеләрне профессиональлеккә чакырды.
Шуннан соң дәүләт медиасында үзгәрешләр сизелә башлады. Әгәр сайлаудан соң ук, ягъни 5-6 декабрьдәге протест чараларына дәүләт каналлары күз йомса, 10сы булганны инде барысы да күрсәтте.
25 яшьлек баш режиссер Ренат Дәүләтгәрәев сүзләренчә, Русия телевидениесе инде үсеш ала алмый торган чиккә җиткән. Ул баш мөхәррирләр һәм журналистларның да мондый шартларда эшли алмавын әйтә. «Дождь» каналы эшмәкәр Наталья Синдеевага карый. Шулай ук аның slon.ru интернет сәхифәсе һәм «Большой город» дигән басма журналы да бар. Бу өч матбугат чарасы да Мәскәү елгасы утравында – Кремльгә каршы торган элекке «Красный Октябрь» шоколад фабрикасы бинасында, төрле сәнгать галереялары белән бергә урнашкан.
2010 елның апрелендә эшли башлаган бу телевизион канал әле генә керем китерә башлаган. Хәзер ул инвестор эзли. Синдеева әйтүенчә, Русиядәге миллиардер, олигарх, президентлыкка намзәт Михаил Прохоров каналның бер өлешенә хуҗа булырга тели һәм бу уңайдан сөйләшүләрдә катнашкан.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Оештыручыларны куркытканнар
24 декабрь көнне Чаллы белән Түбән Камада, Русия думасына сайлауда хәрәмләшүләргә протест белдереп, митинг булмады. Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов сүзләренчә, куәт структуралары оештыручыларга да, митингта катнашырга теләүчеләргә дә нык басым ясаган, аларны куркыткан.
«10 декабрьдә без, төрле милләт вәкилләре, митингны бик зурлап үткәрергә теләгән идек, vkontakte-да үзенә күрә бер төркем дә ачылды. ФСБ хезмәткәрләре митингта катнашырга теләгәннәрнең исем-фамилияләрен шуннан җыеп алып, кайберләренең өйләренә барып, кайберләрен чакырып, берәүләрнең эш урыннарына барып, студентларның кемнәр икәнен белеп, бик көчле басым ясады. Без, меңләп кеше җыелыр, дип уйлаган идек, әмма ул көнне 500ләп кенә кеше чыга алды.
Бу, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрендә куәт структураларының барлык иҗтимагый һәм сәяси оешмаларны, студентларны, гомумән, кешеләрне каршылык чараларында катнашмасын дип, контрольдә тотуы. 10 декабрьдә катнашкан өчен штрафлар да түләттеләр. Мин дә, Владимир Кауров та һәм тагын бик күпләр штраф түләгәннән соң, басым бик көчле булганга, Түбән Камада һәм Чаллы шәһәрендә бу акцияләргә халык чыкмады», дип белдерде Кашапов.
«30 апрельдә урыс оешмалары татар телен укытуга каршылык белдереп чыккан иде бит, шунда катнашкан өчен миңа җинаять гаепләве белдерелгән. Айга берничә мәртәбә, кайвакыт атна саен прокуратурага йөрим. Зиннур Әһлиуллин белән икебезнең өстән тикшерү бара. Бу митингны оештыру эшенә алынсам, кем белә, мин камерага кереп китәргә дә мөмкин идем. Уйлап карасаң, минем ике баланы һәм хатынны кем карар?
Төрмәгә, психлар хастаханәсенә ябарга да мөмкиннәр. Татар иҗтимагый үзәгенең офисына һөҗүм дә булды бит инде. Машина белән дә бәреп киттеләр. Монда шундый хәлләр күп булды. Уйлап карасаң, Мәскәүдә чит ил журналистлары күп эшли, бөтен күренекле зыялылар да шунда. Билгеле шәхесләр курыкмыйча үз сүзләрен әйтә ала. Мәскәү белән чагыштырганда, Чаллы, Түбән Кама һәм шул ук Казан да бер колхоз кебек кенә», ди Кашапов.
«Азатлык» радиосы, куәт структураларының бу гамәлләренә мөнәсәбәттә аңлатмалар алу теләге белән, Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстандагы бүлегенә дә, Чаллыдагы бүлекчәсенә дә шалтыратып карады. ФСБның Татарстан бүлеге сүзчесе Эдуард Исмәгыйлев: «Бездә андый мәгълүмат юк, Чаллы бүлегенә мөрәҗәгать итегез», дип белдерде. Чаллыдагы ФСБ хезмәтеннән: «Без бу хакта беренче тапкыр ишетәбез, әмма бернинди аңлатмалар да булмаячак, бөтен аңлатмалар Татарстан бүлеге аша гына бирелә», диделәр.
Чаллы яклары, 90нчы елларда милли азатлык хәрәкәтендәге активлыгы белән аерылып торды. Рәфис Кашапов сүзләренчә, хәзер дә ул активлык бөтенләй сүнеп бетмәгән, әмма яшьләр нык куркытылган гына.
Белгечләр дә, Чаллы һәм Түбән Кама якларында күпчелек халык сәнәгать ширкәтләрендә эшләгәнгә, хезмәт хаклары әллә ни зур түгел, аларның күңелләрендә хәзерге хакимияткә ризасызлык көчлерәк тә, дигән нәтиҗә ясый.
Узган гасыр ахырында Татарстанга бәйсезлек таләп итеп, дәррәү күтәрелү дә һәм шулай соңгы берничә ел эчендә Русия хакимиятенең милли мәктәпләрне бетерү, милли республикаларны юкка чыгару сәясәте алып барганда, Чаллы иҗтимагый үзәгенең үз сүзен ишеттерергә теләве, Русиянең Татарстандагы куәт структураларына ошап бетми, күрәсең. Өстәгеләргә «Каршылык чараларын булдырмаска» дигән фәрман төшкәнгә охшап тора.
24 декабрь көнне Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә «Гадел сайлаулар өчен» дип аталган митингларны үткәрергә рөхсәт бирелде. Башка юл калмаганны хакимиятләр дә аңлады, күрәсең. Соңгы хәлләргә күрә, Чаллы һәм Түбән Кама кебек кечерәк шәһәрләрдәге куәт структураларының халыкка митинглар үткәрттерергә рөхсәт бирү мөмкинлеге булса да, алар элеккечә Мәскәүгә тугрылыклыкта калуын дәвам итә.
Наил АЛАН
Татар сәнгатькәрләре арасында үз фикерен әйтүче бармы?
4 декабрьдә узган сайлаулардан соң Русиядә канәгатьсезлек белдерүчеләр арта, аларга игътибар үзәгендә булган шәхесләр дә кушыла. Сәнгать әһелләре, телевидение йолдызлары дә митингларга чыга. Араларында PR өчен чыгучылар да булгандыр, ләкин үз ватандашлык позициясен белдерүчеләр, гаделлек өчен көрәшүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, рок-җырчы Юрий Шевчук һәрвакыт үз фикерен ачыктан-ачык әйтте, башкалар куркып торганда, Путинның үзенә дә хаталарын атап, егетлеген күрсәтте. Актерлар Олег Басилашвили, Лия Ахеджакова, Игорь Кваша да Путин хакимияте турында нәрсә уйлаганын әйтеп, халык арасында абруй казанды. Халык мәйданнарга агылганда, популяр урыс язучысы Борис Акунин да Париждан махсус Мәскәүгә кайтты. Түрәләргә ышаныч калмаган заманда кешеләр бәйсез журналистлар, яраткан артистлар, язучылар фикерләренә күбрәк колак сала. Урыслар арасында андый абруйлы кешеләр бар, алар халыкка үз карашларын, фикерләрен җиткерә. Ә безнең татар язучылары, җырчылар, театр артистлары арасында үз фикерен әйтә алучылар бармы?
Зөлфәт ХӘКИМ, драматург, автор-башкаручы:
«Үз фикереңне белдерү – зур әйбер. Мин, ирекле кеше буларак, Русия халкының кансыз, сугышсыз үз позициясен белдергәне өчен сөенәм генә. Халыкның ташкын булып, бәрелешсез урамга агылуы – факт.
Русия үзгәрешләр кичерәчәк, бу процесс башланды, ләкин мин бу вакыйгаларга татарча карарга мәҗбүрмен. Русиядә нинди генә үзгәрешләр булмасын, татарның хыялын тормышка ашырыр өчен киртәләр тудырып торачаклар. Татарга бу үзгәрешләр нәрсә бирер? Безне бөтенләй бетереп ташламаслармы, дигән курку да бар.
Фикерләрен әйттеләр, ләкин узган урам җыенында милләтләрнең хәле турында берәр сүз булдымы? Чыгыш ясаучыларның сүзләренә колак салыгыз: милләтләрне саклау, үстерү турында кем әйтте?
Төрмәләрдәге мөселманнарны чыгарыгыз, аларга тимәгез дип, кем чыгыш ясады? Дагстанда чуалышлар турында берәрсе сөйләдеме? Мине, татар кешесен, киләчәктә Русиядә милли мәсьәләләрнең ничек хәл ителәчәге кызыксындыра.
Мәсәлән, «Россия для русских!» дип кычкырып йөрүчеләр сафында булган Навальныйга иярәсем килми. Ул чыгыш ясаган митингка бараммы инде? Әлбәттә, юк!
Бер идея белән янучы кеше юк анда, 15 «дольщик» килсә, 20 кеше татар мәгарифе өчен, дип шигарь күтәрсә, өченчесе «Татарстанда урыс теле кысыла» дип барып басачак. Шәхсән үзем, мэрны, президентны халык үзе сайларга тиеш, дигән шигарь белән уздырылган урам җыенына чыгар идем, чөнки минем бу хокукымны урладылар.
Әйе, урыс сәнгатькәрләре арасында үз позициясен белдерүчеләр бар, батыр кешеләр. Бездә андый шәхесләр күп түгел. Әдәбиятчылар Язучылар берлегенә карап тора, аның җитәкчесе күзләре мәдәният министрына төбәлгән, анысы премьер-министр ни дияр дип уйлый, премьер президентка ымлый, ә илбашы Мәскәүгә карый…
Ничек иҗат кешесе үз фикерен әйтсен инде?! Мескен, фәкыйрь бит ул. Мин әйтә алам: шөкер, кодалыктан, әшнәлектән азатмын. Ләкин редакциядә эшләгән кеше шул бер хезмәт хакына бәйле бит. Ә үз фикерен әйткән кешене кысу ысуллары бик күп.
Ныклы рух белән дә ерак китеп булмый. Артында олигарх, социаль «крыша»сы булмаса, урыслар арасында батырлар күп булмас иде. Журналист та нормаль аналитик тикшеренү алып барырга курыкмасын өчен, яклаучысы, бер көч булырга тиеш».
ЗИННУР, җырчы:
«Халыкның урамга чыгуын, үз фикерен белдерүен уңай бәялим. Кешеләрнең бар нәрсәне дә йотып баруы дөрес түгел. Де-факто демократия, сүз иреге бар икән, кеше үз фикерен әйтергә курыкмаска тиеш, бу нормаль күренеш.
Кеше митингка чыкмаган икән, димәк, әйтер сүзе юк. Урыс җырчылары, йолдызлары митингларга чыга икән, алар ни беләндер канәгать түгел. Мин үзем «Аллага шөкер» дип яшим, кычытмаган җирне кашып йөрү миңа килешми, минем өчен барысы да тәртип дип саныйм».
Равил ШӘРӘФИЕВ, Камал театры артисты:
«Русиядә халык куркытыла, көчле басым астында яши. Гаделлек юк бит. Соңгы сайлауларны карасак та, авылларда «Бердәм Русия» өчен 100% тавыш бирелде дип, матур итеп сызып куялар. Адәм көлкесе!
Халык бер түзәр, ике түзәр, аннары сабырлыгы бетә башлый. Кешеләр арасында сарык булырга теләмәүчеләр бар, менә алар үз фикерләрен әйтә. Әгәр дә Русия хакимиятендә илнең таркалмавын теләгән кешеләр утыра икән, ул хокуклары тапталган халыкның фикеренә колак салырга, сәяси системага үзгәрешләр кертергә тиеш. Әгәр бу юк икән, Путинны да, Медведевны да Мөәммәр Каддафи язмышы көтә. Халыкны озак алдап булмый.
Илдә үзгәрешләр булачак, мин аны күптән көттем. Җәмгыятьне алдадылар, куркыттылар, таладылар, ыштансыз калдырдылар, хәзер җимешләрен күрә башлаячаклар.
Безне, артык сүз сөйләмә, килешмәгәнне ычкындырма, башка кешедән өстен булма, шөкер итеп яшә, дип тәрбияләделәр. Куркып үстек, куркып яшәдек. Бездә хакимият кешеләреннән курку бар, бу коллык психологиясе күренеше.
Халыкның чыгасы килә икән, чыксыннар, ник халыкны куркытырга, зинданнарга ябарга? Безнең зыялылар арасында да үз фикерен ярып салып әйтүче күпме генә калды соң? Күбесе куркак, калган өлеше «стукачлар». Ирекле кеше юк, аптыраш: сөйләшер, аралашыр кеше калмады. Сөйләшсәң дә ачылып бетмиләр, уйлаганын әйтмиләр.
Мәскәүдәге хәлләрне яхшы беләбез, ә Татарстан матбугат чаралары үзебездә булган хәлләр турында мәгълүмат җиткерми. Журналистлар да үз эшен намус белән башкармый: нәрсә кушалар – шуны эшлиләр».
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:
«Тотрыклылык бар иде, тагын җимерелер дип куркам. Инкыйлабтан соң беркайчан да яхшылык килмәгән, халык һәрвакыт корбан булып калган, бу юлы да шулай булыр, дип уйлыйм.
Әлбәттә, мин сәяси система белән риза түгел. Түрәләр хакимияте үзгәреш кичерергә тиеш, ләкин аның урам җыены рәвешендә эшләнергә тиешлегенә шикләнәм. Башка тагын нинди юллар белән моңа ирешеп булганын әйтә алмыйм, белсәм, депутат булып утырыр идем.
Татар үз-үзен кайгыртырга тиеш. 20 ел элек Казанда бер татар мәктәбе дә юк иде, бүген улыбызны кайсы татар мәктәбенә бирик икән дип сайлап утырабыз, өчесе дә якын, өчесе дә уңайлы. Ә күрше чеп-чи татар баласын урыс мәктәбендә укыта, «татарчаны болай да белә бит ул» ди. Менә шуларга ачу килә: булганны да куллана белмибез!
Илтөзәр МӨХӘММӘТГАЛИЕВ, Камал театры артисты:
«Чуан чыкса, аны дәваласаң, беразга туктатып торып була, ләкин аны дәваламыйсың икән, тулышып шартлый. Бу да шулай, үзгәрешләр булмый, хаталар төзәтелми икән, халык аның чараларын үзе күрә башлый.
Халыкны ишетмиләр, кешеләр югарыдагыларга үз авазын ишеттерергә тели. Бүгенге вәзгыять 90 еллардан да катырак булырга мөмкин. Үзгәрешләр булачак, бусы котылгысыз, ләкин аларның канкоешсыз булуын теләр идем.
Халыкны тыеп булмый, хәзер иреклек заманы, сайлаулардагы хәрәмләшүләрне дә яшерә алмыйлар, халык Интернетта утыра. Телевидениегә ышаныч юк, алар без ишетергә теләмәгән мәгълүмат җиткерә, сөзеп алып кына сөйли. Фикерли белгән кеше үзенә кирәкле мәгълүматны Интернетта таба.
Митингларны яратмыйм, боларында бигрәк тә урыс милләтчеләре чыгыш ясаганга күңелем кайтты».
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

Комментарии