Ялган һәйкәл ачылды

Мәскәүдә икенче Бөтендөнья сугышы каһарманнарына атап мемориал ачылды. Анда Рейхстагка беренче булып байрак кадаучылар дип саналучы Мелитон Кантария һәм Михаил Егоров тасвирлана. Ә тарихи документларда алар беренче түгел.

Һәйкәл ачылышында чыгыш ясаган премьер-министры Владимир “Бу монумент – фашистларга каршы көрәшкән төрле һәм дин вәкилләре символы”, – дип белдерсә дә, һәйкәлдә Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган дип саналучы грузин һәм рус милләтеннән булган Кантария һәм Егоров сыннары гына урын алган. Ә тарихи чыганакларда Җиңү байрагын беренче булып кадаучылар арасында башка фамилияләр телгә алына. Һәм бу исемнәр арасында кешесе Гази Заһитов та бар.

Хәрби көчләрнең Үзәк музее өлкән фәнни хезмәткәре А.Дементьевның мәкаләләрендә әйтелгәнчә, Рейхстагка совет хәрбиләренең беренче төркеме 1945 елның 30 апрелендә кичке сәгать унынчыларда үтеп керә. Алар арасында капитан М.Маков җитәкчелегендә сержант М.Минин, өлкән сержантлар Г.Заһитов, Н.Лисиминко, А.Бобров була. Шул ук көнне 22 сәгать 30 минутта җиңү байрагы Рейхстаг түбәсендәге “Җиңү алиһәсе”нә беркетеп тә куела.

Күп еллар үтсә дә, тарихи чыганаклардагы хакыйкать рәсми затлар аркылы халыкка җиткерелми. Күп кенә татар галимнәре һәм эзтабарлары, хәрби архивларда дөреслекне эзләп, татар кешесе Гази Заһитов исемен халыкка җиткерү максатыннан, төрле китаплар язса да, ул һаман да халык күңелендәге каһарман булып кына кала бирә.

21 декабрьдә Мәскәүдә ачылган һәйкәл күп кенә тарихчы, архивчы һәм язучыларда канәгатьсезлек тудыра. Әйтик, 16 документаль китап авторы, язучы һәм архивчы Ягъсуб Шәфиков Мәскәүдә ачылган һәйкәлгә карата мондый фикердә:

– Русия дәүләте ялгансыз булдыра алмый. Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагын кадаучылар Михаил Минин һәм Гази Заһитов. Михаил Минин Псковтан. Ул үткән елны гына үлде. Миңа аның белән күп мәртәбә очрашырга туры килде. Ә Гази Заһитов, милләттәшебез, Башкортстаннан. Ул сугыштан исән-имин кайтып, 1953 елда автомобиль фаҗигасендә һәлак була.

Ягъсуб Шәфиков сүзләренчә, Кантария белән Егоров үзләре исән чакта да дөреслекне көн яктылыгына чыгарырга тырышкан.

– Бу мәсьәләләр белән 25 ел буе шөгыльләнәм. Тарихчылар барыбер үзләренекен бора. Имеш, Сталин, байрак кадаучыларның берсе – грузин, икенчесе рус булырга тиеш дигән. Менә шул гомер-гомергә килә инде. Заһитовлар иртәрәк тә һәм иң түбәгә үк менгезеп кадый. Алар байракны “Җиңү алиһәсе” аягына бәйләп куя. Ә Кантарияләр бәрелешләр тынгач кына, 5 сәгать үткәч кенә күтәрелә. Монда аерма шунда гына: безне аералар. Безнең татар милләтен, ничектер, күрсәтмәскә тырышалар”, – диде ул.

Ягъсуб Шәфиков Җиңү бәйрәменең 65 еллыгы көннәрендә Русия Президентына бу хакта хат язуы турында әйтә. “Ул миңа көлгән сыманрак кына итеп җавап бирде”, – ди ул.

Тарихи дөреслек кайчан көн яктылыгына чыгар икән, дигән сорауга Ягъсуб Шәфиков болай диде: “Мондый сәясәт барганда, белмим шул. Үзләре Манеж мәйданы, ди. “Руслар алга!”, “Рус маршы”, – дип йөри. Ярар, без татарлар – тыныч халык. Без бит чит каһарманлыкка, чит җиңүгә кызыкмыйбыз. Халык бөтенесен дә күреп, белеп тора. Аннан, үзем исән чакта Гази Заһитовка Советлар Берлеге каһарманы исемен бирү өчен, бар көчемне дә куячакмын. Хәзер билгеле Кантария һәм Егоровның исемнәре дә калсын һәм шул ук вакытта хакыйкать тә ачыклансын иде”.

Райнур ШАКИРОВ

Русия халкы Кавказ республикаларыннан котылмакчы

“Новый регион” агентлыгы уздырган фикер белешүендә катнашкан 74% халык Төньяк Кавказ төбәкләренең Русиядән аерылуын хуплаган.

Вәзгыять алмашына. Әгәр 90нчы еллар башында Чечня Русиядән аерылу яклы булса, хәзер инде руслар аннан котылу юлын эзли. Һәм Чечнядан гына түгел, аңа өстәп, Дагстан, Ингушетияне дә аермакчылар. Һәрхәлдә, фикер белешү шуны күрсәтә. “Аерылуны тулысынча яклыйм, җитәр инде Кавказга Русияне саварга һәм куркытырга”, – дигән фикерне 73,97% халык хуплаган. Һәм бары 13,96%ы гына: “Мин моңа тулысынча каршы. Бу ил таркала башлауга китерәчәк”, – дип җавап кайтарган.

11 декабрьдә Мәскәүнең Манеж мәйданындагы хәлләрдән соң Русиядә Кавказны аерырга теләүчеләр артканы интернет сәхифәләрдәге язулардан да күренә. Мисал өчен, “Азатлык” радиосының рус редакциясе сәхифәсендә берәү бу хакта референдум уздырырга тәкъдим итә. “Русия кешеләре үз составында Кавказ республикаларын күрергә телиме?” дигән сорау куярга кирәк. Аның нәтиҗәсе ничек булачагы хәзер үк билгеле. Шуннан соң йөзгә кызыллык килмәсен өчен, алар белән матур бәйрәм оештырып саубуллашырга кирәк. Әлбәттә, чикләрне ябып куярга һәм виза режимы кертергә”, – дип яза ул. Болай уйлаучылар саны арта бара. Мисал өчен, тумышы белән Кабарда-Балкар республикасыннан булган һәм берничә ел элек Мәскәүгә акча эшләргә килгән Фатыйма көнкүрештә вәзгыятьнең шактый катлаулануын әйтә. Ул элек тә рус милләтендәге хезмәткәрләрнең үзен яратып бетермәүләрен сизеп килгән, әмма Мәскәүдәге соңгы бәрелешләрдән соң, мыскыллы сүзләрне битенә үк әйтә башлаганнар. Эштә хезмәткәрләр тарафыннан кысрыкланса, урамда гади яшьләрдән куркырга туры килә икән. “Соңгы вакытта эштән кайтканда яллыйм. Бу бик кыйммәткә төшә, әмма кичен метрода кайту куркыныч”, – дип сөйли Фатыйма.

18 декабрьдә Мәскәүнең Останкино телевизион үзәге янына каршылык чарасына җыелган яшьләр дә кулларына Русия харитасын тоткан иде. Алар анда Кавказны бүлеп, “Инде котылырга вакыт” дип тә язып куйган. “Азатлык”ның Төньяк Кавказ хезмәте башлыгы Аслан Доукаев сүзләренчә, мондый кәеф күптәннән сизелә.

– Русия хакимиятенең Төньяк Кавказдагы сәясәте үзен акламады. Русиядәге гади халыкның күбесе, Кавказ очы-кырые күренмәгән бюджет коесына әйләнде, дип саный. Ягъни хакимият Кавказ, аерым алганда, Чечняны саклап калу өчен, аңа күп акча түгә дигән фикердә. Хәзер Чечняга Ингушетия белән Дагстан да кушылды. Русиядә тормыш дәрәҗәсе бик түбән һәм халыкның 40%ка якыны хәерчелек дәрәҗәсендә яши. Шуңа мондый фикерләр туа да, – ди ул.

Доукаев фикеренчә, Дагстан һәм Ингушетиядә халык Русиядән аерылу яклы түгел. “Ә менә Чечняда хәл башкачарак. Анда сепаратистик рух көчле иде, ләкин ике сугыштан соң халык бик арыды һәм сәяси төшенкелек туды. Рамзан Кадыйров режимы бу аерылу турындагы кәефләрне сүндерде. Ягъни Чечня Русиядән аерылырга әллә ни теләмәс төсле”, – ди ул.

“Бу мәсьәләләр шулай күтәрелеп торачак һәм хакимияткә кайчанда булса моңа әйләнеп кайтырга туры киләчәк”, – ди Доукаев.

Миңнеханов Мәскәү журналистлары белән очрашты

Мәскәүдә, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршында “” медиаклубы эшли башлады. Аның беренче очрашуында президенты катнашты.

Очрашуга татар һәм Татарстанда эшләп киткән радио- телевидение һәм газета журналистлары чакырылган иде. аларның сорауларына җаваплар да бирде.

Әйтик, Русия телевидениесенең Беренче каналында яңалыклар алып баручы Максим Шәрәфетдинов Татарстан президентыннан: “Нигә Интернетта сезнең үз блогыгыз юк?” – дип сорады.

Рөстәм Миңнеханов: “Вакытым җитми. Менә бүген мин сезнең белән, иртәгә инде Уфада булырга тиеш, аннан соң Себер якларына сәфәр. Мин прагматик кеше. Минем өстә икътисади мәсьәләләр. Язып утырырга вакыт юк”, – диде. “Ә менә Медведев яза!” дигәнгә, Рөстәм Миңнеханов: “Чөнки ул Русия президенты” дип җавап бирде.

Журналистлар шулай ук Мәскәүдә проблемага әверелгән мәчет төзелеше турындагы сорауны да күтәрде.

Татарстан президенты: “Мин ул проблеманы беләм. Шушы арада гына без Равил хәзрәт Гайнетдин белән очраштык. Киләсе елга Мәскәүдә Татарстан елы, Казанда Мәскәү елы игълан ителәчәк. Без яңа елда Мәскәү мэры Сергей Собянин белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзиячәкбез. Ул үзе Казанга килергә тиеш. Менә шул вакытта мәчет төзелеше турындагы мәсьәләне дә уртага салып сөйләшәчәкбез”, – диде.

Очрашу вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татарның ике танылган вәкиленә – журналист Фәрит Сәйфел-Мөлековка һәм оператор Мәхмүт Рафиковка Татарстан бүләкләрен тапшырды. Мәхмүт Рафиков Юрий галәмнән кайткач беренче минутларда ук аны тасмага төшергән беренче оператор. Ул күп еллар Сергей Королев белән бергә эшләгән.

Очрашуда медиаклубның гомум кагыйдәнамәсе дә кабул ителде.

Нәзифә КӘРИМОВА

Мортаза Рәхимовны намуслы булырга өндиләр

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка карата басым арта. Аннан ягулык-энергетика тармагын саткан акчаларны республика бюджетына кайтаруны таләп итәләр.

Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” хәйрия фонды акчалары язмышына кагылышлы җәнҗал тагын да кызып китте. 2 миллиард доллар күләмендәге акчаны бюджетка кайтару кирәклеге турында республика оппозициясе вәкилләре узган елларда ук белдерә килгән иде. Хәзер инде хәтта элекке елларда Рәхимов әфәндене көне-төне мактаган, аңа мәдхия җырлаган рәсми матбугат чаралары да аны фаш иткән язмалар бастыра.

Башкортстанның бүгенге президенты Рөстәм Хәмитов ул фондның банкларга салынган акчадан ел да 4,5 миллиард сум дивиденд керәчәген һәм аның нинди өлкәләрдә кулланылачагын ирештергән иде. Ул шулай ук бу акчаларны күзәтү шурасы төзелүен дә ирештерде. Хәмитов сүзләренчә, аңа республика хакимияте һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре керә.

Ләкин, Мортаза Рәхимов җитәкләгән фондның матбугат үзәге башы Сергей Лаврентьев фонд акчасына канун буенча хакимиятнең кысылышы булмавын ирештерде. Сергей Лаврентьев Рөстәм Хәмитовка да “бәрелеп” үтте. Аның сүзләренчә, элекке һәм бүгенге президент арасында бер-берсен тәнкыйтьләмәү турында килешү булган. “Ләкин аны Хәмитов боза”, – диде ул. Лаврентьев Хәмитовның Мортаза Рәхимов белән сөйләшүләргә үзе килмәвен, түбән дәрәҗәле кешеләр җибәрүен дә телгә алды. Ул, шулай ук, Мортаза Рәхимовның дачасын тартып алулары, хөкүмәт мунчасына да кертелми башлавын, машинасын тартып ала язганнарын да ирештерде. Мортаза Рәхимов һәр атнаның шимбәсендә Булгаковода урнашкан хөкүмәт мунчасына йөри иде.

Матбугатта соңгы бер елдан артык чит илдә яшәүче Урал Мортаза улы Рәхимовның да күпме акчалар алуы хакында да ачыктан-ачык языла хәзер. “Салават Юлаев” хоккей клубы президенты буларак, Урал Рәхимов 2009 елның март аеннан быелгы май аена кадәр җәмгысе 645 миллион рубль алган. Хәзер халык арасында шундый мәзәк тә йөри: “Урал Рәхимов ата җанлы кеше түгел икән. Әтисенә картлык көнендә юынып чыгу өчен бер мунча да салып бирә алмаган”.

Ягулык тармагын сатуның канунлыгын Русиянең контроль-хисап палатасы ноябрь аенда тикшерә башлаган иде. Тикшерү февральдә тәмамланачак. Бәйсез аналитиклар канунсыз сату очрагы ачыкланса, сатып алган як милекне кире кайтарырга тиеш булуын, республика казнасына күчкәннән соң ягулык тармагын кабат аукционда сату ихтималлыгы булуын ирештерде.

Фәнис ФӘТХИ, Мөнир ВАФИН

Ялган һәйкәл ачылды, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии