- 28.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Дөресен әйтим: солдат киеме кигән ул егетне беренче тапкыр күрүгә үк ошатмадым. Кем әйтмешли, җаным сөймәде. Күрер күзгә саламдай нечкә аякларын, тал чыбыгыдай нечкә кулларын кигән киеме капласа да, биленә ураган солдат каешы аның гәүдә-кыяфәтен салам тутырган капчыкны хәтерләтә иде. Эчемнән: “Ай-һай, каян килгән икән андый колга”, – дип уйлап куйдым.
Килгәнгә килә дигән кебек, застава командиры урынбасары, безнең шикелле яңа хезмәткә чакырылган “яшел-пешмәгән” ил сакчыларын, хәрби хезмәт серенә тизрәк төшенә торсыннар дипме, быел көз көне демобилизацияләнәсе солдатлар яки үзләренчә әйтсәң, чын дуслар янына урнаштырды. Шулай итеп, яңа танышым белән койкалар да янәшә туры килде.
Беренче төнне янәшәдәге кешем белән сөйләшеп, танышуга караганда, тизрәк йоклап китү турында уйладым. Тик уй-хыялларым яңарып, еракта калган авылга, болын-кырларга чакырды.
Икенче көннең дә ничек үтүен сизми дә калганбыз. Хәзер тәгаен генә хәтерли алмыйм: йоклар өчен “отбой” командасы булган идеме, юкмы, тик танышымның сөйләшергә теләп, русча сүз катканы гына истә калган.
– Син Татарстаннанмы? Мөгаен, татарча да яхшы беләсеңдер инде?… Ата-бабай, әти-әниең телен белү үзе бер бөеклек бит ул!
Әллә сорау артыннан сорау бирелгәнгәме, көтмәгәндә-уйламаганда, зур гәүдәле, зәңгәр күзле яңа танышымның тавышы артык ягымлы ишетелгәнгәме, бер мизгелгә, ничектер, югалып калдым. Озакка сузылган тынлыктан соң, ул тагын сөйләвен дәвам итте.
– Үзем татарча белмәсәм дә, чын татар малае мин. Свердловскидан. Миңа монда Серый дип эндәшәләр. Ә исемем – Сабир. Әнием әйтмешли, Сабирҗан булам. Ул яшь чагында Урал якларына Татарстанның Ык буеннан килгән. Аннары булачак әтием белән танышкан. Әни ул вакытта җырларга яраткан, әти тальянда уйнаган. Шофер иде ул. Авариягә юлыгып, вакытсыз дөнья куйды. Хәзер әнием ялгыз… Беләсезме, биш көннән аның туган көне. Инде күптәннән уч төбе хәтле генә татарча хат язып, аны котларга җыена идем, тик…
Сабирҗаның соңгы сүзләрендә сихер, гипноз яки магия көчләренә охшаш бернәрсә дә булмагандыр, билгеле. Бу турыда өйгә кайткач та ялгыз калып кат-кат уйлаганым булды. Әмма бу мизгелнең сихри серенә һич төшенә алмадым. Ул вакытта икебез дә дәррәү торып басып, аяк чолгауларын да урап тормыйча күн итекләрне ялан тәпиләргә генә элдек тә, көндәлек солдат киемнәрен аркабызга салып, тревога вакытында сыртыбызга салып йөгерә торган рюкзактан шакмаклы дәфтәр белән ручка тартып чыгарып каптеркага кереп киттек…
Ике атнадан застава оркестрының атаклы “Прощание славянки” көе астында Серый белән саубуллаштым. Бу вакытка яңа килгәннәр дә әкренләп автомат тотарга өйрәнә башлаган иде. Ил чиген саклау хезмәте көне-төне алып барылганлыктан, көн артыннан көн, төн артыннан төн үткәнлеге сизелми дә калды. Ниһаять, куен кесәсендә йөрткән календарьга калган санаулы көннәрне билгели башладык. Ә Серый-Сабирҗан белән булган вакыйганы бөтенләй оныта да башлаган идем. Тик уйламаганда минем исемгә Свердловск өлкәсенең мөһере сугылган хат килеп төште. Аның эчендәге фотода шакмаклы күлмәк кигән былтыргы танышым белән өлкән яшьләрдәге мөлаем йөзле, кара чәчле ханым да бар иде. Татарча хатның Сабирҗан кулы белән язылганын танып алдым. Ул язмасын:
– Өеңә кайтышлый, һичшиксез, безгә кунакка кер! Сине якын дустың һәм милләттәшең Соры көтә дип төгәлләгән иде.
Рафис ЗАҺИДУЛЛА.
Алабуга шәһәре.
Кайтаваз
Бар да командирларга бәйле
“Безнең гәҗит”нең 6 октябрь (2010 ел) санында Наил Аланның армиягә хезмәткә чакырылу башлану уңаеннан әзерләнгән язмасы басылды. Аны укыгач, үз фикеремне әйтергә булдым.
Стандарт армия тормышы юк ул. Солдатның нинди шартларда хезмәт итүе күп очракта кая, нинди төр гаскәрләргә, кемнәр кул астына эләгүенә бәйле. Улым да 25 яшендә армиягә китеп, әле быел июнь аенда гына исән-сау хезмәт итеп кайтты. Аллага шөкер, кыйналуларга дучар булмады. Югыйсә армиядә яшеңә дә, белемеңә дә карап тормыйлар. Юньсез урынга туры килсәң, барыбер дөмбәслиләр. 6 ай учебкада булуы да файдага булгандыр. Ә менә Татарстан хөкүмәте биргән телефоннан бер тапкыр да файдалана алмады. Учебкага бару белән җыеп алып, сейфка бикләгәннәр, укуны тәмамлап киткәндә командир сейфыннан югалган булып чыкты. Сейф бит инде ул бикләнеп, махсус рәвештә мөһерләнеп, “яшерен” грифы сугылган документлар саклана торган урын. Шуннан әйбер югалсын инде. Казаннан кирәк-ярак салынган бик матур сумка да бүләк иткән булганнар, анысыннан да барган көнне үк җилләр искән. Беренче төнне исә кесәләрен дә чистартып чыкканнар. Улым, алдарак хезмәт итеп кайткан группадашыннан сораштырганнан соң, акчаны күп алмады: 400 сумыннан гына колак какты. Ә менә кайбер яшь солдатлар кесәсеннән берничәшәр мең сум шудырганнар. Ай саен ак якага, кремга, тегесенә-бусына дип бирелә торган солдат акчасы да тәтемәде аларга. Учебка башлыгына тозлап-борычлап хат җибәрмәкче идем, малай: “Әти, нервыңны бетермә юк нәрсә өчен, миңа да кырын караячаклар”, – дип шалтыраткач, кул селтәдем. Малайның кемнәрдер телефоныннан шалтыратуы байтакка төште төшүен. Һәрчак терминал аша йөзәр сум акча җибәреп тордык бит. Акчаны кызганмадык, армиядәге балаң тавышын ишетеп тору – зур куаныч ич.
Төп хезмәт урынына күчү белән, акча, посылка салдык, кәрәзле телефон җибәрдек. Шуннан соң гына үз телефоныннан даими шалтыратып тора башлады. Теге тиешле солдат акчасын биредә дә бирмәделәр. Ашау ягыннан зарланмады, әмма киендерүгә игътибар юк, күрәсең. Казаннан киендереп җибәргән бердәнбер кыр формасы хезмәт срогы ахырына тузып тишелеп чыкты. Кайтканда яңа форма сатып алыр өчен, кабат акча җибәрдек. Хезмәт срогы тулган көн кичендә хәрби часть капкасыннан чыгарганнар да җибәргәннәр. Янәсе, үз юлыңны үзең кара. Ә тимер юл вокзалында поездларга билетлар сатылып беткән, элеккеге кебек хәрбиләр өчен аерым касса да юк. Кыскасы, аның армиядән кайтуы – үзе бер маҗара.
Ә менә балдызның улы Ворнеждагы яхшы хәрби частька эләкте. Дөресрәге, яхшы командир туры килде. Атнаның шимбә-якшәмбе көннәрендә рәхәтләнеп Татарстан хөкүмәте биргән телефоннан сөйләште. Айлык акчасын да тиенен калдырмый биреп бардылар. Кесәләрендәге акчаны талап та алмадылар, урламадылар да, буфетка йөреп, үзе теләгән тәм-том алуга тотты. Балдызга часть командиры үзенең телефон номерлары язылган хат та җибәрде. Анда: “Малаегыздан берәр төрле зар булса, кичекмәстән үземә шалтыратыгыз”, – дип язылган иде. Бу чын командир, ичмасам, әмма андыйлар Русия армиясендә бик сирәк шул.
Беркөн элек күрше фатирда яшәгән ханым туры килде дә абыйсының армиядәге улы хәлләрен сөйләп алды. Төньяктагы ак аюлар гына йөри торган иң ерак нокталарның берсендә хезмәт итә, ди. Ярты ел үтүгә карамастан, аңа да әле бер тапкыр да тиешле айлык солдат акчасын бирмәгәннәр. Югыйсә анда хезмәт итүче солдатларга аена 1500 сум бирергә тиешләр икән. Димәк, кемнәрдер солдат өлешенә керә.
Хәрби комиссариатлар тирәсендәгеләрнең армиягә барырга теләмәүчеләрнең акча ярдәмендә хәрби хезмәттән котылып калуын белмибез диюе – башларын юләргә салу гына ул. Хәрби билет сатып алучылар җитәрлек, халык моны бик яхшы белә. Армиягә бармаган тап-таза егетләрдән чирен сорый башласаң, ык-мык итүдән уза алмыйлар. Бер танышымның бу уңайдан фикере болайрак: “Авыру дигәнгә карап кына хәрби хезмәттән тулысынча азат итәргә кирәкми, – ди ул. – Һәр ике-өч ел саен кабаттан тулы медицина тикшерүе үткәрергә. Ул чакта беркемнең дә кабат-кабат ришвәт бирәсе килмәс, ничек тә армиягә барып кайту хәстәрен күрер иде. Әнә, элек бит, өзелгән кул-аякларның кабат үсмәвен белеп торсалар да, сугыш инвалидларын һәр елны медицина комиссиясен үтәргә мәҗбүр иткәннәр. Ә монда тап-таза, аяк-кулы исән яшь егетләр җиңел генә хәрби хезмәттән котылып кала”.
Ә теге солдатларга һәр ай саен түләнеп барырга тиешле акчаны, минемчә, Саклану министрлыгына бирмәскә кирәктер. Иң яхшысы армиягә китүче егетләргә счет ачарга да акчаны шунда күчереп барырга. Армиядә хезмәт иткән егет ул акчаны кайткач алсын. Татарстан хөкүмәте биргән телефонны да, мөмкин булса, озатып калучы туган, дус-ишкә биреп калдыру хәерлерәк. Һич булмаса, хәрби ант кабул итү тантанасына баргач, алып кайтып китәргә кирәк, чөнки ул вакыт эчендә генә телефоннарны сейфтан “урлатырга” өлгермәячәкләр.
Татарстанның көзге чакырылыш планын да арттырып үтәячәгенә шик юк, чирлеләр исәбенә булса да. Берничә ел элек бармагының бер буыны булмаган егетнең армиядә хезмәт итеп кайтканына исем киткән иде. Әлеге егет армиядән соң безгә янгынчы булып эшкә урнашырга теләде. Кая, якын да китермәделәр. Ул бит армиягә алганда гына физик кимчелекне күрмәмешкә салышалар, план гына үтәлсен. Ә менә көч структураларына эшкә кереп кара әле, сәламәтлек буенча кырык кат иләктән илиләр.
Русия армиясе өчен борчылучылар бер мин генә түгел. Безне тышкы дошманнан саклыйсы армиянең сыйфаты елдан-ел начарлана бара бит. Саклану министрлыгы армиянең тулы әзерлегенә инандырып, безнең колакларга токмач эләргә яратса да, хезмәт итеп кайтучы солдатлар сөйләве буенча хәлләр борчылырлык. Бигрәк тә офицерларыбыз әһлак ягыннан үрнәк күрсәтми. Аларның күбрәк үз кесәләре турында кайгыртуы – сер түгел. Чөнки моңарчы хәрбиләргә юньле хезмәт хакы да, рәтле пенсия дә булмады. Бик ерактагы 2012 елда нәрсәләрдер вәгъдә итәләр итүен, аңарчы әллә ниләр булып бетмәсә. Ә болай армиянең безгә бик кирәк чагы, ни әйтсәң дә, чит мәмләкәтләрнең илебезгә басымы көчәйгәннән-көчәя бара кебек. Заманча коралланган, хәрбиләре ныклап өйрәтелгән армия тота алмасак, безнең белән беркем дә исәпләшеп тормаячак.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии