- 28.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Архив
Чирмешән елгаларында коенып, Чегодай авылы чишмәләре суын эчеп үскән Искәндәр Биктаһировны халык бик тиз үз итте. Аның башкаруында «Ядкәр», «Уфа-Чиләбе», «Асиләсе Вәсиләсе» кебек җырларны хәзер дә күпләр яттан белә. Мин Биктаһировлар гаиләсенә кунакка баргач, Искәндәр абый миңа да «Шөгер» көен пианинода уйнап, җырлап күрсәтте. Ул тавышның яңгыравыклыгына исем китеп тыңлап утырдым. Бар бит дөньяда талант ияләре!
– Искәндәр абый, без сезнең белән якташлар бит. Чирмешәндә еш буласызмы? Әти-әниегез нигезе исәнме?
–Безнең әти-әнинең 12 баласы булган, кайберләре 1 яшькә кадәр үк үлгәннәр. Без 8 бала үстек, 1 абыебыз 65 яшендә үлеп китте. Әтием дә күптән вафат инде. Әнкәй, Аллага шөкер, озак яшәде, 96 яшен тутырды. Ул да мәрхүмә.
Төп йортта энекәш гаиләсе белән тора. Бәйрәмнәр вакытында, төрле мәҗлесләргә бергә җыелып кайтабыз. Узган ел район бик матур итеп юбилеен уздырды. Анда кайткан идем.
Сәнгать кешесен кая барса да таныйлар, беләләр. Узган җәй Татарстан хакимияте бөтен Русия буенча Сабантуйлар уздырды, мин дә ул Сабантуйларда катнаштым. Смоленск Сабан туенда чыгыш ясадым. Анда элеккеге полковниклар бик бердәм яшиләр икән. Ташкент шәһәрендә дә җырларга туры килде. Минем репертуарда үзбәк, төрек җырлары бар. Бик җылы кабул иттеләр үзебезне. Улан-Удэ Сабан туена кадәр барып җиттек хәтта! Анда татар авыллары оешып, бергә гомер кичереп яталар. Ул шәһәрдә Сабантуйларны Саҗидә исемле ханым оештыра. Быел да бик матур итеп, милли киемнәр белән, тальян, бизәлгән атлар белән уздырдылар. Улан-Удэда репрессия вакытында күчеп киткән татарстанлыларның оныклары гомер кичерә. Хәтта самавырлары да әби-бабалары алып киткән иске, зу-у-ур самавырлар.
Петропавловск-Камчатскида җырладык, быел Тын океанны күрергә дә насыйп булды үземә. Салкын булса да, коенып чыктым әле!
Әйтәсе килгән фикерем шул, артист халкы, иҗат кешесе өчен татар яшәгән һәр төбәк туган җир, туган як, сине таныган һәр кеше, һәр тамашачы туганың кебек якын ул.
– Казан-Чирмешән арасы бик ерак. Ничек курыкмыйча шул зур шәһәргә чыгып киттегез дә, ничек халык арасында танылу алдыгыз?
–Мин әле башлангыч сыйныфларда укыганда ук «Яшь ленинчы» газетасында төрле театрларга төркемнәр җыябыз дип игъланнар чыга иде. Ул чагында артист булам дип әйтергә оялдыра бит. Мин дә шул газетага хат юлладым, миңа хәтта җавап та язганнар иде әле! Белмим, ни сәбәпледер, кечкенә чактан ук авылда яшәмәм, дөнья буйлап сәяхәт итәрмен сыман тоела иде үземә. Шулай булып чыкты да. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби хезмәткә алдылар. Аннан кайткач, Лениногорск шәһәрендә урнашкан уку йортына кичке бүлеккә укырга кердем, заводта эшли башладым. Заводта эшләгәндә чынлап торып җырлый башладым дисәм дә була. Бергә эшләүче хезмәттәшләрем миңа Казанга барырга, сәләтемне үстерергә киңәш бирде. Шулай эшләдем дә. Институтны тәмамлагач, Казанга килдем. Калада җыр һәм бию ансамбленә, хор бүлегенә кабул иттеләр. Читтән торып элеккеге Казан химия-технология институтын тәмамладым.
Ул вакытта ук озын халык көйләрен яратып башкара идем. «Ядкәр», «Кердем карурманнарга» кебек җырлар аша мине халык белә башлады, үз итте, яратты. Ул заманнарда концерт бригадасы оештырып, гастрольләргә чыгу бик зур эш иде. Миңа танылу, халык мәхәббәте бик тиз килде.
Хәзер дә озын көйләрне җырларга тырышам. Халкыбызның борынгы көйләрен эзләп табып, кире милләтемә кайтарасым килә. Татар бик нечкә күңелле, хисчән, моңлы халык ул! Аның буыннан-буынга күчеп килгән мәгънәле, күңелләрне айкап чыгара торган җырлары бик күп. Гел яңа җырлар язу белән генә шөгыльләнү дөрес түгел ул. Илһам абый Шакиров «Әниемә хат» дигән искиткеч матур җыр башкара иде. Илһам абыйдан соң ул җырны җырлаучы булмады. Мин күптән түгел «Әниемә хат»ны яздырдым, халык та бик яратып кабул итте. Баянчы Рамил Курамшин белән соңгы вакытта гына да шундый унлап җыр яздырганбыздыр. Андый көйләрне сакларга, җырларга һәм халыкка җиткерергә кирәк дип саныйм. Ул бит безнең байлыгыбыз!
– Хәзер артистлар җыр сәнгатен акча чыганагына, бизнеска әйләндерде. Иҗат итү тулысынча акчага бәйле була башлады. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек?
– Аны артистлар гына әйләндермәде бит инде! Радиода җырлатсыннар, телевизорда күрсәтсеннәр өчен акча түләргә кирәк. Җыр яздыру бер дә җиңел эш түгел ул. Музыкантына, шагыйренә түләргә, аранжировка ясаучыга акча кирәк. Җырчы булырга теләгән кеше хәзерге заманда бер ай эчендә таныла ала. Акчасы гына булсын! Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова әсәрләрен башкарган, дөресрәге башкарырга сәләтле җырчылар, миңа калса, һөнәри яктан акчага, түләүгә бәйле булырга тиеш түгел. Аларны дәүләт кайгыртырга, дәүләт тәэмин итәргә тиеш дип уйлыйм.
– Соңгы елларда сирәк чыгыш ясый башладыгыз, Казанда концертларыгыз да күренми. Бу да акчага бәйлеме?
– Әйе, хәзер концертлар оештыру бик кыен. Афиша элдең дә, кассага билет бирдең дә, эшең бетте түгел. Ул билетлар кассада сатылмый. Нинди генә танылган җырчы булуына карамастан, кассадан билет сатып кына зал тутырган кешене күргәнем дә, белгәнем дә юк. Барысы да төрле оешмаларга барып, билет тәкъдим итеп йөрергә мәҗбүр.
Мин татар халкын аңлап бетерә алмыйм. Концертларда гел бер үк кешеләр, бер катлам йөри. Гадәттә, ул базарда, көнозын салкында басып торып, үзләренә аз булса да ял оештырырга теләүчеләр генә. Өлкәннәрнең матди мөмкинлеге чикледер инде. Яшьләрне концерт залларында бик сирәк күрәм.
Милләтнең зәвыгын тәрбияләүдә сәнгать, массакүләм мәгълүмат чаралары бик зур роль уйный. Ул җыр яисә сәнгать әсәре халыкка файда китерәме, кирәкле әйберме икәнен тикшерүче юк хәзер. Ә андый тикшерү, өйрәнү бик кирәк! Алайса, сәхнәдән мәгънәсез, тозсыз нәрсәләр сөйли башладылар. Бу халыкка файдага түгел, ә бары зыянга гына эшләүче сәнгать була инде…
– Сәнгатьтән башка тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Мин бөтен нәрсә белән дә шөгыльләнәм! Нәрсәгә генә тотынсам да, ахырга кадәр эшләп чыгам! Антиквар әйберләр яратам. Берәр кайда иске җиһаз күрсәң, миңа да әйтерсең. (Көлә). Мин аларны матурлап, яңартып бүлмәгә куям. Матурлыкны яратам, матур әйберләргә карарга яратам мин.
– Хатыныгыз белән ике ул үстергәнсез икән. Улларыгыз да сәнгать белән кызыксынамы?
– Олы улыбыз Сәйдәш – сәнгать кешесе. Ул тальянда, пианинода уйный. Аппаратураларны да ул әзерли. Сара Садыйкованың тууына 105 еллык юбилее уңаеннан Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, скрипкачы Марат Әхмәтов, биюче туганым Илдус Биктаһиров, улым белән төрле районнарда чыгыш ясап йөрибез.
Сәйдәш төрек лицеен тәмамлады, анда бик яхшы тәрбия алды. Хәмергә дә якын килми, уразалар да тота. Хәзер ул лицей үзгәреп беткән инде. Укытучылары да, укытулары да башка.
Кечкенәбез Ихтыяр да балет буенча укыган иде, ул шөгылен ташлады. Хәзер техник белем ала.
– Киленегез дә сәнгать кешесе икән. Улыгыз Сәйдәш Г.Камал исемендәге академия театрында актриса булып эшләүче Гөлчәчәк Гайфетдинова белән гаилә корган. Артист тормышын чегән тормышы белән чагыштыралар. Үзегез дә ил буенча күп йөргән кеше. Улыгызның сәнгать кешесен сайлавына каршы булмадыгызмы?
– Юк, нишләп каршы булыйм?! Ул бит аны үзе сайлаган.
– Хәзер яшьләр зур итеп туй ясыйлар да, бер-ике елдан аерылалар. Сез яшь чакта да андый очраклар булгандыр инде. Гаилә таркалмасын өчен, нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз?
– Беренче чиратта зур туйлар ясарга кирәкми! Зур туй ясау ул әле максатка ирештем дигән сүз түгел. Син ул кешегә тартылырга тиешсең, бер-берең арасында аңлашу булганда гына бергә гомер итеп була. Бер-береңә кирәклегеңне тойганда, бер-береңә хөрмәт булганда гына гаилә кору турында уйлана башларга мөмкин.
– Улларыгызга бик мәгънәле, мөселман исемнәре кушкансыз: Сәйдәш һәм Ихтыяр. Үзегез Ходайга ышана торган кешеме?
– Әлбәттә, ышанам! Әгәр миңа берәрсе начарлык эшләсә, Ходай бар бит әле, дим. Ул кешегә начарлык эшләргә мөмкинлегем булган очракта да туктап калам. Ахырдан үзләре хаталарын аңлап, гафу үтенергә килгән кешеләр дә бар. Хак Тәгаләнең кодрәте киң аның!
– Аллаһ каршына килгәч, нинди кылган гамәлегез өчен гафу сорар идегез?
– Без үзебез дә сизмичә кайчагында гөнаһлар кылабыз. Кешенең табигате шулай корылган инде аның, бер нишләп тә булмый. Мин һәр көнне кылган һәм кылачак гөнаһларым өчен дип Хак Тәгаләдән гафу сорыйм. Гафу үтенүне, ярлыкау сорауны Ходай каршына барганчы калдырырга кирәкмидер…
– Искәндәр абый, Ходай бүләк иткән иң зур бүләк дип нәрсәне атый аласыз?
– Ул минем табигать биргән талантым! Минем өчен бу иң зур бүләк! Җырлый белү сәләтем генә түгел, кешеләргә булган мөнәсәбәтем, матурлыкны күрә алуым, миңа калса, иң зур бүләк.
– Күптән түгел генә туган көнегезне билгеләп үткәнсез икән. Гомер бәйрәмегезне ничек үткәрдегез? Туган көн сезнең өчен бәйрәмме ул?
– Юк, мин аны бәйрәмгә санамыйм, уйлап та караганым юк. Ул көнне, «Пирамида» күңел ачу комплексына барып, «Җомга киче» тапшыруы өчен җырлап кайттым. Концерт һәр җырчы өчен зур бүләк ул, һәр концерт үзе бер бәйрәм!
– Үткән туган көнегез котлы, тормышыгызда бәйрәмнәрегез күп булсын! Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.
Искәндәр Биктаһиров: «Концертларга базар хатыннары гына йөри» ,

Комментарии