ТАТАР ТЕЛЕ ҮСЕШ ЭТАБЫНДА, ДИ…

Бер төркем яшьләре фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов янына очрашуга барды. Кабул итү бүлмәсендә көтеп утыручы “Фикер” милли-дискуссион клубы, “Азатлык” яшьләре берлеге, “Шәрык” клубы вәкилләреннән торган 8 кешелек төркем министр белән йөзгә-йөз очраша алмады. Әзерләнеп, сорауларына җавап табарга өметләнеп килгән яшьләр белән сөйләшүдән баш тартып, Альберт әфәнде үзенә бары бер кешене кабул итте.

Министрның “үзен күрү бәхетенә ирешкән” Наил:

– “Исәнмесез, Альберт әфәнде”, – диюемә, “Здравствуйте, вы по какому вопросу”, – дигән җавап ишеткәч, аптырап киттем. Әңгәмә дә рус телендә барды, – ди.

– Максатыбыз – татар мәктәпләрен ябу, милли компонентны бетерү һәм башка проблемаларга битараф булмавыбызны, дәресләрен кыскартуга, белән ТДГПУны кушып, Идел буе федераль университеты ясауга каршы чыгуыбызны күрсәтү. Киләчәктә үз телебез өчен көрәшәчәгебезне әйтү, борчыган сорауларга җавап табу иде, – ди яшьләр.

– Мәктәпләрдә татар сәгатьләре кыскартылмый, арта гына, татар мәктәпләре көннән-көн ачыла. Федераль университет ул – имеш-мимешләр, бу сорау буш урында барлыкка килгән”, – диде Альберт Харисович. Милли мәктәпләр буенча проблеманы үзебез һәм журналистлар гына уйлап чыгара икән. Иң “сөендергәне” шул: бездә бар халык та тигез, бөтен хокуклар яклана, татар теле үсешенә беркем начар йогынты ясамый, татар теле үсә һәм үсәчәк икән, – дип үзе алган җаваплар белән уртаклаша Наил.

Мондый өметле сүзләрдән соң тынычланып калырга тиеш яшьләр, киресенчә, борчуга төшкән. “Башка түрәләргә дә мөрәҗәгать итеп карау идеясе туды”, – ди алар. Кайсы кабул итәр, кайсы юк – монысын киләчәк һәм министр абый-апалар үзләре күрсәтер инде.

АЙНАЗ

Комментарии