- 28.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Архив
Бу көннәрдә дөнья Берлин дивары җимерелүенең 20 еллыгын искә алырга җыена. 1989 елның көзе Европа тарихында үзгәреш чоры булды һәм ул СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев исеме белән турыдан-туры бәйле. Әмма “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә Горбачев, беренче чиратта, соңгы вакыттагы сәяси хәлләргә карата үз карашын белдерә.
Татар-башкортларның зур өлеше яшәгән Русия Төркия белән 69-70нче урыннарны бүлешә. Русиянең бердәнбер мактана алырлык категориясе – мәгариф. Ә менә социаль институтлар, хакимият сыйфаты, иминлек, шәхес иреге кебек өлкәләрдә күрсәткечләре бик түбән.
Башка элекке совет илләрен карасак, Украина бераз өстәрәк, 61нче, Казахстан 76нчы, Белоруссия 85нче, Үзбәкстан 92нче урында. Иран 94нче баскычта.
Исемлек ахырында Көньяк Африка Республикасы, Йәмән, Судан һәм Зимбабве кебек илләр. Җылы һавасы, ак комлыклары һәм яшел пальмалары булуга карамастан.
Али ГЫЙЛЬМИ
Студентлар Медведев карарына каршы
Казанга килер алдыннан Русия Президенты Татарстанның күренекле университетлары студентларын аптырашта калдырырлык карар чыгарды. КДУга ТДГПУ, КФЭИны кушып, исемен Идел буе федераль университетына әйләндерү карары җәмәгатьчелек арасында шау-шу уятты. Әле бу университетлар исемлегенә Архитектура төзелеш университеты да өстәлергә мөмкин.
Карар чыккан көнне үк интернет форумнарда, блок һәм төрле төркемнәрдә студентлар ризасызлыклары, курку, пошынуларын, Медведев килүгә урам җыеннары, каршылык чаралары үткәрү турында яздылар. Университет студентларының хәтта кесә телефоннарына да җыеннарга чакырган SMSлар килгән.
Ләкин җомга көнне Баскет-хол янында моның өчен рөхсәт алмыйча җыелган дистәгә якын студентны милиция хезмәткәрләре тиз арада “тараткан”. Аеруча Казан дәүләт һәм финанс-икътисад университетлары студентлары бу кушылуга каршы. “Җиңелрәк юл, ягъни түбәнрәк БДИ баллары белән укырга керүчеләр дә безнең дәрәҗәдәге диплом алачак. Бу – гадел түгел”, – дип саный алар.
Университетларның федераль үзәккә буйсынуы аларның эчке төзелешен, сәясәтен дә үзгәртер, диләр. Ә үзгәрешләр кайсы якка булуы әлегә билгесез. Укырга керү, тулай торак мәсьәләләре дә кискенләшергә мөмкин диючеләр бар.
КАЗАН СҮЗЕ КАЛЫРМЫ?
Журналистлар белән очрашкач, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов, беренче чиратта, университет исемендә “Казан” сүзен калдырырга теләвен әйткән иде. Татар җәмәгатьчелеге “Казан” сүзе җәя эчендә генә калырга мөмкин, я бөтенләй сызылыр, дип курка.
Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты җитәкчесе, сәясәтче Рафаил Хәкимов Казан дәүләт университетына федераль дәрәҗә бирүне хуплый. Чөнки Казанның дәрәҗәсе үсә, укытучыларга акча күбрәк түли башлыйлар. Әмма дөньяда университетны Казанныкы итеп беләләр, ди. “Ректор булсам, исемен Казан университеты дип калдырып, ә Идел буе дигәнен өстәп кенә куяр идем. Кайбер уку йортлары шулай эшләде дә. Мәсәлән, Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институты университет дип санала. Ләкин халыкара мөнәсәбәтләр институты булып исәпләнә”, – ди Хәкимов.
ЗЫЯЛЫЛАР ЯХШЫГА ӨМЕТЛӘНӘ
Журналистика һәм социология факультеты профессоры Илдар Низамов исә университетның 200 еллык гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга кирәк дип уйлый. “Университет милләтне саклаган, милли телләрне, тарихны өйрәнгән бердәнбер уку йорты иде. Әмма хәзерге сәясәтне, вертикаль хакимиятне дә истә тотарга кирәк. Русиядә бүген милләтләрне тигезләү бара бит. Телләрне, татар тарихын өйрәнү юнәлешен сакласак иде”, – ди ул.
Әлеге факультетның деканы Васыйл Гарифуллин, университет федеральгә әйләндерелсә дә, милли бүлекләргә куркыныч янамый, дигән фикердә. “Университет Идел буенда бердәнбер федераль университет булып кала. Димәк, ул безнең төбәк өчен милли кадрлар әзерләргә тиеш. Университет составында эре үзәкләр оештырылыр дип уйлыйм. Бәлки, алар институтлар дип аталыр. Шундый үзәкләрнең берсе милли юнәлеш белән шөгыльләнергә, шул тармакта эшләүче журналистлар, тарихчылар, икътисадчылар әзерләргә тиеш. Һәрхәлдә, безнең университет җитәкчелеге фикере шундый. Казан дәүләт университеты белән педагогика университеты бергә кушылгач, милли институт теләгенең тормышка ашуы бик ихтимал”, – дип белдерде Васыйл Гарифуллин.
22 октябрьдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 133 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Традициягә әйләнеп киткән чара, университетларның кушылып, исемнәрен үзгәртү нәтиҗәсендә, тарихта соңгысы булырга мөмкин.
“Дәүләтнең хәзер сәясәте шундый: БДИны русча гына тапшыру, мәктәпләрдә тел, әдәбият дәресләрен кыскарту, милли компонентны бетерү тәэсир итә. Моны күреп, милли бүлекләргә килергә куркалар”, – дип борчыла ТДГПУның татар теле, әдәбияты һәм тарихы факультеты деканы Рамил Мирзаһитов.
Ул татар бүлекләренең алга таба да милләткә хезмәт итәчәгенә өметләнә. “Тел, милләт өчен мондый авыр заманалар элек тә булган. Бу беренче генә һөҗүм түгел. Тарих кабатлана. Бер кысудан соң милләтнең күтәрелеп китүе бар. Бәлки милли компонентлар мәктәпләрдә калыр, БДИны рус телендә генә бирү бетерелер әле дигән өмет белән яшибез”, – ди Мирзаһитов.
Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА, Саша ДОЛГОВ
Комментарии