Бездә – «Сәхнә» журналы

Хәзер вакытлы матбугат өчен кызу урак өсте. Чөнки язылу кампаниясе кызганнан-кыза бара. бик бәхетле: аның хәзер сайлап алырлык газета-журналы бихисап. Зәвыгың ни тели, бар да бар. Менә шушы муллыктан үзеңә ошаганын ничек сайлап алырга? Бу нисбәттән, “Безнең гәҗит” ярдәм итәргә тырыша. Башка газета-журналларны үзенә кунакка чакыра. Максатыбыз: укучыларыбыз “БГ”ны сайлыймы, башкасынмы – укысын гына һәм татарча укысын… Бүген сезне “Сәхнә” журналы белән таныштырабыз. Аның стилен һәм эчтәлеген күрегез. Ошатучылар, әлбәттә, табылыр.

Сәнгать яратучы кадерле дусларыбыз!

Татар театрын, татар җырын, артистын, җырчысын, сүз остасын, драматургын, шагыйрен яраткан кешеләр өчен әйбәт юлдаш булсын дигән ният белән «Сәхнә» журналы чыгып килә. Җыйнак кына, нәфис ул. Аның яшьлеге, чибәрлеге бар. Димәк, бу журналны ярату кыен түгел.

Октябрь аеннан журналның үз дәүләте – бинасы һәм юридик мөстәкыйльлеге дә булды. 2010 ел башыннан, битләр санын киңәйтеп, бераз көрәеп китәргә дә уйлап тора. Бәхетле булу өчен бар да бар кебек. Тик аңа сез, абунәчеләр, җитешми. Әйе, әйе, чибәрлегеңне, акылыңны, яшьлегеңне бәяләп укырдай кешеләр булганда гына, журнал гомере озын һәм мәгънәле була. «Сәхнә»нең гомерле һәм сөекле буласы бик тә килә. Безнең индексны хәтерләп калыгыз: 16852. Язылу бәясе дә заманына күрә таман гына: 168 сум.

Онытмагыз: «Сәхнә» ‑ вәгъдә, «Сәхнә» ‑ иман. Аннан башка яшәү яман!

«Сәхнә» журналы сәхифәләренә сәяхәт

2009 ел, № 10

«Минем өчен октябрь – тулаем хәтер ае. Гает бәйрәменә мөселманнар Рамазан ае буена ураза тотып килә бит. Октябрь аенда, минемчә, үзен татар дип санаган һәм татарлыгын югалтырга теләмәгән рухы ирекле кеше, хәтерен югалтканнарга ярдәм итү өчен, дәвалану ысулларын өйрәтергә тиештер. Адәм баласы хәтерен һәм өметен югалтмаска тиешлеген, ни кызганыч, күпләребез оныта башлады. Дөресен әйтим, кайвакыт өметсезлеккә бирелеп, кем булып яшәсәң дә барыбер түгелмени дигән уй килеп китә»

«Хәтер ае», Т.Миңнуллин.

2009, № 9.

“13 яшемнән күңелемә моңсулык кереп урнашты. Әнием вафат булды. Мин әтисез яши алырлык, әнинең юклыгын кичерә алырлык яшьтә түгел идем шул әле”, – ди Дания Нуруллина.

«Кадерле кадр», З.Гыйльметдинова.

«Хәйдәр Сафин дигән баянчы егет бар. Ул: “Елыйсым килсә, шул китапны укыйм”, – ди. Ә үзем күңелем нечкәргәндә Сибгат Хәким шигырьләрен укыйм. Әле менә соңгы арада аның шигырьләрен русчага тәрҗемәдә дә ятладым. Ипотека русча сөйләттерә», – ди Илдар Кыямов.

«Кем соң син?» А.Юнысова.

2009, № 6

«Безнең татар каны …… тизрәк ага һәм кайнап чыгарга әзер. Әнием борынгы, бик матур шәһәрендә туган», – дип сөйли Рудольф Нуриев.

«Яңа китап». Р.Мөхәммәтова.

2009, №5

«Ахырдан, җиңүчеләрне барлаганда, барысын бергә бутап, урын саен дүртәр, бишәр, җиде-сигезәр җырчыны атаулары әллә ничегрәк килеп чыкты. Беренче, икенче, өченче урыннар – «иң-иң»нәргә генә бирелә торган, сирәк бүләк була торган иде. Алай көтүләре белән «урынлангач», лауреатлыкның дәрәҗәсе кими шикелле».

«Татар моңы»… Өметләр акландымы?” Ф.Низамова.

2009, № 3

«Интернетның русча өлешен Рунет дип йөриләр. Шуннан чыгып, татар сайтлары ачыла башлагач, Татнет та барлыкка килде. Татар дип саналган сайтларның 80-90 проценты рус телендә. Күбесен Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез ачкан. Бигрәк тә Мәскәү татарлары бик актив».

«Интернет – кирәкле шәйме?» Д.Сәфәров

2009, №9

Милләтемнең киләчәгенә дә ышанычым чамалы, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә һәм милли мәгарифкә мөнәсәбәт хәзерге сыман булса, татарның киләчәге… ай-һай. Менә бу фаразымда ялгышсам, әйбәт булыр иде.

Менә мин шундыйрак.

«Әгәр дә мине тагын да ныграк беләсегез килсә, ШопенҺауэрны укыгыз»

«Бер-ике сүз». Р.Шәрәфи.

«Сәхнә» вәгъдә итә…

Үземне үзем язам

«Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге әдәбият институтында укыдым. Укырга керәсем килде – кердем. Барысы да укып бетермичә кире кайтуым белән кызыксына. Беренчедән, мин анда кайтмаска дип китмәдем. Без ике ел укырга тиеш идек. Тик сыйфат ягыннан әллә ни югары булмаган Мәскәү белемен бераз үзләштергәннән соң, кайтасы иттем. Минем урын анда түгел. Дөрес, бу ярты ел вакыт заяга узмады: Мәскәүдә «Туганнар тумачалар»ны яздым, әдәби җәмәгатьчелектә, ГИТИСта дуслар таптым, семинарларда, Сатира театрында тикшерелдем. Актер буларак та, драматург буларак та миңа башкала театрлары кызыклы иде. Төрле театрларда 40ка якын спектакль карадым, үзем хөрмәт иткән, чын сәнгатьче дип санаган режиссерлар эше белән таныштым. Шуны төгәл әйтә алам: үз театрыбыз, репертуарыбыз өчен миңа бер дә оят булмады. Дөрес, Мәскәүдә тамашачы табу җиңелрәк, анда территория дә киң, мөмкинлекләр дә күбрәк».

(Яшь драматург Илгиз Зәйни белән интервьюдан өзек)

Күкәй аласызмы?

(Монысы исә сынык-санаксыз, ягъни өзексез күчтәнәч)

Череп таркалган социализм чорында безнең авыл клубында эшләр гөрләп бара иде. Хөкүмәт биргән акчага төрле-төрле чаралар үткәрә идек. Чәчәк аткан капитализм килгәч, яңалык артыннан яңалык килеп, тагын бер өр-яңа күрсәтмә килеп иреште. Без авыл халкына культура хезмәте күрсәтеп кенә калмыйча, акча да эшләргә тиеш икән. Бик озак баш ваттым, авыл клубы ничек итеп акча эшли ала икән? Клубка килүчеләрдән акча җыярга уйлаган идем дә болай да өйдә утырырга өйрәнә башлаган яшьләр мәдәният йортыннан бөтенләй бизәр дип курыктым. Хәер, анда аяклары какшаган аксак бильярд өстәле, аның тимер шарлары, башлары мунчалаланып беткән шар сугу таяклары бар. Шулай булса да, бала-чага шуның тирәсендә кайнашырга ярата. Кайсы көннәрне куып та кайтарып җибәреп булмый. Менә шул шар сугуны акчалы итәргә булдым. Бала-чагага: “Бушка шар сугу заманы үтте. Өстән күрсәтмә килде, акча түләп уйныйсыз”, – дидем. Бала-чага мырылдап маташкан иде. Миңа бәйләнмәгез, өстәгеләргә әйтегез, – дигәч, башларын кашып тордылар да:

– Абый, әтиләрнең акчасы юк бит. Әгәр дә акча урынына күкәй йә сарык тиресе алып килсәк ярыймы? – диләр.

– Элегрәк булса, ярар да иде, чөнки күкәйне ‑ авыл кибете, сарык тиресен тире җыючы ала иде. Хәзер күкәй дә, тире дә берәүгә дә кирәкми. Хәтта сөт белән ит тә кирәкми. Кирәк булса, аларның бәяләре булыр иде. Ә менә клуб акча эшләргә тиеш. Барыбер базардан йә кибеттән күкәй сатып аласыз бит инде. Әйдәгез әле болай килешик: мин бала-чаганы клубка бильярд уйнарга кертеп, һәр кешедән икешәр күкәй җыям, ә сез миннән базар бәясеннән күкәй сатып аласыз. Үзегезгә генә мин җыйган күкәй күпкә китә дисәгез, туган-тумачаларыгызга, күрше-күләнгә сатарсыз. Сарык тиресен тәкъдим итә алмыйм, сезгә һәм хөкүмәткә аның кирәге юк. Сарык тиресе бүгенге заманда сарыкның үзенә генә кирәк. Татар теле кебек инде – Русиягә кирәкми бит ул да, татарның үзенә генә кирәк.

Клуб мөдире сөйләгәннәрне Туфан Миңнуллин язып алды.

«Сәхнә» кесәсеннән

Мәзәк бит!…

«Җинаять һәм җәза»

Минзәлә театры коллективы Казанда үзләре яшәгән профилакторийдан чыгып, Камал театрына килә. Бүген гастрольләрнең беренче көне – театральләштерелгән концерт булачак. Сәхнәне әзерләргә, рольләрне кабатлап чыгарга кирәк. Үз йомышы белән шәһәрдә йөреп соңга калып килгән Гөлсинә Хисмәтуллинаны директор, җәза рәвешендә, төшке аш вакытында сәхнә сакларга калдыра.

Коллектив ашаган вакытта журналистлар килеп, Гөлсинәдән интервью алып китә. Ә икенче көнне аны телевизордан бөтен карый.

Сыра яратмасаң…

Рафис Корбан радиокомитетның музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләгәндә үзенең бер тапшыруында катнашырга Фәхри Насретдиновны чакырган. Менә килешенгән сәгатькә зур кара күн сумка күтәреп, җырчы килеп тә җиткән.

– Нәрсә төядең бу сумкаңа, Фәхри абый? – дигән Корбан.

Фәхри Насретдинов сумкасын ачып, башта аннан бер папка чыгарган да төрле фоторәсемнәр күрсәтә башлаган.

– Таныйсыңмы, кем бу? – ди икән җырчы.

– Таныйм да кебек. Бу соң Ленин бабай түгелме? – дигән Корбан.

– Мин бу! – дигән җырчы. – Дөнья булгач, Ленин роленә дә керергә туры килде. РСФСРның халык артисты булуымны беләсең бит. Аны миңа әйбәт җырлаганым өчен биргәннәр дип уйлыйсың мәллә? Тоттырырлар. Менә шушы бабаң роленә кергәнем өчен алдым ул исемне?

– Ленин җырлап та йөргән микәнни?

– Ә беләсеңме, Ленин бик заядлый балыкчы булган.

– Ленин булгандырмы, ә менә Сезне шундый балыкчы дип ишеткән бар.

Шулай дигәч, Фәхри абзый кара күн сумкасыннан «Правда» газетасына төрелгән бер төргәк алып, сүтә башлый. Аннан кибеп юкарып беткән бик ябык бер чабак балыгы килеп чыга.

– Син сыра яратасыңмы? – дип сорый ул Корбаннан.

– Юк.

– Ә, алайса бу вобланы ашап тамагың туймас, сыра яратучы малайларга дип тыккан идем, – дип, Насретдинов балыгын киредән шул «Правда»сына төреп, сумкасына салып куя.

Хикмәт кәҗәдәмени?

Драматург Таҗи Гыйззәтне ата балыкчы булган, дип сөйлиләр. Ул кәефе начар булса да, шәп булса да балыкка китә икән. Берәр иптәше белән барса, Таҗи ага беркайчан да янәшә утырмаган. Бергә утыргач, янәсе, сөйләшәсе була, сөйләшкәч, янәсе, балыклар курка. Хикмәт балык качыруда түгел, «балык-сюжет» качыруда икән.

Шулай бер тапкыр Югары Осланда ял иткәндә, Таҗи Гыйззәт режиссер Ширияздан Сарымсаковны төнлә балыкка алып китә. Ширияздан – Казакъстанда туып үскән кеше, балык тотарга өйрәнмәгән, ә Таҗи ага ничек утырган, шулай бер сүз сөйләшмичә, төне буе «балык тота». Куе томан төшеп, калкавычлар күренмәс булса да, Таҗи Гыйззәт таң атканчы, томан таралганчы урыныннан кузгалмый.

Көн ачылып, кояш кыздыра башлагач, кайтырга чыга болар. Төне буе утырып та Таҗи ага балыкны күп каптыра алмый. Шулай да ул әйтеп куя:

– Әйбәт булды төне, көне дә шәп булыр төсле, – дип, канәгать елмая. Чөнки Таҗи Гыйззәтнең башына әйбәт пьеса сюжеты килгән була.

«Суфлер»

90нчы еллар башы. халык театры Туфан Миңнуллинның «Кырларым-тугайларым» спектакле белән район авылларына гастрольләргә йөри. Спектакль яңарак кына чыкканлыктан, кайбер артистлар, сүзләрен бутарбыз дип куркып, сәхнә артына бер рәсми булмаган «суфлер» утыртып куя. Тамаша бара. Колхоз идарәсе бүлмәсендә партоешма һәм колхоз рәисләренең аңлашу күренеше. Партком бүлмәсенең тәрәзә артына килеп утырган «суфлер», бу эштә «яңа кеше» буларак, бер генә сүзне дә төшереп калдырмыйча, пьесаны рәттән укып бара. Партком рәисе ролен башкаручы Дания апа Мостафина үз ролен генә түгел, башкаларныкын да иң алдан һәм төгәл ятлап куя иде. Шунлыктан «суфлер» аңа бик тә комачаулый. «Суфлер» аркасында белгән сүзләрен дә оныта башлаган артистка түзми, тәрәзәне ача да: «Бар, ычкын әле моннан, хәерсез!» – дип кычкыра. Аннан колхоз рәисе ролен башкаручы Вахит Галиевка борылып: «Идарә бакчасына бер кәҗә ияләште, ничә көн җәфалый инде», – дип куя. Үпкәләгән «суфлер» башка бер генә сүз дә укымый. Спектакль аңа карап, шөкер, өзелми. Майлаган кебек уза һәм алкышларга күмелә.

«Сәхнә» кесәсенә мәзәкләрне Т.Миңнуллин, Р.Батулла, З.Гыйльметдинова «салды».

Комментарии