Барган идем сайлауларга

Русиядә кайбер төбәкләрдә үткән соңгы шау-шу кузгалтты. СССРның беренче һәм соңгы президенты аны халыктан көлү, дип бәяләде. Ә мин үзебездә үткән соңгы сайлауларны исемә төшерәм.

Депутатлыкка сайланыласы бер кандидатның сайлау вакытында күзәтүчесе булырга тәкъдим ясалгач, башта икеләнеп калсам да, ризалаштым. Законнар, сайлау барышында булырга мөмкин тәртип бозулар, актлар, хокуклар, бурычлар һәм башка шуның ише язылган кәгазь өеме тоттырып, өйрәнеп килергә куштылар. Бераз куркуга калдым, әмма минем өчен кызыклы булгангамы, берничә көндә барысын да укып, төшенеп, белеп бетердем.

Ниһаять, ул көн килеп җитте. Бәйрәмчә киенеп, үз участогыма барып бастым. Нәкъ сәгать җидедә сайлау башланды.

Төшкә кадәр алай зур тәртип бозулар булмады. Барысы да җитди, аз сүзле. Шулай да кулына ике паспорт тоткан кешеләр дә еш очрады. Сайлау бюллетене бирүче хатын-кызларның кайберсе алай эшләргә ярамавын кисәтсә, икенчеләре: “Соңрак килерсез”, – дип пышылдады. Янымда торган икенче күзәтүче кыз барып, сүз катмыйча булдыра алмады. Әмма бераздан тагын шул ук хәл кабатланды. Янә безнең килеп әйтү ошамады, ахры. Кырын карый башладылар.

Иң кызыгы төшке аштан соң башланды. Ике сәгать саен бер-беребезгә шалтыратып, хәлләрне сорашып торырга кушылганга, бер танышымның номерын җыйдым. Ул, ах-вах килеп, үз хәлен сөйли башлады. Аның участогында сайлау тартмасына 25кә якын бюллетень салганда, бер егет тотылган икән. Соңрак аның, гомумән, бу районда яшәмәве ачыкланган. Комиссия рәисе егет кулындагы бюллетеньнәрне алып чыгып китә, бераздан ул кәгазьләр серле рәвештә югала. Чакырылган хезмәткәрләре егетне алып китә, тик берникадәр вакыттан соң кире җибәрә.

Бераздан танышыма тагын шалтыраттым. Аның сүзләре мине бөтенләй таң калдырды. Берәү комиссия әгъзасы янына килгән дә: “Ә хәзер күзеңне йомып тор, бюллетень ташлау булачак, син берни күрмисең”, – дигән. Аның каршы килүен күреп: “Әгәр эшеңне югалтасың килмәсә, авызыңны ачмассың, бүгенге белән дөнья бетми, иртәгә дә яшисең бар”, – дип куркытырга тырышкан. “Кирәкле җиргә шалтыраттым. Монда милиция хезмәткәрләре. Белмим, нәрсә белән бетәр”, – дип тәмамлады танышым.

Сайлау көне ахырына якынлаша. Телефоным шалтырый, алам. Тагын танышым сөйли. Участокларында эш мөшкел икән. Бюллетеньнәрне тартмага ташлаганда, тагын бер хатын тотылган. Аны, ни сәбәпледер, паспорт номерларын язып алганнан соң җибәргәннәр.

Бөтен җирдә барган бу галәмәтләрне ишеткәч, мин шок хәлендә урындыкка барып утырдым. Эчке яктан менә ничек уза икән сайлау дигәннәре, без генә белми йөрибез, дип уйладым.

Тавышларны аеру, санау, җыю һәм башка сайлау арты эшләре белән бу гадәти булмаган көнем сәгать төнге өчкә кадәр сузылды. Бөтен гәүдә авырта, хәл юк, үтереп йокы килә.

Соңрак, әйтелгәннәргә өстәп, тагын күп кенә участокларда беркетмә юклыгы, бирелгән тавышларны санау һәм язып бирү кодекска туры килмәве ачыкланган.

Бер яктан, әгәр бу хәлләрне белмәсәм, яхшырак булыр иде дип уйласам, икенче яктан, сөенеп тә куям. Көне буе кеше өзелмәде. Кемдер орышып, кемдер мактап китсә дә килделәр, сайладылар… Ышаналар, димәк. Гаделлеккә, дөреслек булачагына өметләрен өзмиләр.

Л.ГАБДРАХМАНОВА

Азнакай районы, Шуганы авылы.

Татар теле

“не модно”

Кеше белән шыгрым тулы автобуста барам, алма төшәрлек тә урын юк. Җитмәсә, барысы да шау-гөр килә, әйтерсең умарта күче. Сөйләшүләренә колак салсаң, кайчак чәчең үрә тора. Урта яшьләрдәге халыкны әйтүем түгел, яшьләр турында иде сүзем. Иң арттагы утыргычтагы яшьләр төркеме “базар оештырган” иде. Үзләре татар булуга карамастан, сүзләре рус телендә. Егетләре генә түгел, кызлары да культура дигән төшенчәнең “к” хәрефен дә белми, ә сүзләреннән колаклар шиңеп төшә. Шул төркемдәге бер кызга сүз каттым. “Сәлам, хәлләрегез ничек? Кая барасыз бу кадәр зур төркем белән?” – дигән идем, кыз башта аптырап калды, аннан соң русчаны вата-җимерә: “Привет. Меня зовут Гулька. Мы на денюху едем. А ты че, деревенская что ли?” – диде. “Юк, ник алай, дисез? Мин шәһәр кызы”, – дип җавап кайтардым. “Просто ты по-татарски разговариваешь. А ведь это уже не модно”, – димәсенме бу кызый. Миңа эсселе-суыклы булып китте. Ничек инде ул “Не модно? Сөйләшүнең үз модасы микән? Татар милләтенең юкка чыгып баруы шушы буладыр инде.

Ләйсән ӘХТӘМОВА.

Комментарии